Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлнара Тимерҗанова: "Ике баламны югалттым, кайвакыт уйланам - кемнең күзе тигән, кем каргаган?"

“Тышта буран булса, булсын, өйдә буран булмасын”, - дип җырлаган Гөлнара Тимерҗанованы хәтерлисезме? Ул 2000 елларда сәхнәдәге иң якты йолдызларның берсе иде, аның кебекләр бармак белән санарлык... Көн саен тулы заллар, тугры тамашачы алкышлары...Ләкин язмыш гел без теләгәнчә бармый. Кырык бишен тутырып килүче Гөлнара Тимерҗанова үзенең тормыш юлында ниләр күргән? “Язмышым – үзе бер имтихан”, - ди Гөлнара "Интертат”ка. 

news_top_970_100
Гөлнара Тимерҗанова: "Ике баламны югалттым, кайвакыт уйланам - кемнең күзе тигән, кем каргаган?"

"Талыйлар!"

- Гөлнара апа, җырлый башлаган елларыңны искә төшерик. Билгеле булганча, син продюсерлык компаниясе ярдәмендә танылдың, әйме?

- Күпләр шулай уйлый, ләкин бу алай түгел. Радиода җырларым яңгырый башлагач, җырчы буларак күтәрелеп киткәч, (Гөлнара Тимерҗанова танылган бер продюсерлык компаниясен атады - ИТ) әлеге компания мине үзенә дәште. “Мәхәббәт ялкыны” җыры танылгач: “Моннан “толк” бар”, - дигән кебек алар миңа хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте. Соңыннан “Йолдызлар яңгыры” да чыкты. Аннары гына мин биш елга контракт төзедем. Димәк, ул компаниягә килгәндә, мин инде популяр идем.

- Биш ел әллә ни күп түгел. Алга таба алар белән эшләдеңме?

- Беләсеңме, әгәр дә алар, сүзләрендә торып, контракт буенча бурычларын үтәп барсалар, мин эшләргә риза булыр идем. Мәсәлән, алар клип төшерергә тиешләр иде. Беренче ирем шунда ук оператор булып эшләгәч, беренче елны да, икенче елны да клипны үзебез төшердек. Алар акчаны иремә генә түләп бардылар. Кыскасы, үз бурычларын үтәмәделәр.

- Тагын нинди үтәлмәгән бурычлары бар иде?

- Әйтик, “сольный” концертлар булырга тиеш иде. Күлмәкләр текмәделәр – анысы да минем өстә иде. Шәхси концертларымны үз көчем белән оештырдым. Зөһрә апа Шәрифуллина киңәше белән үзем гастрольләргә чыгып киттем. Беренче администраторым да аның ире Азат абый Хәлимов иде. Хәзер дә Зөһрә апаның сүзләрен хәтерлим: “Сәхнәгә менсәң, хәзер менәсең, менмәсәң, булмый инде”, - дигән иде.

- Соңыннан ниләр булды?

- Бу концертлар турында белгәч, компания миңа үпкәләде. Үзләре дә бернәрсә дә эшләмәделәр, миңа да ярамый. Беренче концертларым 2002-2003 елларда булды. Аларга яңа җырчылар килә башлады, шуңа күрә алар яңа тавышлар белән күбрәк эшли башладылар. Һәм минем җырларым сирәгрәк яңгырый, клиплар сирәгрәк күренә башлады.

- Шулай да бүген кулыңда ул елларда чыккан биш альбом бар. Аларны үзең чыгардыңмы?

- Аңарчы өч альбомым бар иде, 2005 елны Казанның меңъеллыгына альбом чыгардым һәм тагын бер альбом булды. Соңгысындагы җырлар башкорт телендә иде. Һәм: “Менә биш ел эшләдем, биш альбомым бар”, - дип киттем. Хезмәттәшлегебезне дәвам итәргә тәкъдим иттеләр, ләкин мин аларга ышанмадым.

- Бүген контракт корыр идеңме?

