Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Чүп утый беләм", "Яңа Зеландиягә качам", "Полицейский булам": Һөнәрләре тыелса, танылган шәхесләр кем булып эшләр?

Эшләгән – тапкан, авызына капкан, дип юкка гына әйтмиләр. Бүгенге көндә егетләргә генә түгел, кызларга да җитмеш һөнәр генә аз. Замана артыннан куабыз, заманага яраклашабыз. Дөнья хәлен белеп булмый дигән әйтемнән чыгып, эстрада йолдызларына, җырчыларга һәм артистларга “Бүгенге һөнәрегезне тыйсалар, ничек итеп акча эшләр идегез?” – дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. Кемдер башка илгә качачак, ә кемдер эшсез калмаячагын төгәл белә... Кадерле укучыларыбыз, ә сез нишләр идегез?

news_top_970_100
"Чүп утый беләм", "Яңа Зеландиягә качам", "Полицейский булам": Һөнәрләре тыелса, танылган шәхесләр кем булып эшләр?


“Мин комбайнчы булырга теләдем”

Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша аның бүгенге һөнәрен тыйсалар, татар теле укытучысы булып эшләр иде. Әмма атказанган артист кечкенә чагында бер дә укытучы булырга теләмәгән. 

-Әгәр хәзерге һөнәремне тыйсалар, мин мәктәптә татар теле укытыр идем. Нигә нәкъ менә татар теле дигәндә, чөнки ул минем ана телем. Мин укытыр идем, чөнки ул һөнәр мәңгелек. Кеше дөньяга килгәннән бирле кемдер аны укыткан, үзенең белемен кемгәдер бирергә тиеш булган. Бу – бик саваплы эш.

Мин үзем кечкенә вакытта комбайнчы булырга тели идем. Минем бер өч ел тирәсе комбайнчы булып эшләгәнем дә бар, - диде Фәнис Җиһанша.



“Укытучы булыр идем”

“ТНВ Планета” каналы алып баручысы, журналист Гөлназ Гыйниятова исә үзенең һөнәрен тыймаячаклар һәм ул һөнәр һәрвакыт булачак дигән фикердә.

-Мин төп белемем буенча татар теле һәм әдәбияты һәм тарих укытучысы. Укытучы булыр идем, мөгаен. Шул гуманитар фәннәр өлкәсендә эшләр идем. Белем алган өлкәмдә эшләр идем инде. Шулай дип уйлыйм. Журналистика – борынгы һөнәр, аны тыймаячаклар, ул һәрвакыт булачак. Нишләп тыйсыннар аны? – диде Гөлназ Гыйниятова.



“Ресторан ачарга мөмкинмен”

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваның һөнәрләре бик күп. Ул тирә-юньне бизи дә ала, кирәк булса, ресторан да ачып җибәрә ала.

-Эшлим дигән кешегә эш бетмәгән. Минем һөнәрләрем бик күп, Аллаһка шөкер. Ландшафт дизайнер булыр идем, ул минем хобби, мин шуның белән күп шөгыльләнәм. Ашарга пешерәм, икмәк пешерү йорты ачарга мөмкинмен. Ул гына да түгел, ресторан да ачарга мөмкинмен хәтта. 

Теләсә кайсы эшне башлап була инде. Бер генә эшне башкарырга түгел, тегесен дә, монысын да эшләргә була. Мин төрле чәчәкләрдән икебана, панно да ясыйм. Нәрсәгә сорау бар, нәрсәне сорыйлар, шуңа карап эшлисең инде, тик торганнан түгел.

Мин җырчы-педагог белемен алдым, балачак хыялым чынга ашты инде. Бүгенге көндә бу эшләрнең барысы да минем кулымнан килә. Мин үз йортымда яшәгәч, бөтен җирне, су кырыйларын ташлар белән бизәп, үз кулым белән эшлим. Ә пешерү инде ул – шулай ук бер осталык. Кайсы эшкә тотынсаң да, ул бит машина йөртү кебек, кимчелекләр булса да, эшли-эшли остарасың, - диде Лилия Муллагалиева.



