Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төнлә уянып язылган җырдан башланган иҗат: Роза Мостафиева хатын-кыз автор-башкаручылар фестивален оештырды

Роза Мостафиеваның хезмәттәшләрен бергә җыю хыялы чынга ашты. 22 ноябрь көнне Казанда “УНИКС” концертлар залында беренче тапкыр “Кызлар-йолдызлар” дип исемләнгән хатын-кыз автор-башкаручылар фестивале үткәрелде. Ә бүләккә диплом һәм “Кызлар-йолдызлар” сыны бирелде.

news_top_970_100
Төнлә уянып язылган җырдан башланган иҗат: Роза Мостафиева хатын-кыз автор-башкаручылар фестивален оештырды

Концертны “уңган-булган хатын-кызларыбыз!” – дип мактый-мактый Айваз Садыйров белән Гөлназ Сәфәрова алып барды, алар сәхнәгә һәр чыккан автор-башкаручыны бүләкләде.

Бу фестивальнең оештыручысы – 100дән артык җырлар авторы Роза Мостафиева. “Оештыру җиңел булмады, хәтта 10 килограммга ябыктым”, – диде Роза ханым.

- Мондый чараны уздыру фикере ничек барлыкка килде?

- Мин башта инженер-технолог идем, аннары юрист белемен алдым, ике бизнес күтәрдем, аннары ул түбән тәгәри башлады, шунда миңа, гомергә җыр турында уйламаган кешегә, депрессиядән чыгарга музыка дөньясына килеп керүем ярдәм итте. 

Беренче җырымны төнлә уянып иҗат иттем. Автор-башкаручы булып киттем, шуннан соң башка җыр язучыларга, җырчыларга игътибар итә башладым. Башка җырчылардан аермалы буларак, автор-башкаручыларның кешегә әйтер сүзе бар, минемчә. Шулай итеп, мин хезмәттәшләремне бергә җыярга булдым. Килгәннәре өчен, барысына да рәхмәт. Таныш булмаган кешеләр бер-берсе белән таныша, андый аралашу иҗат өчен этәргеч була, яңа дуэтлар барлыкка килә, яңа җырлар иҗат ителә. Үзем дә алар белән аралашкач, җыр язуга бүтәнчәрәк карый башладым. 

Элегрәк язылган җырларым ялгызлык, югалту турында, нәрсә мине елата, шуның турында яза идем, ә хәзер күңеллерәк җырлар язарга тырышам.

- Үзегез язган җырлар арасында иң яратканы бармы?

- Мөнәҗәтләрне бик яратып язам, бөтен күңелем белән бирелеп иҗат итәм, мөнәҗәтне язганда да, җырлаганда да ләззәт алам.

Автор-башкаручы Гөлнур Галимова Роза ханымның “Бу чара иҗат өчен этәргеч булыр” дигән сүзләрен дәлилләп, “Бу кичәдән соң тагын да дәртләнеп, тагын да күбрәк, матуррак көйләр язу, халыкка җиткерү теләге артты”, – диде. Шулай ук, ул Роза Мостафиевага бу фестивальне оештырганы өчен рәхмәтле булуын әйтте.

Чыннан да, бу фестивальне автор-башкаручыларның берләшү кичәсе дип тә атап булыр иде. Бу чара Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән, Башкортстанның һәм Чуашстанның гүзәл затларын берләштерде. Фестивальдә Роза Мостафиева, Гүзәлия, Ильмира Нәгыймова, Чәчкә, Лилия Муллагалиева, Нурзадә, Гөлнара Тимерҗанова, Ләйсән Мәхмүтова, Лилия Вахитова, Флүрә Талипова, Флүрә Шәрипова, Тәслимә Низами, Зәримә Әюпова, Фәридә Фәйзуллина, Фәридә-Алсу, Гөлнур Галимова, Сиринә Зәйнетдинова, Мәүлидә Нургали катнашты. 

