Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Салават, авторын әйтеп җырла!” Композитор Ризван Хәкимов җыр урлаучылар, татар эстрадасы һәм Элвин Грей турында

Популяр композитор Ризван Хәкимов 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итәргә җыена. “Интертат” танылган җырлар авторы белән шәхси тормышы, татар эстрадасы, җыр урлау һәм яшь башкаручылар турында сөйләште.

news_top_970_100
“Салават, авторын әйтеп җырла!” Композитор Ризван Хәкимов җыр урлаучылар, татар эстрадасы һәм Элвин Грей турында
  • Атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы, композитор Ризван Хәкимов Башкортстанның Дүртиле районында 1958 елның 26 декабрендә дөньяга килә. Армиядән соң Уфаның автотранспорт техникумында белем ала. Техникумны тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетының татар бүлегендә укый. Ризван Хәкимов унынчы класска чаклы музыка мәктәбендә белем алган. “Бөтен булган музыкаль белемем шул”, ди ул.
  • Ризван Хәкимов бик күп популяр җырлар, шул исәптән "Елама, ярсыма", "Әйтегезче, ромашкалар", "Әйтмә син авыр сүз!", "И, Ходай, исәнлек бир", "Балаларга фатыйха", "Исмә әле җил", "Моңнар кайтсын авылга", "Күңелдә язлар әле", "Уртаклаш кешенең кайгысын", "Аллага шөкер!" авторы.
“Җырлар халыкның бер колагыннан керә, икенчесеннән чыгып китә”

-Ризван әфәнде, Сез бүгенге татар эстрадасын ничек бәялисез?

-Татар эстрадасында да, рус эстрадасында да – сүлпәнлек. Эстрада алга таба бармый. Безнең татар эстрадасының сәхнәсе бозылды. Монда җырлар хакында да әйтәсем килә. Җырларның бер мәгънәсе юк! Кайсы радионы гына ачма, тыңларлык, кешенең күңеленә керерлек бер җыр да юк. Җырлар юк дигән сүз бу! Артистлар җырларының сүзләрен яза, үзләре шуңа компьютердан музыка ясыйлар. Бу бит инде җыр түгел. Халык бит безнең надан түгел.

Бу күренеш вакытлыча дип уйлыйм мин. Дөресен генә әйткәндә, безнең халык авыр чакларда да, шатлыклы вакытларда да җырлаган, моңланган. Гел җырлап яши торган халык бит без. Бу моңсызлык заманы вакытлыча дигән фикердә мин. Мин татар эстрадасы турында гына әйтмим, татарныкы да, башкортныкы да, русныкы да шул ук хәлдә. Элеккеге җырларны ишетсәң, кәефләр күтәрелеп китә. Элеккеге җырларның моңы да, мәгънәсе дә булган. 

Әле дә юк түгел ул, әле дә бар шундый җырлар, әмма бик сирәк. Бүгенге көндә җырлар бер көнлек, алар халыкның бер колагыннан керә, икенчесеннән чыгып китә. Концертларда “Эх, бу җырны тагын бер ишетәсе иде!” дигән җырларны бик сирәк башкаралар.

“Казаннан бик күп яшьләр миңа җыр сорап килә”

-Композиторларга бүгенге көндә нинди мөнәсәбәт? Аларга бәяне хаклы рәвештә бирәләрме? Концертларда композиторлар арткы планда калалар кебек.

-Үземә килгәндә, Аллаһка шөкер, 2002 елдан бирле Нәфисә апагызның исеме белән (композитор Нәфисә Хәкимова - Ризван Хәкимовның тормыш иптәше) эшләп йөрим. Халык концертка безнең җырларыбыз өчен йөри, ахырдан “Эх!” дип кала. Хәзер бит яшьләр килә, яшьләрне үстерер өчен эшлибез. Һәр композиторның җыры – ул бала кебек. Бөтен композитор да автор-башкаручы була алмый бит, шуңа күрә алар күп очракта арткы планда кала. 

