Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Габделфәт Сафин: "Гримеркалардагы сүгенүләрне күралмыйм, анда я гайбәт, я кирәкмәгән сөйләшүләр, я көнләшү"

“Нишләп минем белән очрашып сөйләшергә булдыгыз? Сез еш интервью бирмисез бит...”, - дип башладым Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин белән әңгәмәмне. Билгеле булганча, Габделфәт абый “Акчарлак” газетасын чыгара. Әлеге басмада да аның ачылып сөйләгән мәкаләсен тапмадым. Кызык...

news_top_970_100
Габделфәт Сафин: "Гримеркалардагы сүгенүләрне күралмыйм, анда я гайбәт, я кирәкмәгән сөйләшүләр, я көнләшү"

“Әйбер артыннан куып яшәргә кирәкми”

- Габделфәт абый, сөйләшүебезне балачагыгыздан башлыйк әле. Рәхәттә үстегезме?

- Совет системасында туып, шунда үстем. Минемчә, әлеге чордан да бәхетле чор юк. Хәтерлим: сәгать иртәнге биштә торып, Кырлай мәктәбенә укырга йөри идек. Өч классны үземнең авылымда укыдым, ә менә дүртенче класстан башлап, биш чакрым ераклыктагы мәктәпкә йөрдем. Салкынмы, яңгыр явамы – барыбер! Бераздан трактор бирделәр. Шул “гусеница”га чана тагыла иде. Чанага утырып, дуңгыз балалары кебек мәктәпкә бара идек. Тракторның әкрен баруы барыбызга да билгеле. Чамасы белән 1,5 сәгать. Әкрен генә баргач, туңасың да әле. Өшемәс өчен, артыннан йөгереп төшә идек.

- Мәктәптә яхшы укыдыгызмы? Сездән күчерәләр идеме?

- “4+” билгесенә укыдым. Миннән күчерәләр иде. Җәүдәт исемле классташым бар. Гомергә миннән калмады. Ул миннән күчергәч, тикшереп чыга идем. Соңыннан эшне укытучыга тапшырабыз бит инде. Икебезнекендә дә бер хата юк, ләкин укытучы миңа бишле куя, аңа – өчле. Сыйныфташымның язуы танымаслык иде, бары мин генә таный идем.

- Бай үстегезме?

- Без үскәндә, бай, ярлы кеше юк иде, сеңлем. Ул вакытта иң кирәк әйбер велосипед иде дип хәтерлим. Анысын да алдылар. Велосипед булганнарны урта дәрәҗәдәге кешеләргә кертик, ә мотоциклың булса, син бай дип саналасың инде. Бер дустымда мотоцикл бар иде. Яшермим: кызыктыра иде.

- Әти-әниегез кем булып эшләде?

- Әтием бригадир булып та, экономист булып та эшләде. Әнием исә гади колхозчы булды. Әни шәл дә бәйли белә иде. Бер шәллек мамык 50-60 сум тора, ә сатканда, 140-160 сум итеп сата идек. Әйтеп үтәргә кирәк: әтигә быел 98 яшь тула.

- Әниегез кайчан үлде?

- Әни үлгәнгә унтугыз ел бүген. Әнине җирләдек тә, Уфага чыгып киттем. Концертта әни турында җырымны башкарганда, ахырына кадәр җырлап бетерә алмадым. Тамакта төер барлыкка килгән иде.

- Габделфәт абый, бүген яшәү җиңелме ул?

- Һәр чорның үз авырлыгы. Кешелекле чор – 1950 елдан соң килгән еллар. Ул чорда кешеләр узышмый иде, бер-береңә карата хөрмәт бар иде. Әлеге елларның бер генә кимчелеге бар – ул атеизм. Аллаһны тану дигән күренеш юк иде. Шулай да, мәчетләрне бетерсәләр дә, Аллаһка ышанучы кеше барыбер ышануын дәвам итте. Ул бит күңел түрендә, шуңа күрә ышану яисә ышанмау кешенең үзеннән генә тора. Намазын да укыгыннар, уразасын да тотканнар.

- Бүген күпләр эшсезлектән интегә...

- Совет чорында эшсез утырган кешеләр юк иде. Хәзерге чорның төп проблемаларның берсе – эшсезлек.

- Сез балачакта эшләдегезме соң?

- Әйе, колхозда эшләдем. Берсендә кырык сум хезмәт хакы алган идем. Фермада дуңгызлар, таналар, тавыклар асрыйлар иде. Хәзер авылларда эш юк дип шәһәрләргә күчәләр. Безнең авылда рәхәтләнеп акча эшләп була иде.

