Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туганнар җыелган җирдә: "Болгар радиосы"ның концерт-мәҗлесендә булган кунак фикере

“Болгар радиосы” “Бәйрәм” концертын Казан тамашачысына тәкъдим итте. 30 август Казанда шәһәр көне билгеләнеп үткәч, тамашачы җыю да җиңелләрдән түгел. Залда буш урыннар юк иде дип әйтә алмыйм. Алар бар иде. Ул буш урыннарны истә калдырыгыз, соңыннан аларга кире әйләнеп кайтырбыз. Шуны әйтергә кирәк: тамашаны карагач, туганнарны җыя торган бәйрәм күз алдыма килде. 

news_top_970_100
Туганнар җыелган җирдә: "Болгар радиосы"ның концерт-мәҗлесендә булган кунак фикере

Туганнар җыелган җирдә

Күз алдыгызга китерегез: гади бер авыл йортында бәйрәм бара. “Пирамида” күңел ачу үзәгендә барган тамашаны мин бер гаиләнең бәйрәме кебек итеп кабул иттем. Концерттагы һәрбер чыгыш ясаучыны мин авылдагы гаилә мәҗлесендәге бер герой итеп кабул иттем. 

Җырчыларны бу концертта мәҗлескә кайткан кунаклар дип күз алдына китердем. Сезнең туганнарыгыз арасында бары тик бәйрәмнәрдә генә күрешә торганнары бармы? "Болгар радиосы" мәҗлес хуҗасы - безне үз мәҗлесенә чакырган гаилә башлыгы. 

Аңлата алдыммы? Алсам, тыңлагыз.

Алып баручылар. Тамашаны Илфар Кәримов белән Ләйсән Гарифуллина алып барды. Ләкин алып барулары нәкъ менә авылдагыча булды дип әйтә алам. Гаиләләрнең күбесендә сүз остасы була. Сездә бармы андыйлар? Мәҗлес дәвамында: “Ашагыз, кыенсынып утырмагыз. Тәәк, сүзне фәлән фәләнгә бирәбез. А-ай, матур әйтте, берне тотып куйсак та була”, - ди андыйлар. Алып барулары түбән булды димим. Илфир хәтта рольгә кереп сөйләде. Иң кызыгы: алып баручылар кайбер сүзләрен, гомумән, сәхнәгә чыкмыйча, ягъни, мәҗлесебез өйдә бара дигән кебек "башка бүлмәдән" кычкырып әйтте. 

“Болгар радиосы” үткәргән тамашаларда алып баручыларның сәхнәгә чыкмавы гадәткә керә кебек. Алар оештырган концертларда еш булырга туры килә, шуннан чыгып әйтәм. Төрле канатлы гыйбарәләр яисә шаярулы төрттерүләр сәхнә артыннан ишетелә. Алып баручыларның тавышлары яздырылган була.

Резидә Шәрәфиева! Һәр гаиләдә зәвыклы матур киенергә яраткан кеше бар. Алар берничә булырга да мөмкин. Алар авылда ни, шәһәрдә ни бары - бик матур киенеп йөри. Теге "әбидән калган күлмәктән", "бабакайдан калган" футболкадан бөтенләй дә күз алдына китереп булмый. Киеменә ялгыш кына миләш тиеп китсә дә, юмыйча кими. Менә Резидә апа шундый җырчы-кунак. Андыйлар тостларын да матур итеп, тулы җөмләләр белән әйтә.

Алга таба саксафончы Артур “Маузер Сакыс” турында языйк. Ул бу мәҗлестә – гаиләгә бер ярты еллап кайтмаган чыбык очы туган. Ул бит Гарәп Әмирлекләрендә яши. Димәк, Гарәпстаннан кайткан кунак. Үзгәргән, малай! Әлеге гаиләдә әби белән бабай да булса, Артурның яртылаш пеләш чәче аларга бер дә ошамас иде. Тиргәрләр иде чәчеңне үстер дип. “Әби, бу хәзер модада, син генә аңламыйсың”, - дияр иде Артур әби белән бабасына. Шулай да, чит илдә яшәп, татар телен онытмаганы өчен Артурга рәхмәт.

