Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Гүзәл Уразова исеменнән кеше алдалап яткан очраклар да булды". Эстрада йолдызлары фейк аккаунтларга ничек карый?

Интернет танылган шәхесләрнең ялган профильләре белән шулкадәр шыплап тулган ки, кайчагында бу кешеләрнең рәсми битләрен эзләп табу кыен. Танылган шәхесләрнең, йолдызларның ялган битләрен булдырып, фейкны ясаучылар йолдыз сәхифәсенең реальлегенә ышандырырга омтыла. Бу кем өчендер ниндидер бер кызык уен, ә кем өчендер үзенең кумирына якынаю ысулы. Йолдызлар ялган аккаунтларга карата нинди фикердә? Татар-информ хәбәрчесе бу хакта җырчыларның үзләреннән сорады.

news_top_970_100
"Гүзәл Уразова исеменнән кеше алдалап яткан очраклар да булды". Эстрада йолдызлары фейк аккаунтларга ничек карый?

“Гүзәл исеменнән кеше алдалап, әйберләр сатып яткан очраклар да булды”

Илдар Хәкимов моңа артык исе китмәвен әйтте. 

- Ясыйлар, керәләр, ялган битләр бик күп. Бәлки кеше тормышта үзен шулай әйбәт хис итәдер, аңа ошыйдыр. Йолдызларның тормышы белән кызыксынган, иҗатын яраткан кешеләр утырадыр дип уйлыйм. Шуңа күрә ялган битләр ясап утыручыларны фанатлар дип тә әйтергә була. Аларга каршы алай эшләмәгез, аккаунтлар алып бармагыз дип әйтәсе дә килми. Ничек бар, шулай бара.Социаль челтәрләрдә кешенең шәхси битен дәлилли торган галочкалар куеп була. Бу кешеләргә аккаунтның чынмы, юкмы икәнен аңларга ярдәм итә.

- Фейк битләре белән бәйле берәр вакыйгалар булганы юкмы?

- Бер тапкыр социаль челтәрләрдә чыгарга тиеш булмаган фотоны каяндыр эзләп табып чыгарганнар иде. Шул фотога карата бик үк матур булмаган сүзләр дә язып утырганнары булды. Аннары хатыным Гүзәлнең исеме һәм фотолары белән аккаунт ачып, Гүзәл исеменнән кеше алдалап, ышандырып әйберләр сатып яткан очраклар да булды. Шуңардан гына Ходай сакласын инде.

- Нинди социаль челтәрләрдә утырасыз?

- Мин вакыт-вакыт Вконтактега кереп чыккалыйм. Минем үземнең битем бар. Ләкин минем анда берничә ел инде кергәнем юк. Гүзәлнең Вконтактедагы битен кереп караганым бар. Инстаграмны күзәтеп барам. Ләкин үземнең инстаграмны бик алып бармыйм. Күзәтеп барсагыз, фотолар еллап кына үзгәреп бара. Мәсәлән бер-ике фото 2018 елгы, бер-ике фото 2017 елны кертелгән. Болай Гүзәлнең инстаграмын алып барырга ярдәм итәм.

“Фейк битләренә берничек тә карамыйм”

Вконтактеда җырчы Ләйсән Гыймаева исеме һәм фотолары белән якынча 4 бит теркәләгән. Җырчы әйтүенчә ул үз исеме белән теркәлгән ялган битләргә игътибар итми. 

“Дөресен генә әйткәндә Вконтакте хәзер бетеп бара бит инде. Минем анда кергән дә юк. Керсәм дә айга бер тапкыр кереп карыймдыр. Хәзер кеше күбрәк инстаграмда утыра кебек. Башка сайтларда файдалы әйберләр карый. Үзем дә күбрәк инстаграмда утырам. Фейк битләренә берничек тә карамыйм. Дөресен генә әйткәндә, Вконтактедагы фейк битләремне күргәнем дә юк.”, - ди ул. 

Шулай да Ләйсән Гыймаева Инстаграмдагы фан аккаунтларны карап бара икән. “Инстаграмда фан аккаунтларны алып баручы кешеләр фото һәм видеоларны миннән рөхсәт сорап ала. Фан битемне алып баручылар белән генә бер очрак булды. Аны рус телендә укыган кешеләр алып бара. Алар берничә постны шулкадәр хаталы итеп язып куйганнар. Шул вакытта мин аларга кисәтү ясадым. Аны 2 кыз, 1 егет алып бара. Мин аларга: “Кызлар, егетләр яза белмәсәгез миннән сорагыз. Хатасыз, дөрес һәм матур итеп алып барырга. Татарча матур итеп языгыз”,- дип әйттем. Шуннан соң хаталар кимеде. Хаталар бар инде, ләкин элекеге кебек түгел. Шулай итеп әкренләп өйрәтәбез. Фейк битләрендә минем исемнән язып утырган очракларга килгәндә, элегрәк Вконтактеда булды бугай. Ләкин мин моңа артык игътибар бирмәдем. Шуңа күрә әйтә алмыйм. ”

