Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәким: "Шәхси тормышым хакында бөтенләй уйламыйм"

Җырчы-продюсер Гүзәлия белән бергә сәхнәгә чыккан яшь җырчы Хәким тамашачыны үзгә энергетикасы белән җәлеп итте. Ныклы адымнар белән татар эстрадасына атлаучы җырчы белән "Татар-информ" хәбәрчесе аралашты. 

news_top_970_100
Хәким: "Шәхси тормышым хакында бөтенләй уйламыйм"

- Хәким, сине татар эстрадасына автор-башкаручы Гүзәлия алып чыкты. Аның ярдәмендә күтәрелә, таныла алдым дип уйлыйсыңмы?

- Әлбәттә. Гүзәлия минем иҗатымны тамашачыга җиткерү өчен зур көч куйды. Сәхнәгә беренче кыю адымнарымны аның белән ясадым. Аның ярдәме белән татар эстрадасына күтәрелдем. Тәҗрибәле продюсер ярдәменнән башка сәхнәдә үз урыныңны табу кыен. Минем өчен Гүзәлия белән эшләү – зур мәктәп, чөнки шоу-бизнес өлкәсендә ул шактый тәҗрибә туплаган. Беренче көннән үк миңа зур сәхнә тормышын өйрәтте. Бүгенге көндә дә ярдәменнән ташламый, һәрвакыт киңәшләрен бирә. Тамашачыга нәрсә кирәген яхшы белә. Безнең уртак проект озын гомерле булыр дип ышанып калам.



- Гүзәлия белән эшләү уңайлымы? Чикләүләр юкмы? Күп кенә җырчылар продюсерлар ирекне һәм иҗади планнарны кыса дип кабул итә.

- Гүзәлия белән эшләү бик җиңел, бер-беребезне ярты сүздән һәм күз карашыннан аңлыйбыз. Барысын да минем белән уртага салып сөйләшә, минем теләк-фикерләремне исәпкә ала. Иң мөһиме иҗади ирегемне чикләми, кирәк вакытта дөрес юнәлеш бирә. Күңелем ничек тели, шулай иҗат итәм. Бәйсез рәвештә эшләргә мөмкинлек тудырганы өчен аңа карата хөрмәтем зур. Татар эстрадасына карата күзаллаулар бертөрле, карашларыбыз туры килә.

- Гүзәлия синең хакта фонограммаларга якын да килмәүче егет, дип сөйләде. Чыннан да шулаймы?

- Әйе, мин фонограмма белән җырлауны хупламыйм. Тере тавышка җырлау бөтенләй икенче төрле, үзенчәлекле яңгырый. Җырчының вокал мөмкинлекләре, югары профессиональлеге шунда ачыла да инде. Тере тавышка җырлаганда артистны энергетикасын тамашачы да тоя. “Фанера” бервакытта да синең тавышынны тулысынча ачып бирә алмый.



- Татар эстрадасында кабатлаулар бик күп, ә син башкалардан аерылып торасың. Сәхнәдәге үзенчәлекле образ, репертуар – үзеңнен теләгеңме, әллә продюсерныкымы?

- Минем образ тулысынча безнең команданың уртак тырышлыгы. Репертуар белән стильне һәрвакыт үзара, уртага салып хәл итәбез.

- “Продюсер бары тик үз кесәсен генә кайгырта” – дигән фикер яши. Килешәсеңме? Җырлап йөреп кенә акча эшләп буламы?

- Бу фикер белән килешмим, дөрес түгел. Безнең очракта, Гүзәлия ахыр чиктә генә акча турында уйлана башлый. Табыш алу аның өчен иң соңгы урында, чөнки беренче чиратта безнең проект һәм минем иҗатымны үстерү өчен тырыша. Табыш алуга караганда, тотылган чыгымнар күбрәктер дә әле. Эшләгән акчаларыбызның күп өлеше иҗат итүгә тотыла. 

Артист – катлаулы һөнәр, үҗәтлек һәм тырышлыктан башка гына бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Җырлап йөреп кенә дә акча эшләргә була, иң мөһиме - үз эшеңне чын күңелдән һәм яратып башкарырга кирәк.



- Гүзәлиянең фикере белән килешмәгән, низаг туган чаклар булдымы?

- Эш барышында бәхәсләшүләрдән башка булмый, ләкин бик тиз уртак фикергә киләбез. Кискен рәвештә ачуланышканыбыз юк, чөнки Гүзәлия һәрвакыт минем теләкләрне исәпкә ала.