Марат Фәйрүшинны әбисе бик яратадыр. Ул авылга каникулларга кайткан студент кебек. Бераз тазарган да. Марат кебекләр юаш була. Аның кебекләр, талашып, нәрсәдер ачыклап йөрми. Марат әкрен генә: “Туганнар, дус яшик”, - дип торучы туган. Әгәр дә бу гаиләдә милекне яисә суелган сыерның итен бүлсәләр, Марат кебекләр күпне алып китә алмый, чөнки үз сүзләрен әйтә алмыйлар. Дус яшик дип җырлый да ул!

Илсөя Бәдретдинова. Илсөяне без бер дә оялып тормаучы итеп күз алдына китерәбез. Ә бу концертта ул бөтенләй башка образда кебек иде. Андый туганнар авылга кайталар да, мунча керәләр, әкрен генә утыралар. Болынга чыгып, яшьлекләрен искә төшерәләр. Беренче мәхәббәт, беренче үбешүен искә төшерә... Күпләребезнеке кебек, Илсөянең дә беренче сөю хисләре авылда саклана. “Мин генәме шулай ялгышкан?” – дип сорый җырчы бу мәҗлестә. Ююк, Илсөя апа сез генә түгел. Күпләрнең беренче мәхәббәтләре аянычлы. Әлеге мәҗлестә утыручылар уй-фикерләре белән Илсөя апага ияреп, болыннарга чыгып китәргә мөмкиннәр.


Илсөя апа тибындагы кунаклар шулай мәҗлесне үзенә каратып әкрен генә йөри дә, китәр вакыт килеп җиткәч, йомыркаларны, итләрне, сөтне, каймакларны пакетка тутырып алып чыгып китә. "Кара әле... теге тыйнак кына хатын... тутырды да алып чыгып китте..." - дип кала мәҗлес хуҗалары. 


Илсөянең чыгышының ахырында да шулай булды: җырлап бетергәч, аның янына Сергач татары килде дә 1000 сум акча бирде. Илсөя башта акча алу дөрес түгелдер дип уйласа да, соңыннан: “Нишләп ярамасын?” – дип, акчаны кесәсенә тыгып куйды. Әйтәм бит, алып китә алган әйберләрне алып китә Илсөя кебек кунаклар.

Юморист Илдар Ямалов кебек туган сездә дә бардыр. Андыйлар көлдертә белә. Илдарның җырчы буласы да килә икән. Шул сәбәпле ул, Казанга барып, җырчылар белән якынрак танышкан. Рәсим Низамовның “Кайсы каен да, кайсы син, аералмый тик торам” дип җырлавына бәйләнде ул. Каен белән хатынны аермагач инде, Рәсим абый, эшләрегез бик шәп түгел икән, ди кунак.


Илһам Шакировны исә Илдар яшьләргә үрнәк итеп куйды. “Әйдә, әйдә. Кая, кая? Әйдә барыйк урманга”, - дип җырлый Илһам ага. “Илһам абый яшь кызлар белән нәрсә эшләргә кирәк икәнен белә. Үрнәк алыгыз”, - ди Илдар.

Илдар кебек туганнар бераз исерек рәвештәге тозсыз шаярулары белән мәҗлесне күңеллерәк итә. Андыйлар да кирәк, әлбәттә!

Рифат Зарипов тиктормас туган. Мәҗлескә кайткан, тиз генә ашаган да урамга чыгып киткән. Үз-үзен тотышыннан чыгып бәяләгәндә, чама белән уналты яшь. 

Марат Шәйбәков исә мәҗлестә бераз салып алгач җырлый торган кода. Сузып, эээх дип, җырлый андыйлар. Игътибар булмаса, андый туганнар өстәлгә дә сугып ала. Күз алдыгызга китердегезме?!