“Ялган битләр ясаучыларга кул гына җитми әле”

Данир Сабиров исеме һәм фотолары белән теркәлгән битләр саны якынча 8 гә тула. Җырчы әйтүенчә ул Вконтактеда бөтенләй утырмый. “Ялган битләр булгач, начар инде ул. Минем Вконтакте битен алып баручы махсус кешем бар. Минем чын битем бер генә. Ялган битләргә карашым яхшы түгел. Минем исемнән теләсә-нәрсә язырга мөмкиннәр. Ялган битләр ясаучыларга кул гына җитми әле” , - ди ул. “ - Кайвакыт мин әйтмәгән әйберләрне шулай дип әйттегез, болай дип әйттегез диючеләр бар. Аларны ялган битләрдән язарга мөмкиннәр. Ләкин монда кешегә дә акыллырак булырга кирәк. Ялган бит инде шунда ук күренә. Үзем Инстаграмны гына кулланам һәм гуглдан яңалыклар укыйм.”

“Минем исемнән кемнәрдәндер акча, ризыкларлар сорап язганнары булды”

Җырчы Иркәнең фотолары белән дә ялган битләр берничә булып чыкты. Иркә моңа карата фикерен белдерде: “Әйе, ялган битләр ясап утыралар. Нишләтим инде. Бер- ике тапкыр әйтеп, куркытып, кисәтеп караганым бар андый кешеләрне. Ләкин бүгенге көндә миңа зыяны бик тими. Иң мөһиме: минем исемнән теләсә-нәрсә язучылар, акча җыю һәм шуның ише әйберләр булмасын. 

Минем үземнең Вконтактега кергәнем дә юк. Минем исемнән утыручыларга бер сүз дә әйтмим. Кешегә ошый икән, утыра. Кеше исемнән язышып, фотолар куеп утыру кешенең психологиясеннән торадыр. Ягъни ниндидер комплекслары булган кешеләр утыра минемчә. Кешенең исеме белән, зур булмаса да дәрәҗәсе белән, үзен аның урынына куеп, рәхәтлек алып утыралардыр. Мәсәлән, мин Филипп Киркоров исеменнән утырмыйм бит инде. Кемгәдер шулай файда китерәм икән, мин бик шат.” , - ди ул. 

Иркә әйтүенчә, ул үзе Инстаграмда гына утыра. “Минем ирем дә, кызым да, продюсерларым да үзенчә Вконтактены тикшереп, карап баралар. Әгәр берәр нәрсә була икән, әлбәттә болай гына калдырмаячакмын. Ялган битләрдә кемнәр утырганын да якынча беләм. 

Хәтта минем исем белән Одноклассники социаль челтәрендә дә утыралар икән. Минем Одноклассникига гомеремдә кергәнем юк. Дөрес, элек бу фейк битләре белән бик көрәшә идем. Минем исемнән кемнәрдәндер акча, ризыкларлар сорап язган очраклар булды. Концертыма бер әби әйберләр күтәреп килгән иде. Ул миңа: “Балакаем, син миннән оеклар сораган идең”,- диде. Мин әйтәм гомеремдә берәүгә дә, бер әйбер дә сорап язганым юк. Менә шулай итеп язып утырулар миңа бер дә ошамады. Шул вакытта бик ачуым килән иде. Ялган битләрдә утыручы берәр кешене орышсаң да, кисәтсәң дә, барыбер ялган бит ачучы икенче кеше табылачак. Нишли алам? Алар белән сугышып утырырга вакытым юк”.

“Вакытлары бар икән, утырсыннар”

Ландыш Нигъмәтҗанова исеме һәм фотолары белән теркәлгән ялган битләр 15 кә җитә. Җырчы әйтүенчә аның исеменнән утыручы фейк битләренә ул тыныч карый. “Утырсыннар. Вакытлары бар икән, утырсыннар. Минем исем белән теркәлгән фейк битләреннән алай начар әйберләр тойган юк. Тикшергәнем дә юк. Ул фейк битләре миңа кагылмый, тими. Анда 15ләп кенә түгел, 25 ләп бит бардыр инде минем исем һәм фото белән. Утырсыннар, миңа барыбер. Вконтактеда үземнең чын битем бар. Ләкин мин анда бик сирәк керәм. Күбрәк Инстаграмда утырам.”, - ди ул 

Вконтактеда кемнең ничә бите бар? (Авага җырчыларның фотоларын куйган аккаунтлар гына исәпкә алынды, адашларны һәм фотосыз аккаунтларны төшереп калдырдык).

Берсүзсез, лидер Элвин Грей - Радик Юльякшин

Элвин Грей - 73, Радик Юльякшин - 168, Радик Юлъякшин - 10, Elvin Grey - 246

Салават Фәтхетдинов - 7, Салават Фатхутдинов - 6

Гүзәл Уразова - 2

Ландыш Нигъмәтҗанова - 11

Данир Сабиров - 12

Фирдүс Тямаев - 8
























Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100