Уфадан Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар ни өчен клипларын Казанда төшергән?

4 декабрь 2017

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Эльвира ШАКИРОВА
Татар эстрадасына “Кулга кул тотынып” җыры белән кергән Башкортстанның популяр җырлы гаиләсе Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар Казан тамашачысының күңелен яулавын дәвам итә. Бу көннәрдә аларның тагын бер клибы чыкты. Анысын җырчылар Казанда төшергән.

“Кояшым син” җырының сүзләрен Вазыйх Фатыйхов, көен Гүзәлия иҗат итте. Җырның авторы бу җырны сездә ишетәм дип, аны безгә тәкъдим итте. Гүзәлия безнең гаилә белән якыннан таныш, бергә гастрольләрдә йөрдек. Аның бик күп җырларын башкарабыз. Ни өчен клипны Казанда төшердекме? Үзебез Уфа шәһәрендә яшәсәк тә, клипны Казанда яшәүче профессионаллар тарафыннан төшерергә теләдек. Клипны төшерүчеләр – Казан кешеләре, аларга Казанда төшерергә уңайлырак булды. Аннан соң үзебезнең дә Казан тамашачысына якынрак буласы килде”, - дип сөйләде Интертатка Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар.

Блиц-сораштыру:

Ләйлә Галиева.

1. Кайда тудыгыз?
Башкортстанның Яңавыл районы Тау авылы.
2. Кайда укыдыгыз?
11нче сыйфныфны тәмамлагач, Стәрлетамак шәһәрендәге Сәнгать техникумының режиссерлык бүлегенә укырга кердем.
3. Әти-әниегезнең исеме?
Гүзәлия һәм Хәмит.
4. Буш вакытыгызда ни белән шөгыльләнәсез?
Аш бүлмәсендә мәш киләм, бәлеш пешерәм.
5. Тормыш девизыгыз?
Алга, тик алга! Аллага шөкер!

Рөстәм Галиев.

1. Кайда тудыгыз?
Башкортстанның Куергазы районы Яңа Мораптал авылы.
2. Кайда укыдыгыз?
Уфа дәүләт сәнгать институты, драма һәм кино актеры. “Нур” театрында 5 ел эшләдем.
3. Әти-әниегезнең исеме?
Ринат һәм Рисәләт.
4. Буш вакытыгызда ни белән шөгыльләнәсез?
Гаиләм белән үткәрәм.
5. Тормыш девизыгыз?
Нәрсә генә булмасын – барысы да яхшыга!

Рөстәм белән Ләйләнең алма кебек ике кызы үсеп килә. Алар өчен гаилә - һәрвакыт беренче урында. “Гаилә - таяныч һәм терәк ул” , - ди Галиевлар.


Фикерләр








Шоу-бизнес

“Иртәнге чәй” алып баручысы Илфак Хафизов: “Үзгәрергә вакыт!”

“Болгар радиосы”ның “Иртәнге чәй” тапшыруы бер айлык ялдан соң кабат эфирга чыкты. Аның алып баручылары Илфак Хафизов, Рөстәм Гайзуллин һәм Индира нинди планнар белән эшкә керешкән? Бу хакта “Иртәнге чәй” тапшыруының продюсеры һәм алып баручысы Илфак Хафизов белән сөйләштек.

Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинованың җырчысы Фәнзил Шәрифуллин: "Башка җырчыларга йөрмәгән ирләр Илсөя концертына килеп утыра"

Саба районы Югары Шытсу авылы егете җырчы Илсөя Бәдретдинова төркемендә булырмын дип уйлап та карамагандыр, мөгаен.Үзенчәлекле җырчының коллективындагы егетләр дә үзенчәлекле. Фәнзил дә шундый. Ул Интертатка Илсөя Бәдретдиновада эшләүнең ни икәнен сөйләде.

Шоу-бизнес

Кем гаепле: акчасын алып, җырчыга ошамаган клип төшергән "Барс Медиа"мы, әллә камера каршында бии белмәгән Айдар Рәкыйповмы?

2017 елның 15 сентябрендә "Барс Медиа" белән килешү төзедек. Акчасын вакытында түләдем. Ике көн үткәч, эшне башлап җибәрдек. Килешү буенча алар миңа клипны 30 көн эчендә, ягъни 1 айдан соң әзерләп тапшырырга тиешләр иде. Бер ай көттем, ике ай, өч... әле дә көтәм. Алар миннән тизрәк котылу өчен өч тиенлек клип җибәрәләр. Алар җибәргән клипның сыйфаты миңа ошамый. Әзер клип һаман юк. Документаль рәвештә клипны кайчан кулыма тапшырырлар, билгесез, дип сөйләде яшь җырчы Айдар Рәкыйпов Интертатка.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла