Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөмбел Билалова: Җаным тынычлык һәм мәхәббәт эзли

Җырчы Сөмбел Билалова белән очрашуга барганда, ничек аны үпкәләтмичә, сак кына сөйләтим икән дип уйладым. Мин аны тыныч, салмак хатын-кыз итеп күзаллый идем. Һәм әлеге фикерем дөрес булган. “Бәхетем тулы булсын өчен, гаилә кирәк”, - диде ул миңа. Сөмбелгә ихластан саф, җаваплы мәхәббәт һәм җан тынычлыгы телим. Бүген аңа утыз дүрт яшь һәм ул көчле булырга мәҗбүр. Сөмбел, көчсез була алу бәхетенә ирешергә язсын сиңа. 

news_top_970_100
Сөмбел Билалова: Җаным тынычлык һәм мәхәббәт эзли

       “Әтием җырчы булырга теләвемне бик өнәп бетерми иде”

- Сөмбел, үзең турында популяр җырчы була алдым дип әйтә аласыңмы?

- Популяр булдым дип әйтә алмыйм. Ун ел элек нинди булсам, бүген дә шулай ук. Концертлар да, банкетлар да бар. Эшсез утырган чагым юк, Аллаһка шөкер. Алып бару эше белән дә шөгыльләнәм. Белемем буенча мин эстрада артисты. Банкетлар, официаль чаралар һәм концертар алып барам.

- Радиолардан, телевидениедән сезне еш ишетә идек?!..

- Әйе, анысы шулай. Бүген ротация очсыз түгел. Без башлаган вакытта башка система эшли иде. 

2006 елда беренче альбомым чыкты. Димәк, унөч ел узган. Әз түгел, бүген бик күпләр үзгәрде.

- Бер ара, гомумән, бер яңа җыр да чыгармаган идең. Нишләп?

- Официаль рәвештә эшкә урнашкан идем. Җыр яздырырга теләгем дә, көчем дә юк иде, чөнки кичке алтыга кадәр эшләү мине арыта иде. Иҗат кешесе булсам да, башкарак өлкә дә эшләү теләгем бар. Официаль эш белән иҗатны берләштерү җиңелләрдән түгел, шуңа күрә эшемнән китәргә мәҗбүр булдым.

- Популяр җырчы булу теләгең кечкенә чактан ук бар идеме?

- Әлбәттә, биш яшьтән бирле җырчы булырга хыялландым. Кайдадыр өйдә кассеталар да сакланырга тиеш. Мин алып баручы буларак үземне тәкъдим итә идем, үзем пианинода уйныйм, үзем үземә кул чабам. Рәхәт чаклар...

- Әйе, ул вакытны бар да җиңел һәм рәхәт, тик чын шоу-бизнесның үз авырлыклары бар, әйеме?

- Килешәм, авырлыклар булды, һәм бүген дә алар очрый. Шулай да 2006 елларда җырчы булу җиңелрәк иде. Салават Фәтхетдинов классына укырга кергәч кенә иҗатның да җитди булуын аңладым.

- Әти-әниең җырлы булырга теләвеңә ничек карыйлар иде?

- Әти әлеге адымымны бик өнәп бетерми иде. Җитдирәк профессия сайларга кирәк, дия иде. Әле менә, 13 ел узгач, туган көнемдә: “Безне тыңламыйча, әлеге юлны үзен сайладың”, - дип, быел гына минем җырчы булуыма ризалыгын бирде. Белем дигәннән, юридик факультетны да тәмамладым, ягъни әтинең сүзен дә тыңладым.

- Альбом чыгарганда, акчаны әтиең бирдеме?

- Җырчы булуымны артык хупламаса да, акча ягыннан ярдәм итә иде. Альбом чыгару гына түгел, аның җырын да яздырырга кирәк, клибын да төшерергә кирәк. Әти-әни ярдәм итмәсә, үзем генә булдыра алмас идем. Бүген исә, Аллаһка шөкер, акча ягыннан үзем үземне тәэмин итәм.

- “Сольный” концерт куйганың бармы?

- Үз концертымны бер генә тапкыр куйдым. 2010 ел иде ул. Ул вакытны концертларны Г. Камал исемендәге театр бинасында куялар иде. Ялгышмасам, анда концерт куйган җырчыларның соңгысы мин. Салават Зәкиевичка гына рөхсәт итәләр.

