Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлнара Тимерҗанова: "Хәзер Тямаев, Нургалиев, Элвин Грей кебек артистлар 200 урынлы залга йөрми"

Үзеңнең тамашачыңа җырыңны җиткерү - артистның бурычы, ди Гөлнара Тимерҗанова. Шуңа күрә ул 8 кеше булган залда да җырларга әзер. "Интертат"ка ул ни өчен балаларының сәнгать юлын сайламаганга сөенүе, гомумән, бәхет турында сөйләде.

news_top_970_100
Гөлнара Тимерҗанова: "Хәзер Тямаев, Нургалиев, Элвин Грей кебек артистлар 200 урынлы залга йөрми"

 Халыкка яңа җырлар түгел, элекке җырлар кадерлерәк, ди Гөлнара Тимерҗанова. Әмма иҗат туктап тормасын өчен яңа сезонда яңа җырлар да булачагын искәртте.  

- Аллага шөкер, гаиләдә бар да бер килеш. Кызым бакчагаа йөри, үсте, әтисе белән дә кала ала, мин дә концертларга бара алам. 30 нчы сентябрьда биш яше тула. Аның да биш яше тула, миңа да 1 нче октябрьдә шундук гастрольгә чыгып китәргә кирәк.

- Кызыгызның нинди һөнәрләре бар соң?

- Ул биергә ярата. Бию түгәрәгенә йөри, татар телен, инглиз телен өйрәнә, быел гарәп теле дә керәчәк. Бакча баласына җитә инде ул. Хәзердән үк күп көчәнеш бирәсе килми. Бию буенча аның пластикасы бик яхшы, укытучысы да мактый. Үзе өчен генә йөрсен дип әйтәсе килә инде. Дөресен генә әйткәндә, сәнгать юлына бирәсе килми.

- Ни өчен?

- Хәзер бер әйбер акчага бәйләнгән. Бөтен нәрсә шул акчага килеп терәлә. Иҗатта бит алай эшләп булмый. Яшәргә дигән акчаны сине кайдадыр күрсәтсеннәр дип түгәсең икән, бу нинди сәнгать инде? Алай бит инде иҗат итеп булмый, интегеп кенә яшисең. Шуңа күрә, кызым үзе өчен биесен, әле бит төрле бәйрәмнәрдә катнашып та була. Минем улым мәктәпне баян буенча укып бетерде, әлегә бер тапкыр да баян тотып караганы юк. Аның алга таба баянда уйнарга теләге булмады, ул юлдан китмәгәненә без ирем белән бик шат булдык. Хәзер ул пешекче булып эшли.

- Әйе, инстаграмыгызда күргән идем улыгыз пешергән икмәкләрне.

- Әйе. Тамакларын туйдыра торган эш кирәк инде һич югында. Сәнгатьтә ул бик авыр. Әле миңа да кая югалдың, диләр. Мин беркая да югалмадым, нигә шулай дисез, димен. Алар мине телевизордан күрмиләр икән. Мин акча түләп көне-төне үземне күрсәтмим шул, шуңа мине күрмиләр. Мин архивларны биргән чакта, яңа клиплар чыккач күренәм телевизорда. 

Хәзер бит инде шундый мода - 300 мең сумыңны түлисең дә, дүрт ай буе сине бертуктаусыз күрсәтеп торалар. Искеләрен, яңаларын күрсәтәләр, бөтен тапшыруларга чакыралар. Ә мин түләмим, шуңа мине күрсәтмиләр. Һәм аптырамыйм да, халык яратса, ул бит ярата. Барыбер "үзеңнең тамашачың" дигән әйбер бар. Яратмаса, әллә нәрсәләр эшләп күрсәтсәң дә үзеңне, яратмый. Шундый замана китте, каналларга акча кирәк, ә яшь җырчыларның үзләрен күрсәтәселәре килә. Авыл сәхнәсендә җырлап торган җырчылар да телеканалларда җырлый. 

Шушындый шаукым арасында үзеңнең исемеңне тотып кала алу көченә ия булырга кирәк. Яки син бөтенләй югалып төшеп каласың, яки үз көчең белән җиңеп чыгасың, я акча түлисең. Ләкин мин акча түләмим, чөнки аның хәтле түләргә акчам юк. Бай меценат хатыны булсам, үземне көне-төне күрсәтеп торыр идем (көлә). 

