Рифат Зарипов: Фирдүс Тямаевтан ярты тапкырга күбрәк акча эшлим

4 июнь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Юлия НАСЫЙБУЛЛИНА
Фото: Рамил Гали
Фирдүс Тямаевның елына 25 миллион акча эшлим дип сөйләгәнен хәтерлисезме? Рифат Зарипов аңа караганда күбрәк тә эшли икән. Бу хакта ул үзе сөйләде. Төркемдә эшләүче егет-кызларга да яхшы түлим, берсенең дә зарланганы юк, бар да канәгать, дип тә өстәде әле. Әмма быел Рифаттан музыкантлары китә башлаган, төркем таркалу ягында. Тавыш-гауга булмаса, шундый акчалы эштән берәү дә үзе теләп китми. Монда ниндидер сер яшерелгән төсле. Рифат шул хакта "Татар-информ"га сөйләде.

- Рифат, төркемегез таралган икән, нәрсә булды?

- Юк, таралмадык, баянчым Илфар гына китте. Киресенчә, киләсе сезонга төркемне ишәйтергә исәп. Зурдан кубып яңа музыкантлар эзлим. Барабан, саксафон һәм башка төрле уен кораллары белән тере тавыш ясарга ниятләп торабыз. Шуңа игълан биргән идем, имеш-мимешләр киткән. Утлар да алгач, җиһаз күбәйде, аппарат ташырга кеше кирәк (көлә).

- Илфар үпкәләп китте мәллә?

- Юк, үпкәләп тә, талашып та китмәде. Илфар белән беренче сезоннан алып бергә эшләдек. Һәркемнең үз эшләре, үз гаиләсе дигәндәй. Без бер сезонга 150-160 концерт бирәбез. Айлар буе гастрольдә йөрибез. Яңа гына өйләнешеп, бәби алып кайткан пар өчен шушындый тыгыз эш графигы авырга туры килгән, күрәсең. Ничек кенә булмасын, гаилә беренче урында булырга тиеш инде ул.

- Музыкантлар җыеп тере тавыш ясамакчы булабыз, дидең. Моңарчы ничек иде, әллә фонограммага җырладыңмы?

- Юк, моңа кадәр дә тере тавышка җырладым, аранжировкага. Яңа сезонда җырларны аранжировкасыз баян, гитара, барабан, саксафон кебек уен коралларына кушылып башкарырга ниятләп торам.

- Төркемдәгеләргә эш хакын күпмедән түләдегез? Ризасызлык белдерүчеләр булмадымы?

Миңа килеп зарланганнары булмады. Канәгать булганнардыр дип уйлыйм. Менә санап карагыз әле, аена 25-28 концерт бирәбез, көненә иң азы 3 мең сумнан гына санасагыз да 75-84 мең сум килеп чыга. Юк, түләү буенча егетләр дә, кызлар да зарланмый, киресенчә бик канәгать булып эшлиләр. Мин аларны үпкәләтмим. Без барыбыз да бергә бер эшне эшлибез, халыкка хезмәт итәбез.

- Бервакыт Фирдүс елына 25 миллион акча эшлим дигән иде. Ә сез күпме эшлисез?

- Фирдүснекеннән ярты тапкырга күбрәк эшлибез.

- Яңа сезонда тамашачыны күп үзгәрешләр көтә, димәк. Тагын нәрсә белән шаккаттырачаксыз, әле уйламадыгызмы?

- Яңа сезонда яңа җырлар, мәзәкләр, яңа кешеләр, кыскасы барысы да яңа булачак. Әзерлек бара. Әле менә клип төшереп йөрибез...

- Нинди җырга?

- "Сине күреп" дигән җырга. Әлеге җырны тамашачылар бик җылы кабул итте. Клипның асылында мәхәббәт, безнең танышу тарихы булачак.

- Төп рольдә тагын хатыныгызмы?

- Әбизәтелне. Хатынны танытам да, аннары аның концертларына йөри башлыйм (көлә).

 

 

Фикерләр








Шоу-бизнес

Алсу Абрамова (Сафина): “Татар эстрадасыннан Ринат Ибраһимов, Салават һәм Элвин Грейны беләм”

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Алсу (Сафина) берничә еллык тәнәфестән соң кабат сәхнәгә кайта. Үзенең беренче концертын ул бүген Казанның ун мең кеше сыйдырышлы “Татнефть-Арена” залында бирәчәк. “Татар-информ” хәбәрчесе кичә концертның генераль репетициясенә эләгеп, җырчы белән эксклюзив әңгәмә корды.

Шоу-бизнес

Динә Гәрәева: “Үземне бай дип санамыйм”

Шоу-бизнес дигәч, күз алдына беренче чиратта җырчылар килә. Тик сәхнә белән бәйле яңалыклар артистларга гына түгел, ә, мәсәлән, аларның администраторларына, репертуарлары өчен җаваплы продюсерларына да кагыла. “Барс-медиа” татар медиа группасы инде менә 20 ел дәвамында уңышлы эшләп, дистәләгән җырчыларга зур сәхнәгә чыгарга ярдәм итә. “Татар радио”сы - әлеге зур группаның бер тармагы. Intertat.tatar әлеге радиостанцияләр челтәре директоры – Гәрәева Динә Маратовна белән аралашты. 

Шоу-бизнес

Рәнис Габбазов хатынын елаткан, Рамил Хәйретдинов акча җәлләгән, Зөлфәт Зиннуров балдак алмаган - танылган шәхесләр булачак хатыннарына ничек тәкъдим ясаган?

Егетләр тәкъдим ясаганда гомерлеккә истә калырлык булсын дип ярыша. Элек кенә ул барысы да гади узган, эш чәчәк бирүдән ерак китмәгән... Хәзер сөйгән ярларга мәхәббәт аңлатуның әллә нинди үзенчәлекле юллары бар. “Интертат” танылган шәхесләрнең ничек итеп тәкъдим ясауларын белеште.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла