Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина: “Кешенең бәхетле яисә бәхетсез булуы кияүдә булуыннан тормый”

Дилә Нигъмәтуллина 2002 елларда танылган җырчы. Җырчыларның күбесе кечкенә чактан ул җырчы булырга хыяллана. Диләдә исә әлеге хыял булмый. Марий Элның Бәрәңге районында туган кыз, мәктәпне тәмамлагач, Йошкар-Олада икътисадчы булырга укый. Ләкин язмышында очраган кешеләр аны сәнгать, иҗат юлына кертә. "Татар-информ" журналистына интервьюсында Дилә Нигъмәтуллина язмышны үзгәрткән кешеләр, сәхнә тормышы һәм гаиләсе турында сөйләде. 

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина: “Кешенең бәхетле яисә бәхетсез булуы кияүдә булуыннан тормый”

“Үземне исемлектә тапмадым”

- Дилә, сөйләшүебезне студент елларыңнан башлыйк. Ни өчен мәктәпне тәмамлагач, “җырчылыкка” укымадың?

- Әтиләр шулай кирәк дип уйлаганнардыр. Анда керү җайлырак та булгандыр. Мәктәпне тәмамлагач, кая укырга керергә төгәл белми идем, шуңа күрә әти-әниләрне тыңладым. Алар икътисад бүлегенә керәсең, диделәр. Шулай да иҗат итүемне ташламадым. Без абыем белән Марий Эл республикасында танылган җырчылар идек. Авыллар буенча концертлар куеп йөри идек.

- Синдә популяр җырчы булу теләге юк идеме?

- Юк, үземә “сәхнә җене” кагылган булса да, популяр җырчы булырга теләгем юк иде. Ул елларны һәр кешедә дә төпле белем булырга тиеш дип уйлый идем. Булат абый да җырлый иде, ләкин ул да икътисад бүлегенә укырга керде.

- Сез мәктәптә яхшы укучы идеңме?

- Шул бер сигезенче-тугызынчы сыйныфларга кадәр яхшы укучы булырга тырыштым. Мин үземә начар укырга рөхсәт итми идем. “Синдром отличницы”, диләр бит әле, менә шул миндә дә бар иде. Кирәк дип укый идем. Ә тугызынчы сыйныфлардан соң бераз үзгәрдем. Әйтик, мәсәлән, мәктәптә чалбар кияргә ярамый иде, ә мин кия идем. Физика белән химия фәннәрен яратмавымны ачык хәтерлим.

- Соңыннан барыбер Казанга килдегез. Кайсысы котыртты?

- Котыртучы булмады, үзе шулай килеп чыкты. Университет мине “Ягымлы яз” бәйгесендә катнашырга җибәрде. Әлеге бәйгедә мин беренче урын алдым. Һәм жюри әгъзалары миңа: “Сеңлем, син бик талантлы, сиңа укырга керергә кирәк”, - диде. Бу сүзләрне миңа әйткән ханым - Вафирә Гыйззатуллина. Ул училищеда укыта иде. Теге “сәхнә җеннәре” кузгалды да башымнан чыкмыйлар гына бит инде. Димәк, Казанга укырга керергә телим!

- Әти-әниеңә әлеге теләгеңне ничек әйттең?

- Чын дөресен әйткәндә, башта аларга ничек әйтергә белмәдем. Әтигә, гомумән, әйтергә курыктым, шуңа күрә әни белән сөйләшергә булдым. Ул: “Кызым, башта укып бетер, соңыннан карарсың”, - диде. Барыбер киттем, беләсеңме?! Буласы булыр, дидем дә, документлар тапшырырга киттем. Укыган җиремдә дә имтиханарны биреп бетермәдем. Соравыңа җавап: әтиләргә әйтмәдем!

- Казанга килгәч, ниләр булды?

- Килгәч, соңга калуым турында әйттеләр. Шулай да мине тыңладылар. Җырладым, аларга ошады, мине алдылар. Шатланып, кайтып киттем! Августта керергә дип килгәч, исемлектә үземне таба алмадым. Аңлатулары түбәндәгечә булды: “Кызганыч, урыннар бик аз. Безгә егетләр дә кирәк иде. Гафу итегез”. Әй, еладым. Елый-елый, Камал театрыннан ерак урнашмаган скверга барып утырдым. Шундый ачулы итеп елый идем. Шунда минем яныма бер егет килеп утырды... Ул мине тынычландырды! Соңыннан без бер дә күрешмәдек.

- Түләп укырга да ярамый иде әллә?

