Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Татар җыры – 2018”: Уразова белән Элвин дуслашмады, Салават Айдарны китәргә өнди, "Яшьләр проекты" номинациясен 34 яшьлек җырчы яулады

Ниһаять, Казанда көтеп алынган XIX халыкара “Татар җыры” эстрада фестивале үтте. Бу фестиваль турында берничә ай алдан ук зурдан кубып сөйлиләр. Эстрадада тиңнәре булмаган иң масштаблы фестиваль, “Татар җыры – 2018" тамашачының йөрәгендә нинди кызыклы мизгелләре белән истә калыр?

news_top_970_100
“Татар җыры – 2018”: Уразова белән Элвин дуслашмады, Салават Айдарны китәргә өнди, "Яшьләр проекты" номинациясен 34 яшьлек җырчы яулады
Тамаша, елдагыча, “Пирамида” концертлар залында узды. Чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка мөхтәрәм кунаклар тамаша кылды. Залдагы тамашачы да гади түгел иде. Билгеле, әлеге концертка байлар йөри, чөнки һәркемдә дә бер билет өчен чыгарып салырлык 6-7 мең сум акча юк. Әмма билетлар күп атналар алдан сатылып бетә. Мөгаен, фестивальнең 20 еллык юбилеенда тамашачылар залының иң яхшы урыннарына билетлар бәясе 10 мең сумга кадәр җитәр дип фаразларга була. 

Беренче "Алтын барс"ны алган егет зур сәхнәгә үз гомерендә икенче тапкыр чыкты

Быелгы “Татар җыры” фестивальнең беренче лауреаты - “Яңа исем” номинациясендә җиңгән яшь башкаручы Миндияр Шәймәрдәнов


Фестивальгә багышланган пресс-конференцияне күзәткәннәр өчен, журналистлар язган хәбәрләрне укыган кешеләр өчен бу егетнең нәкъ менә шушы номинациядә җиңү яулаячагы якты көн кебек ап-ачык билгеле иде. “Быел “Татар җыры”нда дебютантлар шактый күп. Яшь башкаручылар арасында, мәсәлән, Миндияр Шәймәрдәнов бар. Сез аны бәлки “Татар радио”сының кастингы җиңүчесе итеп беләсездер”, - дигәннәр иде оештыручылар. Билгеле, Миндияр “Ел ачышы”, “Елның иң популяр җырчысы”, “Халык мәхәббәте” һәм башка дәрәҗәле номинацияләргә дәгъва кыла алмый иде. Аларга ия булыр өчен, сәхнәдә әллә ничә еллар хезмәт итеп, дәрәҗәле артист булырга кирәк. Шуңадыр, Миндияр исемле яшь башкаручы егеткә әлегә “Татар җыры”ның “Яңа исем”е генә эләкте. Миндияр Шәймәрдәнов, зур сәхнәдә икенче генә мәртәбә чыгыш ясавына карамастан, беренче “Алтын Барс”ын алды. 

“Хит-парадлар лидеры” номинациясендә җиңүне ди-джей Радик һәм Айрат Сафин яулады. Алар быел бөтен татар туйларында хит булган “Ике йөрәк” җырын башкарды.



“Рамил Шәрәпов – кыланчык малай”

Быелгы фестивальдә традицион Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыровка иптәшкә тамашаны алып барырга кемнәрнедер куясыларын белә идек. Кемнәрне куярлар икән дип уйлап йөрдем. Гөлназ Сәфәрова “халыкны бераз шаккаттырасы килә” дип, исемнәрен әйтми калган иде, әмма фестивальдә яңа алып баручыларга беркем дә шаккатмады. Яңалык дигәннәре Рифат Зарипов белән Рамил Шәрәпов булып чыкты.


