Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди җырлар артистларның тормышын бозган? “Куркыныч” җырлар исемлеге

“Җырны берәү шатлыктан, берәү кайгыдан җырлый" диелә татар халык мәкалендә. Гомеребезнең ачы хәсрәтен, шатлыклы мизгелләрен җырга салабыз. Җырчылар да үзләре кичергән хисләргә таянып репертуар сайлый, чөнки хиссез генә башкарган җыр тамашачының күңеленә үтеп керә алмый. Ә башкарган җырлары артистларның тормышына тәэсир итә аламы? 

news_top_970_100
Нинди җырлар артистларның тормышын бозган? “Куркыныч” җырлар исемлеге
Лилия Муллагалиева ялгызлык хакында җырлар башкармый

Хәтерләсәгез, бер интервьюсында Татарстаның атказанган артисты Лилия Муллагалиева җавапсыз мәхәббәт, ялгыз хисләр хакында җырлаганда тормышының чәлпәрәмә килүен әйтте.



- Җырларның сихри көче бар. Яшь чакта гел моңсу, эчтәлеге катлаулы булган җырлар башкара идем һәм тормышымда гел нәрсәдер булды. Хәзер ялгыз тормыш турында бөтенләй җырламаска тырышам. Андый җырлар тәкъдим итәләр икән, шунда ук каршы киләм. Бервакыт ялгызлык хакында җыр башкардым һәм ирем белән ачуланышып йөргән чаклар булды. Шул вакытта җырның кеше тормышына тәэсир итүе хакында уйлана башладым.

Алинә Сәфиуллина хорафат, юк-барга ышанмый
Татар эстрадасы җырчысы Алинә Сафиуллинаның "Юк, кирәкми" җырына төшерелгән клибы телевизор экраннарында еш күренә. Клипның эчтәлеге җырчының тормышыннан алынган дияргә була, чөнки Алинә тормыш иптәше белән аерылышкан. “Өйгә кайтышыбызга, ирем фатирның йозагын алыштырып куйган иде. Мин фатирда теркәлмәгән, улымны 6 ай тулгач кына кертте. “Яңа тормыш башларга комачауламагыз" дигәч, башка чарам калмады”, - дип сөйләгән иде Алинә “Интертат”ка. Хәзерге вакытта Алинә Нариманны үзе генә тәрбияли. Җырчының репертуарында сагышлы мәхәббәт хисләре хакында җырлар шактый. 

 

- Ниндидер җырны башкарганнан соң, тормышым төбе-тамыры белән үзгәрде дип әйтә алмыйм. Мин моны хорафат, юк-барга ышану дияр идем. Андый очракларның булганы юк, хәтерләмим. 

Тормышымда ниндидер күңелсез вакыйгалар була икән, киресенчә, башкарган җырларым уңышлы килеп чыга. Мәсәлән, “Яра” дип аталган җырым тамашачы тарафыннан бик яхшы кабул ителде. “Юк, кирәкми" җырын көйнең авторы Ильмира Нәгыймова миңа сентябрь аенда тәкъдим итте, ләкин шул ук вакытта яздыра алмадым. Ничектер артка кичектереп килдем. Тормышымның иң авыр һәм катлаулы чагы башланды һәм бу җырны яздырттым. Ничектер күңел халәтемә туры килде. Җырларны тормышымда барган вакыйгаларга туры китереп башкарам. Тормышта барысы да җайлы бара икән, күңелле җырлар башкарырга тырышам. 

Аерылышу турында җырлаганнан соң Илдар Насыйровны сөйгән кызы ташлаган

- Репертуарда җырларның күбесе үз тормышымнан алынган. Мәхәббәт хисләренә багышланган җырларым күп, ләкин сөйгән ярым юк. Җавапсыз мәхәббәт, аерылышу турында җырлап йөри-йөри, чынлап та очрашып йөргән кызым белән аралар бозылды. Чын күңелдән яраткан идем аны, ләкин ул миңа карата суынды. Гомумән, хәзерге заманда мәхәббәт бар микән ул? Минемчә, безнең заманда ярату сирәк күренеш. Кызлар файда эзләп, байлыкка кызыгып йөри. Күпчелек егетләр дә алардан калышмый. 

Бер вакыйга сөйләп узасым килә. Күптән түгел генә “Мишәр егете” дигән җырым чыкты, аны бер кешегә җавап буларак башкарам. Мин берара продюсер белән эшли башлаган идем. Исемен әйтергә теләмим, чөнки үзен бик начар яктан күрсәтте. Мин - Ульяновскидан, әлеге продюсер белән танышканнан соң Казанга күченергә туры килде. Шәһәрдә фатирга түләп торырга кирәк бит. Продюсер белән үзара килешү төзедек. "Борчылма, барысы да яхшы булачак. 50 гә 50 процент белән эшлиячәкбез", - диде ул. Мин ризалаштым, ләкин ул килешү кәгазе төземәде. Вакыт барды, продюсер миңа акча түләргә ашыкмады. Үземнең хезмәт хакымны сорагач, 10 мең түләде. Ул акча фатирга түләргә дә җитми, шуңа күрә әлеге продюсер белән араны өздем. Минем нинди шартларда яшәгәнемне белде, ләкин ярдәм итәргә ашыкмады. Минем белән акча эшләде дә, оста гына урамга чыгарып ташлады. Продюсер бит артистның талантын үстерергә һәм танылырга ярдәм итәргә тиеш, ә аңа акча гына мөһим булды. Пиар ягыннан да бернәрсә дә эшләмәде. 

