Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан филармониясе директоры Рәис Шакиров: "Хәзер җырчыларның 80 проценты кирәк түгел"

Казан шəһəр филармониясе башкалабызда 20 ел гөрләп эшли икән. Тик ни өчендер сәнгать сөючеләр Татар дəүлəт филармониясе белән күбрəк таныш, шəхсəн үзем дə Казанда тагын бер филармония барлыгын күптəн түгел генə белдем. Бу уңайдан “Казан” милли мәдәният үзәгенә караган Казан шәһәр филармониясе директоры Рәис Шакиров белән әңгәмә кордык. Ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Казан шəһəр филармониясе, татар шоу-бизнесындагы иң зур кимчелек, Элвин Грей белән Гүзәл Уразова арасында туган бәхәс һәм татар телле радиоларның дәрәҗәсе турында сөйләде.

news_top_970_100
Казан филармониясе директоры Рәис Шакиров: "Хәзер җырчыларның 80 проценты кирәк түгел"

“Безгә егерме генә. Без яшь әле, яшь”

– Рәис Кавиевич, Казан шəһəр филармониясе белəн таныштырсагыз иде. Нинди оешма ул? Нəрсə белəн шөгыльлəнə, нинди өлкəдə эш алып барыла? Максатлары нидән гыйбарәт?

– Казан шәһәр филармониясе "Казан" милли мәдәният үзәге канаты астында эшли. Оешманың төп максаты – шәһәр кешеләренә хезмәт итү. Казандагы Мәдәният идарәсе карамагында дистәдән артык мәдәният сарайлары бар. Безнең вазыйфаларның берсе – шул мәдәният сарайларында концерт кую. Алар ел саен ачылып тора, күптән түгел Тынычлык, Нагорный, Төньяк бистәләрендә ачылды. Бистәдә яшәүчеләрнең күбесе шәһәргә концерт карарга килми, үзләренең мәдәният йортына бару уңайлы. Без аларга елына 2-3 концерт тәкъдим итәбез. Инвалидлар, ветераннар декадасы алдыннан җитәкчеләре белән сөйләшеп, алар өчен концерт программаларын оештырабыз. Моннан тыш, шәһәрдә чаралар күп була, кунаклар кабул иткәндә дә катнашабыз. Профессиональ артистлар эшсез торырга тиеш түгел, алар бездә күп. Гастрольләргә дә чыгып китәбез. Барлыгы елына 230лап чара үткәрәбез.

– Интервью алдыннан кырыкка якын татар кешесеннән сораштыру үткәрдем. Берсенә дә Казан филармониясе таныш түгел, гел Татар дәүләт филармониясен искә алдылар. Мине бик борчыган сорау: ни өчен Казан шəһəр филармониясе танылмаган?

– Татар дәүләт филармониясенә сиксән ел булса, безгә егерме генә. Без яшь әле, яшь. Күбрәк иҗади очрашулар ясарга кирәк дип уйлыйм. Реклама җитеп бетмидер, бәлки. Шул ук Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблен яисә Татар дәүләт филармониясе артистларын алыйк. Аларга хөкүмәт тарафыннан өстәмә акча бирелә. Ә бездә башка система. Гастрольләргә бары тик үз көчеңә ышанып чыгып китәсең, безгә дотация юк. Шуңа күрә безгә эшләргә дә кыенрак.

2017 елда узган гастроль маршрутыбыз Оренбург, Ростов-на-Дону, Волгоград, Ульяновск, Әстерхан, Барда, Пермь, Алабуга, Түбән Новгород, Красноуфимск, Төмән, Тобольск, Нягань, Югорск, Лысьва, Михайловск, Усть-Турка, Сарск, Чернушка һ.б. төбәкләрне колачлый. Казанда исә "Төньяк" мәдәният йортында, Яшел Үзәндә, "Пирамида" залында концерт бирдек.

"Казан" бию ансамбле оешуга 20 ел тулу уңаеннан, былтыр апрель-май аенда Чабаксар, Йошкар-Ола, Казанда Г.Камал театрында чыгыш ясаудан башлап, быел бәйрәм концертларын Самара өлкәсендә, Пермь краенда, Тольятти, Ульяновск, Пенза, Волгоград, Әстерхан кебек шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә дәвам иттек.

