Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурминский: "Мин урамнарга чыгам"

Татар рэперы Нурминский иҗаты ВК социаль челтәрендә ТОП-100гә эләкте. Ул Тимати һәм башка популяр җырчыларны аста калдырып, җырлары белән өченче урынга менде. YouTube каналында ул миллионник - аның клипларын 5-10 миллион мәртәбә караганнар. Шаккаттым! Балтач районының Норма авылында туып үскән һәм әле дә шунда яшәп ятучы егет бу нәтиҗәгә ничек иреште икән? Нурминский әкәмәт кеше. Аның белән сөйләшкәндә дөньям әллә-ничә тапкыр үзгәрде.

news_top_970_100
Нурминский: "Мин урамнарга чыгам"

- Нурминский, без синең белән беренче тапкыр шушы ук студиядә ел ярым элек очрашкан идек. Шуннан соң тормышыңда нәрсә үзгәрде?

- Ул вакытта әле күзләр моның хәтле ачылмаган иде дип әйтсәм дөрес булыр микән инде. Бүгенге көндә, ел ярымнан соң, күп әйберләр үзгәрде. Күп яңа җырлар чыкты. Тамашачылар артты. Һәм бүгенге көндә мин инде үземне судагы балык шикелле хис итәмдер. Ышаныч бар һәм беләм нинди стильдә эшләргә, нинди җырлар иҗат итәргә, ничек итеп кешеләргә җырны, продуктны алып килергә. Ел ярым элек белмәсәм, икеләнеп йөргән булсам, инде бүгенге көндә мин инде төгәл әйтә алам – мин үземнең стильне таптым, үземне таптым.

- Тамашачылар, аудитория нәрсә исәбенә арта?

- Тамашачылар беренче чиратта яңа кызыклы җырлар белән арта. Мин хәзер рус телендә дә яза башладым, шуңа күрә тамашачылар күбәя башлады. Рус аудиториясендә дә, татар аудиториясендә дә күбәеп баралар.

- Син рус аудиториясенә татар җырлары аша килеп кердеңме? Әллә рус аудиториясен параллель рәвештә яуладыңмы?

- Минем уйлавымча, мин татар теленнән башладым. Татар телендә җырлаганда мине руслар да беләләр иде, тик алар аңламаганнардыр. Татар теленнән башлау, татарча рэп ничектер булышып җибәрде. Тик рус аудиториясенә русча җыр аша кердем. Минем иң беренче русча җырым бик сыйфатлы булды. Ул февральдә чыкты һәм бер ике-өч айдан, русча әйтмешли, “выстрелил”, ул кешегә ошады һәм таралды. Һәм кеше эзли башлады: кем ул Нурминский, каян ул, ничегрәк ул.

“Миңа Мәскәүләрдән “Кем син?!” дип язалар, чөнки минем җырлар ТОП-100гә керә”

- Син бик җиңел генә сөйләп утырасың: беренче җырымны чыгардым да, ул кешеләр арасында тарала башлады, дисең. Шул ук вакытта меңләгән, миллионлаган иҗатчылар бер җырларын җырлыйлар, аннары икенчесен - һәм ул таралып китми. Ул таралып китсен өчен син нәрсә эшләдең соң?

- Минем җырлар ВК соцчелтәрендә ТОП-100гә керә. Аллага шөкер, чыгарасың җырларны, алар шунда эләгә. Һәм әле ул аста да түгел, ул беренче өчлектә, өченче урында тора! Меңләгән артистлар арасыннан йөзлеккә эләгү минем өчен бик яхшы нәтиҗә.

Бүгенге көндә миннән Мәскәүдән, тагын кайдандыр язалар: кем син, җырларыңны ничек чыгарасың, диләр. Бөтен кеше аптыраган! Мәскәүдә әллә нинди экраннарга чыккан җырчылар да анда эләгә алмый, ә мин эләгәм. Ниндидер районнан ниндидер малай!

Мин җырларның ТОПка ничек эләккәнен белмим. Мин бер генә әйбер әйтә алам: мин бернинди рекламага да акча түләмим, минем өчен ул бик сәер нәрсә. Мин җырларны кеше өчен, “менә карагыз, мин нәрсә яздым, дип язмыйм”, үз кичерешләремне язам. Музыка миңа үз сүземне әйтү шансын бирә. Минем микрофонга үземнең нәрсә күрүемне, ни кичерүемне әйтәм.