- Ул кырык сумга нәрсә алдыгыз?

- Әйбер алу дигән күренеш юк иде бит ул. Әнигә бирдем дип хәтерлим.

- Куркыныч хәлләргә тарганыгыз бармы?

- Берсендә минем белән бер хәл булды. Төгәл беләм: Аллаһы Тәгалә миңа бу хәлне болай гына күрсәтмәде. Ходай миңа: “Тукта, Габделфәт”, - дип әйтте кебек. Бер кешенең үлгәнен карап тордым. Карыйм: миңа таныш бер бабай баскыч төбендә ята. “Бабай, бабай, нәрсә булды?” - дип кычкырам. Эндәшми. Башын күтәреп, миңа карады да, җан бирде. Ишегалдына кергәч, үлгәнен тәгаен аңладым. Ул вакыт мин бер әйбер артыннан йөгерә идем. Шуннан соң аның кирәклеге яисә кирәкмәве турында уйлана башладым да.

- Нәрсә дип уйландыгыз?

- Әйбер артыннан куып кына яшәргә кирәк түгел. Без бүген бар, иртәгә булмаска да мөмкинбез...Менә шуны аңларга кирәк.

- Үләсем бар, җитешергә кирәк дип йөгерәләр бит...

- Сиңа үләчәгеңне әйтсәләр, иман белән генә эш итәргә кирәк. Иман гел ярдәмгә килә! Бернәрсәне дә үзең белән алып китеп булмый – бу хакыйкать.

“Гөнаһларым бардыр”

- Дусларыгыз бармы?

- Бер яктан карасаң, җиңел сорау, икенче яктан карасаң, бик җитди. Хәзер бит “дус” төшенчәсе үзгәрде. Әйтик, мәсәлән, син суда батсаң, ул сикерергә тиеш. Йөзә беләме, йөзә белмиме – болары мөһим түгел! Бер-ике дустым бар. Шулай да аларга да 100% ышанып бетә алмыйм. Бары тик үзеңә генә тулаем дәрәҗәдә ышанам. Һәм, әлбәттә, Ходайга!

- Намаз укыйсызмы?

- Әйе, укыйм, ләкин биш вакытымны түгел. Намаз уку Аллаһы Тәгаләгә якын итә торган адымнарның берсе генә әле. Ислам диненең фән буларак чиге юк. Мин аны өйрәнәм әкренләп. Әлегә ай буена ураза тотканым юк, чөнки ниятләмим. Гел сәбәп табып торам никтер. Аңлыйм: бу – минем кимчелегем.

- Шәригать кануннары турында ни диярсез?

- Безнекеләр конституция кануннары буенча гына яши шул. Әлбәттә, кызылга чыгарга ярамый. Монысы аңлашыла: законнарны бозсаң, кайда эләгүебез билгеле. Шулай да шәригать турында онытырга ярамый. Биш төп кагыйдә бар: Аллаһ Тәгаләдән башка иләһ юклыгына, һәм Мөхәммәд Аның илчесе (рәсүле) икәнлегенә таныклык (шәһадәтлек) бирү, намаз уку, зәкәт түләү, ураза тоту, хаҗ кылу. Боларны онытмаска кирәк!

- Сезнең гөнаһларыгыз бармы?

- Бардыр, бәлки мин аны белмичә генә кыламдыр. Ярамый торганнары бар, аларын, әлбәттә, ясамаска тырышам. Яшь чакта ярамый торганнары да ясалгандыр.

- Гөнаһларым бетәр дип ураза тоталар...

- Юк, гөнаһны киметер өчен генә ураза тоту дөрес түгелдер. Ябыгу өчен тотучылар бар. Аллаһка мең шөкер, сәламәтлегем, эшем бар. Минемчә, уразаны Ходайга рәхмәт йөзеннән тотарга кирәк.

“Килсәң, сын бирәләр”, - ди...

- Сез “солянка”ларда катнашмыйсыз. Нигә?

- Чакыручылар бар, ләкин минем теләгем юк. Ул “гримерка”ларда сүгенүләрне күралмыйм. Анда я гайбәт, я кирәкмәгән сөйләшүләр, я көнләшү. Андый кешеләрдән еракка китәргә кирәк. Мин андый урыннарда авырыйм.

- Шалтыратып, чакыралармы?

- Әйе, чакыралар. “Килсәң, сын бирәбез”, - диләрме шунда... Кайчандыр ялгышлык белән барылган әлеге “сын таратучы җирләргә”. “Менә шуның кадәр сыным, премиям бар”, - дип мактаналар. Аны кешеләр генә бирә бит. Әле бирми, ә сата! Шул премиягә караганда акча кадерлерәк түгел микән?! Ул сыннарым кайда ятадыр, белмим.

