Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан кызы, танылган җырчы МакSимның мәкерле авыруы: җырчы ни өчен сәхнәне ташларга мәҗбүр?

Тумышы белән Казаннан булган җырчы МакSим июнь аенда билгесез срокка иҗади ялга китүе турында белдерде. Фанатлары өчен бу яңалык аяз көнне яшен суккандай булды. Иҗатының һәм гомеренең чәчәк ату чорында җырчы сәхнәне ташларга карар кылган. Әле бит 10 июньдә генә үзенең 35 яшьлек юбилеен үткәргән иде һәм иҗатын яратучыларга яңа материаллар әзерләгән иде.

news_top_970_100
Казан кызы, танылган җырчы МакSимның мәкерле авыруы: җырчы ни өчен сәхнәне ташларга мәҗбүр?

“Төгәл даталарын әйтү мөмкин түгел...”

Марина Абросимованың (җырчының чын исеме) шундый карарга килүе сәламәтлеге какшау белән бәйле.

МакSимның иҗат юлы 12 ел дәвам итә. Җырчының иҗади ялының күпмегә сузылачагы бигеле түгел, ләкин артистка үзенең тамашачылары белән бөтенләйгә хушлашмый. Җырчы Instagramда язган мөрәҗәгатендә киләчәктә, бәлки, тамашачы алдында яңа сыйфатта чыгыш ясау һәм кабаттан җырларын яратучыларның йөрәген яулау мөмкинлеге турында әйтте. Ләкин “төгәл даталарын билгеләү мөмкин түгел”, - дип язды ул.

“Марина, мин чиркәүдә сезнең сәламәтлек өчен шәм куячакмын, чөнки сезнең өчен борчылам”...

“Мариночка, озакка суза күрмәгез, бары тик диагностика өстән-өстән генә булмасын һәм, әлбәттә инде, бу вакытта ял кирәк, ә аннан соң табиблардан нинди күрсәтмәләр була инде. Үбәм сезне, сәламәт булыгыз..."

Мариночка, соңга калганчы дәвалан һәм сәхнәгә кире кайт. Синең кайтуыңны бик көтәбез”, - дип язганнар хафага калган фанатлары.

Тамашачыларының ышанычына карамастан, Марина үзенең билгесез вакытка ялга китү турындагы мәгълүматны раслады.

“Минем иҗади ялга китү турында яңалык – дөрес. Моны аңлавыгызны телим, уйлап чыгарырга һәм спекуляция ясарга кирәкми. Сәбәбе гади һәм баналь – соңгы вакытта арыганлык аркасында сәламәтлегем белән проблемалар башланды һәм миңа үз-үземне дәваларга бераз вакыт кирәк”, - дип аңлатты җырчы.

Мәкерле авыру



Соңгы вакытта җырчыга, үзен начар хис итү аркасында, Вологдада, Анапада, Краснодарда концертларын кичектерергә туры килгән. Алай гына да түгел, ул 10 июньдә фан-клуб оештырган туган көн мәҗлесендә дә катнаша алмаган.

#МакSим @maksimartist: Длинный был день

Публикация от МакSим (@maksim.music.ru)

Авыруның сәбәбе - баш миендәге тамырлар белән килеп чыккан проблемалар. Бу табибларда җырчының гомеренә бәйле куркыныч шикләр уята. МакSимга кичкемәстән ял кирәклеген нәкъ менә белгечләр әйтә.

Җырчының якыннары сүзләренчә, Маринаның сәламәтлеге белән проблемалар күптән башланган. Берничә ай элек чыгыш алдыннан аның хәле начарлана: башы әйләнә, авырта һәм колаклары шаулый. Моңа кадәр шуңа охшаш хәлләр кабатланган, ләкин җырчы ул вакытта өйдә булган, шуңа да ял итеп, хәл җыя алган. Концерт алдыннан аңа исә табиблар ярдәме кирәк булган. Мәскәүгә кайткач, җырчы тикшеренү узган. Шул вакытта кан тамырлары белән бәйле җитди проблемалар ачыклана да инде. Алар талчыгу, йокы туймау аркасында килеп чыккан булырга мөмкин. Танышлары әйтүенчә, ул үзен бөтенләй сакламаган, бар җиргә дә өлегерергә теләгән: кызлары белән вакыт уздырырга, музыка белән шөгыльләнергә, клипларны төнлә монтажлау, контрольдә тоту дисеңме... Ә йокыга һәм ялга вакыты бөтенләй калмаган. Йокыдан тору гадәттә бик иртә булган, чөнки төпчек кызы Маша – “тургай” һәм әнисеннән башка иртәнге аш ашаудан баш тарта икән.

