Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Габделфәт Сафин социализм чоры мунчасын сагына: "Артыңда кем басып торуга карамастан, аркаңны юа башлыйлар иде"

Мин концертка барып кайткач, гел уйлыйм - җырчы үзенең тамашачысына нәрсә әйтергә теләгән, нәрсә турында җырлаган? Бу көннәрдә Габделфәт Сафинның концерты турында уйланам. Әлеге тамашада социализм кануннары турында да, аянычлы татар теле язмышы турында да, мунчада арка ышку турында да телгә алынды.

news_top_970_100
Габделфәт Сафин социализм чоры мунчасын сагына: "Артыңда кем басып торуга карамастан, аркаңны юа башлыйлар иде"

Татарстанның халык җырчысыннан анекдотлар

Тамаша барганда, җырчы белән тамашачы бер-берсен булдыра алырлык дәрәҗәдә аңларга тиеш дип уйлыйм. Әлбәттә, тамашачының җырчыны никадәр аңлавы җырчыдан тора. 

Габделфәт Сафин чыгышлары арасында анекдотлар сөйләп, халык белән концерт дәвамында тыгыз элемтәдә булды. Мәзәкләрнең төрлеләре була, шулай бит? Габделфәт абый сөйләгәннәре уйландырырга мәҗбүр итә иде. Берничәсен сезгә сөйләп китәм.

Бер журналист авылга барып төшә. Авыл башлыгына: “Сезнең турында: "Бөтен байлыгы халыкныкы" дип әйтәләр”, - ди. “Сеңлем, кайдан килсен халыкка аның кадәр акча?” – дип җавап кайтара авыл хуҗасы.

Күз алдына китерегез: ике курсташ очрашкан. Берсе икенчесеннән сорый: “Хәлләрең ничек?” – ди икән. “Әйбәт, хатыныма айфон алдым, кызымның “айпады” бар, ә минем “айсаен””, - дип җавап кайтара икенчесе. “Нәрсә соң ул “айсаен”?” – дип сорагач: “Нәрсә булсын инде, ай саен кредит”, - ди.

Бер бабай оныгын өйрәтә икән. “Менә, улым, хатын-кызлар белән сак булырга кирәк. Мин егерме яшьтә бер кызны чишендергән идем, хәзер илле биш ел киендерәм инде”. Хатын сайлаганда сак булырга кирәк, дип акыл өйрәтә җырчы.

Хәзер бер абзый психологка бара икән. “Кәефем юк, нишләргә микән?” – дип сорый. Белгеч моңа: “Көне буе елмаеп йөреп кара”, - дип киңәш итә. Абзый тыңлый да, иртән иртүк елмаеп йөри. Ярты көн эштә елмаеп йөри дә, обед вакытында “нәчәлниге” эндәшә: “Тагын бер эчеп килсәң, эштән куам мин сине”, - дигән ди. Әллә ни күп елмаеп йөрергә дә ярамый, ди җырчы.

Социализм вакытында кешеләр бер-берсенең аркасын ышкыганнармы?

Концертта социализм чорын да искә төшерделәр. Мин үзем әлеге вакытларда үсмәдем, шуңа күрә ул чорның законнары минем өчен кызыклы иде. Сезнең белән дә бүлешим. Чыннан да, ул вакытларда шулай идеме?

Бөтен кешенең дә эш урыны булган икән. Ләкин эш булуга карамастан, көне-төне эшләп йөргән кеше булмаган. Кешеләр гел эшләп тормаса да, план 100%ка үтәлгән. План үтәлсә дә, кибетләрдә әйбер әз булган. Габделфәт абый: “Ул вакытны киресенчә булгандыр ул. Бәрәкәтле булган, әйбернең кадерен белгәннәр. Хәзер әйбер күп, ләкин нәрсә алырга белмисең”, - дип өстәде.

Җырчы үзенең исемлеген укып бетергәч, тамашачылардан төшеп калган бер пунктны сорады. Бер апаң: “Фатирлар бирәләр иде”, - дип, бүләген алды. Бүләге юкә мунчаласы белән җырчының дискы иде.

Габделфәт абый ул вакытлардагы шәһәр мунчасы турында да сөйләп үтте. “Артыңда кем басып торуга карамастан, синең аркаңны юа башлыйлар иде. Ул бит белә: синекен юса, син дә аныкын юачаксың. “Менә хәзер күршегезгә әйтеп карагыз, мунча яктым, әйдә, аркамны ышкы әле, дип. Җавабы ничек булыр икән, ә?” – дип сөйләде җырчы. Җавабын да үзе кайтарды: “Кая инде, хәзер хатын да арканы ышкымый!”

