Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ИлГәрәй: "Тамашачыга Фирдүс Тямаев белән Элвин Грей кирәк, ләкин барысы да вакытлыча гына"

Татар эстрадасының популяр җырчысы Илназ Гәрәев тамашачылар күңеленә Илгәрәй булып килеп керде. Аның “Кара-каршы”, “Җәй кызы”, “Күрмәгәнгә салышма” җырларын күпләр хәтерли торгандыр. Җырчы "Интертат"ка үзенең иҗаты, тормышы һәм татар эстрадасы турында сөйләде.

news_top_970_100
ИлГәрәй: "Тамашачыга Фирдүс Тямаев белән Элвин Грей кирәк, ләкин барысы да вакытлыча гына"
Җырчы бүгенге көндә дә иҗат дөньясына чумып, тамашачыларын яңа җырлары һәм клиплары белән сөендереп яши. 

“Татар эстрадасында баян тотып, каеннар кочаклап клип төшерүчеләр күп”

- ИлГәрәй, күптән түгел генә "Мизгел сыман" җырына төшерелгән клибың дөнья күрде. Тамашачы ничек кабул итте?

- Күпләр миңа: “Соңгы вакытта репертуарың бик нык үзгәрде һәм тормышчан, мәгънәле җырлар җырлый башладың”, – диләр. Андый форматтагы җырларым элек тә, татар эстрадасына аяк баскан вакытта ук бар иде, тамашачылар артык игътибар итмәгән булгандыр. Репертуарымда күңелле һәм дәртле җырлар да, моңсулары да бар. “Җырның ертыгы булмый”, – дип әйтәбез, ләкин җыр мәгънәле булырга тиеш. Минем өчен, иң беренче чиратта, җырның сүзләре нинди булуы мөһим. Шуңа күрә репертуар туплауга бик җитди карыйм, барысын да сыйфатлы эшләргә тырышам.



“Мизгел сыман” җырының көен Салават Шәихов, сүзләрен Фәнил Измайлов иҗат итте. Чыннан да, бу җыр бик үзенчәлекле булды. Чөнки башка юнәлештә эшләп карадык, анда чит ил аранжировкасы да бар. Иң элек әлеге җырны тормыш иптәшем Айгөлгә тыңлаттым, ничек булган дим. “Бик матур булган, күңелгә үтеп керә. Концертларыңда җырлап кара әле”, – дип әйтте. Тамашачылар да әйбәт кабул итте, концерттан соң яныма килеп үз фикерләрен әйтә башладылар. Социаль челтәрдә дә “Әйдәгез, бу җырга клип төшерегез әле”, – дип язучылар булды. Озак уйлап тормадым, тиз арада клип төшерергә керештек. Клипның продюсеры, сценаристы, спонсоры – мин үзем. Якын дустым Эдуард Ситдиков бик нык ярдәм итте, аның да идеяләрен исәпкә алып эшләдем.

Татар эстрадасында баян тотып һәм каеннар кочаклап төшүчеләр күп, шуңа күрә башка стильдә иҗат итеп карыйсым килде. Без һәрвакыт дөнья малы артыннан куабыз, гел каядыр ашыгабыз. Яраткан кешеләребез турында уйларга вакыт калмый, туганнарыбызның хәлен белмибез. Тормыш – мизгел, ул тиз арада узып китә. Шуңа аның матурлыгын күреп калырга кирәк, олыгайган көндә “яшәгән кебек тә булмады” дип әйтерлек булмасын иде. Клип тормыш кыйммәтләрен исәпкә алып төшерелде. Аның сценариясен төнлә иҗат иттем, онытмас өчен тиз арада язып куйдым. Гомумән, мин йоклап китәр алдыннан бик озак тормыш турында уйланып ятам. Сюжет буенча, гашыйк парның мәхәббәт тарихын күзәтәбез. Озак вакыт бер-берсен яратышып йөриләр, егет сөйгәненә тәкъдим ясар алдыннан авырып китә. Төп герой клипта вафат булырга тиеш иде. Ләкин хатыным Айгөл: “Матурым, болай да бу тормышта негатив бик күп, әлеге егет исән калсын. Ярату ярдәмендә бу авырлыкны җиңеп чыксыннар”, - диде. Клипның ахыры яхшы тәмамланды, тамашачыларга ошады.

