Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөнир Рахмаев: Хатыным белән чит илгә күченеп китәргә җыенабыз

Мөнир Рахмаев - татар эстрадасында иң эпатаж җырчыларның берсе. “Минем турында начар уйлаучыларга сәлам әйт”, - ди ул. Сәламен җиткерәм!

news_top_970_100
Мөнир Рахмаев: Хатыным белән чит илгә күченеп китәргә җыенабыз

 “Дусларым юк”

Мөнир кешеләрне гафу итми икән. “Миңа начарлык эшләгәннәрне сызып атам”, - ди ул. Мөнир белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Әңгәмәбез аңа бик ошады ахыры - сөйләшүебездән соң “Инстаграм”га матур сүзләр язды. Әле үзенең футболасы белән шоколадын да бүләк итте! Мөнирдән югары бәя алу бер дә җиңел түгел. Әңгәмәбез аңа да ошаган, димәк. 

- Мөнир, Россиядән китәргә уйлыйсың икән?

- Әйе, хатыным белән бергә китәргә планлаштырабыз. Америкага барып, андагы тормышны карап кайтырга иде. Соңыннан инде тәгаен яшәү урыныбызны үзгәртербез дип уйлыйм.

- Куркытмыймы? Анда яшәү кыйммәтрәктер.

- Курыкмасын өчен, башта барып кайтырга кирәк. Анда яшәүче танышларым бар. Мин төрле чаралар оештыру өлкәсендә эшлим. Ә Америкада әлеге өлкә әлегә тулысынча үсмәгән. Бәлки анда да әлеге өлкәне үстереп булыр. Америкага күчеп, гел анда гына булырмын дип әйтә алмыйм. Россиягә, Татарстаныбызга да кайтачакмын. Эшләвемнең географиясен арттырасым килә.

- Хатының синең белән китәргә әзерме?

- Мин кая барсам да, ул минем белән булачак.

- Монда булган фатирларыгызны сатасыңмы? Эшең кала?

- Барысы да калачак. Әле тагын фатир алырга исәп бар. Без фатирларга вакытлыча яшәргә дип кешеләрне кертәбез.

- Бүгенге көнне сезгә яшәргә акча җитәме?

- Әйе, җитә. Ләкин тагын да күбрәк эшләргә кирәк, чөнки мин үземнең балаларымның киләчәге өчен кайгыртам. Минемчә, Россиядә яшәү кыйммәт. Без үскәндә күп әйбер бушлай иде. Барысы да башка төрле иде. Хәзер бишенче-алтынчы сыйныф укучылары чишкән мәсьәләләрне карыйм да, чишә алмавымны аңлыйм. Минемчә, балаларның белеме әллә ни яхшы түгел.

- Димәк, Россиядә яшәү авыр?

- Барысы да кыйммәтләнә бара, ә хезмәт хакы бер дә артмый. Хәзер әгәр дә берәр нәрсә булдырырга теләсәң, танышлар, дуслар кирәк. Әгәр танышың юк икән, алга китеш булмаячак. Ә мин сорап йөри торганнардан түгел. Әллә нинди дәрәҗәле танышларым бар, ләкин мин алардан ярдәм сорамыйм.

- Сезнең дуслыгыгыз белән кулланучылар бармы?

- Бар, дөресен әйтәм. Әгәр дә мин моны сизәм икән, әлеге кеше минем танышларым исемлегеннән югала.

- Дусларың бармы соң?

- Дусларым юк, алар үзләренең кем икәннәрен күрсәттеләр инде. Алар минем статусым белән кулланалар. Хатыным, әти-әнием, туганнарым бар.

- Синнән танышың акча сораса, ярдәм итәсеңме?

- Юк. Акча алган кеше күп очракта кире кайтармый. Акчаны кул белән бирәсең, аякларың белән аласың, төгәл итеп әйтсәк. Кешеләргә, шалтыратып, бурычлы булуын исләренә төшерсәң генә, акчаны кайтаралар. “Бер айдан соң кайтарам”, - диючеләр, ярты ел үткәч, бурычын түли. Кешеләр үз сүзләре өчен җавап бирми. Әле бүгенгә кадәр бурычларын кайтармаганнар бар. Мин аларны үз тормышымнан сызып аттым.

- Төрле хәлләр була. Әгәр чыннан да ярдәмең кирәк булса?

- Юк, барыбер бирмим. Хәйрия белән шөгыльләнәм – шул җиткән.

