Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөнир Рахмаевныкын да ваттылар, Айгөл Бариевага да чират җиткән: "Минем аккаунтта башка кеше утыра, берни эшләп булмый"

Аш-су рецептлары белән кызыксынган интернет-кулланучыларга Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның инстаграмдагы "Рецепты от Айгуль Бариевой" төркеме яхшы таныш. Шушы көннәрдә Айгөлнең бу төркемен ватканнар һәм үзләштергәннәр. Айгөл үз битенә керә алмый, төркемне бөтенләй билгеле булмаган кеше алып бара. Социаль челтәрләрдәге аккаунтлардан колак кагу очраклары бер Айгөлдә генә түгел. Шундый хәлләрне барладык һәм аларны булдырмас өчен нишләргә кирәген белештек. 

news_top_970_100
Мөнир Рахмаевныкын да ваттылар, Айгөл Бариевага да чират җиткән: "Минем аккаунтта башка кеше утыра, берни эшләп булмый"

- Инстаграмдагы бу төркемем ике елдан артык эшләде, барлык рецептларымны шунда язып бара идем. Беренчедән, аларны үзем өчен сакладым. Икенчедән, кызым өйрәнсен һәм кешеләргә файдалы булсын өчен язып бардым. Төркемгә язылучылар саны көннән-көн артты, шуның кадәр популяр булыр дип уйлаган идем. Соңгы вакытта теркәлүчеләрнең саны егерме меңгә кадәр җитте, - дип сөйләде Айгөл Бариева “Интертат”ка.

“Аш-су аккаунты хакерларга кирәк булыр дип белмәдем”

- Бу яңалыкны ялга китәр алдыннан, аэропортта белдем. (Җырчы тормыш иптәше Линар белән Таиландта ял итеп кайтты – ред.). Инстаграмның ярдәм итү хезмәтенә мөрәҗәгать итеп карадым, ләкин бернәрсә дә эшләп булмады. Хакерлар электрон почтамның адресын үзгәртеп куйган булып чыкты. Алай килеп чыгуы кызганыч, бу очракта гаеп миндә. Ул аккаунтка cаклану чаралары (защита) куелмаган иде. Дөресен генә әйткәндә, шулай килеп чыгар дип кем уйлаган. Бу аш-су аккаунтының хакерлар өчен кызык булачагын белмәдем. Хәзерге вакытта әлеге аккаунтта башка кеше утыра, аның кем икәнен белмим. Ул “reseotnargiz” дип теркәлгән, аның белән элемтәгә кермәдем. Әлеге хакер минем шәхси фотосүрәтләремне алып ташлады һәм төркемнең исемен үзгәртте. Минем җырларым белән урнаштырган рецептларны бозып ташлады. 

Нәрсә дип әйтим инде, мин андый кешеләрне җәллим. Үзләре булдыра алмаган кешеләрне мин һәрвакыт кызганам. Кемнеңдер уңышы нәтиҗәсендә үзеңә “пиар” ясау матур күренеш түгел. Аллаһы Тәгалә барысын да күрә, - дип сөйләде Айгөл.



Бүгенге көндә җырчы яңа “reseptyotaigulbarie” төркеме ачып, рецептларын шунда куеп бара һәм язылучыларны яңадан җыярга мәҗбүр. Яңа төркеменә инде дүрт меңнән артык кеше теркәлгән. Айгөл элекке рецептларын репост ярдәмендә саклап калган һәм яңа битенә күчергән. 

Хакерлардан саклану өчен Айгөл Бариева Инстаграм челтәрендә “двухфакторная аутентификация” дигән функцияне кулланырга киңәш итә.

“Ирегезнең социаль челтәрдәге паролен белергә булышабыз”

Интернеттагы сәхифәләрне җимерү – закон нигезендә җинаять санала, җинаять Россия Җинаять кодексының 138 һәм 272 маддәләре нигезендә билгеләнә. Әлеге җинаять өчен штраф яисә 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Әмма хакерларны бу туктатмый икән, алар төрле юллар белән башкаларның аккаунтларын үзләштерә. Аларның күбесе акча урлау өчен мондый адымга бара. Кайберәүләр электрон системаны “җимереп”, анда сакланган мөһим мәгълүматларны үз файдасына куллана. Хәтерләсәгез, узган елны җырчы Мөнир Рахмаев та шундый мошенниклар корбаны булды, аның ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсен ватып, монтажлап ясалган интим видео тараттылар.  Бүгенге көндә интернетта хакерлар хезмәтен тәкъдим итүчеләр җитәрлек булуы ачыкланды. Яндекска мөрәҗәгатеңне генә керт - ул сиңа шундук хакер табып бирә. Кызык өчен генә Василий дигәненә шалтыратып карарга булдым. Ул үзенең Казаннан булуын, белеме буенча программист икәнен дә күрсәткән.

- Исәнмесез. "ВКонтакте" да иремнең шәхси битен “ватарга” телим. Ярдәм итә аласызмы? - дим.