- Татар эстрадасында танылу авырмы? Яшь җырчыларга сәхнәгә чыгу өчен нәрсә кирәк?

- Бик авыр, чөнки көндәшлек көчле. Җырчылар күп, тамашачыга сайлау мөмкинлеге бар. Иҗатың һәм үз өстендә эшләү нәтиҗәсендә генә зур уңышка ирешергә була.

- Аудиторияң ничә яшьлек?

- Аудиторям төрле, иҗатымны күзәтүчеләр арасында унсигез яшьлекләр дә, алтмышны узганнар да бар. Төп тыңлаучыларым – 25-34 яшьлек. 

    

- Татар телендә генә түгел, рус һәм инглиз телләрендә дә җырлар башкарасың. Татарча җырлау белән чит телдә җырлау арасында аерма нәрсәдә? Кайсы телдә җырлавы җиңелрәк?

- Чит телләрдә җырлавы авырлык тудырмый. Аермасын да сизмим, чөнки башкарган җырларымнан кәнәгатьләнү хисе алам.

- Концерттан соң кызлар синең белән фотосүрәткә төшәргә ашыга. Социаль челтәрләр аша да, үзеңә дә ярату сүзләре җиткерәләр. Очрашып йөргән кызың бармы? Шәхси тормышка вакыт каламы?

- Очрашып йөргән кызым юк. Бүгенге көндә шәхси тормышым хакында бөтенләй уйламыйм, ул икенче планда. Үземнең бөтен вакытымны һәм көчемне бары тик иҗатыма гына багышлыйм.

- Сиңа нинди кызлар ошый?

- Миңа юмор хисе булган, ихлас, тәрбияле, тәртипле кызлар ошый. Шул ук вакытта ул зәвыклы киенә белергә, яхшы музыка тыңларга һәм әдәбият белән кызыксынырга тиеш.

- Холкың нинди? Башкалар белән уртак телне тиз табасыңмы?

- Үземне “авыр” характерлы кешегә санамыйм, шуңа күрә башкалар белән уртак телне тиз табам.



- Социаль челтәрләргә карашың нинди? Тискәре фикерләр язучылар бармы?

- Социаль челтәрләргә карашым ике төркемгә бүленә. Аларның тискәре дә, шул ук вакытта уңай яклары да күзәтелә. Бүгенге көндә социаль челтәрләр артистларга зур ярдәм күрсәтә, эшебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Шул рәвешле без тыңлаучылар белән якыннан аралашабыз, үзебез һәм иҗатыбыз хакында аларның фикерен ишетәбез. Төрле фикерләр язалар, соңгы арада барысы да яхшы теләкләр генә җиткерә. Моңа шатланмый мөмкин түгел.

- Татар эстрадасына нәрсә җитми дип саныйсың?

- Татар эстрадасы үзгәрешләрдән “курка”, яңа юнәлешләр булдырырга аның кыюлыгы җитми. Бу күп очракта артистлар гына түгел, тамашачылардан да тора.

- Татар эстрадасы йолдызлары арасыннан кемне үрнәк итеп куяр идең?

- Продюсерым Гүзәлия минем өчен үрнәк.

- Яшь җырчыларда “йолдыз чире” була. Синдә бармы ул?

- “Йолдыз чире” белән авырмадым. Һәрвакыт үземә һәм иҗатыма бәя бирергә тырышам.

- Җыр синең өчен хоббимы яисә киләчәктә профессиональ җырчы булырга телисеңме?

- Җыр ул – минем тормышым. Мин аның белән сулыйм, яшим. Алга таба да иҗат итәргә һәм тормышымны шушы юнәлешкә багышларга телим.

- Хәким, сиңа, яшь җырчы буларак, “Татар җыры” эстрада фестивале алга таба нинди дә булса мөмкинлекләр ачамы?

- “Татар җыры” эстрада фестивале алга таба нинди мөмкинлекләр бүләк итәчәк, әлегә әйтүе кыен. Тик мин бу мәртәбәле фестивальдә чыгыш ясавыма һәм номинантлар исемлегендә булуыма чиксез шатланам. Бу безнең команданың уртак җиңүе, шуңа күрә рәхмәт сүзләрен продюсерым Гүзәлия белән саун-продюсер Артур Җәмәлетдиновка җиткерәм.

- Нинди җыр башкарачаксың?

- Фестивальдә “Ялгыз аккош” җырын башкарачакмын.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100