- Бүген Камал залын җыя алыр идеңме? Билгеле, юк, үпкәләмә.

- Юк, үпкәләүдән түгел. Концерт кую бер дә җиңел түгел. Әллә нинди популяр җырчылар да, кассадагы бөтен билетларын сатып бетерә алмыйча, таратучыларга мөрәҗәгать итәләр. Концерт кую планнарымда бар, һәм, әлбәттә, аны үткәрү өчен миңа яхшы реклама, җырларыма ротация кирәк булачак.

“Үземне иркә бала дип әйтә алам”

- Нинди гаиләдә үстең?

- Гади татар гаиләсендә үстем. Бертуган апам бар. Ул миннән өч яшькә олы. Кечкенә чакта дус булдык дип әйтә алмыйм. Бары тик үсә төшкәч кенә уртак тел таптык. Без генә белгән серләр барлыкка килә башлады иде. Мин үзем тыйнак кыз идем. Өй-мәктәп, мәктәп-өй. Мәктәптә дә яхшы укыдым. Алтын медаль белән тәмамладым.

- Әти-әниең талаша идеме?

- Булгандыр инде, ләкин алар күрсәтми иде. Балачагым өчен әти-әниемә мең рәхмәтле. Мин аларның назын, мәхәббәтен тоеп үстем. Хәтта үземне бераз гына иркә бала дип әйтә алам.

- Бай үстеңме?

- Юк, үземне бай гаиләдән дип әйтә алмыйм, ләкин барысы да җитә иде. Мин әти белән әнидән әллә нәрсә сорамый идем дә.

“Беренче мәхәббәтем газаплы булды”

- Беренче мәхәббәтеңне искә төшерикче.

- Мәктәптә укыганда да, ошаган егетләр бар иде, ләкин беренче мәхәббәтем нәкъ менә институтта укыганда булды. “Ул мине утларда яндырды да” дигән сүзләр бар бит, менә минем беренче мәхәббәтем дә газаплы булды.


- Кем иде ул?

- Иҗат кешесе, кем икәнен әйтмим. Өч-дүрт ел йөрдек.

- Яраткан идеңме?

- Әйе, мин аңа ышанган идем. Яшь идем, ал күзлек киеп йөргән чагым. Шулай да мин бер дә үкенмим. Алга таба бергә булмадык, димәк, шулай кирәк булган.

- Бүген аралашасызмы?

- Аралашабыз, ул өйләнмәгән.

“Аерылып кайтырмын дип уйламадым”

- Син Мәскәүгә китеп, Казанга кире кайттың. Нишләп?

- Беренче тапкыр Мәскәүгә, грант алып, егерме яшемдә бардым. Шуны әйтә алам: Мәскәү миңа ошамаган иде. Башкалабызда бер ел укып, кире Казанга кайтканда: “Бүтән беркайчан да бу шәһәрдә яшәмәячәкмен”, - дигән идем. Соңыннан дүрт елдан соң, гомумән, яшәргә күчтем. Шуңа күрә һәр әйткән сүзне үлчәп һәм уйлап әйтергә кирәк икән.

- Димәк, Мәскәү егетенә кияүгә чыктың?

- Әйе, аның белән Мәскәүдә укыганда танышкан идек. Башта аралаштык, соңыннан ул Казанга килде. Бераз вакыт үзгач, ешрак килә башлады. Һәм хатыны булырга тәкъдим иткәч, мин ризалаштым.

- Тагын яраттыңмы?

- Тагын дип беренче мәхәббәт белән чагыштырасыңмы?! Аларны чагыштырып булмый. Ирем белән миңа тыныч иде. Өстәвенә, миңа егерме яшь түгел иде бит. Кияүгә мин егерме алтыда чыктым. Соравыңа җавап итеп, әйе, диям. Мин элекке иремнең назлы, җылы сүзгә саран булмавына гашыйк булган идем, тик тормышта гел матур сүзләр сөйләп кенә булмый бит, төрле проблемалар барлыкка килә. Һәм аларны чишәргә көч кирәк.


- Яшәргә дип киткәч тә, кире әйләнеп кайттың...

- Нишләтәсең, шулай язгач. Аерылып кайтам дип китмәгән идем. Биш ел дәвамында ир белән хатын булдык. Ирем турында тискәре итеп сөйли алмыйм. Аны белгән кешеләр: “Ничек син аннан китә алдың?” – дип гаҗәпләнәләр. Аның миңа бер кыек сүз әйткәне, кыерсытканы булмады. Иҗатыма, эшемә хөрмәт белән карый иде.

- Нәрсә җитмәде соң?

- Төгәл әйтә алмыйм. Беренче ике елны бер бик яхшы яшәдек. Шул өченче ел киткәч, минем кешем микән бу дип уйлана башлаган идем. Гаиләдә ир кеше баш, минемчә. Ул барлыкка килгән авырлыкларны, мәсьәләләрне чишә алырга тиеш. Ә менә безнең гаиләдә башкача булды. Ул авырлыкларны мин чишәргә мәҗбүр идем. Хатын-кыз, руслар әйтмешли, “заМУЖЕМ” булырга тиеш. Ә ирем миңа салынды. Сүзем юк: мин җитәкчелек итәргә яратам, ләкин минем гаиләмдә ир кеше сүзе соңгы.

- Син үскән гаиләдә әтиең баш идеме?

- Әйе, шуны күреп үскәч, мин дә иремнән шуны таләп иткәнмендер. Әтием көчле, бераз кырыс кеше. Әтиемнең һәм элекке иремнең холыклары да, матди яклары да үзгә иде. Минем гаиләмдә әни беркайчан да әтидән өстен булмады. Шулай ук әнинең эшлисе килмәсә, ул эшләми иде. Хатын-кызның төп максаты акча эшләү булырга тиеш түгел. Шулай да, миңа кигәндә, мин эшсез тора алмыйм.

- Ул сине бәхетле итә алдымы?

- Башта без бәхетле идек, ләкин ахырга үземне бәхетле итеп хис итми идем. Әгәр дә син бүген бәхетле булмагач, биш-ун елдан бәхетле булырсың дигән сүз түгел. Яшь тә бара, гомер дә үтә. Һәм без аерылышырга булдык. Бүген без тыныч кына сөйләшә алабыз.

- Аерылышырга теләгәнеңне кайчан әйттең?

- Без яңа елга Казанга кайттык. Яңа ел төнне аерылышырга кирәк икәнен аңладым. Иремә кире китәргә кирәк иде, ә ул машина белән кайткан иде, борчымыйм дип мин аңа аны әйтмәдем. Әгәр дә юлда берәр нәрсә булса, мин үземне мәңге кичермәс идем. Ул киткәч, әти белән әнигә әйттем. Әти каршы килгән иде. Үзем дә Мәскәүгә кайткач, үзенә әйттем.

- Ул ничек тәэсир итте?

- Берничә ай ышанмады. Бу фикеремне әйткәч тә, ел дәвамында бер фатирда тордык. Соңыннан никахыбызны таркаттык. Аннан соң аерым бүлмәләрдә яшәдек. Мин аңа ашарга пешердем. Дустанә мөнәсәбәттә идек.

- Бергә яшәгәндә, түшәкне уртак итү теләге юк иде әллә?

- Юк, талак дигәч, без бергә ятмадык. Бу сорауга килгәндә, мин бит җитди. Аның хатыны булганда, башкаларга карамый идем. Ассызыклап әйтә алам: иремә хыянәт иткәнем булмады.

- Аерылышкач, авыр булдымы?

- Дөресен әйткәндә, авыр булмады. Киресенчә, җиңеллек кичердем. Һәм без талашып аерылышмадык. Моның өчен мин аңа рәхмәтле.

“Иң зур теләгем – гаилә кору”

- Балаң юк, Сөмбел...

- Юк шул. “Выкидыш” кичердем. Соңыннан, билгеле, проблемалар барлыкка килде. Кай вакыт уйланам: бала булса, иремнән аерыла алыр идем микән? Бу адымга бара алыр идем микән?!

- Бала телисеңдер бит?

- Әлбәттә, әни буласы килә. Аллаһ Тәгалә әлегә язмагандыр. Бүген иң зур теләгем – насыйбымны табып, гаилә кору. Әле һаман да мәхәббәткә ышанам.

- Кияүгә чыга алырлык кешең бармы?

- Бүген юк. Бер егет белән йөреп карадым, ләкин аның да үземнеке түгел икәнен аңладым.

- Утыз дүртең булды, бәлки бераз гына таләпләрне йомшартырга кирәктер?

- Мин таләпчән, ләкин бүген күп әйбергә күземне йомарга әзермен. Үз өстемдә эшлим. Һәр нәрсәнең мин теләгәнчә генә була алмавын аңлыйм. Шулай да мин бит әллә нәрсәләр сорамыйм.

- Иреңнең кесә калынлыгы мөһимме?

- Ир-ат эшләргә тиеш – менә бу мөһим. Миңа утыз дүрт яшь. Минем фатирым, машинам бар. Үз-үземне ашата алам, киендерәм. Бар шундый егетләр – аларның бу яшьләрендә бернәрсәсе дә юк. Акча эшләмәгән кешегә кияүгә чыкмас идем. Ир-атның максаты булырга тиеш, мәсәлән, әйтик, машина алырга. Эшлисең дә, аласың. Бары тик тырышырга гына кирәк. Әгәр дә булдыра алмыйм дип уйлыйсың икән, булмый инде. Ә соңыннан кызлар акчага гына карый диләр. Күземә карап, шулай дигәннәре бар. “Сиңа миннән акча кирәк”, - дип әйтү җиңел. Бу шәхсән минем фикерем. Килешмәүчеләргә нәрсәдер дәлиллисем килми.

- Кеше баласын карый алыр идеңме?

- Әйедер, элекке хатыны белән проблемалар булмаса. Бәлки аларның хәл ителмәгән сораулары бардыр. Бу очракта уйланыр идем. Минем гаиләмдә тынычлык булырга тиеш, ә әгәр дә аның элекке хатыны гел безнең гаиләгә кысылса, нинди тынычлык турында сүз булырга мөмкин.

“Кешене үпкәләтергә куркам”

- Җырчыларның күбесе оятсыз, диләр. Синең кебек чибәрләре тагы да...

- Нәрсә турында сораганыңны аңладым. Мине кем белән генә яткызмадылар инде. Андыйлар да бардыр, ләкин барысы да андый түгел. Имеш, артист булгач, егетләр белән тыгыз бәйләнешкә керүгә җиңел карыйсың. Миңа алай дисәләр, еларга да мөмкинмен. Иң мөһиме – андый булмавымны дәлилләп булмый. Әйе, елмаеп, сөйләшеп басып торырга була, чөнки сиңа кешегә охшарга кирәк. Әгәр дә аларның күңеленә ятсаң, димәк эшең булачак.


- Җырчы булгач, чишендерергә теләүчеләр күп булдымы?

- Әлбәттә, бар иде. Ләкин мин чишенмәдем! Артык садә булсам да, горур идем. Мин мәхәббәткә ышанам, шуңа күрә ничек инде мин кешене яратмыйча, аның алдында чишеним, ди. Башка сыймаслык әйбер! Һәм холкымның бу ягы белән мин горурланам.

- Өйләнгәннәр язамы?

- Язалар, кызганыч. Өйләнгән ир-атлар белән бары тик эш буенча гына аралашам. Кеше гаиләсенә керергә насыйп итмәсен! Кешене рәнҗетергә куркам.

- Кеше рәнҗеткәнең бармы?

- Бәлки ялгыш кына булгандыр. Мин кешене үпкәләтергә куркам. Булгалый шундый вакытлар: сиңа үпкәлиләр, ә син аны эшләмәдең. Әгәр дә мине булмаганда гаепләсәләр, борчылам. Проблемалар барлыкка килсә, беренче булып аларны чишәргә тырышам.

- Синең күңел түрендә тынычмы?

- Мин бик төрле була алам. Сикереп бии алам – мине мондый булып бик әз кеше белә. Рәхәтләнеп күңел ача беләм. Шулай ук кай вакыт мин тыныч. Артык хискә бирелергә яратам. Сәхнәдә мин, гомумән, башка төрле.

- Соравымны аңламадым. Бу синең холкың, ә мин җан турында сорыйм.

- Җанымны тыныч дип әйтә алмыйм. Үземне сабыр дип әйтә алмыйм. Җаным гел нәрсәдер эзли. Тынычлык, мәхәббәт, иҗатта уңыш – менә шуларны күзлим. Мәхәббәтсез яши алмыйм мин. Миңа хис кирәк. Кемгәдер ашарга пешерергә, кемнеңдер өчен кайгыртырга телим. Үз тиңемне очратып, тату гаилә корырга насыйп итсен. Бары тик шул очракта гына минем бәхетем тулы булачак. Аллаһы Тәгаләдән, чын күңелемнән ышанып, шуны сорыйм. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100