Быел да эшчәнлегебез иҗади сәфәрләргә бай булды. Иркутск, Казахстан, Магнитогорск, Владимир, Курганск, Шадринск, Екатеринбург, Төмән, Тобольск, Семей, Минск, Оренбург, Чабаксар, Ханты-Мансийск автоном округы һ.б. 6 майда Ригада, 23 майда Парижда, 1 июльдә Литвада оештырылган Федераль Сабантуйда чыгыш ясадык. Сентябрь аеннан "Көзге моңнар" концерт программасы белән Казандагы бистәләрдәге бихисап мәдәният сарайлары тамашачыларын сөендердек. Без булган төбәкләрнең тулы исемлеген саный башласаң, бер сәгать вакыт та җитмәс.

– Таланты булган һәркемне эшкә аласызмы?

– Әгәр дә хезмәт берәмлеге булса, эшкә алу проблема түгел. Әмма штатыбыз бик чикләнгән шул. Гомумән алганда, бездә иллегә якын биюче, утызга якын җырчы, өч алып баручы, җиде кешелек “Идел егетләре” ансамбле һәм егерме кешелек “Казан нуры” оркестры бар.

– Казан шəһəр филармониясе халыкка нинди телдә концерт әзерли?

– Русча да, татарча да, иллегә илле дә булырга мөмкин, чөнки безнең җырчылар – професионаллар. Мәдәният сарайлары җитәкчеләре белән бу хакта алдан сөйләшәбез. Алар үз бистәсендәге халыкның ниндирәк концерт күрергә теләгәнен чамалый.

– Филармониядә яшьләргә эшләргә урын юк, алайса?

– Бу мәсьәләне Мәдәният идарәсе белән берлектә хәл итәбез. Әгәр дә штатта урын була калса, проблема юк. Киләсе елда февральдә кастинг үткәрергә җыенабыз. Безнең игътибарны җәлеп итәрдәй конкурсант халык җырын да, классик җырны да яхшы башкара белергә тиеш. Консерваторияне тәмамлаганнар универсал – репертуарлары төрле телләрдә, төрле жанрлардагы җырлардан тора.

– Сез җитәкләгән оешма яшь җырчыларны танытуда ниндидер роль уйныймы?

– Әлбәттә. Әмма бүгенге көндә телевидениегә һәм радиога якын килеп булмый – бәяләр “тешли”. Әйтик, безнең концертларны “Татарстан – Яңа гасыр” каналы төшерә. Программа яхшы булсын өчен без аны ярты ел буена әзерлибез. Телевидениегә тәкъдим итү өчен яңа, сыйфатлы материал булуы кирәк. Клип төшерү, кием тектерү бик күп чыгымнар сорый. 23 ноябрьдә Казанда Ленин исемендәге мәдәният сараенда тамашачыларга тәкъдим ителгән "Безнең моңнар" концертын киләсе елда телевизион форматта күреп булачак. Бу хакта төгәлрәк мәгълүмат безнең рәсми сайтта урнаштырылачак.

– Клип төшерү өчен җырчыларыгызга ниндидер ярдәм бармы?

– Бүгенге көндә артистларыбыз клип төшерү чыгымнарын үзләре күтәрә. Моның өчен безгә өстәмә финанслар бүлеп бирелсә, бик шәп булыр иде.

– Артистларның эш графигы бармы?

– Без, административ берәмлек хезмәткәрләре, иртәнге тугызда килеп, кичке алтыда кайтып китәбез, билгеле бер графигыбыз бар. Ә артистларга андый таләпләр куелмый. Аена 6-8 чарада катнашсалар, калган көннәре буш, үзләре өчен эшли алалар. Иҗат кешесен бугазыннан басып, тыеп булмый. Бу очракта ул иҗат була алмый.

– Татар дəүлəт филармониясенең концертлар куяр өчен үз концерт залы бар. Сезнеке бармы? Булмаса, бу нəрсəгə бəйле?