Габделфәт абый хатынының аркасын юмавын аңлатып үтте. Дөресрәге, хатыны ышкытмый икән. “Юам дисәм, юк, кирәк түгел, ди. Курка, минекен дә юасы булыр дип”, - ди Габделфәт абый.

Минем шәһәр мунчасында булганым юк, шуңа күрә арка ышкулар турында берни әйтә алмыйм. Ә сез Габделфәт абый сөйләгәннәр белән килешәсезме?

Чаллы шәһәреннән “алтын” тавыш

“Габделфәт” иҗат төркеме халык җырчылары арасында кастинг игълан иткән иде. Әлеге бәйгенең җиңүчесе дип Чаллы шәһәреннән Рубис абый табылган иде.

Рубис абыйга 80 яшь. Ул, көчәнмичә, бер авырлыксыз, баянга кушылып, ике җыр башкарды. Беләсезме, Рубис абый танылган җырчыларның күбесеннән йөз кат моңлырак җырлый. Аның чыгышыннан соң халык дәррәү торып кул чапты. Ә халыкны алдап булмый.

Габделфәт абыйның командасына Рубис абый кебек моңлы җырчыларны халыкка танытуы өчен мең рәхмәт! Шулай ук үзенең концертына кунак итеп автор-башкаручы Хәмид Мәдкәримовны, җырчылар Айдар Рәкыйпов белән Рәфинә Ганиуллиналарны да чакыруы отышлы булды.

Алла Пугачеваның буран турындагы җыры белән Габделфәт рус телен белүен дә дәлилләде

Көтелмәгән чыгышларның берсе Габделфәт абыйның рус телендә җыр башкаруы иде. Алла Пугачеваның “Опять метель” җырын сайлаган ул. Чыгышы ахырында Габделфәт абый: “Бу рус телен дә белүемне дәлилләр өчен башкарылган җыр инде”, - диде.

Рус телен белүен белә кебек, ләкин сүзләрнең әйтелеше барыбер татарныкы инде. Габделфәт сүзләрнең иҗекләрен татарчалап җырлады. 

Татар теле язмышы Габделфәт абыйны да борчый икән. Ул Әңгәм Атнабаевның татар теленә багышланган шигырен укыды.

Соңыннан “Бөек татар” дигән җырын башкарды.

“Ялкын янар горурлыгың кайтар, татар!
Кайда соң сез туган телен саклар җаннар?
Башкисәрдән курыкмаган, ана телен саклап калган
Син бит үлмәс, Җәлил рухлы бөек татар!” - дип җырлады ул.

Әлеге мизгелдә татар теле язмышына битараф булмаган тамашачының күзләре дымланды. Янымда утыручы ханым үзе турында сөйләде - ул Габделфәт абый белән шәхсән таныш икән. “Кызым, сезнең балалар татарча сөйләшәме?” - дип сорады. Уйланып куйдым. Минекеләр, берсузсез, сөйләшер, ә менә калганнарның балалары турында төгәл генә әйтә алмыйм. Бу – бик тә аяныч факт.

“Габделфәтнең” чияләре һаман да чәчәк ата

Әлбәттә, халыкка инде күптәннән мәгълүм булган җырлар да башкарылмыйча калмады. “Чияләр”, “Уфалла арбасы”, “Әле дә син бар әле дөньяда”, “Һаман яратам” җырларын тамашачы яхшы кабул итте.

Инде менә 27 ел Габделфәт Сафин сәхнәдә икән. Ул үзен “татар җырчысы” дип игълан итте. Татар җырчысы исемен алыр өчен нәрсә эшләргә кирәк? 

Җырчы Габделфәт исеменең аңлатмасын әйтеп үтте. Аллаһ колы дигән мәгънәгә ия икән. Әтисенең исеме Габдрахман – Аллаһның яраткан исемнәренә керә икән. Сүз уңаеннан әйтеп үтим, Габдрахман абыйга 97 яшь тула.

“Шушы мәгънәгә туры килерлек итеп, халыкка хыянәт итмичә, хезмәт итәргә тырышам. Тамашачым да миңа хыянәт итми. Менә сез мине алга таба да эшләтегезче. Мин бар көчемне биреп эшләргә әзер”, - дип тәмамлады концертын Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100