Мин үземне йолдыз дип санамыйм. Бу яхшыгадыр да, чөнки мин үземне хәзер шундый рольгә куйсам, бәлки, “очар” идем. Мин алай дөрес дип санамыйм, чөнки мин кешеләр, егетләр, дуслар белән аралашам. Мин урамнарга чыгам, минем гади халык белән аралашасым бар. Нәрсәгә мин үземне өстенрәк куеп сөйләшим?

“Рэп стилендәге иҗат буыннан-буынга күчә ала”

- Бүгенге көндә иҗат сиңа матди керем китерә дип әйтә аласыңмы?

- Бүгене көндә җыр керем алып килә дип әйтмәс идем. Ул җыр үз чыгымнарын каплый дия алам. Мәсәлән, студиядә җыр яздырулар гына да бик кыйбатка чыга бит.

- Күпмегә чыга?

- Якынча 25 мең сум. “Под ключ” эшләсәң. Текстлар үземнеке. Ягъни, минем чыгышлар җырны яздыруны капласа, бик әйбәт булыр иде. Үзебезгә вак-төяккә, Макдональдска кереп бургер ашарга калса бик шәп булыр иде. Мин бит әле башлап кына киләм, Алла бирса, булыр дип уйлыйм. Бу җырлар шулай ук актуаль булып калса, нәрсәдер үзебезнең кесәдә дә калырга мөмкин. Бүген әле алай “Әйе, мин җыр белән акча эшлим” дип бик кычкырып йөрмәс идем.

Минем җырда акча эшләргә дигән максат та юк иде. Кешегә ошасын дип язмадым. 

Минем җыр язуым - аларны картайгач тыңлар өчен иде. 

Кемдер көндәлекләр яза, ә миндә ул җыр. Оныкларым: “Бабай, син яздыңмы?” дип сораса, “Әйе” диярмен. Элек шигырьләр язганнар. Минем әби дә язган. Ә мин җыр язам. Шундыйрак форматта гына башлап җибәргән идем, менә ул ниндигә әверелде. Мин шулай булганга шат, әлбәттә.

- Димәк, син бүгенге иҗатың, ягъни рэп җырлар буыннан-буынга күчәргә мөмкин дип саныйсыңмы?

- Әлбәттә.

- Без бит инде буыннан-буынга әдәбият күчәргә мөмкин, күпмедер дәрәҗәдә җырлар күчәргә мөмкин дип саныйбыз. Ләкин беркайчан да, мәсәлән, кыска видеороликлар буыннан-буынга күчәр дип уйлаган булмады. Ә рэп җырлар күчәр дип бөтенләй дә уйламыйбыз инде. Мәсәлән, миңа, 40 яшьлек кешегә, алар, дөресен генә әйткәндә, бер көнлек җырлар кебек күренә. Ә син аларны буыннан-буынга күчә ала дисең. Фикереңне куәтләбрәк әйт әле.

- Беләсезме, бүгенге көндә кыйммәтләр үзгәреп бара. Бүгенге көндә тарих, хәтта сугышлар турындагы фактлар, дөресен генә әйткәндә, яшьләргә кызык түгел. Яшьләргә ул кирәк түгел диимме инде... Булганмы - булган. Бүгенге көндә исәнме, киенгәнме, ашаганмы, җылыдамы - яшьләргә шул кирәк.

Мин үзем сугыш хәтерен бик хөрмәт итәм, мин аның белән горурланам. Тик бу кыйммәтләр, тарихи фактлар җайлап-җайлап, минем уйлавымча, югалып бара. Аларны югалтмаска тырышалар инде: ниндидер оешмалар акцияләр оештыра, алар молодцы, ярар. Әмма алар аны, русча әйтмешли, ахырга кадәр “не вытащат” дип уйлыйм. Нәрсәгә инде ул менә: өлкәннәр йөри, без пионерлар идек, диләр. Бүген ишеттем, икенче көнгә инде оныттым. Ул бит безнең заманда булмаган, мин аны күрмәдем, мин аны кичермәдем, миңа ул кызык түгел һәм минем шикеллеләр меңләгәндер. Минем уйлавымча, яңа буын килә, яңа үзгәрешләр, яңа киемнәр, яңа машиналар чыга. Барыбер яңа инновацияләргә өстенлек булачак. Бәлки киләчәктә җырлар да ниндидер икенче форматта булыр - түбән ешлыкта, кешегә ишетелми торган, мембраналарга гына ишетелә торган...

- “Машиналар, яңа киемнәр” дигән сүз чыкты синнән. Димәк, яшьләрнең кыйммәтләре хәзер материаль әйберләр тирәсендә әйләнә?