- Исем артыннан йөгерүчеләр бар. Аларга ничек карыйсыз?

- Синең хезмәтең өчен акча гына түләнергә тиеш. Ул исем бирү бездә генә бар бит. Мәсәлән, Майкл Джексонны кара. Аның исеме юк, ләкин ул дөньяга танылган шәхес. Исем дип документлар тутырабыз инде. Яшермим: мин дә йөрдем. Ләкин бу бер дә дөрес әйбер түгел. Күз алдыңа китер: бөек Тукаебызны да исем артыннан йөртерләр иде... Аңа Тукай булу җитә, югыйсә.

- Банкетларда чыгыш ясыйсызмы?

- Мин җырлап торам – калганнар ашый. Нәрсә инде бу? Тамадалардан мин, гомумән, гарык. Хәләл туй үткәргән булалар. Хәтта никахларны да бозалар. Берсендә мәчеткә кердем. Ишетәм: Зәмирә Рәҗәпова рәхәтләнеп микрофонга акыра. Мин мәчеткә тынычлык эзләп килдем, ә монда туй бара. Нәрсәгә ул?!

- Элек барыбер банкетларда да чыгыш ясагансыз. Сезгә бәйрәм ахырында салалар идеме?

- Әйе, аракы эчәргә тәкъдим итәләр иде. Ә ул банкетларга кермәсәң, эшең кими дигән сүз. Стәрлетамакта банкетка кыстый торган кешеләр бар иде. Алардан мин бик тиз арада арындым, чөнки аларның кирәкмәвен аңладым. Әлеге шәһәрне, гомумән, гастрольләр исемлегеннән сызып аттым.

- Хәзер эчмим, дисез. Яшь чакта аракы эчеп, тәмәке тарттыгызмы?

- Мин үземне фәрештәгә тиңләмим. Булды, тәмәкесе дә тартылды, аракысы да эчелде. Рузилә белән генә йөрдем дип тә әйтә алмыйм. Ул вакытны әле исламның мөһимлеген белми идем. Бүген исә тәмәке, аракы, кызлар турында уйлыйсым да килми.

““Минем хатыным буласың”, - дидем”

- Сез оялчан егет идегезме?

- Әйе, Рузилә янына барганда да ике көн әзерләндем. Югыйсә аны күргәч үк үз кешем икәнен аңлаган идем. Без “Сорнай” ансамбле белән Балык Бистәсе районына килгән идек. Рүзиләнең сары күлмәктән булганы исемдә. Тавышының ягымлылыгын хәтерлим. Шуны күрәм дип, ансамблебезнең җитәкчесен алдап, аның янына кайтып киттем.

- Кирәк вакытта алдау ярый әллә? Нәрсә дип алдадыгыз?

- Ярыйдыр инде, белмим дә. Исламда рөхсәт ителгән дип беләм. Мин ул вакытны төзүче булып та эшли идем. “Эшкә чакыралар”, - дип алдадым.

- Рузилә апаны үзегезнеке итәр өчен озак вакыт кирәк идеме?

- Шул аның янына барган көнне үк: “Минем хатыным булачаксың”, - дидем. Беләсеңме, әгәр дә бер айга соңрак килсәм, өлгермәс идем. Рузилә кияүгә чыгар иде.

- Сез аны Казанга алып килгәч, биредә яшәр җирегез бар идеме?

- Юк, фатир юк иде. Бергәләп эзләргә тотындык. Башта Рузиләнең дустында тордык. Соңыннан, бүгенге тел белән әйтсәк, фатир “снимать” иттек. “ГОРГАЗ”га эшкә кергәч, фатирга чиратка бастым. Өч елга якын эшләгәч, дүрт бүлмәле фатир бирделәр. Кырык биш мең тора иде ул вакытны фатир. Бу хәтле акчаны бер дә күргәнем юк иде.

“Бай дигән сүзне яратмыйм”

- Сезнең балаларыгыз эшлиме?

- Кызым Әдилә декретта утыра, улым Зөлфәт әлегә үзен эзли. Улыма 24 яшь, өйләнмәгән.

- Киявегезне ничек кабул иттегез?

- Минем кызыма бер генә сүзем бар иде: “Әгәр дә яратасың икән, кияүгә чыгасың”. Бетте! Кияү Айрат шәхсән үземә ошаган иде, һаман да ошый, Аллаһка шөкер.

- Киявегез кем булып эшли?