- Түләп укыр өчен акча кирәк бит, Алинә. Ә безнең гаиләдә андый акчалар юк иде. Шулай да түләүле бүлеккә укырга кердем мин. Хәзер сөйлим. Шуны әйтәсем килә: кайвакытны тормышта бер кеше яисә бер сүз кирәк. Әлеге, әйтик, бер кеше синең бар тормышыңны үзгәртергә мөмкин. 

Исемлектә үземне тапмасам да, кире юл булмавын ачык аңлый идем. "Түләп булса да, укырмын", - дидем. Йошкар-Олага кире кайтып киттем. Анда татар оешмасы бар. Биредә Мәүлизә апа эшли иде. Кайттым да аның белән уртаклаштым. Ул: “Тәк, болай булмый, тынычлан. Түләп булса да, укырсың”, - диде. Шул апа акчасын да тапты, һәм мин укырга кердем.

- Укуга түләрлек акча булмагач, димәк, бай гаиләдә үсмәдең?

- Без хәлле гаилә идек. Әти дә яхшы хезмәт хакы алып эшләде. Әте белән әни ике катлы өен дә салдылар. Бары тик укырга керу еллары гына гаиләбездә матди якның авыр чакларына туры килде. Әнием укытучы булып эшләде. Ә мин укырга кергән елларны мәктәпләрдә икешәр-өчешәр ел хезмәт хакын түләмиләр иде. Әти вакытында колхозда “нәчәлник” булып эшләде. Колхоз таркалгач, ул мәктәпкә эшкә керде. Әйткәнемчә, мәктәптә эшләүчеләргә түләмиләр иде. Без бакчада үскән ашамлыкны ашый, бозау асрый, ипине үзебез баса идек. Түләп уку турында сүз дә була алмый иде! Дүрткә-бишкә дә укы да түләп укыт, ди. Ул вакытны балаларын түләп укытучылар бик сирәк иде.

- Казанда нинди акчага яшәдең?

- Беренче курстан башлап, эшләдем. “Макдональдс”та да, университетта лаборант булып та эшләдем. Һәм, әлбәттә, әти-әниләр дә акча җибәреп тора иде.

“Әни үлгәндә, аның янында идем”

- Нишләп синең җырларың радиоларда еш яңгырамый?

- Бүген минем җырларым ротациядә юк. Нәрсә ул “ротация”? Ротация – ул бер җырны көненә берничә тапкыр яңгырату. Димәк, җыр таныла. Әлегә акча түләп таныта алырлык җырым юк. Ул җыр бит әле түләнгән акчаны кире кайтарырга тиеш. Бу – шоу-БИЗНЕС. Әлеге сүзнең “бизнес” дигән өлеше түләүне таләп итә. Шулай да радиолар минем җырларымны куялар, бары тик еш кына түгел. Хәзер шоу-бизнеста барысы да бик тиз үзгәреп бара. Бүген синең җырларын юк, ә иртәгедән инде еш яңгырарга мөмкин. Бәлки әлеге язма чыгуга ротациядә яңа җырым да барлыкка килер.

- Иҗатның акчага бәйләнүе дөресме?

- Юк, әлбәттә. Элек җырлыйсы килгән кеше акча турында уйламый иде. Хәзер җырларның җаны юк, диләр. Ә без егерме ел элек рәхәтләнеп иҗат итә идек. Иҗат акчага бәйләнә башлый икән, ул чын иҗат булмый. Бүген исә барысы да үзгәрде. Аның заманасы шундый. Минемчә, бу еллар үтәр.

- Дилә, “Ялгыз өй” дигән җыр яздырдың. Әлеге җырның темасы һәм синең күңел хәләтең тәңгәлме?

- Әлеге җыр "коммерческий" җырлар рәтенә керми. Мин аны йөрәк түремнән башкарам. “Ялгыз өй” белән акча да эшләп булмый, чөнки аны банкетларда җырлап булмый. Шулай да бу җырны мин озак көттем! Чын-чынлап, бу – минем җыр.

- Сезнең йорт хәзер бушмы?

- Юк, буш түгел. Аллаһка шөкер, әти өйләнде. Әтигә өйләнергә кирәк дип мин беренче әйттем. Әни үлгәч, әти ябыкты, боекты. Әле берсендә шундый хәл булды, хәзер сөйлим. Безнең әти юл фаҗигасына очраганнан соң начар ишетә. Мин өйгә кайттым, шакыйм да шакыйм. Ишек ачылмый. Әти йоклап киткән икән. Әле өстәвенә пешерергә йомырка куйган булган, көеп, төтен аркасында өйдә бернәрсә дә күренми иде. Шуннан соң болай ярамаганын аңлап, әтине өйләндерергә булдык. Аллаһка шөкер, аның янында якын кешесе бар. Минем сыйныфташның әнисе ул. Мәктәптә укыганда бик яхшы дуслар идек. Аның туенда шаһидә дә идем әле. Менә бит хәзер апа-сеңел булып куйдык.