Минем бер проектым бар. Мин Уфада композиторлар фестивален оештырам. Соңгы елларда үткәрмәгән идем, менә киләсе елны, матур җырлар язучы композиторларны гына чакырып, ясарга планлаштырам. Минем кемнәрнең җырларын башкаралар икәнен белдерәсем килә! Казаннан бик күп яшьләр миңа җыр сорап килә. Моңлы, талантлы яшьләребез дә үсә, Аллаһка шөкер. Сезнең “арткы планда калалар” дигән соравыгыз дөрес ул, җырчыларның күбесе аңлатып та тормый аны. Җырларын кемнең көе, кемнең сүзләре, кемнең җыры икәнен аңлатып та тормыйча башкаралар. Ярый, мин үземнең җырларымны үзем башкарып йөрим инде...

“Радик (Элвин Грей) - безнең егетебез ул”

-Ризван әфәнде, яшьләр турында сөйләшә башлагач, Элвин Грей турында да әйтегез әле. Аның татар эстрадасында роле нинди? “Элвин Грей татар җырын боза”, дигән сүзләр хаклымы?

-Элвин Грей минем җыр белән танылган шәхес кенә түгел, ул безнең “Нәфисә” төркемендә дүрт ел эшләп киткән егет тә. (“Нәфисә” төркеме 2002 елга кадәр “Могҗиза” исемен йөртә. Әлеге төркемне Хәкимовлар гаиләсе оештыра. Төркем яңа сәләтләр ачу үзәге булып тора). Безнең егетебез ул. “Нәфисә” төркемендә күтәрелгән, шунда танылган егет. Элвин Грей татар җырын боза дигән сүз дөрес түгел. Радикның үз стиле бар, ул шуның белән алдыра. Җырларны, музыканы заманча башкаруы белән күтәрелеп китте ул. Киенүе дә үзенчәлекле аның, моңы да икенче. Һәр заманның үзенә күрә кылануы була.

Радикны халык ярата. Бер шәхесне дә бөтен халык та ярата дип әйтә алмыйм. Һәр шәхеснең үз тамашачысы була. Шул тамашачы, шәхеснең җырларын яратып, аны күтәрә. Җырларын ошатмый, яратмый башлый икән, тамашачы шәхесне төшереп тә куя. Бездә халык үзе бәя бирә.

Бернәрсә дә мәңгелек түгел. Ул бер мизгел генә. Талантлы яшьләребез туып тора. Яшьләребез киләчәктә үзләренең моңнарыннан китмәсеннәр иде дигән теләктә калам. Радикка мин уңышлар гына телим, чөнки яшьләргә күбесе юл бирә белми. 

 

Ризван Хәкимов җырларын урлаган артистларның исемнәрен әйтәчәкме?

-Ризван әфәнде, җырчыларның авторлык хокукларын бозулары Сезгә танышмы? Бу вәзгыятьнең Сезгә дә кагылганы бармы?

-Андый хәлләр еш булып тора инде. Татарстанда да сорамыйча җырлап йөргән артистлар күп. Рус эстрадасындагы кебек һәр урланган җыр өчен судлашып йөри башласам, мин инде әллә кайчан миллионер булып яшәр идем. Мин судлашмыйм, мин әйтәм генә. Ул бит безнең товар. Нишләп алар, безнең товарны урлап, аны сатып йөриләр? Татарстанда минем җырымны сорамыйча җырлап йөргәннәр бик күп анда. Исемнәре әлегә үземдә калсын.

Күптән түгел Ришат Төхвәтуллин белән төнге икенче яртыга кадәр сөйләшеп утырган идек. Ул үзенең яңа программасына минем биш җырымны алырга тора. “Җырлар юк, Ризван абый, тыңларлык җырлар юк”, - ди. Татар эстрадасы турында да сөйләштек. “Яшь язучылар җырларын җибәрәләр, бер ярты сәгать тә үтми, бәясе язылган хаты да килеп төшә, әле мин ул җырны аламмы-юкмы, анысында эшләре юк”, - ди Ришат. Хәзер бит җырның мәгънәсен аңламаган җырчылар бик күп. Бигрәк тә яшьләр. Аларга җыр ни, җыр түгел ни. Алар “плюска” җыр яздыра, шул җырга клип та төшергән була. Җырның мәгънәсен аңламый ул, халыкка кирәкме бу җыр дип уйламый ул. Андый яшь җырчылар репертуар сайлый белми.