Концертта катнашучылар икенче елга да шушындый чара үткәрелсен, без катнашырга бик шат булыр идек дигән фикердә иде. Автор-башкаручылар бер-берсе җырлаганда сәхнә артында тыңлап утырдылар. “Әй, яратам аның җырлавын, күңелгә үтеп керә”, – дип бәя дә бирештеләр.

"Иванның кочагында рәхәт булгач, җыр да язылмый"

Автор-башкаручылардан беренче булып сәхнәгә Тәслимә Низами чыкты. 600дән артык җырлар авторы бу чарага кагылышлы үз фикерләрен әйтте. “Әлбәттә, каушатты, иң беренче чыктым бит. Тамашачылар күп килгән, аларга яратып килгәннәре өчен рәхмәт. Розага (Роза Мостафиева ) шушы беренче фестивальне оештыруны курыкмыйча өстенә алганы өчен рәхмәт. Шундый матур сыннар бирү – бик күркәм күренеш. Бу чара хатын-кызларның актив яшәүләрен күрсәтә. Без бит эшлибез дә, бала да үстерәбез, җырлыйбыз да, иҗат та итәбез. Без шушы дөньяны матурлаучы гүзәлләр.”

Тәслимә Низами, 40 елдан соң үзенең беренче мәхәббәте Иван белән кавышкач, җырлар яза алмый башлавын әйткән иде. Автор-башкаручы ниһаять яңа җырлар иҗат ителүе турында сөйләде. “Яңа елга хәтле биргән вәгъдәләрне үтәп бетерим дип, балалар өчен бер-ике җыр яздым. Иванга багышлап җыр иҗат иттем, ниһаять, бер җыр туды. Шундый өзгәләнгән булганым икән, минем җырлар – алар йөрәктән елап чыккан, ә хәзер юк, Иванның кочагында рәхәт булгач, җыр да язылмый”, – дип үз хисләре белән бүлеште популяр җырлар авторы.

"Син дә яркий, мин дә яркий"

Ләйсән Мәхмүтова да бу чарада хатын-кыз автор-башкаручылар булуы әйбәт, хатын-кызларны күтәрергә кирәк дигән фикере белән бүлеште, ләкин күңеллерәк булсын өчен концертка барыбер егетләрне дә чакырулары турында әйтте. Ул үзе Винарис Ильегет белән “Мәхәббәт күбәләге” җырын башкарды. 

Ләйсән Мәхмүтова үзләренең дуэтлары турында сөйләде. “Бергә концертларда очраштык та, Винарисның акыллы башына шундый фикер килде. “Син - “яркий”, мин – “яркий”, нишләп бергә дуэт ясамаска икән?” – диде ул. Миннән нинди җырларым бар икәнен сорады һәм шушы хәзер без бергә җырлый торган җырны сайлап алды, ә мин аны үзем генә җырларга җыенган идем .” “Аллага шөкер, ул җыр уңышлы булды”, – дип өстәп куйды шунда ук Винарис Ильегет.,

Хатын-кызлар арасындагы егетәр - Айваз һәм Алмаз

Кичәдә кызлар-йолдызлар була диелсә дә, ирләр бөтенләй булмады дип әйтеп булмый. Дуэтлар, биючеләр, баянчы, алып баручы Айваз Садыйров һәм “Мин шаккатып йөрим!” – дип, чарада катнашучы гүзәл затларга сокланучы Алмаз Хәмзин

“Җыр чыгаручы, көй чыгаручы, үзләре җырлаучы бик матур гүзәл затлар чыгыш ясый икән монда. Мин үземне, исемем Алмаз булганга, алар янында туры килеп торам, ахрысы, дип йөрим. Кайларда гына булмадым, ниләр генә үткәрмәдем, кемнәр белән генә эшләмәдем, ләкин мондый чарада катнашкан юк иде әле. Бу концертны искиткеч әһәмиятле чара дип уйлыйм. Мондый кичәнең ешрак булуын теләр идем, менә 8 Март тирәсендәрәк әйбәт булыр иде,” – дигән фикер белән уртаклашты ул.

