Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Динә Гәрәева: “Үземне бай дип санамыйм”

Шоу-бизнес дигәч, күз алдына беренче чиратта җырчылар килә. Тик сәхнә белән бәйле яңалыклар артистларга гына түгел, ә, мәсәлән, аларның администраторларына, репертуарлары өчен җаваплы продюсерларына да кагыла. “Барс-медиа” татар медиа группасы инде менә 20 ел дәвамында уңышлы эшләп, дистәләгән җырчыларга зур сәхнәгә чыгарга ярдәм итә. “Татар радио”сы - әлеге зур группаның бер тармагы. Intertat.tatar әлеге радиостанцияләр челтәре директоры – Гәрәева Динә Маратовна белән аралашты. 

news_top_970_100
Динә Гәрәева: “Үземне бай дип санамыйм”

“Татар гимназиясендә укуым белән горурланам”

Динә 1985 елда Казанда эшмәкәр һәм укытучы гаиләсендә туа. Кечкенә чактан ук эш яратып үсә. Спорт белән шөгыльләнү, инглиз теле мәктәбе, бию түгәрәкләре һәм башкалар – болар барысы да Динәнең көн режимында була. Дөрес, акча ягыннан, үзе әйтмешли, комфорт шартларда тәрбияләнә. “Әти белән әни кирәген алып бирәләр иде”, - ди ул.

Казанның 155 татар гимназиясен тәмамлый. “Мәктәптә яхшы укыдым. Химия, физика, алгебра һәм башка фәннәрне татарча укыттылар. Безнең класста начар укучылар булмады да. 28 баладан 17 кеше алтын медальгә бетердек. Белем бирү генә түгел, кешелеклелек сыйфатларына зур игътибар бирделәр. Татар гимназиясендә укуым белән горурланам”, - дип сөйли Динә.

Без аның белән бары тик татарча гына сөйләштек. Тик ни өчендер аны татар телен белми дип уйлаучылар бар. Татар телен белмәүдә аны бер журналист гаепләвен искә төшерде Динә.Матбугат конференциясендә була бу.

- Без матубгат конференцияләренә урыс телле журналистларны да чакырабыз, димәк, ике телдә сөйләргә тиешбез. Шундый конференцияләрнең берсендә бер журналист(кайсы матбугат чарасыннан булуын һәм исемен хәтерләмим) миңа: “Сез татарча белмисез, ә үзегез татар телен үстерәбез, дип сөйлисез”, - дип шелтәсен белдерде. “Мин сезне аңладым. Зинһар, утырыгыз”, - дидем. Аннан, сорауларга җавап бирергә вакыт җиткәч: “Сезнең нинди соравыгыз бар иде әле?” - дип татар телендә аралаша башладым. Билгеле, кунакларыбыз сүзсез калды. Әлеге журналист үзен өстен куеп, калганнарны аңгыра һәм надан итеп, үзен генә акыллы итеп күрсәтергә теләгән иде.

- Ялгышы өчен гафу үтендеме?

- Мин аны башка без үткәргән пресс-конференцияләрдә күрмәдем.

Әйткәнемчә, без ике сәгатьләп бары тик татарча гына аралаштык. Татар әдәбиятын укый икән. Мөхәммәт Мәһдиев, Галимҗан Ибраһимов әсәрләрен яратып телгә алды.

Марат Гәрәева кызы белән. Фото: instagram.com/dina_garaeva

“Англиягә укырга киткәндә, кире әйләнеп кайтуымда шигем юк иде”

- Әти миңа һәрвакыт: “Син безнең гаиләбезгә кызыллык китерергә тиеш түгелсең!” – дип әйтеп килде. Шуңа күрә яхшы укырга тырыштым. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, КФУның икътисад бүлегенә түләүсез укырга кердем. Бюджет урынны сатып алганнардыр, әтисе шундый кеше булгач инде... Мондый сүзләрне еш ишетәргә туры килә. Ул вакытны сатып алу дигән алым, гомумән, киң таралмаган иде. Ә мин имтиханнарымны бик яхшы тапшырдым.

- Белемегез буенча сез кем?

- Беренче белемем буенча - икътисадчы. Шулай ук юридик факультетны да тәмамладым. Аннары Лондон шәһәрендә укуымны дәвам иттем. Инглиз телен камил беләм.

- Лондонда укыганда, кайда яшәдегез?

- Тулай торакта, әлбәттә. Татарстанда профком дип аталучы оешма Англиядә дә бар. Шунда эшләдем.

- Нишләп анда гына калмадыгыз?

- Киткәндә үк кире әйләнеп кайтам дип киттем. Анда бары тик тәҗрибә туплар өчен, укыр өчен бардым. Калырлык булсам, бәлки 11 сыйныфны тәмамлауга ук киткән булыр идем.Әгәр калган булсам, татар теле дә акрынлап онытылыр иде бәлки...Анда бит татарча түгел, рус телендә дә аралашу да юк.

- Чит илләрдә укый алырлык кешеләр бай була инде, әйеме? Энегез дә Гарәп Әмирлегендә укыган.

- Әти-әнигә белем биргәннәре өчен рәхмәт. Тик мин алар “түккән” акчаны акладым. Яхшы укырга тырыштым. Аннары, бертуган энем белән кытлык кичермәсәк тә, без беркайчанда акчада “коенып” яшәмәдек. Әти белән әни кирәк әйберне алып бирәләр иде, шулай да чамасын белеп.Акчаның кайдан килүен, аны булдырыр өчен, әтинең күпме көч түккәнен белеп үстек.

“Барс-медиа” компаниясенә гади кассир булып эшкә урнаштым”

Динә актив тормыш рәвеше алып бара. “Бер генә дә буш вакытым юк иде”, - ди ул. Беренче курста укыганда әтисе – Марат Мәүлет улы, кызының буш вакыты пәйда булуын аңлап ала һәм аны эшкә чакыра.

Марат Гәрәев һәм Динә Гәрәева. Фото: instagram.com/dina_garaeva

- Әти янына кассир булып эшкә урнаштым. Ул вакытта компакт-дисклар барлыкка килгән генә иде әле, минем вазыйфам шуларны сату иде. Карьерам шулай башланды. Соңрак һөнәрем буенча бухгалтерия өлкәсендә эшләдем. Бу минем өчен бик яхшы практика булды.

Билгеле, “әти кызы” дигән ярлыкны Динәгә дә тагарга була. Әтисе үз компаниясенә кызык ничек эшкә аламысн ди инде?! Тик Динә 5 еллап чамасы бөтенләй башка җирдә эшли. Англиядән укып кайткач, ул контракт буенча Мәскәүгә китә.

- 2013 елда, Универсиада вакытында,аэропорт белән вокзал арасында электричка ачтылар. Шул системага эшкә урнашу өчен өч көн тестлар үтеп йөрдем. Эшкә алабыз дигәч, Казанга кайттым. Тимер юллар белән бәйле эштә дә, радиода да шул ук бер тәртип – кеше белән эшли белү кирәк. Контракт буенча 2-3 ел эшләгәч, янәдән “Барс-медиа”га әйләнеп кайттым.

- Кире әйләнеп кайту нәрсә белән бәйле иде?

- Әтинең миңа ышанычы иде, мөгаен. Бизнесны дәвам итәрлек кеше кирәк иде. 20 ел элек башлап җибәргәндә, алар бары тик дүрт кеше булганнар. Хәзер исә “Барс-медиа” компаниясе – зур оешма. Энем дә безнең белән бергә, тик шоу-бизнеска кагылмаган өлкәдә эшли.

Бүген без татар телле радиолар арасында беренче. 24 сәгать буена бары тик татарча гына сөйлибез. Россия буенча танылган радиоларның унлыгына кердек. Бу – бик зур уңыш!

- Беренче радио булып калыр өчен күпме вакытыгызны сарыф итәсез?

- Бу эш бер кешедән генә тормый. Уңыш та команданыкы. Бер бөтен эшне киңәшләшеп эшлибез. Команда бердәм булганда, җитәкчегә дә җиңел.Без бер-беребезгә рухи яктан якын, шуңа күрәэшләү дә күңелле.

“Байлык” сүзен яратып бетермим”

Динә үзенең шәхси тормышы турында сөйләргә яратмый. Социаль челтәрләргә дә чыгармый. Тик безгә ул эксклюзив рәвештә ялгыз булмавын әйтеп үтте. Аның фикеренчә, һәр нәрсәнең үз вакыты.

- Хәзер аерылышулар саны күп. Тулы гаиләдә тәрбияләнгәч, мин бер кавышып, бер аерылуга каршы, шуңа күрә кияүгә чыгарга бер дә ашыкмыйм. Өйләнешәләр дә, тора башлагач, бер-берләрен, гомумән, белмәүләрен аңлыйлар. Әле өстәвенә материаль сораулар туа. Кайда яшәргә? Кайдан акча алырга?