“Татарстанлылар Башкортстанда әллә кем булып йөргән була”

-Татар эстрадасының йолдызлары, легендар җырчылары Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдинов – Башкортстаннан. Нигә шулай булды икән?


-Нәрсә дип әйтим инде. Бәлки бу табигать белән дә бәйледер. Шуны да әйтергә кирәк, без мәктәптә татарча укыдык, татарча сөйләшәбез. Башкортстанда яшәгән халык, дөресен әйтәм, нык кунакчыл. Безгә Татарстаннан киләләр икән, без аларны колач җәеп каршы алабыз. Ә безнекеләрне Татарстан халкы кабул итми, кача, гәрчә үзләре Башкортстанга килеп, әллә кем булып йөргән булалар. 

Бездә халык матур җырларны шунда ук үзе җырлый башлый. Матур җыр була икән, без аны матур дибез, юк икән, җырның авторы аны үзе дә белә. Бездә ак көнләшү генә бар. Мактанып әйтүем түгел, әмма минем инде күп җырларым, мәсәлән, “Әйтмә син авыр сүз”, “Моңнар кайтсын авылга”, “Сандугач моңы” һәм башкалар халыкныкына әйләнә башлады.

“Илгиз Закировның “Әнкәмнең догалары”ннан соң әниләр темасына кагылырга кирәкми”

-Хәзер җырлар күбесе мәхәббәт турында. Сез мәхәббәт турында гына язмагансыз, җитди темаларга да иҗат иткәнсез...

-Мәхәббәт булырга тиеш. Мәхәббәт ул бервакытта да сүнми. Әмма аның артыгын язарга кирәкми. Менә әнкәйләр турында әйтәсем килә. Әнкәйләр темасына язылган җырлар күп. Мин элегрәк “Илгиз Закировның “Әнкәмнең догалары”ннан соң әниләр темасына кагылырга кирәкми”, дип әйтә идем. Аның дөресе шул. Бу темага күпме язсалар да, анда барыбер бер үк сүзне кабатлау була. Әйе, әниләр турында язарга кирәк! Әмма “Әнкәмнең догалары”ннан соң... Белмим...

Сәнгатьтә акча булырга тиеш түгел”

-Ризван әфәнде, татар эстрадасын ничек танытып була?


-Матур җырлар белән. Тормыш үзе бер тема бит ул. Ул көн дә үзгәреп тора. Хәзер күп кеше акча өчен генә эшли. Сәнгатьтә акча булырга тиеш түгел. Ә бүгенге көндә күбесенә моң да кирәкми, башкасы да кирәкми. Алай гына яшәп булмый. Моңнарыбыз безнең бервакытта да сүнмәячәк. Мин башта ук әйттем, моңсызлык заманы – ул вакытлыча күренеш. Барыбер үзебезнең моңнарыбыз кире кайтачак.

“Салават, авторын әйтеп җырла”

-Салават Фәтхетдинов Сезнең җырларыгызны башкарып танылды. Сез бүгенге көндә аның белән аралашасызмы?

-Мөнәсәбәтләребез әйбәт безнең. Ул баштарак минем җырларны авторларын әйтмичә җырлап йөрде. “Көтмә син, көтмә үпкәләмә” җырын берничә ел җырламаган иде, быел үзе шалтыратып: “Ризван, быелгы программага җырыңны алырга буламы?” - диде. Мин аңа “Салават, авторын әйтеп җырла”, - дидем. Салават “Аллага шөкер!” җыры белән 16-20 ел буе концертын башлап йөрде. 



“Әллә ниләр әйтер идем сиңа” дигән җырымны Хәния ишеттерде”

-Хәния Фәрхи белән Сез нинди мөнәсәбәтләрдә идегез?

-Хәния белән без нормаль мөнәсәбәтләрдә идек. Минем җырларымны бик күп җырлады ул. “Балаларга фатиха” дигәнен дә, башкаларын да. “Әллә ниләр әйтер идем сиңа” дигән җырымны Хәния ишеттерде. Хәния әле китәргә тиеш түгел иде. Яхшы кеше иде ул. Ихлас, ачык күңелле, турысын бәреп әйтә торган кеше иде.

Айдар Галимов үз исемен Ризван Хәкимовның җырын башкарып алган

-Айдар Галимов белән дә аралашасызмы соң?