Минем янымда утырган тамашачының шундук берсен алыштыру теләге туды. Баксаң, Рамил Шәрәпов аның күңелендә “кыланчык малай” булып калган икән, шуңа аны башка образда күрү кыенрак булды. Тик мин  Рифат белән Рамилне Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыровка бик ярдәм иттеләр дияр идем. Аларның мәзәкләре һәм шаяртулары чыннан да көлдерде. Алар хәтта традицион алып баручыларны икенче планда калдыра алды. Бу юлы алып баручылар тамашачыны ялыктырмады. 

Универсаль артист Рифат Зариповка “ТМТV каналының махсус бүләге” номинациясендә җиңү дә эләкте. 



Тамашачы Элвин Грей белән Гүзәл Уразова дуэтын көткән?

“Иң яхшы лирик җыр” номинациясенә килеп җиттек. Әлеге номинацияне билгеләр алдыннан алып баручылар Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей турында сүз башлады. Инде, концерт башланмас борын, сәхнәгә Элвин чыга дип торам! Әмма сәхнәдә “Менә тагын карлар ява” җыры белән Айгөл Рәхимова күренде. Элвинны ник телгә алуларын аңламый да калдык.


Сәхнәгә хәзер генә Элвинның чыкмаячагы билгеле булгач, артымда басып торган яшь ханым янәшәсендәге ир-аттан рус телендә “Элвин Грей белән Гүзәл Уразова “Красивая, хороший” җырын башкармаслармы икән?” – дип сорады. Күрәсең, тамашачылар “Татар җыры” сәхнәсендә Элвин белән Уразованың дуслашуын күрергә теләгән. Хәтерләсәгез, алар "Красивая, хороший" җырының авторлык хокуклары өчен зур гауга чыгардылар, мөнәсәбәтләре әлегәчә ачыкланып бетмәгән. 

Алга китеп булса да әйтим - юк, дуслашмадылар. Икесе ике бүлектә чыгыш ясадылар. Сәхнә артында да күрешмәделәр. Финал җырына кайсы чыгар икән - Элвинмы, Гүзәлме яисә икесе дә чыгармы? дип кызыксынып утырдым. Икесенең берсе чыкты. Кем икәнен соңыннан әйтәм.  

Кыланмасаң, халык ярата

“Иң яхшы автор-башкаручы” номинациясендә Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов җиңде. Бу номинация белән барлык кеше дә килеште. Тамашачыларның артистны җырга бирелеп, уйга батып, хисләнеп тыңлауларын күргәч, башка шундый гына уй килде. Зөфәр әфәндедә бер артык кыланмыш та булмады. Монысы өчен рәхмәт! Матурлык – гадилектә. “Татар җыры” фестивале моны тагын бер тапкыр исбатлады. 



Ландыш Нигъмәтҗанова - "Яшьләр проекты"?

“Яшьләр проекты” номинациясендә Татарстанның атказанган артисты, өч бала әнисе, 34 яшьлек Ландыш Нигъмәтҗанова җиңде. Җырчының бу номинациядә җиңү яулавы тамашачыны гаҗәпләндерде. Номерының башлану мизгеле болайрак иде: биючеләре Ландышны сәхнәгә күтәреп алып чыкты. Бер тамашачының: “Шулкадәр яшь, хәтта сәхнәгә өстерәп алып чыгалар”, - дигәне ишетелде. 



Янымдагы апа (ул шоу-бизнес аналитигы булды бугай, исемен сорарга онытканмын) “Беткән ди татар эстрадасында яшьләр!” - дип пырларга тотынды. Җырчының нинди икәнен беләсең килсә, аның тамашачысын тыңла икән. Аегын да, аек булмаганын да тыңларга тулы килде.  

Артур-Марат дуэты таркала?


“Иң яхшы дуэт” номинациясендә Татарстанның атказанган артистлары Артур һәм Марат җиңде. Артистлар концерт директорлары Булат Хәсәнов халыкка таныткан “Калдыр сөю” җырын башкарды. Алар халык бу җырны кабул итмәс дип борчылган икән. Концертта Артур белән Марат “Алтын Барс” сынын Булатка бирергә булдылар һәм киләсе елдан дуэт белән түгел, аерым артистлар, ялгыз проектлар буларак чыгыш ясарга ниятләгәннәрен хәбәр иттеләр.