- Рухи сыйфатлар, кеше кыйммәтләре бетеп бара дип уйлыйм инде. Яшьләр хәзер клиплар карый бит. Һәм ул клиплар нихәтле начаррак, шуның кадәр ул популяррак. Клип никадәр ахмаграк булса, ул шул кадәрле популяр. Хәзерге клипларда кешелеклек юк. Бөтен клипларда үтерү, мәетләр белән видеога төшү. Алар ниндидер үлгән хайваннар белән клипларга төшә.

Карыйсыздыр инде хәзерге блогерларны да: аларны мазохист дип әйтимме инде - алар үзләрен пешерәләр, аталар бер-берсенә, сулар сибәләр, юлда барганда асфальтка ят дип туктап калалар, ниндидер уеннар уйлап чыгаралар… Суыкта телләрен тимергә ябыштыралар… Кеше карый. Әйе, алар, үзләренә зыян китереп, шуның белән коточкыч популярлык эшлиләр. Алар үзләренә язылучылар җыялар, шуның белән акча эшлиләр.

Хәзер менә рэперларны тыя башладылар. Алар бит чикне уза торган текстларны болай гына язмый, алар үзләрен күрсәтергә тели.

Мин дә ул юлны сайлый алыр идем. Әйе, мин дә алай эшли алам, ул миңа авыр түгел - чыгам да, чишенеп, юлдан йөгереп киләм. Әйтәләр: “О, Нурминскийның башы киткән, Миллениумнан йөгереп бара”, - диләр. Мин аңлыйм, ул хайп булачак. Тик миңа ул кирәк түгел. Чөнки мин кешелеклек яклы. Мин деградация яклы түгел. Шуңа да мин андый җырлар язмыйм.

Минем аудитория ул балалар. Алар минем җырларны тыңлап өйрәнә, бәлки ниндидер яңа ачышлар ясыйлардыр, бәлки минем шикелле буласылары киләдер. “О, минем Нурминский шикелле буласым килә”, - диләр. Аларның күбесе иҗат итә, аннары миңа җибәрә: “Альберт абый, бәя биреп кенә җибәр инде, без синнән илһам алабыз”, - диләр. Мин бөтенесен дә тыңлый алмыйм, әмма тыңламасам да “молодец”, “красавчик” дип җавап язам инде. “Юк, болай язма, туктат бу эшне”, - дип әйтә алмыйм бит инде. Хәтта җыры начар булса да, мин аңа: “Молодец, уңышлар сиңа” дип язам. Алар инде шатлыктан нишләргә белми, рәхмәт әйтә.

Шуңа күрә мин үземне хәзер контрольдә тотам: кыяфәтемне, прическаларны, нәрсә кигәнне, нәрсә тыңлаганны, кем белән сөйләшкәнне, ничек сөйләшкәнне - барысын да контрольдә тотам. Минем начар гадәтләр юк, мин эчмим-тартмыйм, кальян ишеләр белән мавыкмыйм. Минем “Соблазна много тут” дигән җыр да бар. Чыннан да бик күп соблазн. Беләсезме, бер ел элек бер кеше яратмый иде, бүгенге көндә бөтен кеше ярата. “Кил безгә, без сине яратабыз”, диләр.

“Иҗатымның тематикасы тәрбиям белән бәйле”

- Нурминский, ә синең, шушы иҗатчылар арасында, икенче төрле булуың нәрсә белән бәйле дип уйлыйсың? Бер фикер әйтеп карыйм әле, яме: бу синең татар авылында туып үсүең белән бәйле түгел микән? (Нурминский Балтачның Норма авылында туып үскән - ред.)

- Ул тәрбия белән бәйледер. Икенчедән, гади районда, авылда үсүемнәндер. Мин бит эшләп, бәрәңге утыртып, балыкка йөреп, тирес түгеп үскән малай, дөресен генә әйткәндә. Авыл кешесе эшләп үсә бит инде. Әйе, минем үскән мохит, миңа бирелгән тәрбия, кешелеклелек төп ролен уйный дип уйлыйм мин. Чөнки алай булмаган булса, мин каядыр шәһәрдә үскән булсам, бер урам малае булган булсам, сезнең интервьюга да килмәгән булыр идем дип уйлыйм. “Кем инде син?” дияр идем.

- Син яшьләр хайп белән кызыксына дисең. Бу киләчәктә кешелекнең инстинктларына зыян салмасмы дигән фикер туды миндә. Кеше бит үсәргә, гаилә корырга, яхшы балалар үстерергә омтыла – бу безнең инстинктлар. Шуңа зыян салмас микән?