Хәзергә минем ниятем көз айларында Башкортстанда гына эшләү, аның территориясе бит бик зур. Анда 54 район, шунда ничаклы шәһәр, авыллар. Татар районнары гына түгел, башкорт районнары да бар. Минем хәтта шунда да барасым килә. Күп кеше миңа анда барып йөрмә, анда 100 тәңкәгә концерт куеп йөриләр дип әйтте. 100 тәңкә булса да, минем анда барып, үз концертымны күрсәтәсем килә. 

Хәзер күп кенә артистларның маңгайлары акчага корылган бит, минеке, Аллага шөкер, гомергә дә алай булмады. Ә хәзерге артистлар 200 урынлык залга да бармый. Күп кенә районнарда йөреп чыктым, тамашачылардан кайсы артистларның килмәгәнлеген ишетергә туры килде. Фирдүс Тямаев, Әнвәр Нургалиев, Элвин Грей һәм башка бик күпләр аның хәтле генә урыннарга йөрми. Нишләп бармаска? Әгәр син чын артист икәнсең, син анда да барырга тиеш. Акча гына кирәк дигән сүз мәллә бу? Кызганыч, хәзер артистлар 350 урыннан башлап булган залларга гына йөри. Тик алай ярамый. Син үзеңә шушы профессияны сайлагансың икән, чыгышыңны бар җирдә дә күрсәтергә тиеш. Өч меңлек, бер меңлек залларда да җырладым, 20 кешегә дә, хәтта сигез кешегә дә концерт куйган бар. Клуб мөдире оялыгыз инде, сигез кешегә концерт куеп ятмагыз дип килде, мин сигез кеше килгән бит, димәк, алар мине яратып килгән, куям дидем һәм куйдым да.

- Сезнең вконтакте челтәрендә «Яраткан иреңнең яраткан хатыны булу - Ходайдан килгән бәхет» дигән статус тора. Бу статус үзен аклыймы? Ирегез сезне ничек ярата?

- Менә ирем шундый итеп ярата, башка хатыннарны алай берсе дә яратмый дип мактанып сөйләрлек ягым юк. Бер-беребезгә матурым, матурым дип кенә торабыз. Минем ул статусны үзгәртәсем килми, ничек язасың, шулай була. Аракы эчеп теләсә кая йөрмәсә, балаларны яратса, үз вакытында кайтып, пешергән ашыңны тәмле дип ашаса, шул инде ул бәхет. Шушы мизгелләрне искә алып язылган статус бу. Мин үзем ярата беләм, менә шул ярата белү дә иң зур бәхет. Бер караганда, ярата белү ул газап та. Ачуланышсаң да, син көеп, янып йөрисең эчеңнән, ул кешесез яши алмыйсың.

- Киләчәктә нинди планнарыгыз?

- Алла бирсә, шушы көз айларын матур гына уздырып җибәрергә. Яңа елдан соң минем юбилеем килеп җитә, 45 яшь. Менә шуңа әзерләнү. Май аена җиткереп өлгерергә уйлыйм. Бәлки әле килсәләр, күп итеп акча сорамасалар, яратып тыңлаган җырчыларны да чакырып булыр. Мин үзем чакырсалар, рәхәтләнеп, котлап җырлап китәм. Менә шундый планнар.

- Сезне карап, күзәтеп торучы халыкка ни әйтер идегез? 

- Иң мөһиме: үзебезнең татар телебезне онытмаска, балалар белән татарча сөйләшергә кирәк, 8 ел эчендә 1 милион кеше татар телен оныткан бит, бу коточкыч! Моңсыз, көйсез җырлар китте дип әйтәбез. Әгәр дә алар татарча икән, яшьләр җырласын. Ничек булса да, татар телен саклап калырга кирәк. Хәзер яшьләр “Кара урманнар”ны гына тыңлап утыра алмый билгеле. Шуңа күрә, төрле көйләр үзебезнең ана телебездә җырлар җырланып торсын инде. 

Әйе, тормыш авыр, бөтен кеше дә 50-60, 100 мең эшләп яшәми. Тамашачыларның күбесе эш сөючән, гади халык. Авылда, җирдә эшләп үскән тамашачы гына татар телен алып кала. Минем теләгем шул - тормышлар көйләнеп китсен, халык азрак булса да, җиңелрәк яши башласын иде. Дөньяга кычкырып капитализм килде, ә капитализм ул бик әйбәт әйбер түгел, шуңа күрә барысына да саулый-сәламәтлек, сабырлык һәм тынычлык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100