 Супер-пупер клип – Азалия Зиннәттән

“Иң яхшы видеоклип” номинациясендә “Җаныкаем” җырына төшерелгән клибы белән Азалия Зиннәт җиңү яулады. Алып баручылар сүзләренчә, иң кыйммәтле, иң шәп, иң супер камераларга төшерелгән видеолардан елның иң яхшы видеоклибы килеп чыга. “Охохо, иң яхшы клип”, диде бер тамашачы.

  
Тамашачы Хәким турында: “Кем соң бу?”


Яшь башкаручы Хәкимнең “Үзенчәлекле проект” номинациясендә җиңгәне фестивальгә багышланган пресс-конференциядә үк мәгълүм булды. Тамашачылар, “Кем соң бу?” – дип, Хәкимне танымыйча бераз аптырашта калса да, искитмәле тавышын, “Ялгыз аккош” дигән күңел түрләренә үтеп керерлек итеп башкарылган җырын кабул итте. Хәкимнең тавышы шәп! Тамашачы аны “Афәрин!” дип кычкырып озатты. Хәким өчен үзенең беренче дәрәҗәле бүләген алу тантанасы бик тә уңышлы булды. "Бу егет күрсәтәчәк әле", - дип уйлап куйдым.  

Хәмдүнә Тимергалиева “ничава” гына әле

“Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә Рамил Галимҗанов җиңү яулады. Ул “Татар җыры” фестивалендә “Түзмичә булмый” җырын башкарды. 

“Татар радиосының махсус бүләге” номинациясендә Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева җиңде. Фестивальгә багышланган пресс-конференциядә оештыручылар “Хәмдүнә Тимергалиева яңа образда чыгачак, “Сезнең Хәмдүнә апаны мондый образда күргәнегез юк”, дип, уйга батырган иде. Әмма җырчының образы бер дә шаккаттырмады. Ул ак төстәге гади чалбарлы-костюмлы комплекттан чыкты. Аңа карамастан, Хәмдүнә Тимергалиеваны тамашачылар нәкъ элеккегечә - сызгырып, кычкырып, алкышлап каршы алды. Халык Хәмдүнә апаны ярата. “Татар халкына башымны иеп рәхмәт әйтәм. Сез мине беркайчан да ташлап калдырмадыгыз. Мин “ничаво” гына әле, әйеме?” – диде җырчы тамашачыларга.

 

Элвин Грей сыман киенеп чыккан Данир Сабиров

Юмор остасы Данир Сабиров “Универсаль артист” номинациясе иясе булып танылды. Ул “Татар җыры” фестивалендә “Татлы гөлем” җырын башкарды. Данирның образы, киенүе белән аерылып торырга теләве сизелде. Ул Элвин Грей сыман асылынып торган, "бизәкле-мизәкле” киемнән чыкты. “Бик зур рәхмәт! Моңарчы кыйммәтле концертларда катнашканым юк иде минем”, - диде Данир. Алып баручылар аны “Иң стильле егет” номинациясенә дә дәгъва кыла ала дип тапты. Данир исә Айваз Садыровка “сакалны сиңа карап үстерә башладым”, дип җавап кайтарды. “Әле бу җәй көне, хәтерлим, остазым Салават Зәкиевичта кунакта булганда, “Без Мөнир Рахмаев белән бергә фатир алып тордык. Салават абый, Мөнир Рахмаевта җиде “Алтын Барс”, миндә берәү дә юк”, дигән идем. Салават абый “Данир, кайгырма әле, алар миндә 22 штук, бу елны бирмәсәләр, сигезен бүләк итәрмен”, дигән иде. Аллаһка шөкер, “Алтын Барс”ымны үзем яулап, эшләп алдым”, - диде Данир Сабиров.


 
Сәкинә Шәймиеваны искә алдылар

Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллин “Үзенчәлекле моң” номинациясендә җиңү яулады. Ул "Хәлләрең ничек дип сорама" җырын башкарды. Бу минутта залда ниндидер авыр тынлык урнашкан иде. Чөнки җырчыны игълан иткәндә алып баручылар бу дөньядан инде киткәннәрне искә алды.


Җыр тәмамлануга, “Татар җыры” сәхнәсендә Минтимер Шәймиевнең тормыш иптәше Сәкинә ханымны “Сәкинә Шакировнаның арабыздан китүе күпләребез өчен олы хәсрәт булды”, дип, искә алдылар. 16 ноябрьдә Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиева каты авырудан соң вафат булды.

Елның иң популяр җырчысы - Элвин Грей!

Ә сез нәрсә, шикләнгән идегезме әллә? XIX Халыкара “Татар җыры” эстрада фестиваленең “Елның иң популяр җырчысы” номинациясенә кабат Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей исеме белән танылган Радик Юльякшин лаек булды. “Бу – безнең уртак бүләк. Татарстан һәм Башкортстан халкы, сезгә зур рәхмәт”, - диде Юльякшин.

Элвин тамашачысына сюрприз әзерләгән иде. Ул сәхнәдә Айдар Галимов белән бергә Рамил Чураголов шигыренә Ризван Хәкимов иҗат иткән “Моңнар кайтсын авылга” җырын башкарды. “Бу җыр минем белән туган иде. Аны башкару минем хыял иде”, - диде Элвин Грей. “Мин гел-гел синең җырларың белән яшәрмен”, - диде Радик Юльякшин Айдар Галимовка. “Талашмагыз гына!” – дип шаяртты алып баручылар, Элвин белән Уразованың зур "дуслыгы" да кайчандыр ниндидер хыяллардан башланганына ишарә ясап булса кирәк.

 





Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов “Халыкчан җырчы” номинациясенә ия булды. Ул “Өлешемә тигән көмешем” җырын башкарды. “Мин матәм төсендә түгел, мин нефть төсендә”, - дип шаяртты җырчы костюмы турында. 

“Иң яхшы дуэт” номинациясе җиңүчеләре Ризат һәм Зинирә Рамазановлар үзләренең иң беренче “Алтын Барс”ларын алды. 

Эльмира Кәлимуллина кебекләр бүтән юк


“Кабатланмас тавыш” номинациясе иясе булып Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина танылды. Ул тамашачы бик яраткан “Мин сине Ходайдан сорадым” җырын башкарды. Фестивальнең иң гүзәл, иң чибәр, иң матур тавышлы хатын-кыз заты Эльмира Кәлимуллина иде дип саныйм. Эльмира Кәлимуллина бер күрүдән гашыйк итә. Моңарчы капкалап утырган тамашачыларның, спиртлы эчемлекләрен читкә куеп, җырчыны тыңлавын күргәч, моңа инандым.



Гаделсез уен яки тамашачыга берни дә эләкмәде


Алып баручылар фестивальдә артистларның кайчандыр кигән киемнәрен тамашачылар арасында уйнатты. Кемгә эләгәсе алдан ук билгеле икәне ап-ачык күренде. Гөлназ Сәфәрованың имеш әле яңа гына уйлап тапкан рәт һәм урын номерын әйтер алдыннан озак кына кәгазенә карап торуын һәркем дә күрде. Гөлназ Сәфәрованың рәт һәм урын саны язылган җирне таба алмавы бер хәл, кием тапшыручының инде алып баручы әйткәнче үк кайда барырга кирәк икәнен белүе – икенче хәл. Шулай итеп, артистларның киемнәре кире артистларга кайтты дисәң дә була.  

“Коточкыч! Кем чыгарды моны сәхнәгә?”