- Әлбәттә, булырга мөмкин. Алай ук булмас инде...

Хәзер бөтен яшьләр бит интернетта, бөтен кешенең кулында телефон. Алар карый, алар мода булдыра. Алар яратан җырчысын карый, ә ул клипларда башка сыймаслык нәрсәдер эшләп ята. Яшьләрнең аңа охшыйсы килә башлый. Миңа карап та кешеләр илһамлана. Әгәр мин кисәк кенә тематиканы үзгәртеп, чәчне алсу төскә буятсам, челка үстерсәм, ертык киемнәр кисәм, аякка хәтле чылбырлар асып куйсам, табанлы ботинкалар киеп куйсам, алар бит барыбер мине караячак. Начар гадәтләрем булса, мин үземнең текстларда ниндидер пропаганда ясасам, наркотиклар турында язган булсам? “Менә бит, Нурминский булдыра, нигә без булдыра алмыйбыз? Әйдә без дә языйк”, дисәләр? Ул вирус шикелле таралачак һәм яхшыга китермәс дип уйлыйм. Мин яхшы якларны күрсәтергә тырышам. Мин үземне яхшы яктан күрсәтергә телим, күрсәтәчәкмен дә, Алла бирса.

- Хәзерге вакытта Россиядә кайбер рэперларның чыгышларын, концертларын тыялар. Син ул хәлне күзәтәсеңме?

- Минем ул хәлне ишеткән бар, бер колак белән генә, дөресен генә әйткәндә. Алай бирелеп укып утырган юк. Чөнки ул миңа кызык түгел. Чөнки мин аларны күзәтмим. Россиядә нинди игроклар барын карап бармыйм. Мин аларны белергә тиештер инде. Ләкин, беләсезме, мин үземә шулхәтле ышанам. Әгәр минем җырлар ТОПларга эләкмәгән булса, ышанмас та идем. Минем бернәрсә килеп чыкмаган булса, мин үземә мониторинг үткәрер идем, нәрсәне дөрес эшләмәвемне ачыклар идем. Ләкин, тфу-тфу, бүгенге көндә алар минем арттан карасын. Мин яратмыйм аларны карарга.

Мин гомумән рус җырлары тыңламыйм, мин чит илне карыйм. Әмма мин аларны нишлиләр икән, кая эләккәннәр икән дип карамыйм. Миңа аларның иҗаты кызык. Безгә, мәсәлән, кофталарны тегәләр бит - Япониядәме, Россиядәме, әллә берәр башка илдә, Италиядәме - миңа аларның кешеләре кызык түгел. Миңа кызык аларның товарлары, продукт кызыклы. Кем генә язса да. Җенем сөйми Американы, дөресен генә әйткәндә, алар безнең илгә каршы санкцияләр кертәләр, үзләренең кагыйдәләрен кертмәкче булалар. Шуңа да карамастан миңа аларның артистлары ошый.

“Өч русча җырдан соң тоттым да татарча җырладым. Кешеләр аптырашта калды”

- Нурминский, соңгы арада татар яшьләрен җыеп ала торган, үзе артыннан ияртә торган бер лидер юк дигән фикер еш яңгырый. Ул лидер нинди булырга тиеш?

- Татар телендәме?

- Әйе. Татар яшьләрен ияртеп, аларга милли үзаң сеңдерә торган лидер нинди булырга тиеш дип уйлыйсың?

- Минемчә, ул лидер тыйнак кына, үзен әллә кемгә куймый торган кеше булырга тиеш. Әллә кемгә куйса да, ул белеп куярга тиеш, вакытында. Ниндидер арада куеп, ә ниндидер арада - кеше белән нормаль аралашып. Бу кеше аны хөрмәт итсен өчен кирәк.

Ул тарихны белгән кеше булырга тиеш. Чөнки тарих кабатлана, шуңа аннан сабак алып, хаталарны кире кайтармаска тиеш.

Дөрес ситуацияләрдә дөрес бәя биреп, дөрес карарлар кабул итә торган кеше булырга тиеш.

Һәм ул татар кешесе булырга тиеш дип уйлыйм мин. Татар телендәге лидер булу өчен ул Чувашиядән килә алмый һәм үзенең кагыйдәләрен кертә алмый бит инде.

- Син үзең татар лидеры була алыр идеңме?

