Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Кәлимуллина: “Шәхси тормышым турында сөйләп йөрүне кирәк дип тапмыйм”

Эльмира Кәлимуллинаның концертын карагач, психолог сеансында булып кайткан кебек булдым. 

news_top_970_100
Эльмира Кәлимуллина: “Шәхси тормышым турында сөйләп йөрүне кирәк дип тапмыйм”

Эльмира нигә җырларның сүзләрен оныта?

Эльмира Кәлимуллинаның концерты 2 сәгать барды. Аз да түгел, күп тә түгел. Тамаша башында Эльмира: “Үземнең күңелемне сезгә ачармын. Килүегез өчен рәхмәт”, - диде. Бу җөмләсен мин русчадан тәрҗемә иттем. Әлеге мәгънәдәге сүзләрне татарча да әйтте, ләкин җөмләләр дөрес төзелмәгән иде.

Борчылуы аркасында сүзләрне бутагандыр дип уйлыйм. “Күбәләк” җырын башкарганда да, барыбыз да диярлек белгән текстның сүзләрен бутады. Рәхәтләндерде генә “күбәләк”не. Татар телен белмәү аркасында сүзләрне бутый дияр идем, “Улетай на крыльях ветра” җырының да сүзләрен онытты. “Нишләп онытылды икән?” – дип сорагач: “Үзем дә шаккаттым. “Улетай на крыльях ветра” җырын 10 ел җырлыйм инде”, - дип сөйләде җырчы.

Иң мөһиме – югалып калмау! Эльмира “Улетай...” сүзләрен онытканын аңлагач: “Тагын сүзләрен оныттым”, - дип матур итеп җырлап бирде. “Күбәләгем”не дә шул рәвешле башкарды. Артист булгач, ялгышканыңны күрсәтмәскә кирәк. Ялгышканын тамашачы сизмәгәндер дә.

Мәскәү биючеләре татарча бии

Концерт дәвамында сәхнәдә биегән группага тукталып үтик. Эльмира үзе балет булдырган икән. Биюләренең профессиональлеге ни тора?! Солистларның берсе – ТНТ телеканалында барган “Танцы” проектының катнашучысы, Адам исемле егет.

Биючеләр һәрбер җырда урынлы образда булдылар. Тамашачы белән дә, җырчы белән дә җыр барышында мимика ярдәмендә аралаштылар.

Иң ошаганы – бер мизгелне егетләр татарча биеп алдылар. Эльмирадан нигә нәкъ менә Мәскәү егетләре белән эшләргә булганын сорадым.

“Профессионал булулары җәлеп итте. Өстәвенә хәзер Мәскәүдә дә, Казанда да яшим”, - дип җавап кайтарды.

Әйе, егетләр профессионаллар. Акчасын да аз сорамаганнардыр, алар күрсәткән номерлар безнең традицион концертлардагы биючеләрнекеннән яхшырак. Биюче егетләр биеделәр генә түгел, ә “биюле театр” күрсәттеләр.

“Җанымны күрсәтәм” дисә дә, Эльмира серлелеген югалтмады

Эльмира җырлар арасында сүзләр сөйләүне кирәк дип тапмаган. Бары тик шуны әйтеп үтте: “Һәрбер җыр минем өчен якын. Тыңлап карагызчы”, - диде.

Программа Эльмираның авторлык җырлары, татар халык җырлары һәм классик җырлардан торды. 

Башта татар җырларына туктыйк. Эльмира “Син сазыңны уйнадың”, “Күбәләгем”, “Керфекләрен нигә кара?” җырларын башкарды. Тавышы белән моңына бер сүз әйтеп булмый. Күбебез инглиз яисә башка телдәге җырларны, текстларының тәрҗемәсен белми, тыңлыйбыз. Кайвакыт җыр шул тиклем кызыксындыра, кеше аның тәрҗемәсен эзләп таба. Эльмира “Син сазыңны уйнадың” дигән җырын башкарганда, бер ханым миңа дәште. “Аңлыйсыңмы? Нәрсә турында җырлый ул?” – дип сорады русча. Тәрҗемә иттем, аңлаттым. Рус кешесен дә җәлеп итә алгач, Эльмираның җырны ничек башкаруын аңлыйсыздыр. 

Җырлыйм да, тизрәк кереп китим, дип җырламый ул. Җырчы 100%ка бирелеп җырлый. Күңелләрне тетрәндерүең, хәтта рус кешесендә кызыксыну уятуың өчен рәхмәт, Эльмира!

Концертта мәхәббәт темасы да булды. Эльмираның мәхәббәте сагышлы түгел. Аның җырларындагы мәхәббәт уңышлы һәм дәвамлы.

Җырчы үзенең шәхси тормышын сөйләми, сер итеп саклый. “Без ирем белән ниндидер сөйләп йөрүләргә мохтаҗ түгел. Без аны яшермибез дә, сөйләп тә йөрмибез”, - диде Эльмира.

“Никах, туегыз булдымы? Фотолар күренмәде”, – дип сорадым. Ул: “Әлбәттә, барысы да булды. Фотографияләр бар, ләкин аларны социаль челтәрләргә куюны кирәк дип тапмыйм. Төрле кешеләр бар. Шәхси тормышымда тынычлык булырга тиеш. Ирем дә минем белән килешә”, - диде.

Эльмираның җырлары үзе кебек төрле

Эльмира концерт барышында төрле жанрларда җырлады. Ария да булды, халык җырлары да җырланды. Җырчы русча да, татарча да, хәтта арабча да җырлады. Нигә Эльмира бер генә стильдә һәм телдә җырламый микән? Үзеннән сорадым.

- “Голос” тапшыруыннан соң күпләр билгеләнгән чикләрдән чыга алмый. Тапшыруда бер генә стильдә җырлаталар. Үзеңә “клеймо” куярга кирәкми. Мин үзем бик төрле була алам. Мин елыйм да, көләм дә. Концертта да шулай булды, - дип сөйләде җырчы.

- Алай авыррак бит? Бер генә телдә җырламыйсыз.

- Минем тамашачы ничек җырлаганымны белә. Залда татарлар да, руслар да булды. Русларның татар җырларын тыңлавы начар түгел бит.

Чакырылган кунаклар

Залда Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, мәгариф министры Борһанов Рәфис, Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

Журналист фикере

Язманың башында психологка барып кайткан кебек булды дип язган идем. Чыннан да “моңлы терапия” сеансында утырдым. Ирләрегез белән талашсагыз, балагызны аңлый алмаудан сүз чыкса яисә кайнанагыз белән бәхәсләшсәгез, Эльмира Кәлимуллина концертына барырга киңәш итәм. Уйландыра да, җиңел дә. Артык сүзсез, бары тик тере тавыш. Колаклар да, күңел дә ял итә. Ниндидер акыру-бакыру, ясалмалык та юк. Бары тик – тавыш һәм гадилек!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100