МакSим еш кына үзенең “кече ватанында” узган хәйрия концертларында катнаша иде. Узган елда артистка Казанда “үзенчәлекле балаларның” әниләре өчен узган концертта чыгыш ясады. Аның белән сәхнәгә татар эстрадасы йолдызлары – Гүзәл һәм Илназ Баһ, Алсу Әбелханова, Фердинант Сәлахов, Гүзәлия һәм башкалар чыкты. Артистлар татар һәм рус телләрендә җырлады. Алар белән дуэтта мөмкинлекләре чикләнгән балалар да чыгыш ясады.

Планнар

Сегодня, 8 марта, свой 9 день рождения отмечает маленькая звездочка Сашенька! От всей группы поздравляем ее с этим днем и желаем ей всегда быть такой же светлой, доброй, милой, никогда не унывать, быть любимой и радостной, никогда не знать горя и разочарований, смеяться, улыбаться и плакать только от счастья и искреннего смеха, чтобы над головой никогда не было грозовых туч и все бури обходили стороной!

Публикация от МакSим (@maksim.music.ru)

МакSим үзенең планнары турында тамашачылары белән дә уртаклашты. Үзенең социаль челтәрдәге битендә ул хастаханәгә баруны озак кичектереп торуы, авыру билгеләренә игътибар итмәве һәм хәзер үзенең сәламәтлеге белән ныклап шөгыльләнергә, буш вакытын кызлары Александра һәм Мария белән уздырырга теләве турында сөйләде. Хәзерге вакытта кызларга биш һәм өч яшь. Шулай ук МакSим кечкенәдән үк атлар ярата һәм ат спорты белән шөгыльләнә. Аның әлеге мавыгуга кире кайтуы мөмкин. Моннан тыш, Марина бокс белән дә шөгыльләнә, моны бик мөһим дип саный, бигрәк тә балачакта. Хәзер җырчы бокс белән шөгыльләнүен дәвам итә.

Күптән түгел генә җырчы Алтайга бару хыялы турында да әйтте. Анда элек барганы булган һәм ул табигать матурлыгыннан бик илһамланган. 

“Анда берничә ел элек бардым – ул тауларны башкалар белән чагыштыра торган түгел. Искиткеч матурлык. Гомумән, Россия буйлап сәяхәт итәргә яратам, актив, хәтта экстремаль ял яратам”, - дип сөйләде җырчы.

Ахырда МакSим үзенең тыңлаучыларына күптән көтеп алынган бүләк ясады – 5 июль көнне “Здесь и сейчас” дип аталган җырына төшерелгән клипны тәкъдим итте. Анда ахыры бәхетле тәмамланган чын мәхәббәт тарихы сүрәтәлә. Төп рольләрдә чын гашыйк пар – Евгений Жук һәм Настя Белочкина төшкән. Клипның мәгънәсе буенча, анда МакSим матур мәхәббәт тарихын читтән күзәтүче ролен башкара. Хәзерге вакытта җырчы “Дура” дигән композициягә клип төшерү белән мәшгуль.

Финанс мәсьәләсе

Финанс мәсьәләсе җырчыны һич тә борчымый. Берничә ел дәвамында даими эшләп, җырчы Мәскәү үзәгендә берничә фатир һәм шәһәр читендә йорт булдырган. Шулай ук Маринаның Иҗат мәктәбе бар, ул да әлеге вакытта ялда.

  • МакSим 1983 елның 10 июнендә Казанда туган. Иҗат эшчәнлеге дәверендә күпсанлы бүләкләргә һәм мактаулы исемнәргә лаек була. 2007 елда “Трудный возраст” исемле альбомы өчен Россиядә коммерция нигезендә эшләүче иң уңышлы җырчы булып танылды, альбомның тиражы 1,5 миллион күчермәдән артып китә. 2008 елда МакSим берьюлы МУЗ-ТВның дүрт премиясен алып рекордсмен булды. 2011 елда җырчы “Россиянең абруйлы 100 хатын-кызы” рейтингына керде. 2013 елда МакSим Карачаево-Черкесия республикасының атказанган артисты, 2016 елда Татарстан Республикасының атказанган артисты исеменә лаек булды. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узды. Таныклыкны һәм күкрәк билгесен җырчыга Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев тапшырды. “Зур бүләкләр алуыбыз Татарстанда яхшы укытучылар булуы турында сөйли”, - дип белдерде МакSим югары титул алганда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100