XIX Халыкара “Татар җыры” эстрада фестиваленең “Елның иң популяр җыры” номинациясендә Азат Фазлыев җиңде. Җырны Азат Фазлыев чын күңеленнән башкарды. Күңелгә үтеп кергән җыр әле дә телдән төшми. Җырчыны тәбрикләргә “Татнефть” компаниясе вәкиле Илшат Мингәрәев һәм “Мисс Татарстан – 2018” республика конкурсы җиңүчесе Камилла Хөсәенова чыктылар. Мисс татар телендә котлады: “Дөньяда кешеләрне җыр коткара. Мин сезне җыр бәйрәме белән котлыйм”, - диде ул. Дөрес, татар теле камил түгел, хәтта бик тә камил түгел, әмма тырышуы өчен - афәрин. “Коточкыч! Кем чыгарды моны сәхнәгә?” – дип ризасызлык белдергән тамашачы белән килешмим! Татарстан Республикасының “мисс”ы татарча сөйләшергә өйрәнә!





“Тамашачы мәхәббәте” номинациясенә лаеклы дип жюри әгъзалары Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованы тапкан. Җырчы җиденче “Алтын Барс” сынын алды. 

“Елның иң романтик җырчысы” булып Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев табылды. Җырчы “Соң дисең микән?” җырын башкарды. “45 яшемдә бу минем беренче “Алтын Барс”, шуңа күрә рәхмәттән башка бүтән бернәрсә дә әйтә алмыйм”, - диде Әнвәр Нургалиев. 

“Алтын тавыш” номинациясе Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировка бирелде. Ул “Татар җыры” фестивалендә “Син дип яшим бу җирдә” җырын башкарды һәм өченче “Алтын Барс”ын алды. 

Иркәгә ни булган?


“Хит-парадлар лидеры” номинациясендә җиңү яулаган Татарстанның атказанган артисты Иркәнең фестивальдә кәефе булмады ахыры, ул “Икебезгә бер яна утыбыз” дигән кызу җырны бик салмак кына, бер ритм белән башкарды. Фестивальгә багышланган пресс-конференциядә җырчы аклы-каралы күлмәктән чыгам дигән иде, сүзен тотты. Кәефтән тыш, җырчының күлмәге дә бу җырга батмады кебек. Рәвеше белән эшлекле очрашуга килгән, кәефен өендә калдырып килгән Иркәгә нәрсә булган икән? Хит-парадлар лидеры тамашачыны дәртләндереп җибәрә алмады, гәрчә җыры шундый булса да.



“АК барс” – чемпион!”

Лауреатларны “Барс-Медиа” татар медиа группасы башкарма директоры Динә Гәрәева һәм “АК барс” хоккей командасының уенчысы, Россиянең атказанган спорт мастеры, дөнья чемпионы, биш тапкыр Гагарин кубогы иясе Данис Зарипов котлады. Данис Зарипов тамашачыны татар телендә, “Исәнмесез” дип сәламләде, тамашачы аңа көчле алкышларын жәлләмәде. “Әлеге фестивальдә дә, спорттагы кебек, җиңүчеләр дә, катнашучылар да, җанатарлар да бар”, - диде Данис Зарипов рус телендә. Тамашачы легендар хоккейчының татар телендә аралашуын теләде, “Өйрән инде татар телен!”, “Эх, кызганыч...”, “Данис, алга!”, “Ак барс” – чемпион!” – дип кычкырып һәм сызгырып, чемпионны сәхнә артына озатты.  

Номинациясез калган атказанган артист


Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинга номинация бирелмәсә дә, “Алтын Барс” сыны тапшырылды. Җырчы фестивальдә “Сагынам” җырын башкарды. Атказанган артистны номинациясез калдыру, мөгаен, фестивальнең тагын бер үзенчәлеге булса кирәк. Оештыручылар нәрсә эшләргә уйлаганнары безгә билгеле түгел, әмма сәхнәдән Ришат Төхвәтуллинның номинациясе яңгырамады һәм артист үзе “Интертат”ка номинациясез калуын әйтте. 

Мәдәният министры Ирада Әюпованың иң яраткан җырчысы кем?


