Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәнис Габбазов хатынын елаткан, Рамил Хәйретдинов акча җәлләгән, Зөлфәт Зиннуров балдак алмаган - танылган шәхесләр булачак хатыннарына ничек тәкъдим ясаган?

Егетләр тәкъдим ясаганда гомерлеккә истә калырлык булсын дип ярыша. Элек кенә ул барысы да гади узган, эш чәчәк бирүдән ерак китмәгән... Хәзер сөйгән ярларга мәхәббәт аңлатуның әллә нинди үзенчәлекле юллары бар. “Интертат” танылган шәхесләрнең ничек итеп тәкъдим ясауларын белеште.

news_top_970_100
Рәнис Габбазов хатынын елаткан, Рамил Хәйретдинов акча җәлләгән, Зөлфәт Зиннуров балдак алмаган - танылган шәхесләр булачак хатыннарына ничек тәкъдим ясаган?
Динә Закирова: “Ирем кияүгә чыгу тәкъдимен быел гына ясады”

- Илнур (Г.Камал театры актеры – ред. искәрмәсе) миңа туй алыннан әллә нинди романтик тәкъдимнәр ясамады. Ярты ел очрашып йөргәннән соң бер-беребезне аңлап, барысын да уртага салып сөйләштек һәм өйләнештек. Мин үзем бик шаян кеше, шуңа күрә Илнурны әллә ничә ел шаяртып йөрдем. “Син бит әле миңа тәкъдим дә ясамадың. Кайда соң чәчкә белән балдак?” – дип әйтә идем. 

Шаяртуым юкка булмаган икән. Бу елның 14 февралендә чәчәк бәйләме белән алтын йөзек бүләк итте. Үзе шаяртып: “Миңа кияүгә чыгасыңмы?" - дип өстәп куйды. Тәкъдим ясау темасы миңа якын, чөнки күп тапкырлар шушы матур вакыйганың шаһите булырга туры килде. Хәзер романтик егетләр тәкъдим ясаганда скрипкада уйнаучыларны чакыралар. Бик матур , ихлас күренеш була. Шуңа күрә бик теләп катнашам, - диде Г.Камал театры оркестр музыканты, скрипкачы Динә Закирова.



Булат Җиһаншин: “Сөйгәнемә самолетта очкан вакытта тәкъдим ясадым”

Җырчы, композитор, клипмейкер Булат Җиһаншин – чын романтик икән. Ул сөйгәненә тәкъдимне самолетта ясаган.

Без әле булачак хатыным Әлфирә белән 2015 елның җәендә диңгезгә ял итәргә бардык. Самолет белән очкан вакытта мин аңа тәкъдим ясадым. Моңарчы аның самолетта очканы булмаган. Болытлар арасына кергәндә шулай була, очып киткәндә болай була дип, тынычландырып бардым. “Хәзер без күкнең җиденче катында... Син миңа кияүгә чыгарга ризамы?” – дип йөзек бүләк иттем. Ул бик сөенде. Өч ел очрашып йөргәннән соң, ул институтны тәмамлагач, без өйләнештек. Тормыш иптәшем - Нурлат кызы, профессиональ фотограф, - диде ул.

Рамил Хәйретдинов: “Өйләнгәч вак-төяккә акча тотасы булмый, шуңа күрә эшне тиз тоттым”

- Без Рамилә белән 2010 елның гыйнварь аенда таныштык, бары тик 3-4 ай гына очрашып йөрдек. Мин әллә ничә ел очрашып йөргәннән соң гаилә коруны хупламыйм. Сөйгән кешеләр бер-берсен ярата икән, тиз арада кавышырга кирәк. Озак дәвам иткән мөнәсәбәтләрдән соң тормыш итүнең кызыгы калмый, ширбәт айлары да күңелле узмый. Бу - минем фикерем.