- Мин, дөресен генә әйткәндә, русча әйтмешли, хәзер бераз “съезжаю” татарчадан. Минем бар татарча җырлар һәм бар русча җырлар. Һәм минем русча җырлар әйбәтрәк килеп чыга, чөнки фикерләү күбрәк русча. Иң беренче татарча уйламыйм мин, башта русча әйләндерәм, аннары гына татарча әйтәм. (Нурминский катнаш гаиләдән, әтисе татар, әнисе рус милләттеннән - ред.)

Мин “әйе, мин булам, мин сезнең лидерыгыз, мин сезне еракка алып барам, мин сезгә өйрәтәм” дип әйтә алмыйм. Кеше кемне сайлый, шул булыр. Ә мине иткән булсалар, әлбәттә, мин каршы килмәс идем.

- Әгәр сине Мәскәү дәшсә, чит ил дәшсә, без сине югалтабызмы инде?

- Юк инде. Беләсезме, мин сезгә бер сер әйтәм. Русча язганга, мине Татарстаннан читкә чакыралар. Мин рус шәһәрләрендә чыгыш ясыйм. Әлбәттә, минем программа русча җырлардан гына тормый. Без киләбез, һәм безгә стандарт сәгать ярым - ике сәгатьлек программа куярга кирәк. Минем русча җырлар исә 20 минутлык. Уйлап карагыз, мин нишләргә тиеш? Менә җырлап бетердем русчаны. Кеше сорый, ә мин нишләргә тиеш? Һәм мин тамашачы белән сөйләшә башлыйм: “Мин Татарстаннан”, “Ә сез татарча беләсезме?” дим. 90 процент кеше белми дә татарчаны. Ике йөз кешенең 10-15 е беләдер татарча. Әле алары да аңлый, әйтә алмый. Мин сүземне дәвам итәм, “Минем татарча җырлар бар” дим. “Сезнең берәр кайчан кытайча рэп ишеткән бармы?” дим. Юк, диләр. Ә, мәсәлән, французча ишеткән бармы, татарча ишеткән бармы? - дим. Бар диләр, кемдер юк ди. Хәзер сезгә җырлыйм дим. Әйдә, әйдә диләр. Алар аны тыңлый, үзләренчә аңларга тырышып тыңлыйлар.

Беләсезме, мине бит Нурминский дип чакыралар. Мин киләм, русча җырларны башкарам, мине аяклардан тоталар, чиныйлар, нишләргә белмиләр. Мин бер русча җыр җырлыйм, бер татарчаны җырлыйм. Мин җырлый башлыйм татарча һәм тамашачы үзгәрә дә куя. Шул ук кеше, шул ук киемнән, мин шул ук урында торам, бер җиргә күчмәдем. Ләкин ике төрле кеше чыккан шикелле. Нурминский русча җырлый - аңа бөтен кеше соклана. Шул ук Нурминский татарча җырлый - ниндидер яңа кеше чыккан мени, яңа рэп җырлый башлаган малай килгән дип карап торалар.

- Ул чыннан да ничектер сәерсенеп караумы, әллә икенче сортка караган кебек караумы, әллә инде ул сокланып караумы?

- Әйе, ул ниндидер сәерсенеп карау. Кемнеңдер күзләрендә мин бәлки төшәмдер. Уйлап карагыз, өч русча җыр чыкты, алар “атты”, хайп, аларны хәзер тыңлыйлар. Миңа Хабаровск якларыннан, Ханты-Мансийскидан язалар. Кешеләр алга таба нәрсә булачак соң дип көтә. Кеше бит инде тагын да яхшыракны көтә. Ә мин тоттым да татар телендә җыр чыгардым! Үземнең туган телемдә җырладым! Һәм кешеләр аптырашта кала. Кемдер: “О, Альберт, молодец” ди. Ә кемдер әйтә, “син нишлисең соң, синең барысы да әйбәт кенә бара иде бит, син нәрсәгә кайтасың?” ди.

Әмма мин хайп артыннан кумыйм, миңа ул кирәк түгел, мин булганы белән рәхмәтле. Мин хәзер үземне сындырып утырам икән, миңа җыр язарга кирәк, кеше көтә бит инде, нәрсә язарга икән дип, үземне көчләп эшләтәм икән, ул сыйфатлы булмаячак.