- Аларның тәкъдим иткәннәре бар. Тапшыруларда акча түләп, төшәргә чакыралар. Ләкин минем җырлап акча эшлисем килә, түләп җырлыйсым килми. Премия биргәндә, кызыл келәмнән үтәргә чакырдылар. Кызыл келәм аркылы гына узу үзе бер бәя, интервью бирү – үзе фәлән сум, шул тантананы карап утырасың килсә, менә шуның хәтле түлә, диләр. Талыйлар!

- 2000 елда контракт коргач, сез аларга акча түли идегезме?

- Юк, безнең килешүебез башка төрле иде: “Мәхәббәт ялкыны” альбомы чыккач, аның сатылуыннан бары тик 10  процентын гына алып бара идем. Калганнарын миңа күрсәтмиләр дә иде. Чама белән әйткәндә, 30 мең алып бара идем. Ә чыгышларга килгәндә, алар һәр чыгыш саен 20  процентын миннән сорадылар. Нишләп мин аларга үз көчем белән оештырган концерттан акча түләргә тиешмен?! Менә шушы сорау да барлыкка килгәч, тәгаен китәргә тәвәкәлләдем.

“Башкортстаннан кире кайтарып җибәрделәр”

- Сәхнәгә нәрсәгә дип килдең?

- Әлбәттә, беренчедән, җырларга. Икенчедән, үз образымны булдырасым килгән иде.

- Синең образың үзгә идеме?

- Әйе, мәсәлән, ул вакытта комда җырлап йөрү юк иде. Бүген “Йолдызлар яңгыры” клибын карыйлар да, мине оятсызлыкта гаеплиләр. Имеш, күкрәкләрем күренә икән. Элек бу типтагы фикерләрне ишеттермиләр иде, чөнки социаль челтәрләр юк иде.

- Хәзер күкрәкләреңне күрсәтер идеңме?

- Мин бит клипта шәрә түгел, бары тик күлмәгем ефәк булганга гына күкрәгем бераз күренеп ала. Юк, әлбәттә, бүген алай төшмәс идем. Ә 2000 елларда тамашачыга яңалык кирәк иде. Әйе, яшермим, су янында бераз чишенеп клип төшердек. Бомба булды бит! Тамашачыга шул ук чишмә һәм каен кирәк түгел иде.

- Бүгенге җырчыларның образы бармы?

- Юк дип әйтә алам. Матур күлмәкләр кияләр дә сәхнәгә чыгалар. Мин чыккан вакытта, кибетләрдә әллә нинди матур киемнәр юк иде. Хәзер исә адым саен матур-матур киемнәр саталар. Бөтенесе бер төрле җырлар җырлыйлар. “Төп-төп, тап-тап” – менә барлык җырлар шундый. Үзләренең концерт программалары булырга тиеш. Янәдән шул ук чишмә, каен турында җырлауга кайттылар.

- Сезнеңчә, бүгенге җырчыларга нәрсә җитми?

- Ихласлык җитми дип уйлыйм. Мәсәлән, яратып тыңлый торган җырчым бар. Ул танылган, исемен әйтмик. Тавышы бик моңлы, ләкин халык җыя ала торган җырчы түгел, чөнки ул тамашачыга салкын. Ул үзен бик өстен тота, үзенә дә әйткәнем бар.

- Шоу-бизнес өметләреңне акладымы?

- Аклады, бары тик язмыш үзе генә ни өчендер авырлыклар белән сыендырды. Гел янәшәмдә була алырлык администраторым булмады. Алдадылар, яндым. 

Аннан соң тавышым да юк түгел бит, өстәвенә мин укыган җырчы. Шуңа күрә эстрадага килгәнемә бер дә үкенмим.

- Бүген җырлыйсыңмы?

- Әйе, шәхси эшмәкәр буларак җырлыйм. Бүген мин Татарстанның атказанган артисты исеме белән чыгыш ясаучы җырчы. Исем алганда беркем дә ярдәм итмәде. Үз көчем белән алдым!

- Алдадылар, дисең. Кемнәр, ничек?