- Хәзер туган нигезгә кайту рәхәттер?

- Әлбәттә, хәзер йортта хатын-кыз исе бар. Җылылык бар анда.

- Әле һаман да әниеңнең үлүе белән килешә алмыйсыңмы, Дилә?

- Хәзер инде дүрт ел үтте. “Ялгыз өй”не иҗат иткәндә, яраларым әле тынмаган иде. Син үзен дә мине аңламыйсың түгел. Синең әниеңнең үлүенә егерме ел. Әллә яраларың тындымы?!..Әниләребезнең урыннары оҗмах түрләрендә булсын, Амин.

- Мин сине аңлыйм, сөйләве авыр. Шулай да сөйләле: әниеңнең үлүен ничек белдең?

- Әни үлгәндә, аның янында идем. Әле хәтерлим: мине концертка чакырдылар. Бармыйм, дидем. Әни: “Бар, җырлап кайт. Мин сине көтәчәкмен”, - диде. Киткәч: “Әниеңнең хәле начарланды, кайтмыйсыңмы?” - дип шалтыраттылар. “Юк, әни мине көтәчәк”, дидем. Аның мине көтәчәген төгәл белә идем. Шулай булды да. Мин кайткач, әни китеп барды.

- Җырчы буларак югалып торуың әниеңнең авыруы белән бәйлеме?

- Әйе, шулай да авыр булса да, гастрольләрне дәвам иттек. Әни авырый, кызым кечкенә. Аларны калдырам да гастрольләргә йөгерәм. Бер мәлне үземнең язмыш белән көрәшкәнемне аңладым. Ул бер якка этә, ә мин икенче якка сөрәм. Язмыш белән көндәшлекнең кирәге юк. Гастрольләрне туктатырга булдым. Менә хәзер алга таба яңа көч белән эшләргә кирәк.

- Синең дингә якынлашуың турында ишеткәнем бар.

- Әйе, мин дин юлында. Биш вакыт намазымны укыйм дип әйтә алмыйм, ләкин омтылам. Бер дә җиңел түгел. Кайвакыт булып та чыкмый. Аллаһка шөкер, ел саен Ураза тотам. Гайбәт сатудан ерак торырга кирәк. Минемчә, гайбәт сату аракы эчүдән дә җитдирәктер.

- Сәхнә тормышыннан баш тарта алыр идеңме?

- Кеше теләсә, барысын да эшли ала. 

“Бәхетле булуың үз-үзеңнән генә тора”

- Әтиеңне ялгызлыктан коткардың, димәк?

- Ялгыз картлыкны беркемгә дә теләмәс идем. Бер ел элек август аенда никахлары булды. Әти янында аңа терәк кеше бар. Һәм, әлбәттә, мин моңа бик шат.

- Ә үзең, Дилә? Әлегә һаман да синең кабат кияүгә чыгуың турында бер хәбәр юк.

- Бер биш ел элек үземнең шәхси тормышым турында гомумән сөйләмәскә дигән карарга килдем. Бүген мин үземнең шәхси тормышым турында сөйләргә әзер түгел. Бәлки фикерем үзгәрер, ләкин хәзер түгел. Хәтта без ирем белән аерылышкач та, бу хакта беркем белмәде. Ике ел үткәч кенә журналистлар сизеп алды.

- Маратка яратып кияүгә чыктыңмы?

- Баш әйләнерлек дәрәҗәдә гашыйк булдым. Яшьлек, шаукым! Бу тормышта һәр кеше мәхәббәт хисен кичерергә тиеш. Һәм ул китапларда язылган мәхәббәт яшь чакта булырга тиеш. Кызлар егерме биштән соң кияүгә чыгарга тиеш дип уйлыйм. Үзеңә нинди ир кирәк икәнен аңлау мөһим. Кияүгә чыкканда Маратның минем кеше икәненә 100% ышана идем.

- Бүген Маратка җырчылар аранжировка кирәк дип чират торалар. Ә син аның хатыны булдың. Көнләштеләр микән?

- Әйе, бүген Марат чыннан да кирәкле аранжировщик. Ләкин, без өйләнешкәндә, ул популяр түгел иде әле. Консерваториядә укучы гади студент. Ә көнләшүгә килгәндә, мин аңа начар карамыйм. Көнләшү – ул прогресс. Әйтик, бер абзыйның күршесе аныкыннан да матуррак итеп койма куя икән, ул күршесенекеннән дә матуррагын ала. Иң мөһиме - көнләшү башка кешегә начар тәэсир итәргә тиеш түгел.