“Мишәр егете” җырыннан соң тормышым яхшы якка үзгәрте, теге продюсерга да кем икәнлегемне күрсәттем. Минем белән эшләргә теләк белдерүчеләр булды, хәзер алар белән яңа иҗади планнар корабыз. 

    

Иркәнең кайсы җыры Алия Исрафилованы еларга мәҗбүр иткән?

- Тормышның һәр чорына туры килгән, шул вакытларны хәтерләтә торган җырлар бар инде ул. Ләкин, җырлар тормышыма ниндидер йогынты ясыйлар дип әйтә алмыйм. Хәзер бөтенләй тынычлыкта йөрергә яратам. Миңа күбрәк үзем башкарган түгел, башка артистларның җырлары тәэсир итә.



Бер вакыйга искә төште. Тормышта бераз авыррак вакытлар булган чаклар иде. Сеңлем белән икәү машинада моңсу уйларга бирелеп утырган моментта радиодан Иркәнең "Кыр чәчәге" җыры уйный башлады. Шул минутта ул җыр шул хәтле күңелгә үтеп керде ки, сеңлем белән күз яшьләрен тыя алмыйча хискә бирелеп бик озак бер сүзсез утырып торганыбыз хәтердә. Хәзер дә ул вакытларны исә төшергәндә башта шул җыр яңгырый. Әлеге җырдан яңа фикерләр барлыкка килде. 

Аннан соң кечкенә чакта авылга кайтканда әтинең машинасында гел татар кассеталары уйный иде. Кайбер кассеталар икешәр-өчәр тапкыр әйләнеп өлгерә иде. Менә шул кассеталарда уйнаган җырлар күңелдә ниндидер ностальгия, балачакны сагыну хисләрен уята.

Ризат Рамазанов хыянәттән курка

- Җырларның тәэсире бар, ләкин алар кеше тормышын үзгәртә алмый. Безнең Зинира белән күптән түгел генә “Хыянәт” дигән җырыбыз чыкты, бер-беребезгә хыянәт итүдән Аллаһы Тәгалә сакласын. Хыянәттән куркам. Андый хәлләр күрергә язмасын, хыянәт җырда гына булып калсын. Һәрвакыт ал дагөл булган җырлар гына башкара алмыйбыз бит. Без репертуар сайлаганда һәрвакыт тамашачы өчен якын җырлар сайлыбыз, алар мәгънәле һәм гыйбрәтле булырга тиеш.

 

Ике җыр Зәйнәп Фәрхетдинованының тормышына борчу китергән

- Җырлар тормышка тәэсир итә, шуңа күрә Зөфәр белән репертуар сайлаганда уңай, позитив һәм “ак” җырлар сайлыйбыз. Эчтәлеге катлаулы булган җырларны читтә калдырырга тырышабыз. 

Бер вакыт барыбер андый җыр җырларга туры килде, Зөфәр самолетта булган балалар фаҗигасе хакында җыр башкарды. Авыр хәсрәт күтәргән аналарның кайгысын уртаклашты. Әлеге җырдан соң тормышыбыз начар якка үзгәрмәде, ләкин озак вакыт күңелдә авыр тойгы торды. 

Үземә килгәндә, заказ буенча Әгерҗенең мәрхүм район башлыгына багышлап Гөлсинә Сабыр сүзләренә язылган җырны башкарырга туры килде. Бу җырда “мин галәмнән аваз салам” – дигән сүзләр дә бар иде. Дөресен әйткәндә, бу җырны башкарасым килмәде. Якын кешеләре аның рухына истәлек җыр буларак сорый икән, син берничектә җырламый булдыра алмыйсың. Хөрмәт йөзеннән җырладым. Ләкин шушы җырны башкарганнан соң тормышыма авырлыклар килә башлады. Хастаханәгә кердем, реанимациядә яттым һәм операция кичердем. Гомумән, ничектер начар вакыйгалар китте... Җырларда язылган сүзләрне үзем кичердем, бөтен авырлыгы минем тормышыма төште.



Аннан соң репертуарымда “Саубуллашу” җыры булды. “Аерыла юллар. Әллә очрашырбыз, әллә юк” дигән шигъри юллар бар иде анда. Бу җырны концертларымның ахырында башкардым һәм тормыш юлымда авырлыклар белән очрашырга туры килде. Шуңа күрә бу ике җырны репертуардан төшереп калдырдым һәм аларга кире кайтмадым. 

Менә шулай күңелләрне бераз авырттырган, тормышыма үзгәреш керткән җырлар булды. Гаепләп әйтүем түгел, ләкин җырларның көче зур. 

