Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вил Усманов: "Хатыным безнең аерылышуыбызга әзер иде"

“Минем белән әңгәмәгә әзерләндеңме соң?” - дип башлады сөйләшүебезне Татарстанның халык артисты Вил Усманов. Ай-һай, мин әйтәм, сөйләшүебез бер дә җиңел булмас. Шулай да берәр каты чикләвекне ватам дип чүкеч белән сугып торсаң, ахырда барыбер ватыла ул. Вил абый да сөйләмәде түгел. Тыңлагыз әле. Ничек бар шулай язам, матур сүзләр өстәмичә.

news_top_970_100
Вил Усманов: "Хатыным безнең аерылышуыбызга әзер иде"

“Җыр – минем яшәү чыганагы”

- Сорауларымның бөтенесенә дә җавап бирәсезме, Вил абый?

- Бөтенесенә дә җавап бирәм. “Сез хәзер җырлыйсызмы ул?” - дип сорадың. Димәк, минем иҗатымны күзәтеп бармыйсың. Син минем җырлап йөрүемне белмисең хәтта, ә мин әле җырлыйм.

- Ә нишләп җырларыгыз телевизорлардан, радиолардан яңгырамый? Элек кайчан карама, ТНВ каналыннан сезне күрсәтәләр иде...

- ТНВ телеканалында күренмәвем бер дә минем җырламаганымны аңлатмый бит. Болар икесе ике әйбер, акыллым. Башка телеканаллар күрсәтеп тора. “Туган тел”, “Мәйдан”, мәсәлән.

- Әлеге телеканаллар әле артык популяр түгел. Алардан танылганрак компанияләр бар. Әйтик, “Татар радиосы”...

- “Татар радиосы” белән хезмәттәшлек итмим, чөнки минем җырларымның форматы аларга туры килми.

- Сезнең формат нинди соң? Кайсы яшьтәге тамашачылар өчен җырлыйсыз?

- Җырларымның темаларыннан чыгып, мине кырык һәм өлкәнрәк яшьләрдәге тамашачы тыңлый дип әйтеп була. Минем белән эшләүче шагыйрьләр дә, композиторлар да шул яшьләрдә.

- Сез үзегезне популяр дип саныйсызмы?

- Юк, үземне артык популяр дип әйтә алмыйм.

- Популяр булганыгыз бармы?

- Иҗат юлымның башында танылганрак җырчы булганмындыр. Төрле чараларга чакыра башладылар, концертларга дәшәләр иде.

- Нишләп популяр булудан туктадыгыз?

- Ул миннән тормый бит. Үземне, гомумән, популяр түгел дип әйтү дөрес тә түгелдер. Гастрольләрдә йөрибез. Җырламыйча булмый, чөнки акча эшләргә кирәк. Җыр – минем өчен яшәү чыганагы да.

- Тамаша залы җыя аласызмы?

- Бүгенге эстрадада бер 80% җырчы зал җыя алмый. Мин әлеге җырчылар арасында. Шуңа күрә танылган җырчыларның күбесе мин иң яратмаган өлкәгә - банкетларда гына җырлау яисә мәҗлес алып бару шөгыленә кереп китте.

- Банкет алып бару наданлык әллә?

- Юк, наданлык түгел, тик минем әлеге өлкәгә тулаем кереп китәсем килми. Бара алам, ләкин барысына да түгел.

- Сезне үз банкетында күрә алган кеше нинди булырга тиеш?

- Нинди булырга тиеш икәнен әйтә алмыйм, ләкин барысына да бармыйм.

- Күпме аласыз, әйтик, сезне юбилейга чакырган ханымнан?

- Төгәл бәя юк. Дусларга бушлай да җырлап китә алам.

- Ә мин чакырсам?

- Сине дә иҗат кешесе буларак котлап кына китәрмен, акча алмам. (Монысын истә калдырырга кирәк).

- Аллам, Вил абый. Сез ул кеше белән таныш түгел, ул иҗат кешесе түгел.

- Төрле яктан керәсең, ә. Егерме меңнән илле меңгә кадәр. Чакырсыннар, җырлап китәрмен.