- 24 яшеңдә кияүгә чыгып, 31дә бала таптың. Нишләп иртәрәк тапмадың?

- Әти-әни булырга әзер түгел дип уйлый идек. Утыз яшьләргә дип планлаштырдык. Баласыз рәхәт иде димме соң. Авырлы булуымны белгәч, Марат сөенгән иде.

- Элекке ирегез Марат Мухин турында да сөйләмисеңме?

- Безнең кызыбыз бар. Ул үскәч, минем сүзләремне укырга мөмкин. Нәрсә генә булса да, аның турында сөйлисем килми. Мин Марат белән горурланам. Ул минем өчен якын кеше.

- Килендәшең Гөлназ Сәфәрова белән нинди мөнәсәбәтләрдә?

- Марат белән аерылышуым Гөлназ белән булган мөнәсәбәтләребезгә кагылмады. Без бик яхшы дуслар дип әйтә алмыйм. Шулай да аралашмыйбыз дип тә әйтмим.

- Кияүгә чыгарга кирәкме соң?

- Минем бу темага сөйләшәсем килми. Кирәк дип әйтергә мин эксперт түгел. Аңла, бу тема бик катлаулы һәм четерекле.

- Аерылышуны авыр кичердеңме?

- Җиңел түгел, әлбәттә. Әти юл фаҗигасына эләкте, әни авырый башлады, Марат белән бер-беребезне аңламый башладык... Өелде дә өелде, кыскасы. Булды, кирәкми, кузгатма бу теманы.

- Сәфинә янында талаша идегезме?

- Юк, кайвакыт аның янында мәхәббәт уйнарга туры килә иде. Гомумән әйткәндә, Марат низагка керергә яратмый иде. Әгәр дә арабызда аңлашылмаучанлыклар барлыкка килсә, аларны да без Сәфинәгә күрсәтергә тырышмый идек. Сәфинә безнең талашуыбызны сизмәскә тиеш иде. Бүген мин аны бары тик мәхәббәттә генә үстерергә тырышам.

- Дилә, хыянәтне кичерергә кирәкме? Йоклап йөрү хыянәтме?

- Бары тик йоклап йөрү генә хыянәт түгел. Минемчә, хыянәт ул җитдирәк әйбер. Барысы да ир-аттан тора. Безнең ялгышырга хакыбыз бар. Әгәр дә ир ялгышлык белән генә бу гамәлне кылган икән, гаиләне бозарга ярамый. Физик хыянәт белән хисләргә карата хыянәт бер-берсеннән аерылып тора. “Син миңа хыянәт иттең, булды, бетте”, - дип кырт кисәргә кирәкми.

- Ире хыянәт итсә, хатын да гаепле буламы?

- Мәсәлән, яши торгач, ир кеше яңалык эзли башларга мөмкин. Шул ук бер хатын, имеш. Хатыны кичерми, болар аерылышалар. Ир теге “яңалыгы” белән яши дә, аның да шундый ук хатын-кыз булуын аңлап, киткәненә үкенә башлый. Ләкин үзенең хатынының аның күңеленә якынрак булуын аңлый. Минемчә, бу очракта хатын-кыз түзәргә тиеш.

- Син хатын-кыз буларак бәхетлеме соң?

- Кешенең бәхетле яисә бәхетсез булуы кияүдә булуыннан тормый. “Менә мин аңа кияүгә чыксам, бәхетле булыр идем”, - диләр. Кеше аркасында бәхетле булырга кирәкми. Кияүдә булуың яисә булмавың синең бәхетле булуыңа тәэсир итми. Ялгыз яшәгән күпме бик бәхетле хатын-кызлар бар. Шулай ук гаиләдәге бик бәхетсез хатыннарны да беләм. Бер ир белән яшәп, икенче ир белән йоклап йөрүчеләр дә бар. Әле ул хатынның ире дә белә. Алар үзара шулай килешкәннәр. Бәхетле булу бары тик үз-үзеңнән генә тора.

- Кияүгә чыксаң, безгә әйтәсеңме?

- Белмим, бәлки әйтермен дә.

Диләдән ничек кенә кияүдә булуын яисә булмавын сорарга тырышсам да, төгәл җавап алалмадым. "Кияүдә түгел" дип тә, "кияүдә" дип тә тутырып әйтмәде җырчы. Ничек кенә булса да, бәхетле булсын.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100