Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Зарипов: "Миңа ике йөз мең түләп, мәҗлескә чакырганчы, хәйрия белән шөгыльләнсеннәр"

Рифат Зариповны тамашачы гел көлдереп, шаяртып торган кеше дип белә. Баксаң, ул бик тыныч кеше икән. “Татарлар әйтә бит әле, нинди әйтем бар әле”, - дип еш кабатлап, матурлык турында гына сөйләшергә теләгән Рифат Зарипов белән әңгәмәне сезгә тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Рифат Зарипов: "Миңа ике йөз мең түләп, мәҗлескә чакырганчы, хәйрия белән шөгыльләнсеннәр"

“Салаватны бәреп атасың син, диләр иде...”

- Артист тормышы авырмы ул, Рифат?

- Зарланып утырсаң, беркемнең дә тормышы җиңел түгел. Артист тормышын чегән тормышы белән бер диючеләр бар. Тормыш үзе дә җиңел түгел бит ул. Артист тормышының авырлыгы - гаиләсен күрмәүдә дип уйлыйм. Кайвакыт гастрольләр белән бер айлык сәфәргә чыгып китәбез. Гел юлда, йокларга да вакыт юк. Зарланмыйм, ничек бар, шулай әйтәм.

- Гаилә белән булырга кирәк дип, сәхнәдән китә алыр идеңме?

- Сәхнәдән китәргә язмасын. “Булды, башка җырламыйм, гаилә белән буласым килә” диючеләр, минемчә, күңелләре белән артист булып тумаганнар. Ә мин тумышымнан артист. Башка эштә эшләгәнем юк, эшли дә белмим. Икенче өлкәләрдә эшләгәннәрне хөрмәт итәм, билгеле. Эшләп торсыннар, малай. Эшләре булмаса, акчалары булмас. Акча юк дип, концертка килмәсләр. Концертка килмәсәләр, безнең акчабыз булмас.

- Тумышымнан артист, дисең. Син җырлы гаиләдән түгел бит?

- Артист гаиләсендә тумадым. Әтием – тракторист, әни мәктәптә җыештыручы булып эшләде. Шуңа күрә күңелем белән артист мин, дим. Бу дөньяда һәр кешенең үз миссиясе, үз юлы бар. Теләсәм, теләмәсәм дә, артист булыр идем, чөнки Аллаһы Тәгалә шулай язган.

- Үскәндә ничек үстегез? Акча җиттеме?

- Җитми дисәң, җитми инде ул. Миллионерга миллион җитми бит. Җитә дип яшәргә кирәк. Аллаһка шөкер, әти белән әни бәхетле балачак бүләк иттеләр.

- Бүген акча җитәме?

- Нәкъ менә бүген җитмәде. Бурычка акча алырга туры килде. Зарланмыйм, алуымны гына әйтәм. Кайтарам мин аны, Аллаһ боерса. Артист кешене бай дип уйлаучылар бар, һәм мин моңа бик шат. Акча булган саен, теләкләр дә арта. Менә уйлап кара: без синең белән хәзер ресторанда утырабыз, әйме?! Ашханәгә кереп ашамадык бит бер дә. Җитәрлек итеп эшләргә язсын.

Бүген Рифат 5, 800 меңлек машинада йөри. Ресторанда утырабыз дигәннән, минем өчен дә түләде. “Көлмә инде, түлим”, - ди. Шуңа күрә акчасы җитә, дуслар, борчылмагыз. Әңгәмәбезне дәвам итик.

- Авылдан Казанга килеп танылу авырмы?

- Юк дип уйлыйм. Әгәр дә Казанда туып үссәм, бәлки артист булмас идем дә. Әнием дә, әтием дә авылда калды, алардан аерылып, Казанга килдем. Беркемем юк! Яшәргә урының да, акчаң да юк. Иң мөһиме: артка юл юк икәнен аңларга кирәк. Ә танылып китүгә килгәндә, эш тырышлыктан тора. Миндә сәләт бар дип кенә танылып булмый. 5% - талант, калган 95% тырышлыктан тора.

- Танылуың үзеңнән генә тормый, димәк?

- Минем язмышымның юлында яхшы кешеләр очрады. ТНВ телеканалында “Җомга киче” бара иде, хәтерлисеңме?! Аны Рамил Шәрәпов белән бергә алып бара идек. Ул тамашаны һәр атна җомга көнне бөтен Татарстанга күрсәтәләр иде. Шул вакытны танылып киттем дә.

