Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ИлСафның концертына беренче хатыны да, хәзергесе дә килмәгән: "Алар аралашмый"

Филармония концертлар залында халык артисты ИлСафның концерты узды. “Онытырга телим мин сине” дип аталган тамашада булып, җырчының кемне онытырга теләвен ачыкладык.

news_top_970_100
ИлСафның концертына беренче хатыны да, хәзергесе дә килмәгән: "Алар аралашмый"

- Бүген яшьләр белән чыгыш ясаячакмын. Яшьлек сәхнәдән барыбер матуррак күренә. Аларның күбесенең әле тәҗрибәләре юк диярлек. Бераз борчылу да бар. Аллага тапшырып, башлыйбыз инде, - ди Илсур абый үзе.

ИлСаф төркемендә җырлаучы бэк-вокалистка та, алып баручы да әле беркемгә дә таныш булмаган артистлар иде. Ни өчен җырчы нәкъ менә яшьләр белән эшләргә теләгән микән? Яшь алып баручыга бераз кыюлык җитмәде кебек. Мәзәкләр сөйләгәндә дә буташты. ИлСафның исә бу темага үз фикере бар:

- Хәтерлим, бер 7-8 ел элек Данир Сабиров белән концерт куйган идек. Ул чакта Данир хәзер минем концертны алып барган Дмитрий Барановтан әллә ни артык түгел иде. Ә хәзер танылып китте, йолдыз булды. Дмитрийда өмет бар. Әгәр дә мин аңа ярдәм итә алам икән, ни өчен әле моны эшләмәскә ди. Шомара-шомара кереп китәр, Алла боерса.

Әллә инде Илсур абый продюсер булып китмәкче микән? Бэк-вокалда җырлаучы Ләйсирә Ибраһимовага да үзенең сәләтен күрсәтергә мөмкинлек бирелде. Ул “сольно” ике җыр башкарды.

- Нинди продюсер инде мин, - ди Илсур абый, - бэк-вокалистка кирәк бит, шуңа гына чакырдым. Аннары яшь җырчыларның популярлашуы конкуренцияне арттыра бит. “Йолдызлар”ның күбәюе инде сәхнәдә ничә еллар дәвамында җырлаучы өчен бер дә яхшы түгел дип уйлыйм. Әлбәттә, яшьләр кирәк. Үзләренең юлларын табарга язсын аларга.

Концерт “кунакларының” берсе “Радик Юльякшин” иде. “ИлСаф абый концертына чакыргач, самолетны кире бордырдым. Аның чакыруы СССРдагы коммунизм кебек, кире каксаң, яшәве авыррак булачак”, - ди “Элвин Грей”. Алып баручы Дмитрийның Элвин Грейга ясаган бу пародиясе чыннан да бик килешле иде. Әле ахырда: “Мәскәүдә яшим, Казанда акча эшлим”, - дип, тамашачыны көлдерде.

Концертның махсус кунагы – Гөлнара Габидуллина 1999 елда ИлСаф төркемендә эшләп киткән икән. Бүген аның исеме татар эстрадасы җырчылары арасында еш яңгырый. Үзенең чыгышы вакытында ул Илсур абыйга зур рәхмәтен белдерде: “Илсур абый мине тормышымның иң аяусыз вакытларында эшләргә чакырды. Сынмаска, алга таба иҗат итәргә кирәк икәнен аңлатуы өчен рәхмәт аңа. Матди яктан да ярдәм итте. Музыка укытучы булып әллә ни акча эшләп булмый иде”, - диде Гөлнара.

Ул еллар Гөлнараның хәтерендә иң авырлары булып саклангандыр. Аның энесенең мәңгегә инвалид булып калуы ачыкланган вакытлар иде ул. Ә дәваланыр өчен акча кирәк булган.

Концертның иң моңлы чагы – ИлСафның “Зәңгәр күлмәк” җырын башкарган чагы. Халык аңа кушылып җырлады. Якташы Габдулла Рәхимкулов турында ИлСаф сүз кузгатмыйча калмады. Шулай ук Хәния Фәрхи истәлегенә дә аның репетуарыннан “Гармунчыга” җыры башкарылды. “Хәния белән дуслар идек. Май аенда аңа багышланган концертта чыгыш ясарга тәкъдим иткәннәр иде, “Соңгы сөю” һәм “Гармунчыга” миңа җырын бирделәр. Хәния кебек шәхесне искә алып үтмичә булмый!”, - ди ИлСаф.

Инде 20 ел популярлыгын югалтмаган “Әбиләр чуагы” композициясеннән башка ИлСафның концертын күз алдына да китереп булмыйдыр. Ул үзе дә шул ук фикердә:

- Башта җырламам дигән идем, тик тамашачы сорагач, әлеге җырны төшереп калдырып булмады. Бу җырны башкарырга мин үзем дә бик яратам. Сәхнәгә менгән чакларда ярдәм итүе өчен рәхмәт әлеге җырыма.

ИлСафның концерты ничектер тыныч кына, үз дулкыны белән барды. Тамашачы да, уйландырган чакта, уйланып, көләргә кирәк булганда, көлеп утырды. Ә минем янымда утыручы бер абый шахмат уйнады. Җыр беткәч, дәррәү кул чапты үзе ИлСафка. Әле мин: “Җиңеп буламы? Кызыкмы?” - дип сорагач: “Кызыыык!” - дип җавап кайтарды. Җиңде ул! Ихластан сөендем аның өчен. Минем телефоннан концерт программасын караганны күргәч: “Күпме җыр калды әле?” - дип сорады. Концерт тәмамланганда, бөтен тамашачы басып, кул чаба башлады. Теге абый миңа: “Әйдә, чыгыйк”, - ди. Юри басып тордым аны тегеләрне чыгармыйча. Мине бәреп чыгып китмәгәне өчен рәхмәт инде.

Концерт “Онытырга телим мин сине” дип аталды. Гомумән, ИлСафның репертуарында мәхәббәт турында җырлар шактый. Кемгә багышлана микән әлеге сүзләр? Илсур абыйның беренче хатынынамы әллә?.. ИлСафтан шуны сорадым.

- Беләсезме, әлеге җырны беркемгә дә багышламадым. Онытырга теләүче ярым юк. Беренче хатыным белән мөнәсәбәтләребез яхшы. Бүгенге хәләлем дә каршы түгел. Үзара алар аралашмыйлар. Әле Аллага шөкер, икесе дә концертка килмәде, - дип көлде ул. - Мин тамашачы өчен иҗат иттем һәм иҗат итәчәкмен. Иҗатымны хөрмәт итеп, килүчеләргә рәхмәт. Алда әле бәйрәмнәр булмый калмас, амин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100