– Концерт залыбыз бар – Җиңү Проспекты урамында урнашкан 500 урынлы “Чулпан” мәдәният үзәге. 16 ел элек ремонтка ябылган иде, тиздән төзекләндерү эшләрен башларга тиешләр. Алла боерса, ел ярымнан тулы көченә эшли алырдай концерт залыбыз булачак. Әлегә төрле мәйданчыкларда эшлибез.

Казан шәһәр филармониясенең ныклы базасы бар, бездә эшләүче артистларның күбесе педагоглар. Бүгенге көндә "Казан" бию ансамбле балалар студиясенә 400 бала йөри. Шундый ук балалар студиясенең җырлау һәм нәфис сүз сөйләү серләренә төшендерүгә юнәлтелгәнен дә ачасы килә.

Киләчәктә "Идел-Урал-Себер" һәм "Кышкы моңнар" Бөтенроссия татар җыры фестивальләрен оештыруны планлаштырдык. Шулай ук Аманулла иҗат иткән "Мең дә бер кичә +" дигән мюзикл куярга әзерләнәбез.

“Хитың булса, 4-5 ел эшли аласың”

– Җырчы профессиясенә ничек карыйсыз? Аның дәрәҗәсе бармы?

– Профессиональ җырчыларның гына дәрәҗәләре бар. Кайбер җырчының тавыш мөмкинлекләре йомшаграк, аның каруы, кесәсе калын. Бүгенге көндә бер-ике җыры белән биш-алты ел җырлап йөрүчеләр бар. Җырчы бер шәп хит тудырса, аны радиодан гел әйләндерә башлыйлар, ул халыкның баш миенә сеңә һәм тора-бара аңа башка җыр кирәкми дә. Хитың булса, 4-5 ел эшли аласың, аннан соң инде онытыласың, башкалар күмеп китә.

– Плагиатка ничек карыйсыз?

– Плагиат булырга тиеш түгел. Аның өчен авторлык хокуклары бар. Татар җырчыларының плагиат җыр чыгарулары 15 ел элек үк бар иде. Әгәр дә җырның авторы үзенең җырын башка берәүнең урлап башкарганын сизсә, ул “карак”ны судка биреп, миллионнар белән исәпләнгән сумма таләп итә ала. Авторлык хокукы белән мин яхшы таныш. Заманында “Ядкәр” студиясендә эшләдем. DVD, Mp3 форматындагы дисклар чыгарыла башлаган чор иде ул. Татар проектларын мин, ә рус проектларын “Союз” студиясе эшләде. “Автор” дип аталган авторлык җәмгыятебез бар иде. Бездә йөздән артык автор теркәлде. РАО (Россиянең авторлык җәмгыяте) – җәмгыять оешмасы, аны өч кеше дә төзи ала. Ике кеше автор булса, калганы автор булмаган кеше. Ике-өч шигырең яки көең бар икән, син дә аны төзи аласың. Аның шундый законнары бар.

“Күп җырчыларны биш-алты елдан артык сәхнә тотар дип әйтә алмыйм”

– Күптән түгел эстрадабызда бердәй дәрәҗәдә популяр Элвин Грей белән Гүзәл Уразова мәгълүм бер җыр өчен талашты. Җыр урлау күренешләре булмасын өчен нишләргә кирәк?

– Бер җырны икәү башкарыр алдыннан авторлык хокуклары буенча проблемалар булмасмы дип уйлап, алдан ук сөйләшеп куярга кирәк. Безнең җырчылар арасында андый сөйләшү юк дип уйлыйм. Ике башкаручы бергә тудырган иҗат җимеше бит ул. Мондый хәлләр булырга тиеш түгел, җырны алай бүлеп булмый. Барысы да артистларның үзләреннән тора.

Шоу-бизнес өлкәсендә утыз елга якын эшлим. Утыз ел элек Казанда илледән артык афиша элдертеп 100 процент билет кассадан сатылып бетә иде. Шундый заманнар да булды.