Рамиләне көн саен аны ресторан, концерт, төрле чараларга йөрттем һәм акчаны шактый гына туздырырга туры килде. Уйладым-уйладым да, болай акча туздырып йөрүнең мәгънәсе булмавын аңлап алдым. Матди якны уйладым, чөнки өйләнгәч вак-төяккә акча тотасы булмый. Квартира алу, гаилә бюджетын тулыландыру хакында уйладым. Менә шуннан соң озак көтмичә, май ахырында аңа тәкъдим ясадым. Төгәл көнен хәтерләмим. “Әйдә, өйләнешик? Синнән дә әйбәтне таба алмыйм” – дидем. 

Аллаһыга мең шөкер, хәзер дә фикерем үзгәрмәде. Мин бик бәхетле, язмышыма мең рәхмәтле. Рамиләнең җавабы уңай булды, минем белән гаилә корырга ризалашты. Икенче көнне ул туганнарына бу шатлыклы хәбәрне әйткән һәм алар туй көнен үзләре билгеләп куйган иде. Миңа бары тик туйны үткәрәсе генә калды. 

Туебыз 30 июль көнне булды. Мин гел Аллаһы Тәгаләдән юлыма идеаль хатын чыгаруын сорадым. Ул мине ишетте, ләкин Рамилә аннан яхшы ир сорарга оныткан (көлә). Ул бары тик тормыш иптәше Казан егете булсын дип сораган. Казан егете булуын булган, ләкин мин идеаль микән? Моны ул үзе генә әйтә ала. Тик өйләнешкәнебезгә сигез ел булды үзе, матур гына яшәп ятабыз. Ике балабыз бар. Олы кызыбыз Әминәгә алты яшь, ә улыбыз Салаватка өч тулды, - диде җырчы.

Резеда Сәлахова: “Артемның тәкъдименә өч көннән соң гына җавап кайтардым”

- Артем (К. Тинчурин исемендәге театр актеры – ред. искәрмәсе) – бик романтик кеше, шуңа күрә сюрпризларга юмарт ул. Туган көнемдә балкон төбендә җырлар башкарырга да оста.



Хәтерләсәгез, июль аенда Казанда Универсиада узды. Аның ачылышында Артем Г.Тукай образында чыгыш ясады һәм шунда алган акчаларын нәрсәгә тотачагын уйлап йөргән. Аннан соң башына бер идея килгән, мине Санк-Петербург шәһәренә сәяхәткә алып барырга һәм шунда тәкъдим ясарга планлаштырган. Эшләгән акчага юллама алып ул мине әлеге шәһәргә алып китте. Кияүгә чыгу тәкъдимен шунда, 2013 елның август аенда ясады. Һич көтмәгән идем, бу көнне бик яхшы хәтерлим һәм беркайчан да онытмаячакмын. Петергоф шәһәрендә бармагыма балдак кидерде. Ул аны тәкъдим итеп һәм озаклап сузып тормады, ә шунда ук бармагыма кидерде. Монда тискәре җавап кайтарырга мөмкин дә түгел иде. Мин тиешле җавап кайтардым, “уйлыйм әле”, - дип әйттем. Артемнан уйлар өчен өч көн вакыт сорадым. 

Өч көннән соң җавап кайтардым: “Болай булмый әле. Көз җитеп килә бит, ә минем җәй көне кияүгә чыгасым килә. Әйдә, бер елдан соң”, - дидем. Шуннан соң бер елдан, 2014 елның сентябрь аенда өйләнештек. Менә шулай тәкъдим ясаганнан соң мин аны бераз көттердем, ялындырдым да әле. Шаяртам, чөнки без бер ел буе туйга әзерләндек.

Рәнис Габбазов: “Хатыным елады, аңа чәчәк букетының бизәлеше ошамады”

- Әллә нинди акылсыз адымнар эшләргә туры килмәде. Тәкъдим ясау эшенә бик җитди карадым, шуңа күрә ныклап әзерләндем. Алдан ук затлы ресторан белештем, чәчәк һәм балдак сатып алдым. Иң мөһиме барысы да чын күңелдән булды, Гөлиягә ошады. Мин аны урамга йөреп кайтырга чакырдым, ул ризалашты. Үзем дулкынланам һәм борчылам, күңелемнән генә тәкъдим ясаганда әйтергә теләгән сүзләрне кабатлыйм. Гөлия нәрсәдер сөйли, мин аны бөтенләй ишетмим. Каушап калмасам ярар иде, дип уйланам. Каушый торган егетләрдән түгелмен, ләкин ул көнне әллә нәрсә булды.