- Сездә андый проблемалар булмас инде... Үзегезне бай дип саныйсызмы?

- Нәрсә ул байлык? Бүген – бар, ә иртәгә – эзе дә калмаска мөмкин. Инде искәрткәнемчә, мине кечкенәдән акча кадерен белергә өйрәттеләр. Үземне бер дә бай дип санамыйм. Гади авыл егетенә дә кияүгә чыгра идем, ләкин ул эшкә сәләтле булырга тиеш. Әлбәттә, мин аңа булышыр идем. Бәлки без, гомумән, башка өлкәдә уртак бизнесыбызны ачар идек.Тик ул кеше тырыш булырга тиеш.“Байлык” сүзен, гомумән, яратып бетермим.

- Кыйммәтле машинада йөрисез, үз фатирыгыз бар, ял итәргә дә еш очасыз бит...

- Хәзер кем генә инормаркада йөрми дә, ял итәргә очмый ди?! Акчаны күктән алмыйбыз, компаниябез дә шәхси, хөкүмәтнеке тугел.

- Үзегенең машина йөртүчегез бармы? Бәлки өйдә җыештыручыгыз?

- Юк, андый ук шартларга акчам җитмәс иде. Теләгем дә юк.

- Шоппинг яратасызмы? Гардеробыгыздабренд киемнәре бармы?

- Актив тормыш рәвешен үз иткәнгә, спорт киемнәрен яисә классиканы яратам. Үкчәле туфлиләрнекирәк киям. Күп йөрим, шуңа күрә үкчәсез аяк киеме күбрәк ошый. Бренд дип шашмый, нәрсә ошый, шуны алам.

“Үзебезнең дин кешесенә генә кияүгә чыга алам”

- Шәхси тормышыгызга эшегез комаучалыймы?

- Вакыт җитмәү, гомумән, проблема хәзер. Тикэшем шәхси тормышыма комаучаламый. Мин үз-үземә “хуҗа”, көнемне үземпланлаштырам. Көне буе өйдә утырып та шәхси тормышларын кора алмаучылар бар. Бер генә нәрсә бар: якын кешең сине аңларга тиеш. Мине карьерист дип уйлаучылар ялгыша. Беренче урында минем өчен гаилә, әлбәттә.

- Кесәгезгә карап, сезнең белән дуслашырга теләүчеләр булдымы?

- Булды, тик мин андыйларга бик сизгер. Егетләр арасында да, кызлар арасында да очрады андыйлар. Артымнан йөрүче егетләрнең ниятләрен беренче сүзләреннән аңлыйм. Миңа бит инде хәзер 18 яшь түгел. Хискә бирелеп, башымны югалтып йөрмим.

- Кияүдә булмавызга әти-әниегез нинди мөнәсәбәттә?

- Алар минем шәхси тормышыма кысылмый, ашыктырмыйлар. Үзләренең ниндидер карашлары, таләпләре булса да, мин сайлаган кешегә каршы килмәячәкләрен дә беләм.

- Йөргән егетегез бармы соң?

- Әйе, якын кешем бар. Үз кешемне табу бер дә җиңел бирелмәде.

- Кайсы өлкәдә эшли?

- Ул да эшмәкәр, тик мин аның байлыгына карамадым. Ир кешенең уңышлы булуы хатын-кыздан тора дип уйлыйм.

- Татар кешесеме?

- Әйе, мөселман динендә. Бу да минем өчен мөһим.Үзебезнең дин кешесенә генә кияүгә чыга алам.

- Ирегез өйдә утырырга кушса, нишләячәксез?

- Мин өйдә утыра торган кеше түгел. Әлбәттә, бала тугач, күпмедер вакытка эшне калдырып торырга туры килер. Тик шулай да эшемне беркайчан да соңгы планда калдыра алмамын дип уйлыйм. Әйе, гаиләдәге җылылыкны хатын сакларга тиеш. Әнием безнең гаиләдә менә шушы җылылыкны булдыра алды. Тик ул да гел эшсез утырмады, башлангыч сыйныфларны укытты.

- Туй турында хыялланасызмы?

- Никахымны матур итеп үткәрер идем, ә туй турында уйланганым юк. Кечкенә чакта да туй күлмәге киеп, зур туйлар үткәрергә хыялланмаган идем. Тик кем белә бит... Монысы турында вакыты җиткәч сөйләшербез. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100