- Администраторлар эшлим дип вәгъдә бирәләр иде дә, үз вазифаларын үтәми иделәр. Иң мөһиме – мин аларга акча түли идем. 2010 елда бер администраторга ышанып, концертлар белән чыгып киттек. Бардык, әйеме, берсендә илле кеше утыра, икенчесендә концерт датасы минеке белән туры килми. Алдаулар күп булды, шуңа күрә үзем генә эшләргә кирәк икәнен белдем. Продюсер да, шофер да, администратор да булып эшләдем.

- Башкортстан тамашачысын яулый алдыңмы?

- Юк, чын дөресе әйткәндә, үземнең туган ягыма бераз үпкәләгән идем. 2004 елда Башкорстан тамашачысын яуларга йөрдем. Рекламаладым да. Ләкин безне борып җибәрделәр. Анда халык санын алу вакыты иде, шуңа күрә безне кертмәделәр. Шулай итеп мин Башкортстан халкын яулый алмадым.

“Артымнан бай егетләр дә йөрде”

- Күпләр Гөлнара Тимерҗанова кайда югалды икән, ди.

- Шулай дип сорыйлар шул. Югалмадым, мин шул ук Гөлнара Тимерҗанова. Тавышым да югалмады, Аллаһка шөкер. Бүген дә җырлап йөрим. Шул кечкенә генә кызым тугач, күбрәк өйдә булдым. Шулай да баламны култык астына кыстырып, барыбер чыгып китә идем. Һәм кеше шуны аңласын иде: мин гомергә ялгыз булдым, миңа ярдәм итмәделәр. Сәхнәдә гел балкып тору кыйммәткә төшә.

- Җырчы булыр өчен, акча кирәкме?

- Әлбәттә, кая карама акча сорыйлар. Бер клипны төшереп, аны телевизорлардан күрсәтү, аз итеп әйткәндә, 300 меңгә төшә. Укучылар да шуны аңласыннар иде: акчаң булса, җырларга була! Син дә, мин дә җырлый алам.

- Җырлап баеп буламы?

- Баеп булмый, ләкин яшәп була. Машинам да, фатирым да бар. Бары тик үз-үземә генә эшләдем. Ярдәм итүче булмагач, әлбәттә, авыр. Берсендә, элек, шул елларда, бер журналист миңа: “Сез начар яшәмисез, һаман да җырлап акча эшлисезме?” – дип сораган идек. Эшләсәң, кайда да акча эшләп була.

- Сәхнәдән тыш берәр эшегез бардыр әле?!

- Бар, ләкин бүген гаиләбезнең шәхси эше, киресенчә, үзенә акча таләп итә. Әлеге эш ярдәмендә акча эшләп булмый. Ул ябылуга таба бара.

- Ул эшегез югалгач, нинди акчага яшәячәксез? Барыбер җыр белән баеп китеп булмас. Ирегез эшлиме?

- Әле эш бар бит, җырлап йөрим. Миңа баю кирәкми дә. Әлбәттә, ирем дә үзенә эш табар.

- Нишләп баерак кешегә кияүгә чыкмадыгыз?

- Мәхәббәтне сайладым, сеңлем. Артымнан бай егетләр дә йөрде, бер тынгы бирмиләр иде. Яратмагач, ни кызыгы булсын аның?! Мин үземне “череп” баеганнар рәтенә кертмим, ләкин барысы да бар бит. Акчага мохтаҗ булып яткан юк әле.

“Язмышымның сынаудан гына торган чаклары булды”

- Гөлнара апа, баналь сорау бирим әле: нәрсә ул бәхет?

- Әлеге сорауны үземә дә бирештереп алам. Бүген бәхет – ул үз аягың белән йөреп, үз күзләрең белән, үз колакларың белән ишетеп, күреп, яшәү. Аллаһка шөкер, ике балам бар. Бу дөньяга килеп, үзеңнең артыңнан бала калдыра алу – бәхет.

- Димәк, син бәхетле?