- Сызып атылучылар күпме?

- Әгәр миңа яманлык эшлисең икән, шул ук вакытта мин әлеге кешене онытам. Мин гороскоп буенча "Чаян". Әлеге сыйфат миңа хас. Мин шанс бирмим.

- Танышың бер мең сораса да бирмисеңме?

- Бер сум да бирмим, чөнки бар булган акчамны мин үзем эшләп алдым.

- Мохтаҗларга булышасыңмы?

- Бу башка сорау. Әгәр урамда ярдәмемә мохтаҗ әбине күрсәм, аның белән кибеткә кереп, ашамлыклар алып бирә алам. Ләкин минем акчама аракы алучыларга бер тиен дә бирмим. Аларның да күзләре күрә, куллары-аяклары бар – эшләргә кирәк.

- Алдаучыны һәм алдамаучыны ничек аерырга?

- Тормыш тәҗрибәсе кирәк. Кешенең күзләре үз-үзен сата.

- Кешегә, гомумән, ышанырга кирәкме?

- Юк, ышанырга кирәкми. Бары тик үз-үзенә, үзеңнең йөрәгеңә генә ышанырга кирәк.

- Миңа да ышанмыйсыңмы?

- Юк.

- Кешеләргә ачу саклыйсыңмы?

- Мин кичермим, гафу итмим. Мине үпкәләткән кешеләрне яратмыйм. Кешеләр үзгәрми, бары тик ел фасыллары гына үзгәрә. Менә шул мин үпкәләткәннәргә "на зло" яшәвемне алга таба тагы да яхшыртачакмын.

- Үзең ялгышып, гафу үтенгәнең бармы?

- Мин ялгышмыйм. Яшем бар инде.

- Син язмышка үпкәләгәнсең кебек...

- Нишләп?! Мин язмышка үпкәләмим. Таң саен уянуыма шатланам. Бөтен әйбер дә үзеңнән тора бу тормышта. 

- Бөтен кеше дә синең кебек күп акча эшли алмый бит...

- Күпме эшләвең синнән тора. Әз эшлисең икән, димәк, син үзең гаепле.

- Россиядә кеше күпме баерга теләсә дә, булып чыкмый...

- Шуңа күрә мин биредә үземнең һәм балаларымның киләчәген күрмим дә. “Син патриот түгел”, - диләр миңа. Әлеге сүзләрне, гадәттә, акчаны көрәп эшләүчеләр әйтә. Мин бүген аз эшлим, димим, бер дә зарланмыйм, ләкин тагын бер әйтим: “Балаларымның киләчәге өчен борчылам”.

- Синең проблемаларың бармы?

- Зур проблемаларым юк. "Кем чүп ташлый, кем телевизорны сүндерер?" - менә шундый проблемаларыбыз бар. Беребезнең дә проблемалары булмасын иде. Көнләшү, талашулар бетсен. 

- Берәр теләгең, мактасың бармы?

- Яшәгәндә, күбрәк яхшылык кылырга өлгерергә иде. Үлгәндә: "Аллаһка шөкер, игелек кыла алдым", - дип китәргә язсын.

“Хатыным авырлы”

- Әле әти булырга җыенасызмы?

- Хатыным авырлы. Апрель аенда табарга тиеш, Алла боерса.

- Котлыйбыз! Кемне көтәсез?

- Әлегә төгәл белмибез. Сәламәт бала булып тусын.

- Нннди әти булачаксың?

- Таләпчән, яхшы әти булачакмын. Мин балалар телим. Әти булачагымны белгәч, күзләрем яшьләнгән иде.

- Ничә бала телисең?

- Аллаһы Тәгалә күпме бирә инде. Акча ягыннан мөмкинлекләргә карарга кирәк. Бер баланы гына күтәрер өчен күпме акча сорала? Ярый, артистлар акча эшли ала. Ә менә калганнар ничек яши икән?! Мин аларга шаккатам. Алар әлеге тормыштан "кайф" алып яшиләр әле.

- Нишләсеннәр соң алар? Ярты Россия хезмәт хакыннан хезмәт хакына кадәр яши.

- Алар үзләре гаепле. Алга таба нәрсә булуын беркем дә белми. Шуңа күрә яшь чакта алга таба атларга кирәк, бер урында гына утырырга ярамый. Миңа Россиядә кысынкырак. Бездә син я бай, я хәерче. Урта хезмәт хакы юк.

- Сезнең туегыз булмады.

