Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мирхәт Гайсин ике республика җырчыларын чагыштыра: "Башкортстан җырчылары татар җырчылары кебек берсен-берсе чәйнәшеп йөрми"

Татарлар җыр сәнгатендә камилләшеп киләләр, Башкортстан җырчыларына караганда аларның дәрәҗәсе югарырак. Ләкин башкортлар тәртиплерәк. Татар җырчылары кебек берсен-берсе чәйнәшеп, ямьсез сүзләр әйтешеп йөрми, ди Мирхәт Гайсин.

news_top_970_100
Мирхәт Гайсин ике республика җырчыларын чагыштыра: "Башкортстан җырчылары татар җырчылары кебек берсен-берсе чәйнәшеп йөрми"
- Буйдак булып озак йөрдең, өйләнгәч рәхәтме соң?
- Рәхәте-михнәте бергә(көлә). Мин 36 яшьтә, нәкъ вакытында өйләндем. Иртәрәк тә өйләнмәдем микән әле? - дип уйлап куйган чаклар да булгалый. Минемчә, ир кешегә 40та өйләнсә дә соң түгел. Ә менә 20 яшьтә үк өйләнү белән килешмим, иртәрәк дип уйлыйм. Әле беркөнне Фердинанд Фәтхи белән әңгәмә укыдым. Ул бөтенләй, пенсиягә чыккач кына өйләнмәкче булам дигән, әфәрин! 
- Казанда сирәк күренәсең хәзер...
- Башкортстанга кайтып киттем.
- Мирхәт, ике арада күп йөргән кеше буларак, татар һәм башкорт эстрадасы турында фикереңне әйт әле?
- Татарлар җыр сәнгатендә камилләшеп киләләр, башкортларга караганда аларның дәрәҗәсе югарырак. Башкорстанда сәнгать үсеше 10 елга арткарак калып бара. Кире башкорт эстрадасына кайткач, шуны аңладым. Шуңа күрә Казанга кайтасы, үсәсе килә.
- Сәбәбе?
- Хөкүмәт тарафыннан артистларга игътибар зур. Татарстанда атказанган исем алу да күпкә җиңелрәк. Чөнки җитәкчеләр тырышып эшләгән артистларны күрә беләләр, иҗатлары белән кызыксынып торалар. Әгәр җырчы берәр исемгә лаек икән, тоталар да бирәләр. Берәүгә дә ялынып, соранып йөрергә кирәкми. Башкортстанда киресенчә, анда атказанган исем алу могҗизага тиң.
- Башкортстанда халык кайсы җырчыларның концертларына яратып йөри?
- Казаннан килгән җырчыларның концертларын гына яраталар, үзебезнекеләргә рәт юк. Аптырагач, Башкортстан филармониясе татар  җырчыларына санкцияләр кертмәкче булып та карады. Бу яңалыкны ишеткәч, җырчылар берләшеп прокуратурага гариза язганнар. Казаннан килгән җырчыларга юлны ябып кына тамашачыны залга куып кертеп булмый. Гаепне читтән килгән җырчылардан түгел, үзебездән эзләргә, аларга карап үсәргә омтылырга кирәк. 
- Башкортстан җырчыларының бер-берсенә карата үзара мөнәсәбәтләре ничегрәк?
- Ул яктан башкортлар тәртипле. Татар җырчылары кебек берсен-берсе чәйнәшеп, ямьсез сүзләр әйтешеп йөрмиләр. Татарларның эчендәгесе тышында - әдәп саклап утыру юк. Нәрсә уйлыйлар, шуны бәреп әйтәләр. Бәлки, турысын әйтү яхшырактыр да. Чөнки тыныч кына елмаеп йөргән кешедән нәрсә көтәргә икәнен белеп булмый, анысы да бар...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100