- Артистларны бай яшиләр диләр, җырлап йөреп баеп буламы?

- Бервакытта да зарланганым юк, булганына рәхмәт әйтеп яшим. Гаиләне алып барырга җитә, артыгы кирәкми. Әти еш кына, улым, эшкә урнашмагансың, һаман җырлап йөрисеңмени әле, дип көлә. Әгәр эшеңне яратып эшлисең икән, акча турында уйламыйсың. Артистларның да төрлесе бар инде, тыйнак кына яшәүчеләр дә һәм акчалары күп булганнар да. Артист халкының бөтен акчасы иҗат итүгә китеп бара, чыгымлы эш.

Билгеле булганча, күпчелек артистлар ятим балаларга һәм мохтаҗларга ярдәм итү белән шөгыльләнә. Хәйрия концертлары оештырабыз, алар өчен акча җыябыз. Тамашачылар: “Артист халкы бай яши, рәхәтләнеп акчада коена” - дип әйтә. Үземне әллә ни байга санамыйм, урта хәлле гаиләдә тудым һәм әле дә шулай яшим.

Яшерен-батырын түгел, хәзер дә әти-әни матди яктан булыша. Әнием Оркыя икмәк пешерү заводында эшли, әтием Рәхимулла - шофер. Барысына да үз тырышлыгым белән ирештем. Калын кесәле, арттан төртүче һәм зур урыннарда эшләгән абзыйларым булмады. Безнең гаиләдә акча җыю ничек бара? Айгөл белән акчаны һәрвакыт өчкә бүлеп куябыз. Беренчесе - торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү, икенчесе - балалар бакчасына түләү һәм мохтаҗ балаларга ярдәм итү өчен, өченчесе – үзебезгә кирәк-яраклар өчен. Менә шулай, безнең акча өч төрле “банк”та саклана.

“Хатыным Айгөл җырлый белми, аңа җырламаска куштым”

- Гаиләгә вакыт каламы? 

- Әйе, артист халкының эше бик тыгыз. Гастрольләргә чыгып китәргә туры килә, өйгә соң гына кайтып керәсең. Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер, гаиләм искиткеч шәп минем. Тормыш иптәшем Айгөл миңа булышырга, терәк булырга тырыша. Әлбәттә, мин моны югары бәялим.



Бер очракны әйтеп китәсем килә. Өйгә кайтуга ноутбукны кабыздым, интернеттагы яңалыклар белән танышып утырам. Анда бер кереп китсәң, тиз генә аерылып булмый бит. Бераздан мин сул якка борылып карадым, анда кечкенә кызым рәсем ясап утыра. Бу эшнең бетәчәге юк дидем дә, аның янына барып утырдым. Эшкә караганда, аның белән булу миңа күпкә рәхәтрәк тоелды. Кайгыртучан булырга кирәклеген соң гына аңлыйбыз шул. Өйләнгәннән соң кызыбыз Әдилә туды, ул яныма килеп: “Әти, менә болай эшләп карыйк әле. Бергә уйныйк инде”, – дип әйтә иде. Дөресен әйтим, ул вакытта ничектер балаларга салкын карыйм һәм кызымның үтенеченә каршы килә идем. Элек беренче планга эшне куйдым, якын кешеләрем ничектер читтәрәк булды. Хәзер тормыш уза барган саен, барысына да төшенәсең. Минем өчен иң мөһиме – ул гаиләм, якын кешеләрем. Репертуар, сәхнә костюмнары сайлаганда һәм концертларымны оештырганда төп таянычым – хатыным Айгөл. Гас­трольләрдән кайтып кер­сәм, өе­без чиста, ашарга пешкән, балалар караулы. Ир кешегә тагын нәрсә кирәк? Айгөл әле өйдә утыра, чөнки ул эшләгән сәүдә үзәгендә төзекләндерү эшләре бара. Ул парфюмерияләр сату үзәгендә администратор булып эшләде.