Сыйфатлы текст процесста гына килеп чыга. Мин тегендә-монда барам, районнарга йөрим, нидер күрәм. Кичә светофорда торам, бер ир гитарада уйнап утыра, сукбай инде, ул мине шундый илһамландырды. Мин торам светофорда, караңгы, салкын, күп машиналар, бөтен җирдә кемдер каядыр ашыга һәм бу мескен үзе генә уйный. Мин аңа карыйм да, башка ниндидер фразалар килә. Мин аларны телефонга язып куям. Яхшы әйбер язар өчен нәрсәнедер кичерергә кирәк... Мин шундый жәлләдем ул ирне, ул тырышып уйный, анда салкын, перчаткасы да ертык, бармаклары күренеп тора. Минем гитарада уйнаган бар, ул бармакны болай да авырттыра. Мин алдым да аңа 500 сум бирдем - мә, абзый. Ул абзый миннән көтмәгән дә иде. Гади машинада ниндидер гади малай моңа акча бирде. “Рәхмәт, дустым”, ди. Мин аны шундый жәлләдем. Шуннан соң рифма килде башка, мин аны язып куйдым.

Нәрсәнедер сыйфатлы яздырыр өчен, миңа нәрсәдер күрергә, кичерергә кирәк. Шуннан соң гына ул кешенең йөрәгенә үтеп керә. Кайбер кешеләр “Син җырлаганда каз тәннәре чыга”, - диләр. Минем үземнең дә шулай була үз җырларымны тыңлап утырганда. Чөнки ул булган әйбер, ул күктән алган әйбер түгел. Ул чынлап кичерелгән әйбер.

“Элвин Грей белән татарча проект эшлибез”

- Син татар сәхнәсендәге популяр җырчыларны күзәтәсеңме? Мәсәлән, Элвин Грейны күзәтәсеңме?

- Әйе, без аның белән дуслар. Без аның белән сөйләшеп торабыз.

- Киләчәктә бергә нәрсәдер иҗат итү планнарыгыз юкмы?

- Бар киләчәктә, Алла бирса. Татар телендә уртак проект эшлибез.

- Элвин белән уртак проект ул көтелгән әйбер. Ә бөтенләй көтелмәгән проект эшлисең килмиме татар сәхнәсе өчен? Салават белән җырларга, мәсәлән.

- Минем бер проект булды Лилия Хәйруллина белән. Миңа чыгалар татар артистлары. Ватсапта язалар. Күптән түгел генә язды, Венера Ганиева диделәрме соң... Венера Ганиева... бармы андый?

- Әйе, бар.

- Бер апа, әйе. “Исәнмесез. Альберт, сез Казанда түгелме?” дигән. Мин карадым да, бу апайны гомеремдә беренче тапкыр күрәм, мин аны белмим. Мин ул фотоны үземнең кешеләргә, оештыручыларга күрсәттем, “карагыз әле, бу кем” дип. Гади кеше түгел инде, шундук аңладым инде ниндидер эстрада кешесе икәнен. Бу бит Шәймиевнең яраткан җырчысы диләр. Өйдәгеләргә әйткән идем, ә нәрсә дип язды соң ул сиңа, диләр. Мин әйтәм, мин белмим, миңа кызык түгел ул. Язды, мин “юк шул, кызганыч” дип яздым. “Ярар, рәхмәт”, дигән дә инде, шуның белән безнең диалог бетте.

Әйе, мин татар эстрадасында үлеп-бетеп язган булсам, ул миңа дәрәҗә булыр иде. Миңа ул җырчының кем икәнен аңлаттылар, күптән җырлый инде ул диделәр. Ул миңа кызык булыр иде, мин аны тыңлаган булсам, аның эшләре белән таныш булган булсам, концертларына йөргән булсам.

Миңа чыгалар эстрададан. Алар бит күрәләр - Нурминский хайпта, аның белән берәр нәрсә эшләсәк ниндидер нәтиҗә булыр иде, дип уйлыйлар. Аның вагонына утырсам, үзе белән алып бара алыр микән дигән шикелле. Мин моны бик яхшы аңлыйм.

- Ә алга таба продюсер буларак эшлисең килмиме?

- Минме? Белмим, уйламадым, дөресен генә әйткәндә. Минем хәзер продюсерым, биш еллык контрактым бар. Биш елга әле мин үзем башкаручы. Дөресен әйткәндә белмим, миңа җырлау ошый. Бәлки киләчәктә булыр, туйгач. Кайбер артистлар, инде 10 ел йөрүчеләр “Бу сине туйдырачак”, диләр. Кайчан да булса бәлки ул мине туйдырачак, чынлап та. Ләкин хәзер бу минем яраткан хобби.

Ә син бу интервьюны лайкнулмы соң?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100