"Халыкчан җырчы” номинациясендә Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова җиңде. Ул “Ялгыз түгелмен лә” җырын башкарды. Җырчыга дәрәҗәле бүләген Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды. “Интертат” сәхнә артында министрның җырчыга әйткән сүзләрен ишетеп алды. Мәдәният министры Ирада Әюпова сәхнәдән “Сезне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән “Татар җыры” бәйрәме белән котлыйм. Бүген безнең бер генә бәйрәм түгел. Буген безнең татар театрының туган көне! Һәр җырның үз фикере, үз мәгънәсе бар. Киләчәктә җырларыбыз туган илебез, балаларыбыз, әти-әниләребез турында булсын иде”, диде. Сәхнә артында ул Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдиновага багышланган сүзләрен дәвам итте: “Мин сезнең фанатка. 1993-1994 елларда сез балдаклар турында җыр башкардыгыз, шул җыр – минем иң яраткан җырым. Әле дә шул җыр колагымда яңгырый. Нәкъ менә сезгә бүләк тапшыруы аеруча рәхәт. Сез татар эстрадасында иң лаеклы хатын-кыз җырчы”, - диде ул.



Салават Фәтхетдинов Айдар Галимовны “Татар җыры”нда бүтән катнашмаска өнди

Шуннан кичәнең иң күңелле өлеше булып алды. “Алтын Барс” сынын тапшыру тантанасында эстраданың мэтрлары Салават Фәтхетдинов белән Айдар Галимов сәхнәгә бергә чыкты. Хәл болай булды: Айдар Галимов “Халык мәхәббәте” номинациясендә җиңде, ә Салават аңа бүләк тапшырырга чыкты. Салават Фәтхетдинов үзе фестивальдә номинацияләрдә катнашмады. Сәхнәдә очрашкач, Салават белән Айдар бар халыкны көлдереп сөйләшеп алдылар.



Салават Фәтхетдинов:

-Айдар, менә шунда бассаң да була, минем артта торма (Айдарга янәшәсендә урын күрсәтте - ред.). Син минем арттан түгел, син һәрвакыт минем алда йөр.



Хөрмәтле дуслар, мин бик шат, чөнки мин шушы талантлы, тырыш әдәм баласы Айдарга бүген бүләк тапшырам. Айдар, сиңа киңәшем һәм аерым бер бүләгем бар (бу минутта Салават кулына поднос тотты, поднос өстендә әйберләр шәйләнә иде - ред.)

Айдар үзе мәгънәле кеше ул, шуңа күрә минем аңа мәгънәле бүләк бирәсем килә. Айдар, менә монда Коръән, намазлык һәм дисбе. Чын күңелдән бүләк итәм, бәлки, иманыңа килеп, икенче елга син дә катнашмассың. Яшьләргә урын кирәк. Яшьләрнең чыгышлары күп вакытта безнең чыгышлар белән туры килми, шуңа күрә, безнең татар сәхнәсендә татар моңы бетмәсен, татар балалары татарча сөйләшсен, татар телен онытмасын дип, белгәннәренне укы. Бу файдасыз калмас.

Әмма тагын бер әйбер бар: вакытында китә белү. Бу – бик тә әйбәт әйбер. Сәхнәдән дә, сәясәттән дә, кайдан да.

Сезнең күбегез авыл кешеләре. Күз алдына китерегез, бер авылда бер батыр Сабан туенда өч тапкыр җиңеп, өч тапкыр тәкә алса, дүртенче елга бөтен авыл аңа каршы чыгачак. Авыл герой көтә, яңалык көтә.

Айдар, мин сиңа намазга бас дип әйтә алмыйм. Намазга утыр дип әйтә алмыйм, ләкин, тәкъдим итәм.

Айдар Галимов:

-Беренчедән, көтмәгән идем. Чыннан да унтугыз ел юкка гына үтмәгән икән. Ниһаять, менә шундый хәлгә дә килеп җиттек.