Хәзер татар эстрадасында парлап җырлаучылар бик күп. Хатын шаярып: “Матурым, концертларыңа халык җыяр өчен мин дә синең белән җырлап карыйм әле?” – ди. Дөресен әйтәм, син җырлый белмисең, дидем. Машинада җырлый башласа да, җырламаска кушам.

- ИлГәрәй, кызларыгызга иптәшкә малай алып кайтырга уйламыйсызмы әле?

- Малай алып кайтырга телибез, планнарда бар. Исән-сау булыйк, барысы да үз вакыты белән булыр. Кызларым - минем байлыгым. Кечкенәсенә – өч, олысына – җиде яшь. Быел Әдилә мәктәпкә, беренче сыйныфка укырга барды. Мин укып чыккан мәктәптә белем ала. Раяз Фасыйхов һәм Илназ Бахның малае белән бергә укый. Гомумән, әлеге мәктәптә артист балалары бик күп. Фазлыевлар, Рәсим Низамов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Илсур Сафиннын балалары белем ала. Анда бик нык татар теле өчен “сугышалар”, мәктәп директоры тел өчен җан атап торучы кеше. Балалар рәхәтләнеп татар телендә аралаша.


“Ак яулыклы әбиләргә кадәр гаиләмне кимсетеп, теләсә нәрсә язып утыра”

- Иҗатыңа карата тискәре фикер әйтүчеләр, начар сүзләр язучылар күпме?

- Начар сүзләр язучылар бик күп. Аларга игътибар итмәскә тырышырга кушалар, ләкин ул күңелгә тия бит. Журналистлар күп вакыт “күпертеп” яза, ИлГәрәй сәхнәгә үлем хәлендә чыккан дип яздылар. Кеше әшәке хәзер, берсе дә хәлне сорап һәм борчылып язмаган. “Чыкмыйча, акчаны каерып алырга кирәк бит инде”, – дип язалар. Тамашачы концертның матур өлешен генә күрә, артистларның күпме көч куйганын белми шул. Авырсаң да, хәлен булмаса да, барыбер сәхнәгә чыкмый булдыра алмыйсың. Бер вакыт бик нык авырдым, температура белән чыгыш ясарга туры килде. Табиблар 20 минут саен укол кадап торды, тавыш бетте һәм мин ыңгырашып җырлый башладым. Анда да төрле сүзләр ишеттем, “бөтенләй җырлый белми, тавышы юк” дип сөйләнделәр. Халыкка чәйнәргә генә булсын бит инде.

Казанда концерт оештыру өчен 600 мең сум акча сарыф иттем, шуның 500 меңе кире кайтты. Үземә тиеннәр генә кала, чөнки зал, чыгыш ясаган артистларга да түләргә кирәк. Казанда концертларым ике елга бер була, чөнки халыкны биздерергә теләмим. Халык бертөрлелектән тиз туя, аңа гел яңа һәм эксклюзив әйбер кирәк. Бик күп җырчыларның концерт программалары мәгънәсез, сәхнәгә чыгып нәрсә сөйләгәннәрен һәм нәрсә җырлаганнарын белмиләр. Мин акчаны туплап кайтып китәр өчен түгел, халыкка ошасын өчен эшлим. Шуңа күрә сыйфат минем өчен беренче урында тора. Горурланып әйтә алам, соңгы елларда концертларымда заллар шыгрым тулы була. Халык иҗатыма тартыла башлады, мин аны сизәм. “ИлГәрәй, без сезнең җырларыгызга артык игътибар бирми идек, концертыгызны карагач, кызыксынуыбыз артты”, – диләр.