“Күчемсез милек өлкәсендә эшләр идем”

Җырчы Илназ Сафиуллин математика укытучысы белемен алган. Ул, һөнәре тыела калган очракта, математика фәнен укытачак.

-Беренче белемемне мин математика өлкәсе буенча алдым. Шул өлкәдә эшләр идем. Математика укытучысы булыр идем. Яисә инде... Җырдан кала бүтән проектлар да бар бит. Мәсәлән, күчемсез милек өлкәсендә эшләр идем, - диде Илназ Сафиуллин.



“Һөнәремнең дәрәҗәсе шактый түбән”

Тележурналист, мәҗлесләр һәм кичәләр алып баручы Нияз Рахман үзенең бүгенге һөнәрен нәтиҗәсез хезмәт дип уйлый. Аның фикеренчә, бүгенге көндә дәүләт тарафыннан артистлар хезмәте яхшырак бәяләнә.

-Мин болай да мәҗлесләр алып барам бит инде. Һөнәремне тыя калсалар, мәҗлесләр һәм концертлар алып барырга мөмкинмен. Менә шушы өлкәдә эшләргә була инде. Мин журналистика белемен алдым, укыган һөнәрем шул. Яшьлек хыялым чынга ашты. Ә инде бер дә булмаса, бу һөнәрне андый-мондый тыйган очракта театр артисты булыпмы, кино өлкәсенә барыпмы, үземне шунда сынап карарга була.

Журналист һөнәре бит ул бик нәтиҗәсез хезмәт. Башка өлкәләр белән, шул ук театр һәм кино өлкәсе белән чагыштырып караганда да, артистларның хезмәтләре ничектер күренә, дәүләт тарафыннан да бәяләнә, артистларга төрле исемнәр дә бирелә. Ә журналист хезмәте, ни кызганыч, бик бәяләнми һәм аның соңгы елларда дәрәҗәсе дә шактый түбән. Һөнәремә карата башка төрле уйлар килә, ләкин хәзер, инде ничә елдан артык шушы өлкәдә эшләгәч, шушы өлкәдә ничек тә булса көчәергә, үсәргә иде инде. Хәзер кирегә чигенергә мөмкинлек юк. Алга карап, алга атларга кирәк, артка барырга мөмкинлек тә юк, вакыт та юк, - диде Нияз Рахман.



“Яңа һөнәрне уйлап сайлар идек...”

“Казан егетләре” төркеме солисты Айдар Әгъләмов рәхәтләнеп журналист булырга да әзер! Һөнәре тыела калса, ул җиңелдән теләсә кайсы һөнәргә җайланачак.

-Безнең һөнәр киңкырлы. Аны да тыйсалар, яңа бер һөнәр өйрәнер идем. Теләсә кайсы һөнәргә без ачык. Безгә киртә юк, без теләсә кайсы әйбергә җайланабыз. Әмма кайсы өлкәне ныграк өйрәнергә дигән сорауга акыл белән карар идем. 

Без хәзерге өлкәне балачакта ук сайлап алдык, ничектер яратып килдек. Нәрсә ошый, шул дигәндәй. Ә хәзер, менә бүгенге көндә яңадан сайларга һәм яңадан өйрәнергә туры килсә, әлбәттә инде без әзрәк уйлап сайлар идек. Безнең балачак хыялыбыз тормышка ашты, яраткан һөнәребез белән бүгенге көндә дә шөгыльләнәбез, мөгаен шул безне алга этәрәдер дә. Һөнәребездә ныклы ышаныч тапкач, шул һөнәрне тагын да ныграк ачасы, аны тагын да ныграк беләсе килә.

Мин, кирәк булса, рәхәтләнеп журналист та булам! - диде Айдар Әгъләмов, көлеп.  



“Бездән башка бер бәйрәм дә бармый!”

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов бернинди очракта да эшсез калмаячак. Ул моны төгәл белә. Авылда эшләп, бәрәңге ташып үскән җырчы, һөнәрен тыя калган орчакта, кем булып эшләячәк? Артист бу мәсьәләгә көлке белән карый. Берәр яшерен планы бардыр әле. 
 