Аннан соң үземне кулга алдым һәм без ресторанга киттек. Кеше күп түгел, тыныч иде. Мин тәкъдим ясауны җырдан башладым, иң башта Гөлиягә багышлап мәхәббәт турында җыр җырладым. Ул эшнең нәрсәгә баруын аңламады булса кирәк, йөзендә гаҗәпләнү хисләре күрмәдем. Шуннан соң матур сүзләргә күчтем, аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым. Чәчәк букеты белән йөзек бүләк иттем, җавап көтәм. 

Карыйм, ул елап басып тора. Мин аны шатлыктан елый дип торам, ә аңа чәчәк букетының бизәлеше ошамаган икән. Кызлар шундый бит инде алар, вак-төяк өчен дә күңелләре тула. “Гөлия, хәзер башка чәчәкләр алып килеп бирәм. Синең күз яшьләреңне күрү авыр, елама”, - дип әйттем. Ул тынычланды һәм миңа кияүгә чыгарга ризалык бирде. Хәзер бу вакыйганы сагынып искә алабыз, рәхәтләнеп көләбез. Гомумән, хатыныма мин бүләк иткән чәчәкләр ошаган. Бары тик аның шул рәвешле мине сынап карыйсы килгән, ә мин сынауны уңышлы гына үттем. Түземлеләр генә бәхеткә лаек, - диләр бит.



Альбина Гайзуллина: “Күзәтү тәгәрмәченнән төртеп төшерергә теләде”

- Рөстәм (К.Тинчурин театры актеры, “Болгар радио”сының “Иртәнге чәй” тапшыруы алып баручысы – ред. искәрмә) тәкъдим ясаган көн бик кызык һәм үзенчәлекле булып истә калды. Мин алдан бернәрсә дә белмәдем, сизенмәдем. Ул миңа: “Әйдә, икәү йөреп кайтыйк”, - дип әйтте һәм Казанның “Кырлай” паркына алып китте. Төрле аттракционнарда күңел ачтык. Аннан соң ул миңа күзәтү тәгәрмәченә (колесо обозрения) менәргә тәкъдим итте. Югыйсә, минем биеклектән курыкканны яхшы белә иде. “Аңа түгел, башкасына утырыйк?” – дип сорап карадым, ләкин ул үз сүзендә нык торды. 

Менеп киттек. Ул вакытта икебез дә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрында эшлибез. Эш һәм спектакльләр хакында сөйләштек. Бер мәлне иң өске ноктага менеп җиттек. Шул вакытта Рөстәм кесәсеннән балдак чыгарды һәм: “Альбина, өйләнешик әле?” – ди. Минем өчен көтелмәгән хәл булды. Дөрес, без туй хакында еш сөйләшә идек, ләкин тәкъдим ясар дип уйламадым. Каушап калдым, нәрсә әйтергә дә белмәдем. Рөстәм бу халәтемне сизде дә: “Ризалыгыңны бирмәсәң, шушы тәгәрмәчтән төртеп төшерәм сине”, - дип әйтте. Мин: "Әйе, риза. Төртеп кенә төшерә күрмә", - дип җавап бирдем. Хәзер бу вакыйгаларны көлеп искә алабыз.



Зөлфәт Зиннуров: “Тәкъдим ясауны шигырь юллары белән башладым”

- Балдак һәм оригиналь әйберләр бүләк итү, романтик кичке аш оештыру булмады. Безнең барысы да гади генә узды.



Тәкъдим ясауны мондый шигырь юллары белән башладым: 
 
“Бир кулыңны, сандугач,
Үземә булсаң гына.
Бер чәчәктән бер чәчәккә
Кунмаслык булсаң гына” – дидем. Хатыным ризалашты.