“Моң-зар җитәрлек”

- Эстрада үзгәрдеме?

- Төрле юнәлешләр барлыкка килә. Әйтик, Фирдүс Тямаев эстрадага бер дулкын булып килеп керде. Хәзер аны калып итеп күреп, калганнар бии башлады. Барысы да тизрәк җырга күчте. “Татар моңы” бәйгесендә катнашкан, менә дигән итеп татар халык җырларын җырлый белүчеләр “шытыр-пытыр”ны сайлады. Исемнәрен әйтмим. Кайвакыт уйланам: киләчәктә әбиләр-бабайлар рэп кына тыңламаса ярый инде.

- “Татар моңы” нишләп туктап калды ул?

- Нишләп алай дисең, эшли әле ул. Мин директор вазифаларын башкаручы идем. Әле бу елларда гына үзебезчә моңлы итеп җырлаган яшьләребезгә танылуда ярдәм итә алучы продюсерлык үзәген булдырмакчы идем. Ләкин мәдәният министрлыгы рөхсәт бирмәде.

- “Татар моңы” дигәннән, Миләүшә Айтуганова белән еш аралаша идегез. Сезнең арада мәхәббәт булдымы?

- Юк, без бары тик бергә эшләдек кенә. 

- Ул рэплар, сез әйткәнчә, “шытыр-пытыр”лар безгә туры киләме?

- Минемчә, безнең табигатебез андый түгел. Мин андый текстларны кабул итә алмыйм, әмма ләкин, үзең күрәсең, әлеге җырлар миллионлаган тамашачыны үзенә җәлеп итә. Кем әйтмешли, халык “кайфует”. Тамашачыга нәрсә кирәген аңлау җиңелләрдән түгел.

- Теге зал җыя алмаган 80% җырчыга әйләнеп кайтыйк. Төрле оешмаларга билет бирәсезме?

- Төрлечә була. Бары тик касса белән генә эшләп, зал җыя алам, димим. Оешмаларга да бирергә туры килә. Бу күренеш миндә генә түгел. Күп җырчылар шулай итә. Алар бары тик әйтергә генә ояла.

- Димәк, җитәкчеләргә ялагайланасыз?

- Ялагайланып йөрмим. Шулай да җитәкчеләр арасында дусларым бар. Безне ирләр дуслыгы бәйли.

- Ул дуслар баймы? Сез алар белән дусларча утырып эчәсезме?

- Алар хакимият башлыклары. Аларның акчаларын санаганым юк. Утырып эчүгә килгәндә, булгалый. Тормыш турында сөйләшеп утыра алабыз.

- Тормыш турында нәрсә сөйләшәсез? Хакимият башлыклары һәм Вил Усманов тормышны ничек күзаллый икән?

- Моң-зар җитәрлек. Алар белән сөйләшкән темалар безнең арада гына калырга тиеш.

- Яшәү авыр әллә?

- Авыррак шул. Тормышны тарту җиңел түгел. Тормыш үз таләпләрен куя, тырышып эшләргә кирәк. Бүген мин дәүләт оешмасында эшләмим, үз-үземә эшлим. Кинәт авырып китеп, эшли алмасам, Аллам сакласын, әгәр дә җыелып барган акчам булмаса, ничек яшим мин?!

- Җыелган акчагыз бармы соң?

- Бар дип, ниндидер зур суммалар түгел, ләкин анысы да бетә бит аның. Нәрсә әйтәсем килә: иртәгә яхшы яшәячәгебезгә ышанып көн күрмибез.

- Сезгә ай буена яшәргә күпме акча кирәк?

- Йөз меңнән дә аз булырга тиеш түгел. Ким булса, җитми.

- Татарстанда 30-40 мең эшләп, ипотека түлиләр...

- Соң ул йөз меңнән арендасын, ротациясен түлисең дә, яшәрлек кенә кала инде. Җырчы булу кыйммәт.

- Кредитыгыз бармы? Ничә сум?

- Өй салдым, шуңа күрә кредит алырга туры килде. Хәзер инде күп калмады: 500 мең түләп бетерәсем бар.

- Җырчы булу кыйммәт, дисез. Нишләп физкультура укытмыйсыз? Белемегез бар бит.

- Мин мәктәптә алынган 20-25 меңгә яши алмаячакмын, шуңа күрә җырлыйм. Бәлки йортымны салып бетергәч, дөньяларым түгәрәкләнгәч, мәктәптә эшләрмен. Эшли алырмын дип төгәл әйтә генә алмыйм, балалар белән эшләр өчен алтын нерв системасы кирәк.

- Бала-чага үзгәрдеме?

- Әлбәттә, үзгәрде. Мин яшь чакта укыткан идем инде. Ул вакыттагы балалар белән хәзерге балалар бер-берсеннән бик аерыла. Сүгенеп, тартып йөриләр. Укытучыга хөрмәт белән карау бетеп килә. Хәзер укучыга тавыш күтәрергә, аларны эшләтергә ярамый. Ялгыш берәр сүз әйтсәң, укучы әти-әнисе янына кайтып: “Кул күтәрде”, - дип әйтә дә, укытучыны утыртып куярга мөмкиннәр, Аллам сакласын.

“Җыр башка кешенекенә охшаш булырга тиеш түгел”

- Композитор буларак, җырларыгызны күпмегә сатасыз?

- Әлегә сатканым юк, яшьләргә бүләк итәм. Шулай да килер бер көн: бәясен дә куярмын.

- Көй үзеннән-үзе языламы?

- Шигыреннән тора, акыллым. Әгәр дә текстта мине җәлеп итә алырдай берәр фикер була икән, көй шул ук вакытта язылырга мөмкин. Кайвакытны шигырьне кулга аласың, язылмый. Ләкин соңыннан, берничә атналар үткәч, янәдән шул ук шигырьне укып чыгасың да, менә дигән җыр барлыкка килә.

- Җырларның бер-берсенә охшаш булуы белән килешәсезме?

- Башкалар өчен җавап бирмим. Иң мөһиме – җыр башка кешенекенә охшаш булырга тиеш түгел. Татар халык җырларында да бер-берсе белән охшаш булган мелизмнар бар. Мин көй язгач, ул җырны онытам башта. Соңыннан гына икенче текстка алынам. Әгәр дә онытмасам, әлеге ике җыр бер-берсенә охшаячак.

- Сезнең көйләр дә барыбер охшаш буладыр?

- Бер елны иҗат кичәмне үткәрдем. Әлеге кичәдә бары тик минем тарафтан язылган җырлар гына яңгырады. Концерт башында тамашачыга:“Авылда берәр баланы күргәч, карале борының фәлән-фәләнгә охшаган, син шуның малае әллә, диләр иде. Минем җырлар да берәрсенең борынына, күзенә охшарга мөмкин”, - дигән идем.

- Киләсе буынга барып җитә алырдай мәңгелек җырлар бармы?

- Бар дип уйлыйм. Утыз ел элек “Син яшерен йолдыз мәллә?” җырын язган идем. Аны бүген дә җырлыйлар. Тамашачылар аны ишеткәч: “Вил абый, яңа җыр язгансың икән?” – диләр. Һәр композиторда бар ул мәңгелек җырлар. Алар күп түгел. Мәсәлән, Фирзәр Мортазинның йөзләгән җыры бар, ләкин беренчеләрдән булып уйга “Бер генә минутка” дигән җыры килә, Илгиз Закиров – “Әнкәмнең догалары”, Сара Садыйкова дигәч, күпләр “Җидегән чишмә” диярләр. Мәңгелек җырлар күп булырга тиеш түгел.

“Аерылышырга кирәк, дидем”

- Хатыныгыз белән егерме ел яшәп, аерылдыгыз, әйеме?!

- Әйе, аерылдык. Яшәдек, балаларны үстердек, укыттык.

- Нишләп аерылыштыгыз?

- Хатын-кыз да үзгәрә, мин дә үзгәргәнмендер. Элекке хатыным үз эшен эшләде: балалар тапты, аларны бергә үстердек. Соңыннан бергә яшәвебезнең тәме, яме калмады. Мин кайттым да: “Аерылышырга кирәк”, - дидем.