Ришат Төхвәтуллин исә туганнарның “любимчигы”. Сезнең туганнарыгыз арасында да бардыр андыйлар. Әби белән бабайның иң яраткан оныгы. Бары тик яхшысы гына аңа. Тамашачылар иң озак алкышларын аңа бүләк итте.


Ришат дигәннән, сәхнә артында утырганда, бер танышым белән сөйләшеп киттек. Мин әйтәм: “Алия Карачурина белән Ришат йөриме ул?”. Танышым: “Белмим, юктыр”, - ди. Минемчә, йөриләр. Уйлаштык-уйлаштык та, бәхәсләшергә булдык. Мин йөриләр дип уйлыйм, танышым үзгә фикердә. Уйламагыз, алай әллә ни мөһим дә түгел. Йөриләр икән, бәхетле булсыннар. Юк икән, үз парларын тапсыннар. Иң кызыгы – бәхәс. Карарбыз, кайсыбыз хаклы икән?!

Алия Карачурина да Ришаттан ким түгел. Чын килен инде менә. Борыны бераз күтәрелгән, үзенекен эшләп йөри шунда. Һәм болар икесе дә үз дәрәҗәләрен белә торган. Күрәмсең, Резидә Шәрәфиеваның балаларыдыр болар. Җырлаганда, Ришат та, Алия дә үз микрофоннары белән җырлады.


Әнвәр Нургалиев, Айдар Галимов һәм Виталий Агапов – баҗайлар. Зур гаиләнең баҗалары бергә йөргән кебек, болар да гел бергә. Үзара сөйләшеп, дөнья хәлләре белән уртаклашалар. Андыйлар: “Әле дә ярый, баҗайлар бар”, - дип кенә тора. Әнвәр белән Айдар абыйларның тормышка карата фикерләре, җырларының фонограммалары кебек, охшаш. Папап-тыптып инде! Ә Виталий дәдәйнеке бераз үзгәрәк. Ни генә дисәң дә, керәшен бит.


Азалия Зиннәт, минемчә, Әнвәр Нургалиевның кызы. Моңарчы алай уйлаган юк иде, ә бу бәйрәмдә менә шулай тоелды. Әнвәр абый кебек үк, туганнарның барысы белән дә аралашып тора, аны барысы да ярата. Ә гаиләдәге андый кыз барысы белән дә хәбәрдар: кем кая барган, нишләгән. 

Гаиләдә Әнвәр абый һәм Азалия кебек туганнарны көтеп торалар. Әнвәр абый кебекләр кызлары белән ипләп сөйләшә. Шушы рольдән карасак, ул кызын бик ярата, Азалиягә инде күптәннән нинди кешегә кияүгә чыгарга кирәк икәнен аңлаткандыр. “Кызым, карале, син нинди матур: күкрәкләрең, буй-сының да бар.Үзең дә чибәр. Кияүнең машинасы белән фатиры булса, бик әйбәт була, кызым. Эзлә, яме?” – дигән Әнвәр абый кызына. Белүемчә, Азалия кияүдә түгел. Эзли, күрәсең!


Гөлназ Батталова белән Линара Батталова исә бер мизгелгә тоз сорап кергән күршеләр генә булды. Нигә алай язаммы? Чөнки аларның кем икәнен тамашачы аңлап та өлгермәде бугай. "Кемнәр соң болар?" - дип сораштылар. Аларның кунакка керүләре үзләренә генә кирәк, калганнарга кирәкми иде. Әле "авыл халкы белән танышмаган кунаклар" аларның кемнең оныклары икәнен аңламады да. Күрше кызлары ничек тиз пәйда булса, шулай ук юк та булдылар.