- Казанга гаиләңнән беренче булып килдеңме?

- Унберенче сыйныфны бетергәндә абый алып килде мине. Мин Салават абыйны тыңлап үстем. Аның Казанда укытканын белә идем, шуңа күрә кечкенә чагымнан Казанга укырга керергә тели идем. Монда килүем, укырга керүем үзеннән-үзе килеп чыкты. Әйтәм бит: язмышым шулай язылган. Ачылырга тиеш булган ишек ачыла ул.

- Казанга җырчы булам дип килдеңме?

- Әйе, җырчы булам, дидем. Авылда иң яхшы җырчы идем. Күршеләр: “Салаватны бәреп атасың син”, - диләр иде. Мин, җүләр, ышанам идем шуларга. Казанга килеп, җырчыларның нинди икәннәрен күргәч, үземнең кем икәнемне аңладым.(көлә) Җырлаучы гына икән мин, сеңлем.

- Салаватка охшатып җырлый идең әллә?

- Аны тыңлагач, үзеннән-үзе шулай килеп чыга иде. Институтта вокалдан Римма апа Ибраһимова укытты. Ул миңа: “Салаватка охшатып җырламасаң, җырчы буласың”, - диде. Бер Салават бар бит инде, башка Салават була алмый. 

Яшьләргә нәрсә әйтәсем килә: сәхнәдә үз урыныңны табып, үз образыңны булдырсаң гына артист булып таныласың.

- Ишек ачылмаса, нишлисең?

- Әгәр дә берәр нәрсә барып чыкмаса, психланам. Шулай да тиз суынам. Димәк, язмаган. Ишек ачылмаган чаклар сирәк була, димим.

- Син хәзер дә җырчы түгелме?

- Иҗат юлымның башында юмор белән киттем. Салават Зәкиевич та, Шәмси абый Закиров та юморны сайларга киңәш иттеләр. Чыннан да башта юмор өлкәсендә танылдым. Булып чыга башлагач, туйлар алып бара башладым. Үземнең җырым булсын дип, “Кода-кодачалар” җырын яздырдым. Әлеге җырны халык кабул итте. Соңыннан миннән яңа җырлар сорый башладылар. Бүген исә концерт программамда 20 җыр башкарам.

- Үзеңнең концертларың белән гастрольләргә чыгып китәргә кирәк икәнен кайчан аңладың?

- Салават абый театрында эшли башлагач, башыма әлеге фикер килде. “Кода-кодачалар” җырыннан соң репертуарым арта башлады. Уйладым-уйладым да, авыллар буенча концерт куярга булдым. Тамашачы килә, халык җыела башлады. Кеше килгәч, иҗат итәсе килә. Тәҗрибә дә тупланган иде.

- Егерме кешегә концерт куйганың бармы?

- Булды, нишләп булмасын?! Башлаганда, 17-20 кеше утырган заллар бар иде. 2,5 сәгатьлек концерт куя идек. Зарланмыйм, киресенчә, миңа рәхәт иде. Мин беркем түгел, ә кеше, акчасын бетереп, минем концертымны карарга килгән.

- Ул 17-20 кешегә тамаша күрсәтеп, акча эшләп булмый. Әле бит төркемгә дә түләргә кирәк.

- Шул төркемдә эшләүчеләргә түләрлек була иде дә. Егетләр аңлыйлар иде: берәр мең генә түли ала идем. Абыйда аппаратура белән үзенең автобусы бар иде. димәк, арендага түлисе юк. Минуска китми идек, кыскасы.

“Хатыным миннән акча сорамый”

- Шулай да студент вакытта рестораннарда йөрмәгәнсеңдер?

- Студент вакытта нәрсә эләгә, шуны ашый идем. Сайланып утырган чаклар юк иде алай. Ләкин шуны әйтергә кирәк: ниндидер кыйммәт машинада йөрисең икән, масайган дигәнне аңлатмый. Акчаң җиткәч, уңайлырак шартлар эзли башлыйсың. Әйе, алдым кыйммәт машина. Тик “Мерседес”та йөрим дип мактанмыйм. Машина – минем икенче өем. Биредә мин ашыйм да, йоклыйм да. Әгәр дә мин алган машинадан да уңайлырак “Жигули” чыгарсалар, шуны сатып алыр идем.