- “Мин бәхетле”, - дип әйтер өчен, билгеле бер тормыш юлын үтәргә кирәк булды. Бүген үземне бәхетле дип саныйм. Кычкырып әйтәсем килми, бары пышылдыйм гына. Ләкин төрле чак булды. Язмышымның сынаудан гына торган чаклары бар иде. Язмыш – үзе бер зур имтихан икән ул.

- Әйдә шул сынаулар турында сөйләшикче. Балачагың ничек үтте?

- Эшләп үстек. Әнием кырысрак кеше иде. Ни өчендер аның мине кочаклап иркәләгәнен хәтерләмим. Әни назын күрмәдем. Әле хәтерлим: дус кызымны әнисе кочаклап: “Кайттыңмы, кызым?” – дип сөйгән иде. Безнең өйдә андый күренешләр булмады.

- Нишләп әниең сиңа шундый мөнәсәбәттә иде икән?

- Ул үзе дә өч яшеннән үги әни белән үсә. Бабайның яңа хатыны тагын өч бала таба. Үзең аңлыйсың, әнине иркәләп тормаганнардыр. 15 яшендә әнине урман кисәргә җибәрәләр. Ул үзе дә әни назын, ана мәхәббәтен күрмәгән.

- Хәзер әниең белән нинди мөнәсәбәттә?

- Сагынам, минем сагынуым башкача...Без дүрт кыз һәм бер малай үстек. Дүртебезнең һәммәсенә дә әни үз куллары белән язган догалар дәфтәре бүләк итте. Ул әнинең зур истәлеге минем өчен, рәхмәт аңа! Кызганыч, еш кайта да алмыйм. Әни әни инде, ләкин үлеп яратам дип әйтәсем килми. Әни, язмышка үпкәләп, бездән үч алды микән?! Хәзер исә әни, сеңлемә шалтыратып, минем хәлләремне сорый.

- Үзең шалтыратасыңмы?

- Шалтыратам! Я ишетми ул, я нәрсә...Сәбәп гел табылып тора. Үзем әни булгач, әнидән ярдәм сорадым. Ул: “Мин сезне үстердем, үз балаларыгызны үзегез карагыз”, - диде. Әлбәттә, кыен булды. Әти үлгәч, әнине Казанга алып кайтырга теләдем. Ул, кырт кисеп, каршы килде.

- Балачагыгыз бәхетсез булды, димәк?

- Ач-ялангач үсмәдек. Әни: “Кызым”, - дип эндәшмәсә дә, мәрхүм әти миңа: “Кызыкаем”, - дип кенә дәшә иде. Мәктәптән кайткач: “Утыр, кызым, әйдә, аш пешердем”, - дип каршы ала иде. Әти эчештерә иде, әни гомер буе китәргә теләп яшәсә дә, китмәде. Шул әни була торып, әни назын тоймау – бәхетле булу билгесе түгел дип уйлыйм.

- Әтиең нәрсәдән үлде?

- Әти йөрәк белән үлеп китте. Тын алалмый иде, үпкәләрен дә тикшерттек. Ә эш йөрәктә булган икән. Хәтерлим: әти үлем хәлдә ятканда, КАМАЗ туктатып авылга кайтып киттем. Ирем кайта алмады. Әтине район больницасына илтеп куйдык, ә үзем концерт белән Төмәнгә киттем. Шунда барганда, апам әтинең үлүен хәбәр итте. Беләсеңме, миңа аның үлгәнен белгән көе чыгып җырларга туры килде.

- Казанга килгән вакытлар турында сөйләче.

- Чын дөресен әйткәндә, Казанга китү көнен көтеп яттым. Аны искә төшерсәң, малай... Әти 40 сум акча бирде. Ул вакытны безнең авылдан районга автобус бәясе 3,5 сум иде. Кыскасы, кесәдә акча юк. Кая барырга, нишләргә?! Беренче тапкыр шундый ерак юлга баруым иде. Билет сатып алдым, бар да яхшы кебек. Ләкин “контроллер апа” билет сорагач, карасам: билет юк! Бүгенгедән хәтерлим: билет сатып алган идем. Шоферга: “Күрдегез бит, әйтегез, абый”, - дидем. Ул - ләм-мим, бер сүз дә әйтмәде. Шулай итеп штраф салдылар. Әй, рәнҗедем, әй, еладым. 