Рамилә Батырова: “Тәкъдим ясаганда булган мәхәббәтнең бөек көче тормыш-көнкүрештә озакка бармады” 

- Кызганыч, тормыш иптәшем белән безнең юллар аерылды. Шулай килеп чыкты инде, тормыш без уйлаганча гына бармый шул. Әмма аның тәкъдим ясавын бүгенгедәй хәтерлим, чөнки барысы да бик үзенчәлекле булды. 

Ул көнне миңа Мамадышта туй алып барырга туры килде. Булачак ирем әлеге мәҗлескә мине үзе алып барды һәм көтеп утырды. Ә соңыннан - туй ахырында, кулына чәчәкләр тотып, каршыма килеп тезләнде һәм балдак сузды. Барлык кунаклар арасында миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады, мин ризалыгымны бирдем. Көтелмәгән сюрприз булды, никадәр кеше алдына чыгып миңа булган хисләрен әйтте. 

Шул тәкъдим ясаган көндә булган тылсым һәм мәхәббәтнең бөек көче тормыш-көнкүрештә озакка бара алмады. Тәкъдим ясаган көн күңелдә якты хәтирә булып уелып калды, хәзер аны гына сагынып искә алырга гына мөмкин.



Айсылу Лерон: “Тәкъдим ясау театраль постановка кебек тоела”
- Тәкъдим ясау буенча бернинди дә романтик тарихыбыз булмады, шуңа күрә искә алырлык әйбер юк. Таныштык, күп тә узмады бер-беребезгә карата хисләр барлыгын аңлап алдык. Ирем шунда ук бөтен эшне үз җилкәсенә алды, тиз тотты. “Быел өйләнешәбез” – дип әйтә башлады. Тәкъдим ясау кирәк булмады, чөнки киләчәктә бергә булачагыбыз болай да аңлашылды. Безнең очракта бу гамәл көлке булыр иде. Без 1-2 ай очрашканнан соң гаилә корырга планлаштыра башладык. Кышның соңгы аенда таныштык һәм көз аенда туебыз буласын аңлый идек. 

Тәкъдим ясаганнан соң гаилә кору күп очракта яшьләргә туры килә торгандыр. Мин үземне карт дип әйтергә теләмим, ләкин кияүгә чыкканда 25 яшьтән узган идем. Тормыш иптәшемә дә ул вакытта 28 яшь иде, шуңа күрә безнеке “яшьләрский” булмады (көлә). Минемчә, романтик вакыйгалар күбрәк студент чакта була. Яшькә дә карамаган очраклар бардыр инде. Без бик җитди идек, безнең өчен тәкъдим ясау театраль постановка кебек тоела. Безнең очракта минем “әйе” дип әйтәчәгем ярылып ята иде.



Марсель Вәгыйзов: "Хатыным кияүгә чыгу тәкъдимен үзе ясады"

- Дөресен генә әйткәндә, бездә тәкъдим ясау булмады. Гаилә кору исәбе һәм торырга үз почмагын булса, тәкъдим ясарга була. Мин шул якларны кайгырттым, шуңа күрә тәкъдим ясарга ашыкмадым. Тормыш иптәшем Гүзәл миңа үзе гаилә корырга тәкъдим ясады. "Бездә яшәп торырбыз" - дип әйтте. Шуннан соң 4 елга якын әби-бабай йортында тордым, оят булды инде. Бездә киресенчә килеп чыкты.

Чулпан Гарипова: “Ике атна югалып торганнан соң тәкъдим ясады”

- Без ирем белән интернет аша таныштык, очрашуны шактый озакка сузып йөрдек. Аннан ул миңа Яңа ел бәйрәмен бергә каршы алырга тәкъдим ясады. Әмма шуннан соң ике атнага югалды. Хат язмады, шалтыратмады да. Ни булганын аңламадым, бик аптырадым. Үзем ике атнадан ялгыш башка Ренатны эш буенча эзләгән булып шалтыраттым. Ул мине очрашуга чакырды, без кинога бардык. Бу гыйнварьнең уртасы иде. Кияүгә чыгу тәкъдимен 14 февраль көнне ясады. Ресторанга чакырды, алтын йөзек бүләк итте. Безнең вакыйгалар бик тиз барды, үзем дә сизми калдым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100