- Әйе, булмады.

- Илсөярнең авырлы булуы комаучаладымы?

- Юк, әлбәттә. Ул туй бәлки кирәкмидер дә. Бәлки без аның белән икәү генә берәр чит илгә очарбыз.

- Синең балаларың калганнардан аерылачакмы? Ничек үстерәчәксең аларны?

- Алар башка балалардан бер яклары белән дә аерылмаячаклар. Мин үткәнне алар да үтәргә тиеш. Балалар бакчасына йөрерләр, җәяү мәктәпкә барырлар. Гел машинада гына йөртергә җыенмыйм. Җәмәгатьчелек транспортының да нәрсә икәнен белергә кирәк.

- Әйтик, улыңа унсигез булганда, син аңа машина бүләк итәчәксеңме?

- Юк, әлбәттә. Үземнең беренче “девятка” машинасын үзем сатып алдым. Ул да үзе эшләп алырга тиеш. Мин аңа фатир бүләк итәр идем. Ә калганын ул үзе хәл итәр.

- Син үзең бай гаиләдә үсмәгәнсең бит, әйеме?

- Юк, үскәндә, төрле чаклар булды. Әти-әнием велосипед та алып бирә алмаганнар иде. Тугызынчы сыйныфта укыганда үзем эшләп алдым. Аның хакы биш йөз сум иде дип хәтерлим. Ишегалларын себереп, акча эшләдем. Бүген булган бар байлыгымны да үзем эшләп алдым. Миңа беркем дә акча китереп бирмәде. 

- Балачак күңелле үттеме?

- Хәзерге балаларга караганда безнең балачак күпкә күңеллерәк үтте. Кәтмәннәр белән бакчага чыга идек. Балачагымны елмаеп искә алам. Уйнап үстек. Телефоннар юк иде. Ә хәзер балалар гел телефоннарда гына утыралар. Бала елый – аны тынычландырыр өчен телефон бирәләр.

“Мин популяр”

- Мөнир Рахмаев популярмы?

- Минемчә, әйе. Миңа пародияләр ясыйлар. “Пародировать” ителгән җырчылар күп түгел. Алар арасында Айдар Галимов, Салават, Элвин Грей, Нәфкать Нигъматуллин һәм мин бар. Минем уйлавымча, мин популяр. Бүген җырчылар күп, һәм аларны белеп бетерү мөмкин түгел. Ә мине беләләр.

- Венера Ганиева белән "Ак каен" җырын башкардыгыз. Әлеге дуэт сине популяр итте.

- Әйе, мин популяр булдым, ә Венера Ганиева янәдән балкыды. 

- Пародия көлү түгелме?

- Юк, әгәр сиңа пародия ясыйлар икән, димәк, сине беләләр. Данир Сабиров арттырып күрсәтә. Ул хәзер “топовый” артистлар арасыннан төшеп бара кебек. Аның урынына Рифат Зарипов килә. Минемчә, әгәр син пародияләр күрсәтәсең икән, сиңа җырчы булырга кирәк түгел.

- Татар эстрадасы турында нәрсә әйтә аласың?

- Эстрада череп бара. Ялагайлану, алдау күп. Берничә елдан эстрада булмаска да мөмкин. Татар җырчылары мине яратмый, чөнки мин гел эшләп торам.

- Үзеңнең концертларыңны куймыйсың, әйеме?

- Элек куя идем, хәзер юк. “Солянкаларда”, ягъни җыелма концертларда җырлыйм. Утыз биш яшьлек юбилей елымда тур ясарга уйлыйм.

- Администраторың юкмы?

- Яхшы администратор табу авыр. Алдыйлар! Мәсәлән, залда 500 кеше булса, хисапта 350 кеше язылган була. Ә калган 150се кая киткән?! Бүген администраторым юк.

- Халык концертларга йөриме?

- Юк дип уйлыйм. Тулы залларга эшләп йөрүче җырчылар аз. Аншлаглар булмый, чөнки тамашачының акчасы юк. Әйтик, ул егерме мең эшли, ди. Ун мең – ипотека, биш мең – квартплата, биш мең – ашарга. Ә билет бәясе, чама белән әйтсәк, 1500 сум. Бер унбиш елдан татар концертлары булмаячак.

- Унбиш ел күп түгелме? Бәлки тизрәк?

- Килешәм, бәлки тизрәктер дә. Татар теленең хәлен үзең беләсең.