1992 елдан "Казан" милли мәдәният үзәгендә эшли башладым. Хәтерлим, 1993 елда Камал театрында бер ай буена “Сандугач” фестивален үткәрдек. Ул вакытта татар эстрадасында 25-30 җырчы исәпләнсә, хәзер алар меңгә якын. Шуңа күрә хәзер җырчыларның 80 проценты кирәк түгел дигән сүз. Халык сайлап ала дип әйтер идең, юк, халыкка яңалык кирәк. Шул ук Элвин Грейны алыйк. Аның тамашачысы – ике яшьтән алып йөз яшькә кадәр. Аны балалардан алып әбиләргә кадәр тыңлыйлар. Кемгәдер Элвин ошамый. Ләкин бүгенге көндә аның иҗатын яратучылар күбрәк. Бу факт һәм моның белән килешми мөмкин түгел. Бәлки, өч елдан башка бер үзенчәлеккә ия булган яңа җырчы килеп чыгар да, ул актуальлеген югалтыр.

Татар эстрадасына аяк баскан мәлендә Рафаэль Латыйпов көненә икешәр концерт куя иде. Хәзер алай продуктив эшли дип әйтә алмыйм. Нәфкать Нигъмәтуллин бервакыт бик популяр иде, халык артисты булса да, соңгы арада бик ишетелми. Шуңа күрә, халык кабул итә, күтәрә дә, читкә чөеп тә җибәрә. Күп җырчыларны биш-алты елдан артык сәхнә тотар дип әйтә алмыйм. Салават (Фәтхетдинов – ИТ) кебекләр, утыз ел сәхнәдә җырлаучылар бик сирәк була ул.

– Димәк, халыкка һәрдаим яңалык кирәк булып чыга?

– Яңалык ел саен булырга тиеш. Әгәр дә тамаша залына халыкны күпләп җыясың килсә, һәр сезонда яңа җырларың булырга тиеш. Ул яшьләр өчен дә, олылар өчен дә булсын. Шул вакытта сәхнәдә 30-40 ел "яшәргә" мөмкин.

Минем фикеремчә, Зәйнәп Фәрхетдинова татар эстрадасында хатын-кызлар арасында иң көчле һәм моңлы тавышлы җырчы. Алар җырлы гаилә, ире Зөфәр Билалов белән бергә концертлар куялар. Әмма аларга да хәзер тамашачы җыю кыен, халыкка ошый торган хит җырлары җитеп бетми. Аны табар өчен йөзләгән җырны үзең аша үткәрергә кирәк.

– Татар җыры хәзер сыйфатлымы? Аның сыйфатын арттыру өчен нишләргә кирәк?

– Хәзер бит “Мин сиңа килдем, ә мин сиңа. Син миңа үбәргә дә бирмәдең...” кебек җырлар китте. Халык шуны тыңлый. 

Ә менә Айдар Фәйзрахманов ансамбле башкарган җыр сыйфатлы, чөнки ул репертуарны табып, югары дәрәҗәгә кадәр күтәрә ала.

Татар халык җыры электән сыйфатлы булган. Бүген бит һәр җырчы шагыйрь дә, композитор да. Ләкин бер кеше өч кеше эшен яхшы итеп башкара алмый. Элек профессиональ һәм үзешчән композиторларга бүленеш бар иде. Хәзер ике җыр язган кешегә дә “композитор” дип әйтәләр, бу дөрес хәл түгел. Композитор көй, шагыйрь шигырь язса, җырчы җырласа гына сыйфатлы җыр туа ала. Андый универсаль кешеләр була, ләкин алар бик сирәк.

Татар шоу-бизнесы худсоветка мохтаҗмы?

– Әйе, килешәм, хәзер һәр икенче кеше үзен шагыйрь яисә композитор дип игълан итә. Җырларны “штамповать” итеп кенә торалар. Бу яхшыгамы?

– Яхшыга илтми инде ул. Фасил Әхмәтов, Рөстәм Яхин, Риф Гатауллиннар – профессиональ композиторлар. Риф Гатауллинның хәзер яңа көен бер дә ишеткәнем юк. Яңа “шедевр”лар чыгып торганга күрә язмыйдыр дип уйлыйм.

– Бәя бирү дигәннән, соңгы арада махсус шура төзү, эстраданы контрольдә тоту буенча бик күп сөйләшүләр алып барылды. “Худсовет”ны кирәк дип саныйсызмы? Булырмы икән ул бездә?