- Аерылышабыз дигән нәтиҗәгә кайчан килдегез? Аны рәнҗетергә курыкмадыгызмы?

- Аерылышырга кирәк дигән фикер еллар дәвамында зурая бара. Ул безнең аерылышуыбызга әзер иде инде. Син шундый сораулар бирәсең, әйме?! Гаиләдән китү миңа җиңел булды дип уйлыйсыңмы?..

- Ул фикер барлыкка килгәч тә, бергә яшәдегезме?

- Әйе, бергә яшәдек.

- Бер фатир да торып, аерым йокладыгызмы?

- Аерым да йоклап карадык, соңыннан тагын бергә йоклап карадык. Юк, бергә йоклый алмаганны аңлагач, кире аерым йоклый идек. Бер өйдә яшәп, аерым йоклаган парлар күп.

- Хатын якын китермәгәч, ачу чыгадыр?

- Сәламәт ирнең ачуы чыгачак, әлбәттә. Бер сорарсың, аның башы авырта, икенчесендә – арыган. Соңыннан ир кайтмый дип ачуланышып йөриләр.

- Алдагы тормышта өйләнәчәксезме?

- Әлбәттә, өйдә хатын кирәк. Бүген үземне ялгыз итеп хис итәм. Зур өемдә җылылык юк. Янәшәмдә якын кешем юк, кызганыч.

- Хатыныгыз сездән ничә яшькә кечерәк булырга тиеш?

- Мин аннан 10-15-20 яшькә өлкәнрәк булырга тиешмен. Нигә дип сорама, үзем җавап бирәм: табигать шулай куша.

- Сөяркәләрегез күпме?

- Юк, күп түгел. Аларның күплеге белән мактанып та йөрергә кирәк түгелдер.

- Яңа өегезне, димәк, яңа хатын белән яшәр өчен төзисез?

- Әйе, ләкин әлегә үзем генә яшим. Теләкләре булса, балаларым минем белән яши алалар.

- Кызларыгыз әле кияүдә түгел. Алла теләсә, сезне туйга чакыргач, яшь хатыныгызны үзегез белән ияртәчәксезме?

- Белмим, әле хатын да юк бит. Күз күрер.

- Балалы хатынга өйләнер идегезме?

- Мин әле бала ясарлык яшьтә дип уйлыйм үземне, шуңа күрә минем хатыным миннән бала табар.

- Ничә бала?

- Белмим, ике бәлки.

- Хатыныгыз эшләячәкме?

- Хатын-кыз өйдә утырырга тиеш түгел. Өйдә утырса, иренең кайда йөрүен уйлаудан башка эше булмый аның.

- Нәрсә ул мәхәббәт?

- Туфан абый Миңнуллинның бер сүзе бар, төгәл хәтерләмим, ләкин мәгънәсе истә. Ипинең өстенә бал сылагач, башта тәмле җирен ашыйсың да, соңыннан кимерер җире генә кала, шулай бит?! Мәхәббәт тә башта татлы була, аннан соң шул татлылыкны искә төшереп, калганын кимерәсең.

- ­Сез әшәке кешеме?

- Миндә әшәкелек җитәрлек. Ул барыбызда да бар. Син елмаеп утырасың менә, әллә синдә юкмы әшәкелек?! Үзеңне әйбәт кеше дип уйлыйсыңмы?!

- Юк ла, мин нинди әйбәт булыйм, ди. Ярый, Вил абый, хуш! Киләсе очрашуларга кадәр, яме.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 18 июнь 2023
    Исемсез
    Татар баеса хатын алыштыра, э урыс баеса чиркэу салдрыра дилэр. Р
  • 27 июль 2022
    Исемсез
    Акча исе дә бик килмидер, күптән өйләнгән булыр иде. Хәзерге хатыннарга синең матур җырлавың гына кирәкми шул. Бәлки өйләнгәндер дә, чөнки бу күптәнге мәкалә бит инде...
  • 27 июль 2022
    Исемсез
    Климаксы башланган. Бабай бит инде. Килсэлэр шул акчасына кызыгып килэрлэр.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100