- Балаларың татарча сөйләшәчәкме?

- Өйрәтәчәкмен, әлбәттә. Ләкин гел татарча гына аралашырлар дип уйламыйм. Мин үзем турында да татар телен камил беләм дип әйтә алмыйм. Мин авылда үсмәдем. Татар теле бетүгә таба бара.

- Дингә карашың нинди?

- Алга таба намаз укырга уйлыйм, ләкин дингә тулаем кереп китәргә әзер түгелмен. Мин алкогольле дә, хәләл туйларны да алып барам. 

- Татар журналистикасы бармы, ничек уйлыйсың?

- Татар журналистикасы юк. Сыйфат юк, чөнки финанслар юк. Менә син фотограф белән килгәнсең. Ә визажистлар, декор?! Рус журналистикасында бар. Ә сездә нәрсә?! Кызыграк язарга кирәк. Артистлар үзләренең тормышлары турында: “Бар да яхшы”, - дип сөйлиләр. Син берничә кешедән интервью алган журналист. Алар сиңа нәрсә сөйләүләрен һәм минем сиңа ничек җавап бирүемне чагыштыр. Алдамасыннар!

- “Матур түгел”, - диләр шул. Матур гына итеп язгач, укучылар кими.

- Менә шуның турында әйтәм дә. Кешеләргә укырга кызык түгел. Ә менә мин сиңа сөйләгән әйберләр аларга кызык булачак.

- "Пошло" язасың, диләр.

- Уйлама да. Кеше фәрештә булган әллә?! Алар үзләре укый, чөнки аларга кызык, ә үзләре: “Болай ярамый”, - диләр.

“Хатын авырлы булганда, секс белән шөгыльләнергә кирәк”

- Беренче мәхәббәтеңне хәтерлисеңме?

- Әйе, ул миннән ун яшькә өлкәнрәк иде. Миңа шул бер тугызлар булгандыр. Аның исеме Роза. Шуны әйтә алам: мәктәптә укыганда, мин кызлар белән йөрмәдем. Унберенче сыйныфларда паркта “гүләйт” итүләр була иде.

- Син бабник идеңме?

- Кызлар булмады, димим. Руслар әйтмешли, бер ун-унбиш кызга “рассылка” ясый идем. Кызларга хәерле иртә теләү дә җитә. Концертлар белән берәр шәһәргә барганда, алар белән очраша идем. Алдаган чаклар да булды. Яшемне күбрәк итеп әйтә идем. Әле машинам булмаганда, аны бар дия идем. Ә кызлар ышана иде.

- Берничә кыз белән йөргән чакларың булдымы?

- Булмады түгел. Берсе бер – шәһәрдә, икенче башка шәһәрдә яши иде...

Алар белән йоклый идеңме?

- Эм...Комментарий бирәсем килми. Мондый хәл һәр егеттә дә булгандыр.

- Алар елаганнардыр инде.

- Әйе, мин аларны үпкәләтә идем. “Кара исемлеккә” тыга идем. Сөйләшеп, очрашу билгели идем. Килгәч, кыяфәте ошамаганга күрә, борылып кайтып китә идем. Ә кыз басып кала. Мин сиңа дөресен сөйлим.

- Йоклаган кызларың арасында исемен белмәгәннәре бармы?

- Бар, яшермим. Алар белән клубларда таныша идем.

- Нишләп шулай ошагансың микән син аларга?

- Кызларга акчалы егетләр ошый. Алар шундыйларга гына карый. Хәтта син дә шундыйны күзлисең.

- Ялгыз калудан курыкмый идеңме?

- Бөтен кеше дә үз гөнаһлары өчен үзе җаваплы. Барыбызның да гөнаһлары бар. Бүген минем өчен иң мөһиме – гаилә һәм эш. Барысы да артта калды. Егетләрнең барысына да әлеге юлны үтәргә кирәк.

- Егетләргә ничә яшьтә өйләнергә кирәк?

- Утызга кадәр өйләнергә кирәк дип уйлыйм. 35-40та да соң түгел, диләр. Ул баласы белән мәктәпкә илле яшьлек абзый булып барамыни?!

- Тагын нинди кагыйдәләр бар?

- Хатын иреннән чама белән биш яшькә кечерәк булырга тиеш. Хатын-кызлар ирләргә караганда тизрәк картая. Ул тыңлаучан, буйсынучан булырга тиеш. Әгәр хатының синең белән бер яшьтә икән яисә өлкәнрәк икән, ул үзен синнән көчлерәк булуын күрсәтәчәк.