Кара көч белән әйтелгән сүзләр үпкәләтә. Билгеле булганча, күп кенә артистлар хәзер социаль челтәргә реклама урнаштыра һәм безгә аның өчен түлиләр. Безнең белән төрле ресторан, кафе, салоннар җитәкчеләре элемтәгә керә. Күптән түгел генә бер кафега реклама ясарга туры килде. Үземнең Инстаграм челтәренә аларның продукциясен мактап язып куйдым, гаиләбез белән төшкән фотосурәтне урнаштырдым. Аннан соң теләсә нинди сүзләр яза башладылар, араларында ак яулыклы апаларның булуына аптырадым. ”Өендә өч хатын-кыз була торып, ризыкны кибеттән сатып алалар. Хәзерге яшьләр бик ялкау, ашарга пешермиләр”, – дип яздылар. Нигә шундый сүзләр язырга? Бер уйлап карасың, бу бөтен дөньяга сөйләрлек зур проблема да түгел инде. Үземә генә әйтсәләр, исәпкә алмас идем, алар бит минем гаиләм һәм якыннарым хакында да әйтәләр. Шуңа бик нык ачуым чыга, аларны кимсетүләрен теләмим. Бөтенебез дә азык-төлекне кибеттән сатып ала, гади халыкнын күпчелеге кафеда туклана бит. Үзләрендә хаталар күп, ләкин кеше тикшерүләрен дәвам итәләр. Бу көнче, үз тормышларыннан канәгать булмаган кешеләр, алар шуннан рәхәтлек ала. Балаларга зарарлы ризык, фастфуд ашатуга каршы без, андый җирләргә әллә нигә бер алып барабыз.

“Диләрә Курамшина белән очрашып йөрдек, арабызда сөю хисе булды”

- Җырчылар арасында көндәшлек бармы?

- Татар эстрадасында көнче, гайбәтче, икейөзле кешеләр бик күп. Гастрольләр вакытында күрмәгәнеңне күрәсең, ишетмәгәнеңне ишетәсең. Башта автобуста артистның гайбәтен чәйниләр, концерта үзен күрсәләр, үтереп мактый башлыйлар. Әле аларның күбесе ир-атлар бит. Минем хакта да теләсә нәрсә сөйли торганнардыр инде. Кайвакыт шаяртып: “Егетләр, мин хәзер китәм. Мине дә шулай чәйни башларсыз инде”, – дим. Эстрадада дуслык бар, ләкин бик аз. Теләсә кемгә ышанып, эч серләреңне сөйләп булмый.

Татар эстрадасында күбрәк хатын-кызлар белән генә дус мин. Озак еллар хезмәттәшем Эльвира Хамматова белән аралашам. Альбина Апанаева белән бергә эшләдек, 2008 елда ул мине үз төркеменә чакырып алды. Мин ул вакытта җырчы Диләрә Курамшина белән очрашып йөрим, арабызда сөю хисе булды. Ул тамашачыларга “Сине сөясем килә” дигән җыр аша таныш. Аның белән бергә дуэтлар яздырып, концертлар куеп йөргән чаклар истә. Эстрада да ир-ат дусларым юк, берсенә дә ышанмыйм.



Мин табигатем белән бик тиз ышанучан. Кайвакыт ,шушы сыйфатымнан бик оста файдаланалар. Ялган сүз сөйләп якыннарым белән араларны бозучылар күп булды. Мин кешегә һәрвакыт эшләргә мөмкинлек тудырырга тырышам, аңа булышам. “Әйдә, бүген шундый чара була, бармыйсыңмы”, – дип тәкъдим итәм. Акчасын бирәм, өйдә утырганчы әзме-күпме акча эшли бит инде. Мин бер “яхшы” кешегә озак вакыт булыштым, үземнән калдырмадым. Ләкин бу тора-бара минем артыннан ялган сүзләр сөйләп йөри башлады, төркемдәге егетләрне миңа каршы котырта башлады. Бик нык рәнҗедем, ул кеше белән барысын да уртага салып сөйләштек. Ул миңа: “Синең белән 3-4 мең акчага йөргәнгә рәхмәт әйт әле”, – дип китте. Менә шулай, яхшылыкка яманлык белән җавап бирде. Минем хатыным бик сизгер. Ул миңа: “Бу кешедән ерак йөр, сак бул”, – дигән иде. Шулай булып та чыкты.