Яңавыл станциясенә бардым. Ул 60 чакрым ераклыкта урнашкан. Хәзер утырдым поездга. Бераз барганнан соң, егетләр бәйләнә башлады. Башка вагонга йөгереп киттем. Тегеләр мин эзләп йөрделәр. Ярый әле бер яхшы проводник булды – ул мине үзенең бүлмәсенә качырды. Курыкканымны бүгенгедәй хәтерлим.

Казанга килеп җиткәч, укырга кердем. Ай саен стипендия түләделәр. Хәзер уйлыйм: ул акчага ничек яшәгәнбездер?! Соңыннан бар да җайлана башлады. Җырлый белүемне дә күреп алдылар, шуңа күрә концертларга чакыралар иде. Аларда әз-мәз акча эшли алдык.

“Ирем концерт күлмәкләремне судка бирде”

- Беренче ирең сиңа популяр булырга акча ягыннан ярдәм итә идеме?

- Юк, бирми иде, әмма “Йолдызлар яңгыры” көе өчен үзе түләде. Аның эше клиплар төшерү иде, минеке – җырлау. Әлбәттә, мин икәү эшләргә тәкъдим итә идем. Әле улыбыз Иделне дә карау минем өстә иде. Билгеле, бер үк вакытта акча да эшләп, бала карап та булмый. Хатын-кызның вазифасы – бала карау. Бервакыт ул: “Менә мин сиңа клип төшердем бит, миңа егерме мең бир”, - дигән иде. Ул бит минем ирем! Эшләгән һәр акчасы безнең гаилә өчен бит. Аерылышканда, концерт күлмәкләремне судка биргән иде. Күз алдыңа китерәсеңме: шуларның акчасын сорады. Ахырда суд булмады, ирем гаризасын алган иде.

- Судта кем җиңде соң?

- Беләсеңме, җиңүче булмады. Бары тик барысын да тигез итеп бүлдек. Җиһазлардан “кухонный гарнитур” белән шкаф-күпе гына калган иде. Аларны да судка биргән иде. Мин әйтәм: “Алып китсен”, - дим. Ә алар иске иделәр, шуңа күрә элекке иремә аларның акчасы гына кирәк иде.

- Тиз арада гашыйк булдыңмы?

- Әйе, танышкан көнне үк минем кеше булуын аңладым. Игезәкләр йолдызлыгы астында туучылар тиз гашыйк булалар. Һәм ышанучан идем мин!

- Ничек танышып киттегез?

- Агыйдел шәһәрендә зур бәйрәм көне иде. Мине шунда җырларга чакырдылар. Ә беренче ирем – оператор. Шул концертта таныштык та. Күрәм: күзлекле бер егет мине төшереп тора. Икенче көнне гонорарымны алырга барганда, аны күрдем һәм җырымның язмасын  сорадым. “Кичке 21:00 миңа кер”, - диде.

- Шунда кердеңме?

- Әйе, кердем. Шунда йөреп тә киттек.

- Үзенә чакыргач, йоклагансыздыр инде?

- Оой, нинди сорау, Алинә...Безнең чор балаларының барыбер тәрбияләре үзгә иде. Әлбәттә, яшьлек үзенекен итә инде ул, теләк тә булмады түгел. Ләкин саф булып кияүгә чыгу – зур бер кагыйдә иде. Әйе, ул төнне мин анда кундым. Гафу, гаепләмә, егерме яшьтә идем. Ләкин кызлыгымны сатмадым!

- Бәйләнер дип курыкмадыңмы?

- Мин аңа ышандым. Абый буларак күзаллыдам, шуңа кунакка керергә булдым.

- Тиз өйләнештегезме?