- Ярдәм итә алам. Әлегә үземнең заказларым күп, тик таныш хакерым бар. Бу өлкәдә зур тәҗрибәгә ия. Сезне аның белән тоташтыра алам, берничә көндә башкарып чыгачак. Кайбер хатын-кызлар ирләренең шәхси битенә “доступ” кына ала. Ягъни, аның кемнәр белән аралашуын күзәтеп бару өчен. Сез ирегезнең битен бөтенләй “ватарга” телисез, мин дөрес аңладыммы? 

- Әйе, миңа аның аккаунтын бөтенләй юкка чыгарырга кирәк, - дидем.

- Карагыз әле, аннан сезгә ни файда? Ул бит "ВКонтакте"да янәдән теркәлә ала. Әйдәгез, без сезгә аның парольләрен белергә булышабыз. Әлбәттә, ул хезмәт кыйммәт тора. Без “чиста” эшлибез, ирегез бернәрсә дә сизмәячәк, - дип үгетләргә кереште Василий.

- Бу хезмәт кыйбатмы?

- Бәяне эшнең никадәр катлаулы булуына карап куябыз. 5000-15000 сумга кадәр. Ирегезнең аккаунтын һәм телефон номерын әйтергә кирәк булачак. Электрон почта адресын белсәгез тагын да яхшы. Әйдәгез, әйтегез – диде ул.

Шунда ук телефонны куйдым. Василий бик үҗәт булып чыкты, әллә ничә тапкыр шалтыратты.

Интернет челтәрендә хакерларның хезмәт күрсәтү бәяләре төрле икән: мәсәлән, mail һәм yandex почталарын “вату” 3000-12000 кадәр. Фейсбук һәм Инстаграм челтәрен юкка чыгару 10000-30000 кадәр торуы ачыкланды. 

Мөнир Рахмаев, Айгөл Бариева... Тагын кем?

Татар эстрадасы җырчылары арасында хакерлардан зыян күрүчеләр бер Мөнир белән Айгөл генә түгел икән. Җырчы Ришат Төхватуллин да Инстаграмда яңа аккаунт ачарга мәҗбүр булды. Билгесез кеше аның шәхси битендә барлык мәгълүматны юкка чыгарды. Җырчы бу кешенең Тимур исемле булуы ачыклаган. Тик Тимурның нинди ният белән бу адымга баруы гына аңлашылмый.



Мондый хәл җырчы, Татарстанның атказанган артисты Иркәгә дә яхшы таныш. “Якын дусларым бар янымда, аларны взломать итә алмассыз. Аның өчен минем күңелгә керәсе бар, почтага түгел. Аның паролен бары тик якыннарым гына белә”, - дип язган иде ул үзенең Инстаграм челтәренә.



Блогер Илназ Габидуллин хакерлардан сакланырга өйрәтә

Хакерлардан саклану өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Бу хакта инстаграмдагы популяр “Кызык-мызык” төркеме авторы, блогер Илназ Габидуллин белән сөйләштек. Ул “Интертат” укучыларына үзенең киңәшләрен бирде.



1 киңәш. Барысын да язып барыгыз!

- Иң үтемле һәм гади киңәшләрнең берсе. Миңа күп очракта “Электрон e-mail почтаның адресын оныттым”, “Инстаграмның паролен искә төшерә алмыйм”, – дип мөрәҗәгать итәләр. Социаль челтәргә теркәлгәндә һәрбер парольне язып куярга тырышыгыз, чөнки тора-бара ул кирәк булачак. Моның өчен WORKFLOWY дигән махсус сервиска теркәлә аласыз. Парольне югалтып, аны яңадан табу кирәк булган очракта, әлеге сервис аша аны табу ысуллары бирелә. Бу сервис компьютер, iPhone һәм Android өчен бар. Инстаграмда теркәлү узганнан соң ике факторлы аутентификация узарга кирәк. Аның ярдәмендә шәхси аккаунтыгызда башкарылган барлык программаларны күзәтә аласыз. Сезнең телефоныгызга һәрдаим смс-хәбәрләр киләчәк. Аның өчен беренче чиратта Инстаграмда “Настройки”ны эзләп табабыз. Аннан соң “Параметры” бүлегенә керәбез һәм “Двухфакторная аутентификация” узабыз.

2 киңәш. Катлаулы пароль куегыз!

- Гади 4-5 символдан гына торган парольне хакерлар ике сәгатьтә җимерә ала. Шуның өчен катлаулы, күп символлардан торган пароль уйлап табарга кирәк. Мәсәлән, туган елыгыз + урамыгыз исеме + фатир яки өй номерын бергә кушарга була. Аннан соң рус хәрефләре белән язарга тырышыгыз, ләкин клавиатурагыз һәрвакыт инглиз телендә булсын. Шулай ук кайберәүләр танышларының, туганнарының аккаунтлары аша теркәлү уза. Социаль челтәргә теркәлгән вакытта шәхси электрон почта, телефон номеры, Facebook аккаунтын кулланырга кирәк. Почта сервисы gmail.com файдаланырга киңәш итәм.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100