Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Хатын-кызны ничек кулда тотарга?" Ләйлә Дәүләтованың "Адәм белән Һава" концертының икенче сериясе

Татар дәүләт филармония залында “Адәм белән Һава”ның икенче концерт программасы узды. “Адәм белән Һава йолдызлары - 2” әңгәмә рәвешендә булуы. Тамашачыларның кайбер чыгыш ясаучыларга үзләренең сорауларын бирергә, теләкләрен әйтергә мөмкинлекләре бар иде.

news_top_970_100
"Хатын-кызны ничек кулда тотарга?" Ләйлә Дәүләтованың "Адәм белән Һава" концертының икенче сериясе

Ләйлә Дәүләтова намазга басарга җыена

“Адәм белән Һава йолдызлары – 2” концертының иң зур үзенчәлеге аның телевидениедәге тапшыру нигезендә барлыкка килүендәдер. “Адәм белән Һава” тапшыруын концерт форматында үткәрү идеясе күптәннән бар иде, әмма хәзер генә үткәрелә башлады”, – диде бу тапшыруның алып баручысы һәм концертны оештыручы Ләйлә Дәүләтова. "Концертта катнашырга тиешле артистларны ничек сайладыгыз?" дигән сорауга ул: “Минем шундый сәер гадәтем бар, мин артистларны да, алар нәрсә җырлыйсын да үзем сайлыйм”, - дип җавап бирде.

Ләйлә Дәүләтова үзенең максаты белән дә бүлеште. “Яшәгән саен аңлыйм, дөньяда бердәнбер дөрес, гадел, кирәкле юл – ул дин юлы. Эшләргә өйрәнергә тиешле бердәнбер теләгем, максатым – Алла бирсә, намаз укырга өйрәнү”, – диде ул. 

Ләйлә Дәүләтованың “Минем бәхетем әле алда көтә” дип әйткән сүзләре бар. “Әлеге мизгелләрдә мин бары тик үземнең баламны гына яратам, йөрәгем буш, күңелем буш. Ә бәлки ул һәрвакыт буш булыр, ә бәлки мин бер айдан: "Гашыйк булдым, кияүгә чыктым", - диярмен. Андый хәл дә булырга мөмкин, мин киләчәк өчен җавап бирә алмыйм”, – диде ул бу юлы. Бу сүзләрне 18 ел буе “Адәм белән Һава” тапшыруында парлап яшәгән гаиләләрнең матур тормышларын чагылдырган хатын-кыз әйтте.

Илназ Баһ, "хрю-хрю!"

Ләйлә Дәүләтова үзе сайлап алган артистлар чыгышы ничегрәк булды соң?

Сәхнәгә иң беренчеләрдән булып "Яңа ел символлары" чыкты. Кыш бабай – Илшат Вәлиев, Кар кызы –Ләйлә Дәүләтова һәм ел символы - дуңгыз маскасын кигән Илназ Баһ. Илназ Баһның балалары сәхнә артында да “хрю-хрю” диешеп, әтиләрен яңа образы белән үртәп йөрделәр. Өч малае һәм хатыны Гүзәл Идрисова белән чыгыш ясаган Илназ Баһ матур гаилә мисалы.

Концертта Равил Галиев кызы Әминә дә тамашачыларга матур биюен бүләк итте. Әтисе аннан соң җырларга чыкты, кызыннан калышмыйча, биеп тә күрсәтте.

"Хисләргә бирелеп, күз яшьләрен түгәргә әзер булыгыз..." 

Автор-башкаручы Гөлнур Галимова әни турындагы җыры белән тамашачыларны хисләргә бирелергә мәҗбүр итте.

“Адәм белән Һава” тапшыруы катнашучысы Миләүшә Зарипова сәхнәгә коляскада чыкты. Кызы Алия белән биеп, тамашачыларга сокландыргыч һәм тетрәндергеч номер бүләк итте. “Гадәттә, кызым Алия белән кечерәк сәхнәләрдә чыгыш ясыйбыз, бу бию белән безне күп җиргә чакыралар. Әлбәттә, мондый зур сәхнәдә, шушы концертта катнашу безгә бик ошады”, – дип үз хисләре белән бүлеште Миләүшә ханым.


Бу чыгыштан соң, Ләйлә Дәүләтова тамашачыларны тагын да ныграк хисләргә бирелеп, күз яшьләрен түгәргә әзер булуларын сорады. Сәхнәгә сәламәтлекләре чикләнгән хатын-кызлар арасындагы “Жемчужина Татарстана” бәйгесе җиңүчесе Регина Иванова чыкты. “Талисман” балалар бию коллективы белән берлектә Регина Иванова һәм Рәдис Сабиров бию аркылы мәхәббәт тарихы күрсәтте. Чыннан да, концертның бу өлеше тамашачыларның иң нечкә күңел кылларын тибрәтте, кулъяулыкларны күз яшьләре белән чылатты.


"Олыларда җырга башкачарак караш"

Әнвәр Нургалиев бу концертка зур вакыйгага әзерләнгән кебек әзерләнүе турында әйтте. “Иҗатымда иң зур вакыйга – Уфада егерме җидесе көнне үземнең юбилеемны уздырам, Алла бирсә, биш меңләп кеше көтәбез.”

