Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова: “Халык Европа дәрәҗәсен сорый, ләкин без алар дәрәҗәсенә төшә алмыйбыз”

2002 елда “биек тауга менеп җырлаган” Гүзәл Уразованың сәхнәдә булуына 15 ел булды. “Интертат” Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның юбилей концертына күзәтү тәкъдим итә.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова: “Халык Европа дәрәҗәсен сорый, ләкин без алар дәрәҗәсенә төшә алмыйбыз”

Юбилей концертына сценарий төзеп тормаганнар

Гүзәл белән Илдар концертларында һәр елны нинди дә булса бер сценарий буенча эшлиләр. Бу елны исә, Илдар белдерүенчә, алар сценарий төзеп тормаган. “Ничек бар, менә шулай инде”, - ди алар. Бәлки шуңа күрә дә элегрәк аларның тамашаларында очраган, кайвакыт арттырып уйналган театраль күренешләр булмады да диярлек.

Программа җырчыларның тугры тамашачыларына күптән мәгълүм булган җырлардан башланды. “Тимәсен тик күзләрем”, “Син җитмисең җанга”, “Биек тауга менеп бер җырладым...” кебек җырларны ишетү тамашачылар өчен, бер яктан, көтелмәгән булды, икенче яктан, әлеге композицияләр аларны җанландырып җибәрде. Мөгаен, концертта утырган тамашачылар вакытның тиз үтүенә тагын бер төшенгәннәрдер. Чыннан да, әле кайчан гына сәхнәдә беренче адымнарын ясап килүче Гүзәл белән Илдар бүген инде танылган артистлар. 2002-2007 елларда иҗат ителеп, алар тарафыннан башкарылган җырлар нәкъ менә әлеге дуэтны искә төшерә.

Гүзәл Уразова: “Сәхнә уртасына чыгып, тик тору килешмәс иде”

Соңгы арада Гүзәлнең киемнәрен, бию хәрәкәтләрен тәнкыйтьләүчеләр бар. Юбилей концерты дәвамында Гүзәл күлмәкләрнең озынын да, милли бизәклесен дә киде. Чалбарлы костюмнары да булды. Биюләре дә урынлы дип саныйм. Аяк кием җайлы икән, нишләп сикереп биемәскә?! Гүзәл үзе дә шул фикердә: “Еллар барган саен, яңа алымнар кирәк. Сәхнә уртасына чыгып, тик басып тору килешмәс иде. Хореография кертүнең бер начар ягын да күрмим”, - ди ул.

- 15 ел эчендә үзгәрдегез. Сәхнәдә үзегезне тотышыгыз башка хәзер. Бу нәрсә белән бәйле? – дип сорау бирдем Гүзәлгә.

- Тормыш алга бара бит, үзгәрмичә, кая барасың? Халык Европа дәрәҗәсен сорый. Без, әлбәттә, алар дәрәҗәсенә төшә алмыйбыз. Сәхнәгә беркайчан да шәрә чыкканыбыз юк. Әйе, киемнәрнең төрлесе бар. Быелгы концертларда 16 тапкыр өс киемемне алмаштырам.

- Бәлки тамашачыга 15 ел элек булган Гүзәл кирәктер?

- Әгәр дә бию өлеше кертсәң, берәр ничек бассаң, шунда ук шелтә белдерәләр, үзгәрде дип сүгәләр. Эшләмәсәң дә ошамый. Без бит бернинди начар сүз сөйләмибез, азгынлык, әхлаксызлык кертмибез.

- Сезнең биюләрегезне ошатып бетермиләр бугай. Бу хакта ни диярсез?

- Әйдәгез классик концерт үткәрәбез. Тере тавышка җырлап, шул ук вакытны биеп тә тору җиңел түгел. Эстрада концерты бит бу! Шуны онытмаска кирәк.

Мәсгүт Имашев Гүзәл Уразова һәм Илдар Хакимов концертларын алып баручыны “ямаулык” дип атады

Гүзәл белән Илдарның концертын алып баручы Рөстәм Самихов Россиякүләм танылган шоумен Дмитрий Нагиевка пародия ясап күрсәтте. Нигә нәкъ менә әлеге образны сайлаган икән? Билгеле, Дмитрий татар телен бөтенләй белми, шуңа күрә алып баручыга да, берничә сүз татарча “кыстырса да”, русча сөйләшергә туры килде. Берәр татар шоумены образын да алсалар була иде. Безнең халыкта алар юк түгел бит.

Тамашачылар арасында утырган композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгүт Имашев та бар иде, аның бу күренешкә карата фикерен сорадык.

- Мәсгүт абый, ничек сезгә тамаша?

- Бик ошады, афәрин аларга.

- Алып баручылары концерт барышында татарча гына сөйләшмәде, рус сүзләрен дә кыстырды. Бу хакта ни диярсез?

- Минемчә, алып баручылары ямаулык шикелле генә булды. Рус сүзләрен генә түгел, әшәке сүзләр дә кертеп җибәрде вакыт-вакыт. Минем сүзем бер: концертлары алып баручысыз да бик яхшы үтәр иде.

Рөстәм Самихов концерт барышында берничә образда сәхнәгә чыкты. Берсендә, әйтик, ул Гүзәлгә шигырь язуы белән мактанып, аны укырга тотынды. Иҗат җимешен бәдрәф кәгазеннән укыды. Матур күренеш түгел, шулай бит? Алып баручы: “Утырам да, язам да язам”, - ди. Бу хакта тәфсилләп сөйләү кирәкмәс иде кебек.

Чыгышларының берсендә алып баручы француз белән татар бертуган икәнен белдерде. “Күтәрик тә җибәрик”, “Җумасаң, җума; җусаң, җу” кебек әйтемнәр безнең халыкларны берләштерә дигән фикердә ул.

“Чәчәк китергәнче, акча алып килер идегез”

Гадәттәгечә, Гүзәл-Илдар концертында чәчәк бәйләмнәре күп булды. Гүзәл чәчәкләрнең күп булуын аңлап, Әлфия апаның сүзләрен искә төшерде: “Шушы чәчәкләр урынына акча алып килсәгез, яхшырак булыр иде”, - диде ул. Соңыннан, уены-чыны белән, җырчылар тамашачыларга акчаларының күп булуын теләделәр алар.

Илдар Хәкимов актермы?

Концертның бер мизгеленә күңел ышанмый калды: Илдарның сәхнәдә Гүзәлгә мәхәббәт аңлатуы ясалма булды кебек. Тик басып торганда: “Мин яратам сине”, - диде ул хатынына. Әллә әйтергә тиешле сүзләрен онытып җибәрде шунда. Аны концерттан соң яисә, түзәрлек түгел икән, сәхнәдән тыш берәр урында әйтеп булмый микән? Артык булды дип уйлыйм. Инде 15 ел ир белән хатын булып яшәгән парга бер дә килешми кебек. Өстәвенә, Илдар актер түгел, бу аермачык күренде.

Шулай итеп “төрттерергә” генә уйлыйсың, концертның моңлы икәнен дәлилләп, Гүзәл белән Илдарның күпләргә таныш булган җырларны башкаруы искә төшә. Әлеге мизгелдә зал тын да алмады. Әйтерсең лә, сулыш алу да шушы сихри аһәңне бозар иде төсле. Хәтта тиктормас балалар да “катып” калды. Гүзәл белән Илдарның тавышларының моңлы булуларында бер шик тә калмады. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100