“Венер үз эченә бикләнде, иҗат итәргә теләге юк”

- Ул “яхшы” кеше Венер Сәлимов түгелме?

- Юк, ул түгел. Венер Сәлимов белән аралашабыз, без аның белән байтак кына эшләдек. Ике ел дәверендә иҗат иттек. Кызганыч, әнисе үлгәч, ул үз эченә бикләнде һәм анда иҗади кризис башланды. Әлеге хәләтеннән аны чыгардык, өйләндердек. Хәзер тормыш иптәше белән матур гына яшәп ята, бәби көтәләр. Ул татар эстрадасына әйләнеп кайтачак, аңа бераз вакыт кирәк. “Дустым, мин әле иҗат итә алмыйм. Минем хәлем дә, теләгем дә юк”, – ди. Әнисе искиткеч кеше иде, миңа да “улым” дип дәшеп йөрде. Кайткан саен елмаеп каршы ала, мул өстәлләр белән көтеп тора иде.



Венер белән танышу тарихын сөйлим әле, бик кызык булды ул. Лаеш районы Хәерби авылының мәдәният йорты җитәкчесе шалтыратты “ИлГәрәй, Ринат Рәхмәтуллинның концерты булырга тиеш иде, ул авырып киткән һәм килә алмый. Билетлар сатылып беткән. Миңа хәзер нәрсә эшләргә? Ярдәм ит әле”, – диде миңа. Ул вакытта Венерның үсеп кенә барган чагы иде. “Әйдә, Венер белән син килмисеңме соң?” – ди. Ризалаштым, уртак концерт куйдык һәм шунда дуслашып киттек. 300 кеше Рәхмәтуллин урынына безне карады, аның чәчәкләрен безгә бүләк итте (көлә). Билетларны бары тик сигез кеше генә кире биргән иде.

“Нияз Җәләлов сузып җырлый алмый, Тямаевка “гендер-гендер” җырлар бара”

ИлГәрәй, бүгенге татар эстрадасың ничек бәялисең?

- Күп җырчылар тиз генә үсеп китә алмый, халык сине кабул итсен өчен шактый эшләргә кирәк. Җыр сайлаганда ялгышмаска кирәк, кайберәүләр үзләренең тембры, тавышына туры килмәгән җырлар сайлый бит. Мәсәлән, җырчы Нияз Җәләлов бервакытта да озын, сузып җырлый торган җырлар башкара алмаячак, чөнки ул аңа бармый һәм килешми. Күз алдына да китерә алмыйм, аңа бары тик такмаклар гына килешә. Фирдүс Тямаевны гына алыйк, аңа “гендер-гендер” җырлар гына килешә. Ретро җырларны башкара алмас иде. Мин үзем дә андый моңлы җырларны башкара алмыйм, бик үк әйбәт булып чыкмый. Әллә ничә тапкыр тырышып караганым булды. Минем музыкаль белемем юк, мөгәен ул да тәэсир итә торгандыр. Ләкин Мәсгут абый Имашев белән шөгыльләндем, аннан күп нәрсәгә өйрәндем.


“Халыкка Элвин Грей һәм Фирдүс Тямаев кирәк, ләкин аларны тыңлап туячаклар”

- Хәзер халыкка нинди җырлар кирәк?