Яралы язмышлар турында иң күп җырлаучы - Эльвира Хамматова

- Безнең халыкта: “Татар юрап китерер” дигән әйтем бар бит. Минем очракта да шулай булды. Мин гел аерылышу, бәхетсез язмышлар, җавапсыз хисләр, ялгызлык хакында җырлаганымны хәзер генә аңладым. Татар эстрадасына шундый образда килеп кердем, беренче җырым “Яшьли сөйгән ярым” булды. Клибына игътибар итсәгез, мин анда күпердән сикерергә телим һәм тормышымны аянычлы рәвештә өзәргә ашыгам. 


Аннан соң “Каеннарга нигә уеп яздың, йөрәгеңә уеп куймагач” дип моңландым. Әлеге җырның клибында да яраткан кешем белән бергә була алмадым. 

Бер клипны бөтенләй төрмәдә төшердек, “Рәхмәт сиңа” җырына иде ул. 

“Көзге җыр” клибында тагын яралы язмыш сүрәтләнә, ир-ат кеше гаиләсен ташлап чыгып китә. Мин шушы авыр төенчекне башыннан ахырына кадәр тотып йөрим. 

Татар эстрадасында “бәхетсез” җырларга миннән дә әйбәт клиплар төшерүче юктыр ул. Бәхетле язмышлы җырдан бары тик “Кавыштыр, мәхәббәт”не генә әйтергә була. 

Бервакыт концерт ахырында яныма бер апа килде дә: “Кызым-балакаем, әллә нинди сәер клиплар төшерәсең. Алай ук кирәкми, дөньяның матур якларын күр әле”, -диде. Менә шуннан соң бу сүзләрдә хаклык барын уйлый башладым. Хәзер бераз “бәхетле” җырлар яздыра башладым. Элек репертуарга җырларны мин үзем сайламый идем, хәзер үзем сайлыйм. Шуңа күрә “Мин бәхетле”, “Язмышым бүләге”, “Тамчылар”, “Дусларга” кебек матур җырларым бар.

Ленар Яшен юрап китергән, кызларга гашыйк була алмый

- “Бутән булмыйм гашыйк! Юк, бүтән булмыйм гашыйк!” – дип җырлап йөрдем, юрап китердем бугай. Гашыйк була алмый интегәм. Кызлар күп, ләкин күңелгә якын һәм йөрәккә ятышлысы юк. Мәхәббәт – илһам чыганагы, гашыйк буласым һәм ярату хисе хакында яңа җырлар иҗат итәсем килә.

 

Мәхәббәт барлыгына ышанам, миңа да насыйп ярым очрар әле. Гаилә корырга ашыйкмыйм, башта гражданлык никахы белән яшәргә телим. Хәзер яшьләр ашыгып гаилә кора, берничә елдан соң аерылышалар. Иң беренче чиратта бер-беребезне белеп бетерергә кирәк.

Лилия Хәмитова үз тормышы хакында җырларга теләми

- Репертуарымда төрле җырлар бар, хәзер җыр сайлауга җитди карыйм. Яшь барган саен уйландыра, куркыта шул. Күпләр хәтерли торгандыр, мин “Хәерле юл тели һәйкәлләр” җырын башкара идем. Шул җырдан соң әллә ничә тапкыр юл фаҗигасенә очраганым булды, Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән алар куркыныч булмады.



Кайбер авторлар синең тормыш юлын хакында массакүләм мәгълүмат чараларыннан ишетеп белә һәм сиңа туры килгән җырлар тәкъдим итә башлый, менә шуны яратып бетермим. Үз тормышым турында җырларга теләмим. 

Белгечләр: "Җырлар могҗиза тудырырга сәләтле"

Америка Кушма Штатлары (АКШ) психологлары кызыклы гына тәҗрибә үткәрә, алар кешеләрне ике төркемгә бүлә. Беренче төркем – кошлар һәм чәчәкләр турында, ә икенче төркем – хыянәт хакында җыр тыңлый. Нәтиҗәдә беренче төркемдәгеләрнең кәефе күтәрелә, энергиясе ташып тора һәм фикерләү сәләтләре яхшыра. Икенче төркем озак вакыт “бушлык” халәтеннән чыга алмый. Аларның ни елмаясы, ни елыйсы, хәтта уйлыйсы да килми башлый. 

- Аерылышу һәм аянычлы язмыш турында җырлар башкармагыз. Шул рәвешле сез үз тормышыгыздан мәхәббәт хисләрен куасыз, аны кайгы-хәсрәт белән тутырасыз. Бары тик бәхетле киләчәк хакында җырлаучылар гына, матур һәм мул тормышта яши һәм гармониягә ирешә. Җыр - көчле тәрбияче һәм кешеләрнең якын дусты, аның һәр сүзе йөрәккә тәэсир итә. Әгәр яхшы тормышта яшәргә телисез икән, уңай китаплар, җырлар, фильмнар сайларга тырышыгыз. Яхшы һәм күңелле җырлар тыңлап иҗат итәргә, илһамланырга була. Кеше кайгылы вакытында да, шатлыкта да җыр ярдәмгә килә ала. Җырлар могҗиза тудырырга сәләтле – дип әйткән танылган композитор, дирижёр Антон Рубинштейн

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100