- Озак йөрмәдек. Минем тизрәк кияүгә чыгасым килә иде, чөнки яклар кешем юк иде. Ә ирем булса, мине саклар дип уйлый идем. Студент вакытта, көчләргә теләүчеләр күп иде. Андый очраклар еш булды. Аллаһка шөкер, Ходай үзе саклады. Ә ир хатыны булгач, якларлар дип өметләнә идем. Шулай булды да, ирем гел үземә терәк булды. Һәм без бер-беребезне яраттык – бу да мөһим.

“Бәлки бозым да булгандыр”

- Аерылышуыгызның сәбәбе нидә?

- Белмим, минемчә, бу әйберләр болай гына булмады. Без бит яратышып өйләнештек. Авырлыклар да булмады түгел. Унике ел дус-тату яшәдек. Бала югалгач, үзе бер стресс булды. Бәлки бозым да булгандыр... Бала кайгысы да күрдек. Көнләшү дә арабызда булды. “Ак көнләшү белән генә көнләшәм”, - диләр иде. Бу – чеп-чи ялган. Көнләшүнең агы-карасы юк. Мин концертларга чыгып киткәч, таныш-белешләрдән минем ничек йөрүем турында сораштыра иде. Имеш, мин аңа хыянәт иткәнмен. Минем турында шулай уйлагач, үзендә дә булмаган түгелдер.

- Бозым ясый алырлык танышларың бар идеме?

- Булгандыр инде андыйлары да. Җырлап та китә алмадым, гаиләм дә таркалды – болар юктан чыга торган әйберләр түгел. Менә нәрсә әйтәм: җырчылар, гомумән, бер-берсен яратмыйлар. Әй, кочаклашкан булалар инде! Артист артистны күралмый. Көнләшү бар! Безнең өйдә гел җырчылар була иде, чөнки элекке ирем клипларга монтажны өйдә ясый. 

Нәрсә уйларга да белмим инде...Хәзер бар да үткәндә калды.

- Аерылышкач, нинди хәлдә калдың?

- Еладым да еладым. Аерылышкач, төрле кулъязмалар таптым. Имеш, мин яратам сине, Илдар!.. Югыйсә: “Болай яши алмыйбыз”, - дип үзем әйттем. Беләсеңме, гаиләбезнең таркалуын аңлый башлагач, иремә шалтыратып: “Әйдә бу фатирыбызны сатып, башка җирдә алыйк. Балабыз да үсә, яңабаштан башлыйк”, - дип карадым. Ул: “Әгәр дә мин сине тыңласам, үз-үземне хөрмәт итмәячәкмен”, - диде. Иң мөһиме – мин гаиләне сакларга теләдем – Ходай белә.

- Нишләп шул вакыт өшкерүчегә яисә күрәзәчегә бармадың?

- Ирем белән хәзрәт янына барган идек. Ул: “Гаиләгезне саклагыз”, - дигән иде. Ләкин ирем икенче тапкыр барырга теләмәде. Әле хәтерлим: шул хәзрәткә баргач, ирем елады. Ник елагандыр, белмим?!

- Улың әтисе белән аралашамы?

- Әйе, алар аралашалар, мин генә ирем белән аралашмыйм. Ләкин улым минеке, ул торган фатир да минем исемемдә. “Улым, өеңдә тор”, - дим гел.

“Ике баламны югалттым”

- Гөлнара апа, бала кайгысы... Ничек булды ул?

- Табиблар үзләре таптырды, ягъни бала үз вакытында тумады. Бары тик 6 айга кадәр генә карынымда йөрттем. Моңа кадәр дә балам төште. Ике бала югалттым. Кайвакыт уйланам, нигә кирәк булгандыр миңа бу кайгылар?! Кемнең күзе тигән, кем каргаган?! Беркемгә дә бала кайгысын күрергә язмасын.

- Ике балаң үлде?..

- Әйе, анысын кеше белми. Иң беренче балам төште. Өйләнешеп, зур дус гаилә булабыз дип хыялланып йөргәндә, балабызны югалттык.