Чыгыш алдыннан Алмаз Хәмзин “Юмор сөйләргә куштылар, бәлки сатира сөйләрмен”, – дип уйланып йөри иде. Сатира сөйләү теләген ул гүзәл кызлар янында җитди булып күренәсе килүе белән аңлатты, тамашачылар алдында да Алмаз абый булып күренәсе килүен сөйләде. 

“Тормыш мәшәкатьләре, яшәешнең торышы һәм яшем дә миңа сатирик булырга өлгерергә җай чыгарды”,– дип өстәде Алмаз Хәмзин. 

“Нәрсә эшләсәң дә, иң беренче әти-әниең, авылдашларың, милләтең нәрсә әйтер дип уйларга кирәк. Шулай ук, ул халык алдына чыкканда үзеңнең позицияң, төпле әйтер сүзең булырга тиеш".

Ә кичәдәге чыгышында Алмаз Хәмзин үзенең төпле әйтер сүзләрен юмор белән башлады, сатира белән тәмамлады.

"Гонорарны тыгылсын дип өч мең биреп, кесәләренә ике йөз меңнәр салып калдыручылар бар"

Автор-башкаручылар кичә турында, бер-берсенең иҗатларына карата уңай фикерләре белән бүлеште, кайберләре аларның җырларын башкаручылар тарафыннан игътибар җитмәү турында да әйтеп китте. “Җырчылар чыгалар да: “Менә минем чираттагы җырым”, – дип рәхәтләнеп җырлыйлар, ләкин авторларын әйтүчеләре бик сирәк. Гонорарны да тыгылсын дип өч мең биреп, кесәләренә ике йөз меңнәр салып калдыручылар бар дип ишетәм”, – диде Тәслимә Низами.

“Минем җыр сатканым да юк. “Алмаз абый, ничек түләргә?” – дип сорыйлар. “Менә, ал да җырла, популяр булып китсә, ул җыр халыкка ошаса, иренмәсәң, түләрсең”, – дип әйтәм. Әле берәүнең дә килеп түләгәне юк”, – дип көлде Алмаз Хәмзин.

"Беренче коймак төерле булмасын"

Концертка, кызларын карарга дип, ике автор-башкаручы - Мәүлидә Нургали һәм Гүзәлиянең әнисе дә килгән иде. Ул үзе дә, олы яшенә карамастан, Чуашстанда концертларда катнашып йөри. Җырлар яза, һәр баласына дип иҗат иткән җыры бар икән. Ике автор-башкаручыдан кала ул тагын сигез бала әнисе (Гүзәлия – унынчы бала).

Гүзәлия үзе дә концертка кагылышлы фикерләрен әйтте: “Бу чара беренче мәртәбә үткәрелә, беренче коймак төерле булмасын иде дип өметләнәм. Кичә матур үтәр дигән теләктә калам. Бу бик тә кирәкле чара, ләкин киләсе елларда хатын-кызлар, ирләр аерым булмасын иде, бергә кушылып ясагач кызыграктыр дип уйлыйм.”

Җырларның авторы буларак, ул аларны ничек башкаруын сөйләде: “Җырны башкарганда аның эченә кереп китәм, үзем белгәнчә, чын күңелемнән җырлыйм. Йөрәгемнән чыккан хисләрне җырларда чагылдырырга тырышам.”

Концертта җырчы Хәким белән дуэтын да башкарды. “Дуэт – ул минем язмышымдыр, ахры. Мин үземә “Булды, дуэтлар булмый!” – дигән саен, алар туып тора. Шуңа күп кеше мине дуэтлар җырлаучы итеп белә. Әле күптән түгел Башкортстан җырчысы белән җыр яздырдык, кем белән икәне әлегә сер булып калсын”.

"Автор-башкаручылар бар күңелләрен җырга бирәләр"

“Автор-башкаручылар үзләренең йөрәктән чыккан җырларын җырлыйлар, бар күңелләрен җырга бирәләр, шуның белән бу фестиваль гадәти концерттан аерыла”, – диде Ильмира Нәгыймова. 