- Хатының сине тыңлыймы?

- Әйе, әлбәттә. Нәрсә яраганны, ә нәрсә ярамаганны төгәл белә. Ул минем фикеремне хөрмәт итә.

- Хатының гел эшләячәкме?

- Әйе, минемчә, хатын-кыз эшләргә тиеш. Өйдә утырса, ул аңгыраеп бетәргә мөмкин.

- Социаль челтәрләргә  карасаң, хатының "стервага" охшаган...

- Күпләр шулай ди. Ә ул үзе бик йомшак, тыныч хатын-кыз. Әйе, ул үзен карый, матурлык студияләренә йөри. Хатын-кыз гел матур булырга тиеш. Минем хатыным гел чибәр.

- Ул сүгенәме?

- Мин сүгенәм, ә хатыным сүгенми. Ул молодец!

- Син акча бирәсеңме?

- Аның үзенең акчасы бар. Мин аңа бүләкләр ясыйм.

- Үзең матурлык студияләренә йөрисеңме?

- Йөрим. Маникюр ясатам, чәчләремне кистерәм. Битемә маска ясатырга иде менә. Бераз гына йомшатырга кирәк. Миннән көлүчеләр бар, ләкин миңа барыбер. Аена ун мең бетерәм.

- Кайсы кибетләрдә киенәсез?

- Мин реклама ясаган кибетләрдә киенәбез. “Бартер” буенча дип әйтик.

- Хатыныңа чәчәкләрне дә “бартер” буенча бүләк итәсеңме? Акчага алынмаган бит ул.

- Әйе, һәм хатыным әлеге чәчәкләрне рәхмәтле булып кабул итә.

- Хатыныңа тун алып бирдеңме?

- Аның үзенеке бар. Кыскасын да, озынын да кия. Курткалары да бар.

- Үл синнән акча сорыймы?

- Юк, аның миннән бер тапкыр да акча сораганы юк. Мин аңа үзем бирәм. Аңа биргән акчаны мин санамыйм, чөнки мин аны яратам.

- Синең сүзләреңне тыңласаң, хатының бай. Ничек андыйны табарга?

- Бу – язмыш. Бар егетләрдә дә минеке кебек хатын булсын. Шуны телим.

- Акчасыз калсаң, ул китмәсме?

- Юк. Минем гел акчам булачак. Хәтта аяксыз калсам да, барыбер эшләячәкмен. Үз гаиләмне акча белән тәэмин итә алачакмын. Мине беркем дә туктата алмаячак. Кешеләрнең күбесе мине күралмый.

- Нишләп күралмыйлар микән сине?

- Кешеләр начарлыкны гына хәтерлиләр, ә яхшылыкны искә дә алмыйлар. Нигә начарлыкны искә алалар? Чөнки алар көнләшәләр.

- Хәзер хатының авырлы. Секс белән шөгыльләнү сирәгәйдеме?

- Шундый кызык сорау. Минемчә, хатын авырлы булганда, секс белән шөгыльләнергә кирәк. Китапларда да шулай язылган. Синең бу соравыңа күпләр җавап бирмидер. “Матур түгел”, - диләрдер. Секс – табигый күренеш. Без, мин дә, хатыным да моның белән шөгыльләнергә яратабыз. Шул!

- Хатын-кызлар айга берничә көн бераз үзгәреп ала. Ул көннәрдә йокламыйсызмы?

- Юк. Сине шул темалар гына кызыксындыра, әйеме?! Ә кешеләр шуны укый. Аларга пычрак кына кирәк. 

“Бу хакта язарга кирәкми”

Теге видео (Мөнир Рахмаевның виртуаль секс белән шөгыльләнүе сурәтләнгән видеоролик телеграм каналларда таралган иде. Мөнир Рахмаев бу роликның видеомонтаж булуы хакында белдерде - автор) сорыйм инде. Ул таралгач, рейтингыгыз артты кебек?

- Бу теманы мин оныттым инде. Белмим, рейтингыма тәэсир иткән микән?!

Бу хәлдән соң үзең өчен берәр нәтиҗә ясадыңмы?

- Нәрсә әйтергә белмим. Бу хакта язачакбызмы?..

Теләмисең?

- Юк. Үтте инде. Бу хакта язарга кирәкми.

P.S. Бу хакта язарга кирәкмәгәнен генә язам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100