Бүген мин үземне бөтенләй йолдыз итеп хис итәм. Бер яктан, Элвин Грей белән җырлыйбыз (Айдар Галимов белән Элвин Грей фестивальдә "Моңнар кайтсын авылга" җырын бергә башкардылар - ред.). Икенче яктан, Салават абый чыга. Башлар әйләнерлек. Радикның хыялы тормышка ашты, ул кайчандыр минем белән дуэт башкарырга хыялланган икән, “Хыялым тормышка ашты”, диде. Минем дә “Берәр кайчан Салават абый белән бергә дуэт җырлап булмасмы икән”, дигән хыялым бар.



Салават Фәтхетдинов:

-Мин дуэт тәкъдим итмим. Киләсе елга “Татар җыры”ның юбилее – 20 ел. Инде 20 елда болай итәрбез: мин җырлармын, син миңа бүләк тапшырырсың.

Айдар Галимов:

-Монысын да көтмәгән идем. Кемнән-кемнән, Салават абыйдан көтмәгән идем. Дөресен генә әйткәндә, минем дә бер тәкъдимем бар. Салават абый, син бит Салават-брат, Салават-хезмәттәш, зур хезмәттәшем, син бит миннән алданрак җырлый башлаган кеше. Миннән алданрак фестивальдән киткән кеше. Бу бүләкне кире сиңа бирергә кирәк түгелме икән инде...



Салават Фәтхетдинов:

-Болай сөйләшик. Мин болай дип уйлыйм. Дин әһеле – ул синең сыман тыйнак, әдәпле, укымышлы, тәртипле кеше булырга тиеш. Шуңа мин сиңа миннән алданрак намазга утырырга тәкъдим итәм. Әле минем бетерәсе эшләрем бар. Юк, ялгыш әйттем. Аннан башлыйсы түгел иде. Үзем өстендә эшлисе, үземнең ялгышлыкларым өстендә эшлисем бар. Шуңа күрә миңа синең арттан китәргә җиңелрәк булыр дип уйлыйм.

Озын сүзнең кыскасы. Мин Айдарны котлыйм. Иң тырыш кешеләрнең берсе – Айдар! Мин моны гел әйттем. Киләсе елда ниләр буласын Аллаһы Тәгалә белә. Исән-сау килеш шушы залда күрешергә насыйп булсын.

Иң матур шәһәр – Казан! Иң чәчәк аткан республика – Татарстан. Яшәсен Казан һәм гөрләсен Татарстан! 

“Гүзәл Уразова – минем яраткан җырчым”


“Халык мәхәббәте” номинациясендә җиңүне Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова яулады. Ул фестивальдә “Нигә генә?” җырын башкарды һәм уналтынчы “Алтын Барс”ын алды. Гүзәл Уразовага җырчы, музыкант, композитор Муса Маликов кушылып уйнады.

“Барс-Медиа” татар медиа группасы директорлары советы рәисе Камил Гәрәев тә лауреатларны тәбрикләде. “Унтугыз ел элек, 90нчы еллар ахырында беренче тапкыр бу фестивальне башлаганда бик дулкынланган идек, чөнки елны җитәкли торган фестивальне ел ахырында бөтен җырчыларыбызны җыеп ясыйсы килде. “Ни өчен татар халкының үзенең зур фестивале булмаска тиеш?” дип башланган эш иде бу. Шушы еллар дәвамында иң авыр эш фестивальне беренче тапкыр эшләп чыгуы түгел, иң авыры аны икенче, өченче тапкыр эшләп чыгуы булды. Миңа яңалык кирәк, үзгәреш кирәк дигән бер генә теләк белдерделәр. Гүзәл Уразова – минем яраткан җырчым. Кайчандыр “Бу болай гынамы икән?” дип әйтә башлаганнар иде”, - дип сергә батырды Камил Гәрәев.



Теге вәгъдәмне онытмадыгызмы әле?

"Дөнья шавы капламасын татар җыры тантанасын" дип, финал гимнын җырларга чыккан җырчылар арасында Элвин Грей юк иде. Ә Гүзәл Уразова бар иде. Димәк, очрашмадылар һәм дуслашмадылар. Шоу-бизнес дәвам итә. ХХ "Татар җыры" тантанасын да күрергә язсын. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100