Ильмира Нәгыймова инде 10 ел дәверендә җырлар язуы турында әйтте. “Үзең язган җырлар башкалардан аерылып тора, 10 ел иҗат иткәч, хәзер башка артистларга да бирәм җырларымны һәм кешеләр “Бу Нәгыймованыкы түгелме?” – дип сорыйлар, язу рәвешен таныйлар. Бу түгәрәк санга багышлап үзегезнең иҗат кичәсен үткәрергә теләмисезме дигән сорауга: “Мин әле яшь, Аллаһ Тәгалә насыйп итсә, 50 яшьләрдә үземнең иҗат кичәмне оештыру хыялы бар”, – дип җавап бирде.

"Концертка хатын-кызлар килә, ә алар ирләрне ярата"

Автор-башкаручы Лилия Вахитова бу чараның бик үзенчәлекле булуын әйтте. “Составында хатын-кызлар гына булган концертны тамашачылар ничек кабул итәр икән дип куркып торабыз инде. Концерт карарга килүчеләр арасында күпчелек хатын-кызлар, ә алар ирләрнең җырлаганын яраталар бит. 

Бу фестивальне оештыру алдыннан Роза Мостафиева белән мондый чара уздыру кирәкме икән, килеп чыгармы дип уйландык та, кирәк дигән фикергә килдек. Җырларны тыңлаучылар рәхмәт сүзләре язалар, “Җырларыгызны тыңладым да, утырып еладым”, – дип әйтәләр. Шулай булгач, безнең җырлар кирәк булып чыга. Хатын-кыз нәрсә уйлый – безнең җырлар да шул уй-хисләр турында”, – дип, ул үз фикерен белдерде.

“Сәхнәдә кем генә булса да - хатын-кызмы, ир кешеме - тамашачы җырны ошатырга тиеш, безнең иҗат аларның йөрәгенә барып җитә икән, димәк, әйбәт”, – диде Башкортстаннан килгән Зәримә Әюпова. Шулай ук, ул үзенең беренче тапкыр Казанда чыгыш ясавы турында әйтте.

“Җырларым Казан тамашачысына ошар дип өметләнеп калам, шуңа чыгышыма зур җаваплылык белән әзерләнәм. Әлбәттә, әлегә ят тамашачы алдында чыгыш ясарга каушыйм, концертта катнашкан кайбер артистлар да миңа таныш түгел, ләкин барысы да бик ягымлы, яхшы каршы алдылар, үземне монда әйбәт хис итәм”, – диде Башкортстан кунагы.

Зәримә Әюпова Казан тамашачысы белән уртак тел табарга тырышачагын әйтте: ”Җырны, йөрәктән ничек чыга, шулай җырлыйм. Халыкның йөрәгенә барып җитәрлек итеп ниндидер бер җеп сузылырга тиеш, без бер дулкында йөзгән очракта, җыр тамашачы йөрәгенә барып җитә”, – диде ул.

Тамашачылар кичәне ошаттылар булса кирәк, кайбер җырлар вакытында, урыннарыннан торып, биеп тә алучылар булды. Роза Мостафиева өч сәгатьтән артык, тәнәфессез, бер сулышта барган концертка йомгак ясаганда, аңа чәчәк бәйләме бирергә дип сәхнәгә бер тамашачы ханым чыкты, җырына кушылып биеп тә алды. Аңа, сәхнәгә барып җитәр өчен, таякка таянып баскычлар үтәргә туры килде, авыр булса да, яраткан җырчысына чәчәк бүләк итәргә дип барган юлында туктап калмады. Шунда чагыладыр автор-башкаручылар сөйләгән җыр аркылы йөрәктән йөрәккә тоташу, иҗат итүче һәм тыңлаучы арасындагы үзенчәлекле элемтә барлыкка килү. 

Тамашачылар кичә тәмамлангач, “Бик ошады, бик матур булды” – дигән сүзләр белән, канәгатьләнеп, концерт залыннан чыга бардылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100