– Худсовет кирәк инде ул. Элек бер генә радио, бер генә телевидение иде. Худсовет аша үтеп, халык хозурына зыялы, затлы иҗат әсәрләре генә тәкъдим ителде. Хәзер аларның барысы да шәхси кулларда. Яхшы әйберне хәзер йотып баралар, шуннан акча эшлиләр. Акчага корылган сәнгать яхшыга илтми. Ә инде Мәдәният министрлыгы карамагында худсовет була алмый, моны 20 ел элек эшли башларга кирәк иде.

“Барс-медиа” оешмасын мисалга китерик, ул шәхси кулларда. Алар Мәдәният министрлыгы карамагына кермәячәк тә, үз телевидениесе, радиосы бар, ничек кертеп булсын ди? “Сезнең ни эшегез бар, без – шәхси кулларда, үзегезнең артистларыгызны карагыз”, дип кенә әйтәчәкләр. Ул компаниядәге җырчылар барысы да җидешәр елга контракт төзи. Җиде елдан ул аны озайта ала яисә хезмәттәшлекне туктата. Җырчы үзе сайлый, беркем дә мәҗбүр итми.

Артистка мактаулы исем нигә кирәк?

– Мактаулы исем җырчыга нинди өстенлекләр бирә?

– Бездә “атказанган артист” өчен җырчының хезмәт хакына 8 процент, “халык артисты” дигән исеме булганга 20 процент өстәлә. Башкаручыны сәхнәдән “халык артисты” дип игълан итү дә матур һәм дәрәҗәле яңгырый бит.

– Шоу-бизнеста “продюсерлык институты” төшенчәсе калкып чыга башлады. Татар эстрадасына продюсерлык мәктәбе кирәк дип саныйсызмы?

– Чыннан да кирәк ул. Бүгенге көндә һәр җырчы үзе продюсер, үзе администратор. Аның иҗатка вакыты калмый. Мәскәүдә күптән һәр җырчының продюсеры бар. Ул аны этәрә, концертларын эшли. Ә бездә артистлар үз-үзләренә хуҗа булып, акчаны үзләре үк эшләргә тырыша. Бездә бер продюсерның кул астында ике җырчысы булырга тиеш дип саныйм.

Бер миллионга һәм ике йөз миллион халыкка җырлауны чагыштырып карагыз. Татар җырчылары рус җырчыларыннан күбрәк, ләкин татар тамашачысы аз. Русларда киресенчә. Шуңа күрә шундый проблема килеп чыга. Әгәр тагын да популяр буласың килсә, джазга, башка стильләргә кереп китәргә кирәк. Шул очракта клиентларың артачак.

– Татар концертларын халык җыя алмый дисез инде?

– Татарчаны тыңлаучы татар кешеләре елдан-ел азая бара. Тамашачы залына күз салыйк, анда утыручыларның 60-70 проценты хатын-кызлар. Заллар тулы булсын өчен яшьләр һәм ир-ат аудиториясе өчен дә эшләргә кирәк.

– Сезнең фикерегезчә, хәзерге татар җырчысы сәхнәдә киенә беләме?

– Кайбер татар артистлары имиджын карамый дияр идем. Эстрадабызда Резидә Шәрәфиеваны үрнәк итеп куяр идем. Аның имиджы да бар, җырлары да яхшы сайланган. Яше хәйран гына булса да, яшь кызлардан бер дә ким түгел! Тышкы кыяфәтенә игътибары зур, киемнәре стиль буенча җырларына туры килә. Аның кебекләр татар эстрадасында бик сирәк. Рус эстрадасында исә җырчылар үз имиджларын ныклап әзерли.

“Хәзер институт тәмамлаганнарның күбесе “чыктым аркылы күпер” дәрәҗәсендә сөйли”

– Ничек уйлыйсыз, хәзерге татар телле радио-телевидение телебезнең дәрәҗәсен күтәрәме?

– Телевидение һәм радио зур эш алып бара, балалар өчен "Шаян ТВ" каналының ачылуы да бик шатлыклы яңалык. Яңа татар проектлары күбрәк булсын, алар кабатланмасын һәм еш очрый торган хаталы сөйләм мәсәләсенә игътибар итсеннәр иде дигән теләктәмен.