- Беренче балаң туып үлде?

- Әйе, 18 көн буе канап яттым. Көндез кан акмый иде, ә менә төнлә кан чишмәләрдәй була иде. Әле ул 2006 елда нинди медицина булсын?! Русча әйтсәк, “отслойка плаценты” булган. “Болай булмый, Иделне ятим калдырасыз дип”, - врачлар операция ясадылар. Бала үзе тын ала алмый иде...Аллаһка ялвардым, әй, сорадым. Алтынчы көнне бала үлде.

...Минем каршымда хәтирәләрен яңартып утырган Гөлнара апаны күз алдыгызга китерегез. Кайвакыт: “Булды, җитте, сөйләмә”, - дип аны бүләсе килә иде. Аның үзенең дә сөйләрлек хәле калмаган иде кебек. Әй, мин әйтәм, булды, кайгылары турында башка сорамыйм. Бүген Гөлнара апа кияүдә, аның алма кебек ике баласы – улы һәм кызы бар.

“Икенче ирем белән үзем таныштым”

- Икенче тапкыр ничә елдан кияүгә чыктың?

- Оой, озак йөрдем. Егетләр күп иде: дәрәҗәлесе дә, акчасы күп булмаганы да. Ләкин кешегә мин тиз арада ышана идем. Хәтта фатирымнан алкаларны да урлаганнары булды. 

Бүгенге ирем белән 2013 елда никах укыттык. Аерылышканнан соң алты ел узгач, янәдән ир хатыны булдым.

- Алты ел эчендә егетләрең күп булдымы?

- Әйе, егетләр булды. Бер егетне хәтерлим: миннән унбер яшькә кечерәк иде. Әәй, ябышты шул. Мин әйтәм: “Кайт та, әниеңә минем турында әйт”, - дидем. Шулай эшләгән, балам булганын әйткән. Әнисе: “Бу хатын акылсыз түгел икән”, - дигән. Ул егет ярата иде мине, ләкин мин аның белән булсам, аның әнисе мине каргап яшәр иде дип уйлый идем.

- Икенче ирең белән ничек таныштың?

- 2011 елның ноябрь аенда таныштык. Хәзер бер көнне кар ява башлады, ә мин җәйге шиналар белән йөрим. Тиз генә алмаштырырга кирәк бит инде. Шул шиналарны алмаштырырга дип чиратта басып торганда, таныштык. Шуны әйтеп китәргә кирәк: чират озын иде. “Сезнең белән танышырга ярыймы?” – дип эндәште дә, минем машинаның артына кереп утырды. Эш юк бит, өч сәгатьләп көтеп торырга туры килде. Шуннан сөйләшеп киттек. Сөйләшүдән татар егете икәнен аңладым. Телефоннарыбызны алыштык. Ике-өч атнадан гына шалтыратты, кафега чакырды.

- Бүгенге ирең синнән ничә яшькә яшьрәк?

- Безнең арада җиде ел. Беләсеңме, аерылышкач, чыксам да бары тик өйләнмәгән, баласы булмаган кешегә кияүгә чыгам дип сүз биргән идем. Ә ул кеше, миннән яшьрәк булса гына әлеге критерийларга туры килә алыр иде. Һәм шулай булды да! Ирем бер тапкыр да өйләнмәгән, балалары да юк иде.

- Ни өчен булачак иреңнең өйләнмәве мөһим иде?

- Беренче ирем аерылган кеше иде, шуңа күрә икенчесе өйләнмәгән булырга тиеш иде. Барыбер элекке хатын, тегесе-монысы арттан өстерәлә ул, Алинә. Ни өчендер бары тик өйләнмәгәнне генә тели идем. Балаларга килгәндә, үзем дә бала табарга риза, бүген дә планлаштырабыз.

- Өйләнешергә тәкъдимен ничек ясады?