Җырчы үзенең Инстаграм статистикасы буенча язылучылары арасында татарстанлылар күбрәк булуын күзәтә икән. “Татарстан эстрадасына кергәч, тамашачым елдан-ел яшәрә башлады. Бу минем өчен шатлыклы. Элегрәк мине тыңлаучылар арасында 40-50 яшьтәгеләр күбрәк иде. Минем барысын да җәлеп итәсем килә, чөнки яшьләр – безнең киләчәк. Олыларда, дөнья күргән кешеләр буларак, җырга башкачарак караш. Алар аны кайдан чыкканын, нигә җырланганын аңлый.”


Грим бүлмәсендә концертка әзерләнеп йөргән вакытта Илшат Вәлиев “туганнарча аралашып яшәгән дусты” Әнвәр Нургалиев биюче булырга хыялланган икән дип шаярды. Нургалиев моңа җавап итеп, биюче үк булырга теләмәсә дә, чыннан да, биергә өйрәнергә хыялланганын һәм биючеләргә ак көнләшү белән караганын әйтте.

Бию урынына - шигырь

Биюгә килгәндә, сәхнәгә чыккан “Казан егетләре” төркеме Ләйлә Дәүләтованы бергәләп биергә чакырдылар, ләкин барып чыкмады, Ләйлә Дәүләтова концерта шигырьләрен укыды, җырлады, ләкин биемәде.


Тамашачылар залыннан сәхнәгә менеп, күренекле шагыйрь Роберт Миңнуллин да шигырьләрен сөйләде. “Депутат вакытта концертларга яхшырак урыннар була иде, көчкә чыгып җиттем”, – дип шаярып та алды.


Фидан Гафаров белән Ләйлә Дәүләтова хатын-кызны кулда тотарга өйрәтә

Иң ахырдан, тамашачы көтеп алган кунак  - Башкортстанның, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Фидан Гафаров чыкты. Ләйлә Дәүләтова белән концертлар куеп йөргән Фидан Гафаров берникадәр вакыт бергә эшләүдән тукталып торганнар иде. Фидан Гафаров моның сәбәпләренең берсе яңа спектакльләр, яңа рольләр белән эшләргә туры килгәнлектән, вакыт булмау икәнен әйтте.


“Татарстан халкы белән тагын очрашасы килеп китте”, – дигән сүзләре белән ул Татарстан районнарын, аның халкын сагынып килгәнен белдерде. Ләйлә белән Фидан, кабат тамашачыларны сөендереп, “Хатын-кызны ничек кулда тотарга?” дип исемләнгән юмористик театраль шоу әзерләгәннәр. “Хәзерге яшьләр мәхәббәтсез, баю ниятләре белән өйләнешәләр, андый никах озакка бармый, балалар туса, алар хәсрәтле була, шуңа күрә мәхәббәт нигезендә өйләнешергә кирәк. Бу бик зур мәгънәгә ия концерт программасы”, – диде Ләйлә Дәүләтова белән башлаган яңа проектлары турында Фидан Гафаров.


“Адәм белән Һава” концертының тагын бер катнашучысы, Ләйлә Дәүләтова белән әле күптән түгел бергә эшли башлаган Рәсим Фасыйхов үзләрен бу концерттан кала тагын нәрсә берләштергәнен сөйләде. “Без Ләйлә белән икебез бергә эшләп киттек. Ул мине табып алды, аңа рәхмәт. Хәзер безне бер әйбер берләштерә, ул да булса “Хатын-кызны ничек кулда тотарга?” дигән музыкаль тәрбияви спектакль форматындагы концерт. Шул концертка безнең махсус җырыбыз язылды.

Без бу проектны башлап җибәрергә күптәннән хыялланып йөргән идек, аңа көз көне махсус клип та төшердек. Ул клипта безнең мәшһүр җырчыбыз Фидан Гафаров та катнашты. Бу проектта ир-атлар, хатын-кызлар проблемасы күтәрелә. Бер-береңә хыянәт итмәү, бер-береңне ярату темаларын сәхнәгә алып чыгып, ир-ат читкә йөрмәсен өчен нишләргә кирәк, хатын-кыз читкә йөрмәсенгә ир-атка нәрсә эшләргә кирәк дигән сорауларга җавап эзлибез.” “Адәм белән Һава” концертында “Хатын-кызны ничек кулда тотарга?” җырын Рәсим Фасыйхов Илшат Вәлиев белән бергә башкарды.


Шулай ук, Рәсим Фасыйхов әлеге “Адәм белән Һава” концерты халык белән әңгәмә рәвешендә булуы ошавын әйтте. Аның сүзләренчә, бу артистларның гаиләләрендә нинди талантлары бар, шуны күрсәтү форсатыннан ясалган проект.

Рәсим Фасыйховның чәче нигә сары?

Ул үзенең имиджы турында да әйтте. Чәчне сарыга буявы Европа сәхнәсе белән кызыксынуыннан икән. “Анда үзенә күрә стиль таләп ителә,” – диде Европа сәхнәсе турында Рәсим Фасыйхов.


“Адәм белән Һава” тапшыруы төрле иҗат кешеләрен берләштергән, елаткан да, көлдергән дә, уйландырган да үзенчәлекле концертка нигез булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100