- Үз эше бар, ләкин хикмәт анда түгел. Әгәр дә гади эшче булса да, кызым аны ире итеп сайлый алыр иде дип уйлыйм.

- Кияү сезнең кебек бай гаиләдәнме?

- Бай дигән сүзне, гомумән, яратмый. Бу – беренчедән. Ә, икенчедән, мин безнең гаиләдә күпме акча бар икәнен белмим. Аларныкын ничек белим, ди, кода-кодагыйның акчасын санап утырганым юк.

- Зөлфәт рус кызына өйләнә аламы?

- Юк, татар кызына өйләнәчәк. Мин моңа ышанам. Без өйдә татарча аралашабыз.

- Сезнең балаларыгыз иркә булып үстеләрме?

- Юк, алар мөстәкыйль булып үстеләр. Матди яктан мохтаҗ булмадылар. Аларга нәрсә кирәк, шуны алып бирә идек.

- Алар дусларын ничек сайлый?

- Дусларның күп булуы кирәкми. Синең әңгәмәдәшең белем буенча синең белән бер дәрәҗәдә булырга тиеш яисә синнән акыллырак булырга тиеш. Аралышу буш булырга тиеш түгел. Алга таба үсеш кирәк, аңлыйсыңмы?! Мин үзем дә аралашучан кеше түгел. Ә балаларым миңа охшаган.

- Акчасыз утырган чагыгыз буламы? Аена күпме эшлисез?

- Юк, Аллаһка шөкер. Артыгы да булганы юк, булмаганы да юк. Күпме икәнен төгәл әйтә алмыйм. Өйдә акча җыеп ятмыйбыз. Шул бер 100-200 мең бардыр бәлки. Тотарлык кына булырга тиеш. Эшлибез икән, акчаны әйләнешкә җибәрергә кирәк.

“Армиядән качтым”

- Сез армиядән качкансыз. Бу хакта сөйләгезче.

- Әйе, армиядән качтым. Укырга кергәндә, факультетның “военный кафедра”лысын махсус сайладым. Һәм бер дә үкенмим. Армиягә баруның бер кирәген күрмим. Улым да хезмәт итмәде. Төзүчегә укыдым. Анда укысаң, армиягә бару кирәкми иде. Бары тик шуны гына хәтерлим: яратмаган хатын белән тору кебек булды ул. Бер дә теләп укымадым.

- Нишләп башта ук җырчы булмадыгыз?

- Андый уй, гомумән, миндә юк иде дә. Имеш, мин җырчы булачакмын. Җырчылар минем өчен бөек кешеләр иде. Баянист булу хыялым бар иде – шуны хәтерлим. Ә төзүчегә укыганда, аның турында уйларга вакытым да юк иде.

- Начар укыдыгызмы?

- Анысын үзем генә беләм инде. Сызымнар сыза идек. Укытучылар рус телендә нәрсәнең дөрес булмаганын аңлаткан булалар, ә мин аңламый идем. Сүгәләр иде... Мине ачуланып аралар иде дә: “Чукынырсың”, - дип билге куялар иде.

- Сез балачактан ук баянда уйный идегезме?

- Әйе, авылда мин беренче баянчы идем. Туйларны үткәрә идек, оох. Ике көн бара иде туйлар. Бармаклар арып-талып бетә иде.

- Укып бетергәч, нишләдегез?

- Укып бетергәч, син кайдадыр барып эшләргә тиеш буласың. Мине Элиста шәһәренә җибәрделәр. Ләкин мин аннан да качтым. Казанда гына мастер булып эшкә кердем. Эшләгәндә, авыр иде, чөнки мин укымадым. Соңыннан “Спартак” аяк киеме фабрикасына күчтем. Анда өлкән мастер вазифасына алдылар.

- Ничек җырлап киттегез соң?

- Институтта укыганда, Сара Садыйкова хорына йөри идем. Анда килгәндә, баянда уйнармын дигән идем. Ә мине җырчы булып алдылар. Җырлау миңа җиңел бирелә иде. “Спартак”та эшләгәнгә кадәр шунда җырладым.

- Ә соңыннан...

- Мине “Сорнай” ансамбленә чакырдылар. Бераз вакыт үткәч, гастрольләр белән авылларга чыгарга тәкъдим иттеләр. Ә мин бит эшлим, ничек һәм кая китәсең. Беләсеңме, киттем дә бардым. Үзем курыктым бераз, әлбәттә. Ул вакытны 33 нче матдә бар иде бит. Аның белән эштән кусалар, башка җиргә алмаслар иде. Мине кудылар, ләкин утыз өченче матдә белән түгел.