- Җавабы гади: халыкка Элвин Грей һәм Фирдүс Тямаев кирәк! Алар нинди җыр башкара, тамашачы шуны тыңлый. Җиңел сүзле, бии торган һәм шул ук вакытта мәгънәле җырлар кирәк. Мин Элвин Грейның җырларын мәгънәсез дип әйтмәс идем, аның тирән эчтәлекле җырлары бик күп. Тавышы моңлы булмаса да, ул харизма белән ала. Тямаев ун көн рәттән Казанда концерт куя, бу бит шаккаткыч хәл. Ул бит ун ел таныла алмый йөрде, без аның белән күптәннән таныш идек. Аның иҗат дулкыны килеп җитте. Ләкин халык Тямаевны тыңлап туйгач, моңлы һәм ретро җырларга кире кайтачак. Халык туйгач, башкаларны тыңлый башлар. Элвин Грей да унынчы сыйныфтан бирле җырлап йөри, әле генә күтәрелде. Мин икенче курста укыганда, аны Казанга бер дискотекага җырларга алып килгәннәр иде. Бер 14-15 яшьләр тирәсе булгандыр аңа. Бөтен кеше аптырады “Бу нинди егет? Ул бит бөтенләй җырлый белми”, – диделәр. Шул чакта бер продюсер: “Бу егет иҗат итүдән туктамаса, әле нинди җырчы икәнлеген бөтенесенә күрсәтәчәк”, – диде. Туктамады, эшләде һәм бүгенге көндә ул гына шуның кадәр тамашачы җыя. Монда аның гына тырышлыгы түгел, Мәскәүдәге продюсерларының тырышлыгы да бар. Чөнки алар шоу-бизнес өлкәсен яхшы белә.



Җырчылар: “Миңа халык килми, билетлар сатылмый”, – дип зарлана. Мин аларның вакыты җитмәгән, дип саныйм. Айфараның “Ак каен” дигән җыры 90 нчы елларда язылган, ә 2003 генә популяр булып китте. Иң мөһиме - башка артистларны кабатлап, аның кебек сикерергә, җырларга һәм кыланырга кирәкми. Үзен булып кал. Халык концерттан ләззәт һәм уңай энергия алырга, ә синең акырып-бакырып җырлаганыңны карарга тиеш түгел.

- Җырларның сыйфатын тикшерә торган худсоветлар кирәк дип саныйсыңмы?

- Бүгенге заманда ул кирәкми, чөнки бөтен әйбер акчага корылган. Теләгән кеше аны җиңел генә сатып алачак һәм җыен җырлый белмәүче, тәҗрибәсе булмаган артистлар сәхнәдә калачак. Кайсы гына каналны яки радионы ачма, гел бер җырлар, бер үк җырчылар. Кемнең элемтәләләре бар һәм акчасы күп, шулар өстенлек итә. Чын тавыш ияләре – мескеннәр. Алар укып бетерүгә мәктәпкә бара, укучыларга музыкаль белем бирә. Элек алай түгел иде, сәхнәгә акчасыз да күтәрелдек. Мин 2000 елда “Җәй кызы” дигән җыр белән танылдым, татар эстрадасына дискотека форматындагы җырларны керттем. Исхак Хан, Исмал һәм “Хомай” төркеме бар иде, ул вакытта алар да популярлашып китте. Туйда минем яныма яшьләр килеп “ИлГәрәй, без бит синең җырларыңны тыңлап күрше авылларга кызлар янына йөрдек. Рәхәтләнеп “Руки Вверх” һәм сиңа бии идек”, – диләр. Абау, мин шундый картмени, дип уйлый идем. Шактый күп вакыт, 15 ел узган бит инде. Студент вакытта эстрадага үзем кереп киттем, минем продюсерым юк иде. Ул вакытта әле бармен да булып эшләргә туры килде, кафеда чүп тә түгеп йөрдем. Җырларым белән таныла башлагач, тәҗрибәле продюсерлар Мәскәүгә чакырдылар, ләкин бармадым, чөнки “Барс Медиа” компаниясе рөхсәт бирмәде. Өч елга төзелгән килешү бар иде.



- Хәзер кайбер артистлар пиар ярдәмендә таныла, син моңа ничек карыйсың?

- Татар эстрадасы белән рус эстрадасы бик нык аерыла. Русларда “кара пиар” чыгарсаң, анда сине хуплап алалар һәм кызгана башлыйлар. Бездә шулай эшләп кара син, баштанаяк чәйнәп чыгалар... Белмим, мин бервакытта да пиар белән танылырга теләмәдем һәм мин аны аңламыйм да. Үземне мактый да, яманлый да белмим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100