-Иң беренче без Айдар Галимов белән эшли башлаган идек. Аның ул вакытта музыкаль белеме юк иде, автотранспорт техникумында укып йөрде ул. 19 яшендә ул минем “Моңнар кайтсын авылга” җыры белән тиз арада күтәрелде дә китте. Әле ул җыр аңа ул яшендә батмый да иде. Без үзебез дә яшь идек, ул, гармун тотып, “Яшьлегемне сагынам” дип җырлый иде. Әле ул вакытта, 19 яшьтә, нинди яшьлекне сагыну! Шул җыр белән күтәрелгәнче Айдар Айдар түгел иде.   
Ходай сәләт бирмәгән икән, үз эшеңнең остасы булырга маташып та ятма

-Берәр кайда белем алып, профессиональ, оста композитор булып буламы? Яки моның өчен сәләт кирәкме?

-Мин үзем профессиональ композитор түгел. Ходай биргән талант булырга тиеш. Берәр баланы, рәссам буласың син дип, әллә никадәр укытып кара син, була алмый ул. Һәр һөнәргә Ходай үзе сәләт бирә. Слесарь эшен дә күп кеше башкара алмый аны. Ул үзенә күрә бер сәләт. Ходай сәләтен бирмәгән икән, ул өлкәдә маташып йөрергә кирәкми дә. Әнә, укып чыгалар, композиция бүлекләрен тәмамлыйлар, ә үзләре җыр да яза алмыйлар. Аларның башларын опералар белән катырып бетерәләр дә, алар җыр да яза алмыйлар.

Бүгенге көндә җырларымны яшьләр сорый. Бу минем өчен шатлык. Мин җырларыма яшьләр стилен дә өстим. Мәсәлән, кызым Альбина Хәкимовага яшьләрчә җырлар кирәк. Альбина кызым сәхнәдән китмәде, ул декрет ялында. Аны күп җирләргә чакырсалар да, ул “Әти, син сәхнәдә йөргәндә, мин һәрвакыт синең белән булам!” – ди. Безнең “Нәфисә” төркеме дә аның әнисе исемендә бит. Әнисенең исеменә тап төшермичә, киләчәктә ул эшләр, ул дәвам итәр, дип уйлыйбыз. Безнең группада гел профессиональ җырчылар гына булды. Без автор-башкаручы булып йөрдек. Бүгенге көндә дә мин үземнең җырларымны башкарып йөрим. Безнең төркемебездә яшьләр бик күп, менә быелгы төркемдә Казанда белем алып кайткан яшьләребез дә бар. 

Нәфисә Хәкимованың якты истәлегенә...

  • 2002 елда Ризван Хәкимов тормыш иптәше белән куркыныч юл һәлакатенә эләгеп, үзе чак кына исән кала. Нәфисә ханым фаҗига булган урында ук һәлак була. Автоһәлакәттә гаепле кешенең наркоман булганы ачыклана. 

-Ризван әфәнде, бу сорау өчен гафу итәрсез. Әйтегез әле, тормыш иптәшегезнең якты истәлегенә җырлар иҗат иттегезме?


-Без Нәфисәнең истәлегенә “Хәлләрең ничек дип сорама” дип аталган альбом эшләдек. “Исмә әле җил” дигән җырны бөтен җирдә дә сорыйлар. Без аны Альбина кызым белән җырлыйбыз. Әлмәткә барсаң да шул җырны сорыйлар. Бүгенге көндә минем ике кызым, дүрт оныгым бар. Мин бәхетле алар белән. Без бүгенге көндә барыбыз да Уфада яшибез. Без гел бергә.

Ризван Хәкимовка – 60 яшь!

26 декабрьдә Ризван Хәкимов 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итәчәк! Ул, Татарстанга килеп, зур концерт бирәчәк. Концерт Ришат Төхвәтуллин белән берлектә оештырыла. Кызыклы һәм заманча концерт Татарстанда “Ришат Төхвәтуллинда кунакта Ризван Хәкимов!” дип аталачак. Уфада “Нәфисә” эстрада җыр театрында кунакта Ришат Төхвәтуллин” дигән проект пәйда булачак. Киләчәктә проектның рус телендә эшләве дә ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100