- Хатының күп акча сорыймы?

- Хатын миннән акча сорамый. Тормыш чәчәгем бик акыллы дип әйтимме соң?! Акыллы атын мактар, җүләр хатынын мактар, ди татарлар. Хатыныма еш: “Син матур киенеп йөрергә тиеш, кыйммәтлене ал”, - дим. Ул гына: “Юк, акчаны туздырмыйк әле”, - ди. Миннән сорамыйча акчага кагылмый ул.

- Өегездә тавыш чыгамы?

- Талашмыйбыз дип әйтмим. Мин артист булгач, хатыным көнләшә дә. Көнләшмәсә, ачуым килер иде. Минемчә, мин сине яратам дип кенә яшәсәң, кызык та түгелдер ул.

- Син бер айга гастрольләргә киткәч, хатының үзе генә кала. Көнләшмисеңме?

- Минем көнләшергә вакытым юк. Һәм иң мөһиме: мин хатыныма ышанам. Үземә дә аңа кадәр ышанган кебек ышанмыйм. Кеше сүзе генә арабызга кермәсен!

- Җырчылар арасында көндәшлек бармы?

- Бардыр, белмим. Мин дә юк андый әйбер. Ак көнләшү белән көнләшәм, диләр. Көнләшүнең төсе булмый. Зәңгәр ни, ак ни, барыбер көнләшү инде. Башкалар өчен җавап бирә алмыйм. Үзем турында гына төгәл әйтә алам: мин көнләшмим. Көнләшү – чир ул.

- Әйтик, җырчылар арасында синнән танылганраклары бар. Алар акчасын да күбрәк эшлиләр. Көнләшмисең?

- Көнләшеп утырып, нәрсә үзгәртә алам соң?! Үзем-үземне генә талап бетерәчәкмен. Миңа йөргән, мине тыңлаган тамашачы миңа язылган кебек, сиңа язылган менә бу чәй сиңа язылган, аңлыйсыңмы? Синекен бер дә мин эчмим бит, чөнки ул сиңа язылган. Эшләгән миллионым да, димәк, миңа язылган. Кешенекенә карап кына торып, аныкы миңа булмый бит.

- Татар эстрадасында җырларның аранжировкалары бер төрлерәк яңгырый. Бу нидән?

- Өч-дүрт аранжировщик, өч-дүрт композитор булсын да, ничек җырлар бер-берсенә охшамасын инде?! Яңаларын каян табарга? Татарда чын композиторлар әз. Үзебез көен дә, шигырен дә иҗат итәбез, аранжировкасын да үзебез язабыз, үзебез алып барабыз, биибез, җырлыйбыз, көлдертәбез һәм көләбез. Дәүләт тарафыннан да ярдәм итмиләр. 

- Син бүгенге татар сәхнәсе белән канәгатьме?

- Соң минем канәгать булмавым белән нәрсә үзгәрә?! Министр да, җитәкче дә түгелмен. Үземнең иҗатым өчен генә җавап бирә алам.

“Бушлай җырлаганым бар”

- Туйлар алып бармыйсың. Бу – борыныңның чөелүе түгелме? Син "йолдыз"мы?

- Йолдыз булып йөрү нигә кирәк?! Әйтик, мәсәлән, берәр “супер-пупер” сварщик бардыр. Ул бит йолдызланып йөрми. Борыныңны чөереп йөрү – ахмаклык. Туйлар алып бармау борының чөелүе, чөелмәве белән бәйле түгел. Туйлар алып бару белән иҗат юлымны башладым. Һәр баскычның да беренче баскычы, икенчесе бар. Мин “тамадалык”тан күтәрелдем. Бер аягым икенче баскычта булып, икенчесе һаман беренчедә калса, шпагатта утырасың була. Ә мин шпагатка утыра белмим.

- Әгәр дә 200 мең түлим, дисәләр...

- Тамада булу бер дә җиңел түгел. Алты- сигез сәгать буена басып торырга кирәк, ә артист өч сәгать эшли. Әле бит вакыт юк. 25 сентябрь чыгып китәм дә майда гына гастрольләрдән кайтам. Соңыннан Сабантуйлар башлана, гаиләмне күрмим. Туйлар алып барырга вакытым юк. 