“Шалтыратып, рөхсәт кенә сорамасын...”

- Сез филармониягә эшкә кергәндә, сезне Илһам абый Шакиров тыңлаган. “Сразы” кабул иттеме?

- Икенче тапкыр чакыргач кына, кабул итте. Минем өчен аның янына керү бик җаваплы иде.

- “Ак күлмәгем” җыры белән танылуга ия булдыгыз. Хатын-кыз җырын сайлагансыз. Нигә?

- Беренче җырың иң яхшы җырларыңның берсе булырга тиеш. Илфат Дәүләтшинга мөрәҗәгать иттем. “Менә бер җыр бар, ләкин аны Зәйнәп Фәрхетдинова алып китте”, - диде. Җыр ошады, ләкин Илфат бирмәде. Сүзләрен исә үзгәртергә була икәнен аңладым. Икенче көнне, Илфаттан яшереп, хатыны җырның аранжировкасын бирде. Аның хатынына рәхмәт әйтеп барганым юк әле. Барып килергә кирәк шуның янына.

- Илфат абыйга бу бер дә ошамагандыр? Зәйнәп апа нәрсә диде?

- Әйе, әлбәттә, Илфатка бу күренеш ошам бетмәде, ләкин җыр бит популяр булып китте. Зәйнәп тә җырлады аны, тик озак түгел. Башта урлауда гаепләп алды, соңыннан онытылды.

- Әлеге җырны Әлфия апа Афзалова да җырлады дип беләм?!

- Мин җырлагач, унбиш елдан соң Әлфия апа да аны җырлады. Минем өчен бу шундый шатлык иде! Шалтыратып, рөхсәт кенә сорый күрмәсен дип уйлап йөри идем.

- Хәзер исә судлашырга гына торалар.

- Шулай шул, минем җырымны башкарсалар, мин шат кына булыр идем. “Кайтабыз да китәбез” җырын яздырганда, башта шалтыратып сорарга уйлаган идем. “Юк”, - дип әйтәчәкләрен белгәч, эндәшмәдем. Судка бирсәләр, штрафын түләрмен, дидем.

- Сезгә “нәчәльниклар”ның ярдәм иткәне булдымы?

- Берсендә бер абзый үзенә чакырды. “Ник кермисең? Нишләп син популяр? Мине хөрмәт итмисең әллә?” – ди. “Бәтәч, керергә кирәк иде мени? Кергәч, хөрмәт итү була мени?” – дим. Ул өйрәнгән җырчыларның аңа билетлар кертүенә. Ә мин аңа өйрәнмәгән. Халык килсә, килә. Абзыйның шушы сүзләреннән соң мин аның янына башка бармадым да.

- Абруйлы абзыйлар популяр булыр өчен кирәк бит?

- Ярдәм сорап барганым юк иде. Иң мөһиме – алар мәңгегә килгән кебек, утыралар бит урыннарында. Утыз ел дәвамында күпме кеше алышынды бит инде. Алып аткач, алар кемгә кирәк булсын.

““Укыма” дигән газета чыгарырга кирәк”

- “Сары матбугат” дигән төшенчәгә ничек карыйсыз?

- Матбугатның төсе юк ул! “Акчарлак”ны да сүгәләр. Һәм сүксеннәр дә!

- Кемнең кем белән йөрүе, җыен пычрак укыла диләр.

- Материал укыла торган булырга тиеш. Безнең Татарстанда шундый гәҗитләр бар, чөнки исемнәре: “Укыма!” – дип кычкырып тора. Әгәр дә “Укыма” дигән исемгә үзгәртәсең икән, ул гәҗит укылачак. “Укыма” дигән газета чыгарырга кирәк. Вәт!

- Татар эстрадасында яраткан җырчыларыгыз бармы?

- Халык кемне ярата мин шуларны яратам. Әгәр дә мин концерт карыйм икән, ул болай гына булырга тиеш түгел, ягъни концерт мине нәрсәгәдер өйрәтергә тиеш. Мин бит вакытымны сарыф итәм.

- Нишләп минем белән очрашырга булдыгыз, Габделфәт абый?

- “Акчарлак”лар мине белә. Аларның миңа сораулары шул ук. Ә син бит мине белмисең. Син мине читтән генә беләсең, ә якыннан белмисең. Шәхес буларак минем белән кызыксынасың дип уйлыйм. Концертыма да килгән идең. Шуңа күрә синең белән утырып сөйләшергә булдым. Миңа кызык кеше кирәк иде!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Акыллы,талантлы кешелэнен сузлэрен ишетэсе,укыйсы килэ.Бик кызык интервью...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100