Гомумән, безне мәҗлескә чакырган гаилә зур. Асаф Вәлиев миңа әлеге төп йортның хуҗасы кебек тоелды. “Туганнар кайткач, җыештырасы булыр”, - дип моңаеп йөри. Аның дүрт улы – “Казан егетләре” төркеме. Алар туганнарының кайтуына шат. Озатканда да моңсуланып калмадылар. Биеп, җырлап озаттылар. 

Мәҗлеснең ахыры матур булды. Туганнар барысы да бергә җырладылар да таралашты. Мәҗлес, бәйрәм тәмам!


Басып торучылар өчен билетлар сатарга кирәк

Хәзер урыннар турында сөйләшик әле. Буш урыннар мәҗлес ахырына артканнан арта барды. Бардагы эчемлекләр үзенә тарта бит! Безнең мәҗлес белән параллельләрне дәвам итсәк, бу очрак та туры килә. Туганнар арасында шундыйлар була бит - мәҗлеснең бер өлешендә утыралар да, торып чыгып китәләр. "Мин әле керәм" дип, урынына кеше утырмасын өчен сумкаларын яисә киемнәрен калдырып китә. Үзе дә мәҗлестә булмый, чынлап торып күңел ачарга теләгән кешегә дә урынын бирми. 

Авыл өен күз алдына китерегез. Бөтен кешегә дә урын җитеп бетмәскә мөмкин. Әле бала-чаганы күп очракта олылар янына утыртмыйлар да. Соң апалар-абыйлар торып киткәч, кечкенәләргә дә утырып ашарга ярыйдыр бит?! Юк, булмый, урында сумкалар, киемнәр тора...

Концертта да шул хәл. Билет калмау сәбәпле тамашага килә алмаганнар бардыр. Димәк, концертка килеп, бар янында басып торучыларга дигән билетларны да сата башларга кирәк, дуслар! Биеп торучыларга, шәраб эчәм диючеләргә һәм башкалар. Оештыручылар акчасын да күбрәк эшләячәк, тамашачы да: “Билетлар бетте!” – дигән җөмләне ишетмәячәк.

Шунда торырга тиеш, имеш

Сәхнә уртасында торган ялтырап торган шарның кирәген аңламадым. “Нәрсәгә куйдыгыз аны?” – дип сорагач: “Шулай әйттеләр”, - диделәр. Шунда торырга тиеш, имеш. Чыгыш ясаучы, ягъни тост әйтүче кунакларга ул шар комаучалады. Мәсәлән, Ильмира Нәгыймова, бии-бии, артка күчкәндә, “чүттән” генә бәрелмәде. Винарис Ильегет исә, гомумән: “Шар миңа охшаган, әйме?” – дип, шаяртты.

Өйдә дә бер кирәксез әйберләр була. Бәлки кирәге чыгар дип саклап тоткан зур ваза, мәсәлән. Әлеге шар да шулай иде.


Теге ассоциацияләрне дәвам итсәк, Ильмира белән Винарис - үз көйләренә йөрүчеләр. Алар, шаркылдап көлеп, үзләренә игътибар җәлеп итмиләр. Көлсәләр дә, тыныч кына көләләр. Сүз әйткәндә дә, тиз генә әйтәләр дә кире урыннарына утыралар.

Нәрсә генә язсак та, сүзем бер: туганнар белән дус яшәргә кирәк! Туганнарның төрлесе була. Һәр кешенең үзенә бер холкы. Шулай да талашып, әйбер бүлешеп яшәүнең бер кызыгы юк аның. Әнә Виталий Агапов Вадим Захаровка “Әнкәй гөле” җырын биргән бит. “Бер дә саран түгелмен. Рәхәтләнеп җырласын. Үзем әлегә башка җырлар башкарам”, - ди җырчы. Соң без дә, Виталий дәдәйдән үрнәк алып, мал-туар бүлешмик. Авылларга ешрак кайтыгыз, туганнарыгыз белән аралашып яшәгез. Мәҗлесне үткәргәннәргә, безне дәшкәннәргә зур рәхмәт! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100