Тәк, теге ике йөз меңгә кайтыйк...Җырларга килә алам, ләкин алып бармыйм. Һәм шуны әйтә алам: ике йөз мең түләп, мине чакырганчы, хәйрия белән шөгыльләнсеннәр. Акчаларын кая куярга белмиләр икән, мохтаҗларга булышсыннар.

- Бушка җырлаганың бармы?

- Барысы да вакыт булудан тора. Берсендә бер ханым шалтыратты. “Менә улым, вагон бушатып, акча эшләп, туен уздыра. Әй, Рифат, сине чакырасы килә. Үлеп ярата”, - ди.  “Акча алмыйм, киләм. Адресын, көнен әйтегез”, - дим. 28 сентябрь, ди. Ә ул көнне минем концерт. Ничек барыйм менә?! Ә бушлай җырлаганым бар.

- Синең бер җырыңның бәясе күпме?

- Утыз меңнәргә сатып алам, уртача әйткәндә. Әле аның белән генә бетми. Автобус алдык, утлар кирәк, төркемгә түлисең. Ул төркемеңне ашатырга, йоклатырга кирәк. Җырны таныту – үзе бер бәя. Әле соңыннан бушлай җырламый дип сүгәләр.

- Эшеңне яратып эшлисеңме?

- Әлбәттә! Минемчә, һәр кеше үз эшен яратып эшләргә тиеш. Шул очракта гына аның дәрәҗәсе дә, акчасы да була. Аллаһка шөкер, тамашачы йөри, иҗатымны яратучылар бар.

- Башка эшне эшләгәнем дә юк, дисең. Әле күптән түгел генә Казанда “Ворлдскиллс” фестивале үтте. Эшләп арымыйлар андагы катнашучылар. Фестиваль турында нәрсә әйтә аласың?

- Мин үземнең иҗатыма чумганмын. Ул фестивальне күзәтмәдем дә. Минем үземнең “ворылд скилс” монда! (көлә).

- Россиядә акча түләмиләр, диләр...

- Эшләгән кешегә түлиләр. Менә кара, алыйк Балтач, Арча районнарын. Мин киләм дә биш көн концерт куям, соңыннан Илсөя Бәдретдинова биш көнгә килә, аннан соң Фирдүс килә ун көнгә, Әнвәр Нургалиев бер атна шунда була. Заллар туп-тулы, бер буш урын юк. Анда бит, акчасын тотып, халык килә. Димәк, түлиләр. Тамагы тук булмаган кешенең күңел ачасы килми.

“Дәшми калу – көчлелек билгесе”

- Рифат, ялагайлана беләсеңме?

- Юк, шул ялагайлана белмәгәнгә күрә, төрле хәлләргә юлыгам да. Үз фикеремне туры бәреп әйтәм. Үзган елны Башкортстанның бер районына бардым. Ике сәгать алдан килеп, аппаратураларны куйдык. Хәзер авыл “председалете” килде дә: “Рифат, җырла”, - ди. Кеше җыелмаган иде әле, бер кырык кеше булгандыр. “Сәгать 12:00дан 14:00га кадәр эшлибез дип сөйләштек бит. Аңламадым сезне”, - дим. “Мин бит сиңа акча түләүче, җырла. Кеше дә синең тавышыңа җыелыр”, - ди теге абзый. Аппаратураны тутырдык та, борылып кайтып киттек. “Абзый, гафу, үзең җырлый тор. Кешесе дә җыелыр. Кеше килгәч, биерсең”, - дидем. Сөйләшә белмәгән, үзләрен әллә кемгә куйган җитәкчеләргә дәрес булыр. Мине акча белән дә, матур сүзләр белән дә алдап булмый. Бары тик ихласлыкка гына алдана алам.

- Андый җитәкчеләр күп очрадымы юлыңда?

- Андыйлар күп инде, сеңлем. Әле тамада булып йөргәндә, күпме кеше: “Салават белән таныштырам мин сине”, - дип йөрде. Ә мин ул вакытны Салават Зәкиевичта укып, анда эшли идем инде. Сүз уңаеннан, Салават абыйга рәхмәт әйтим. Аның белән дүрт ел эшләп, сиксән еллык тәҗрибә тупладым.

- Илфак Шиһапов белән талашкансыз дип беләм. Бу дөресме?

- Талаштык дип әйтә алмыйм, бары тик арабызда аңлашылмаучанлык кына барлыкка килде. Сәбәбен сорама, ул безнең арада гына калды. Илфак абыйның авыр туфрагы җиңел булсын. Нахак сүз әйтсәләр, алдасалар, кыскасы, ачуымны чыгарсалар, мин дә психлана беләм. Үлгән кеше турында сөйләшеп утыру да дөрес түгел. 

Әйдәле, сеңлем, матурлык турында сөйләшик.

- Сөйләшик соң. Нәрсә ул бәхет?

- Бәхетне һәр кеше үзенчә аңлый. Ач кешегә ашау бәхет, исереккә бәхет өчен илле грамм да җитә, кулсызга сәламәт кул кирәк. Минем өчен бәхет – илләрнең тыныч булуы. Сугышлар чыга күрмәсен.

- Син талашып йөрүче кеше түгел кебек?

- Кемгәдер каршы әйтү җиңел, ә дәшми калу – көчлелек билгесе. Кем беләндер талашып, нәрсәгәдер бәхәтләшү – юк эш.

- Кызлар язамы?

- Язалар, әлбәттә. Шуны әйтәсем килә: мин аралашучан кеше. Миңа кайвакыт киңәш сорап язалар. “Менә, Рифат абый, егетем ташлап китте. Нишләргә микән?” – диләр. Яисә: “Ринас сине ярата дип әйтегез әле фәлән-фәләнгә”, - диләр. Кемгәдер хыянәт итәләр, алар да киңәш сорый.

- Нишләп ирләр хатыннарына хыянәт итә икән?

- Мин “ывшоке”, аңламыйм андыйларны. Хатыннарның хыянәте, гомумән, башка сыймаслык галәмәт. Аллам сакласын, бу темага да сөйләшәсем килми.

- Кызларның йөрәген яралаганың булдымы?

- Юк, мин кызларга алтын таулар вәгъдә итми идем. “Гел бергә генә булырбыз”, - дими идем. Кызларны алдалап йөрмәдем. Мәхәббәт белән, гомумән, шаярырга ярамый. Әгәр дә берәрсен яралаганмын икән, миңа язсыннар әле, гафу үтенермен. Яшь чакта йөргән кызлар белән аралашып торабыз. Алар үзләре дә гаиләле. Талашып, күрә алмас дәрәҗәгә җитеп, аерылышмый идек.

- Аракы эчәсеңме, Рифат? (Барыбер матурлык турында сөйләшеп булмады.)

- Әллә бармы? (көлә). Эчкән бар. Ләкин исереп, тавыш күтәреп йөргәнем юк. Миңа эчәргә ярамый, чөнки исерәм. Минем гәүдәмә күп кирәк түгел. Исерсәм дә ава алам. Эчә белеп эчүчеләр бар, алар эчсеннәр.

- Бер малай үстерәсең. Икенчесен алып кайтырга планлаштырасызмы?

- Аны мин алып кайтмыйм инде, ясыйм гына. Шуның өстендә эшлибез. (көлә) Теләк бар, ләкин бездән генә тормый бит. Булыр, Аллаһ боерса.

- Иҗат итү чын күңелдән булырга тиешме яисә акча санап кына йөрү дә ярыймы?

- Акча гына санап йөрсәң, нинди иҗат була инде ул?! Акчасыз да булмый, әлбәттә. Концерт барганда, акчаны уйламыйм. Төркемем дә акчаны санаучы кеше бар. Йөрәк белән чын күңелдән эшләргә кирәк. Акылы да кирәк, ләкин нык акыллы булсаң, иҗат итеп булмый.

- Кәеф булмаганда, концерт куеп булмыйдыр ул?

- Минем кәефем тамашачыдан тора. Кайвакыт үләксә кебек утырам да сәхнәгә чыккач, халык “ду” итеп күтәреп ала. Ә кайвакыт үземнең кәефем шәп, ә тамашачы үзе сүлпән. Әлбәттә, кәефем кырыла.

- Рифат, үз исемеңне булдырыр өчен күпме вакыт кирәк?

- Төрлечә, сеңлем. Һәр кешенең үз вакыты. Мин егерме биштә чыгып киттем. Димәк, егерме биш ел кирәк булган. Барысы да язмыштан тора. Менә безнең очрашуыбыз, танышуыбыз да инде алдан билгеләнгән булган. Ходай башларыбызны сакласын. Бары тик яхшы юллар да гына йөрергә язсын, Амин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100