- Ул озак кына миңа яратуын әйтмәде. Мин: “Өйләнәм дә димисең, яратмыйсың да”, - дидем аңа. Һәм башка килмәвен сорадым. Килә дә, кич белән кайтып китә иде. Кунып калган чаклары да булды, ләкин көн саен күрешми идек. Шулай дигәч, килеп тә җитте.

- Балаң булгач, сиңа өйләнергә курыкмадымы?

- Аңа әнисе: “Балалы хатынга өйләнмә”, - дигән. Ләкин без барыбер өйләнештек. Кайнана алай әллә нәрсә әйтмәде. Беренче күрешкәндә: “Артистлар да ашарга пешерә белә икән”, - дип шаккаткан иде. Аллаһка шөкер, бүген дус-тату яшибез.

“Җырлыйм әле”

- Алга таба җырларга исәп бармы?

- Әлбәттә! Бүген дә җырлыйм, иртәгә дә. Аллаһка шөкер, тамашачым бар. Икенче елга юбилей кичәсен үткәрәсем бар. Рәхәтләнеп, яшәргә тырышырга кирәк. Сытылмаска, сынмаска! Беләсеңме, мин беркайчан да язмышка бирешмәдем, шул ук вакытны аның белән көрәшмәдем дә. Белмим, нигә язмыш шулай сыныйдыр? Мине генә түгел, калганнарны да. Көчле рухлы булып яшәргә тырышырга кирәк.

- Ни өчендер “Таба белсәң, бага бел”, “Табуыннан багуы кыен” дигән мәкальләр искә төште. Әниең турында барысын да сөйләп бетермәдең кебек. Кырысрак иде, дидең. Аның сиңа бәхет теләгәне бар идеме?

- Яхшы сорау, рәхмәт. Юк, алай әйткәне юк иде. Бәлки эченнән теләгәндер... Әти белән әнине сайламыйлар. Чын дөресен әйткәндә, әле һаман да әнинең назын, аның яратып: “Кызым”, - дип эндәшкәнен көтәм. Ләкин, ни кызганыч, булмас инде ул. Һәм сиңа әниемне начар итеп сөйләү дөрес адым булмас иде. Әгәр дә ул безгә карата йомшаграк булса, ихластан бәхет теләсә, язмышлар башка төрле булыр иде. 

Әнине бакмауда гаепләп булмый, Алинәм, тапкан бит – шуның өчен булса да рәхмәт. Язмыш бүләк иткән, мин аңа рәхмәтле. Мин сиңа бүген сөйләгән әйберләрнең күбесе мин популяр чакта булды. Менә кем уйлаган ди, мәңге күңелдә яра булып калган авырлыкларны кичереп, сәхнәгә чыгып, елмаеп җырлый дип?! Беркемгә дә беркайчан да чүттән генә сынмый калуымны күрсәтмәдем. Син әйтмешли, яшеннәрдән яшьнәп яши, бер кайгысыз, рәхәтләнеп яши дисеннәр өчен. 

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 25 декабрь 2022
    Исемсез
    Эниенэ хормэт булмаганга узенэ дэ хормэт юк. Яшерен батырын тугел районе арга килеп концерт куя алмыйсын. Потому что синен концерларына килмилэр.
  • 2 май 2022
    Исемсез
    пенсионер апа Энилэрне иркэлэмэде дип сойлэу -дорес тугел Заманасы шул иде Тормыш авылда авыр иде элек Эниегез сезне ярата
  • 30 апрель 2022
    Исемсез
    Эниегезгэ упкэлэмэгез, ул сезне кочаклап яратмаса да, барыбер кунеле белэн сезгэ гел изгелек тели, сезнен очен кайгыра, бар кешедэ дэ андый точелек булмый.
  • 17 апрель 2022
    Исемсез
    Энисе турындагы фикере бер дэ аны бизэми. Нинди генэ булса да, аны тудырган, үстергэн, кеше иткэн. Үзе энисенең хэлен дэ белергэ кайта алмый. Хэзер элекке кебек поездда йөрисе түгел, hэркемнең кулында машина. Елга бер-ике булса да кайтып килергэ була.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100