Безгә мәктәптә татар теле дәресләрен сугыш ветераны, данлыклы остаз укытты. Ул, җөмләне дөрес төземәсәң, “чыктым аркылы күпер” булды бу, дип әйтә килде. Хәзер институтта белем алып чыкканнарның күбесе нәкъ шулай сөйли. Җөмләләрне дөрес төзи белмәгәч, ничек итеп татар телен күтәреп булсын ди?! Димәк, бу проблема югары уку йортының үзендә. Мин татар мәктәбендә 10 ел укыдым, ул ике университетка тиң. Университетларда татар телен укыту җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Яшь буынның күпчелек вәкилләре үз сөйләмендә татар һәм рус телен катнаштыра.

– Татар телле радио алып баручылардан Сез канәгатьме?

– Татар радиоларында хәзер “ди-джей” дигән төшенчә модага керде. Ди-джей – дискотеканы алып баручы. Татар радиоларында эшләсәң, син ди-джей түгел, диктор булырга тиешсең. Шул ук Айрат Арслановларны тыңлап карагыз, бөтенләй башка дәрәҗә. Ул бүгенге “ди-джей”лардан күпкә югары. Бүгенге радио алып баручылары үзләре сөйләгәннән үзләре үк көлеп утыра. Кычкырып көлгәнеңне радиога чыгару бигрәк ямьсез күренеш! Элекке дикторларның һәрбер сүзе, җөмләсе үлчәнгән. Яшьләр аларны өлге итеп алып, өйрәнсеннәр иде.

– Хәтерләсәгез, “Тәртип” радиосы яхшы гына эшли башлаган иде...

– Бик әйбәт иде ул, озак яши алмады. Анда чын татар музыкасына урын түрдән иде. Конкурентлар эше дип уйлыйм. Күп кеше “Тәртип”не тыңлый башлады да, кемнәргәдер бул хәл ошамады. Аны саклап калып була иде.

“Җырларны инструменталь ансамбльләр белән заманча итеп җырлау – Илһам Шакировлар керткән яңалык ул”

– “Үзгәреш җиле” татар җыр фестиваленә карашыгыз нинди?

– Фестивальне опера һәм балет театрында оештыру дөрес гамәл кебек. Әмма чын мәгънәсендә “үзгәреш җиле”н булдыру өчен фестивальгә татар музыкантларын җәлеп итү кирәк. Башка милләт музыкантлары татар җырын тамашачыга тиешенчә җиткерә алмый. Дөрес, алар – профессионал, татар музыкасын үзләренчә бирә, тик татар музыкасын татар музыкантлары гына тиешле дәрәҗәдә уйный ала дип исәплим. Җырчылары да әйбәт. Татарлык һәм миллилек кенә җитми.

Җырларны яңартып, эшкәртеп башкардык, диделәр. Әлфия Авзалова, Илһам Шакировларны алыйк. Алар татар эстрада җырларын күптәннән вокаль- инструменталь ансамбльләргә кушылып, яңартып җырлады. Җырларны яңартып җырлау – Илһам Шакировлар керткән яңалык ул. Аерма шунда гына – аларның акчасы булмаган, ә монда акча күп. Шуңа күрә Мәскәүләрдән режиссерлар, музыкантлар чакыралар. Акчаң булмаса, китереп булмас иде. Мәскәү музыканты белән татар музыкасын күтәреп була дип уйламыйм. Алар безгә татар музыкасын күтәрү өчен түгел, акча эшләү өчен килә.

“Үзгәреш җиле”нең барыбер яхшы яклары күп. Әйтик, безнең артистлар тере оркестр белән тамашачылар алдында җырлыйлар. Фестивальне җиренә җиткереп эшләп кенә бетерергә кирәк.

– Татар сәхнәсендә иң зур кимчелек дип нәрсәне саныйсыз?

– Сәхнәдә ясалмалылык күп бит. Халык алдына чыккансың икән, синең кычкыруың, чинавың да чын булырга тиеш. Халыкны алдап булмый, ул бик акыллы. Үзенә нәрсә кирәк, шуны сайлап ала ул. Күп кеше: “Безнең халыкны тәрбияләргә кирәк”, – ди. Әмма моңа безнең гомер җитмәячәк. Кирәк булса, халык үзе теләсә кемне тәрбияли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100