-Шәп сорау бу! Әәй, без эшсез калмас идек әле! - дип көлде ул. Мин бик күп төрле эшләр эшләр идем. Хет теләсә кайсы өлкә булсын ул, табыр идем әле, шуңа күрә минем аптыраган юк. Җитмәсә мин безнең эшне тыерлар дип уйламыйм. 

Дөнья хәлен белеп булмый дисәң, бөтен нәрсә бүген бар, иртәгә юк. Андый нәрсә килеп чыгарга тиеш түгел, чөнки ул абсурд әйбер. Ә инде килеп чыкса да, мин теләсә кайсы очракта һәм теләсә кайсы җирдә эшсез калмыйм. Көлдерүме ул, башка нәрсәме... Сәнгать белән бәйле булган да, булмаган да теләсә кайсы эштә эшли алабыз, Аллаһка шөкер. Сәнгать өлкәсендә эшләргә булыр иде.

Минем хәтта укытучылыкка да дипломым бар, укытып караганым да бар, ләкин мин үземне укытучы була алырмын дип уйламыйм. Ул бит сәләт, минем аңа түземлегем дә җитми. Шул эштә эшләгән кешеләрне бик хөрмәт итәм һәм эчемнән генә “Шул көнгә калдырма инде” дип сорыйм.

Мин кечкенәдән үк артист булырга хыялландым. Әби, әти-әни шуны күреп, өч яшемдә тальян гармунда уйный, җырлый башлагач, минем башымны башка өлкәдәге һөнәрләр белән аңгырайтмадылар. Әтием минем инженер, әни – баш хисапчы, алар бервакытта да “Улым, бар, юрист бул, менә монда бар, тегендә бар”, дип әйтмәделәр. Алар мине, биш балаларыннан берүземне, тугызынчы сыйныфны бетергәч, Арча педагогика көллиятенә җибәрделәр. Калганнар, минем абыйлар, апам, энекәш мәктәпнең 11 елын тәмамлап, Казанга югары уку йортына киттеләр. Мин инде берүзем, музыкаль белем кирәк дип, тугызны бетереп, Арча көллиятенә киттем. Елый-елый җибәрделәр мине, мескеннәр. Алар кечкенәдән үк миңа өметләрен багладылар, әле шул өметләрен әле дә аклап йөрибез без.

Сөйли беләбез, җырлый беләбез, гармун тарта беләбез, теләсә кайсы очракта да югалып калмыйбыз! Безне ничек кенә тыйсалар да, бездән башка бер бәйрәм дә бармый.

-Физик хезмәт башкара алыр идегезме?

-Физик хезмәт тә башкара алыр идек. Мин йөкче булган кеше, бәрәңге ташыган кеше, авылда эшләп үскән кеше. Мин теләсә кайсы өлкәдә эшләгән кешенең хезмәтен хөрмәт итәм! Безне шулай тәрбияләделәр. Дөнья хәлен белеп булмый. “Бүген син монда, иртәгә тегендә, көтүчегә дә сәлам биреп кит, улым”, дип өйрәттеләр безне, - диде Раяз Фасыйхов.



“Яңа Зеландиягә качам”

Кинорежиссер Илшат Рәхимбай чүп утый белә. Ул үзенең киләчәге турында әле кайгыртмый, андый ук хәлгә җитмәгән икән әле. Кинорежиссерлар җиләк җыеп, акча эшли башлаган дөньяны күзалдына китерергә дә авыр...

-Яңа Зеландиягә качам. Анда тормыш шартлары уңайлырак. Анда көтәләр, профессионалларга түләргә әзер торалар, чакыралар һәм грантлар бирәләр, килгән кешеләргә дә, үз профессионалларына да ярдәм итәләр. Мине чакырмыйлар, минем интернетта шундый мәгълүмат күргәнем бар, шуңа әйтәм. Минем тамырлар әле монда катмаган, мин китәмдер. Әгәр дә андый үзгәрешләр була башласа, дәүләт машинасы белән сугышырга бик күп вакытымны һәм көчемне сарыф итәчәкмен икәнне мин бик яхшы аңлыйм. Бу минем иҗатыма бик начар тәэсир итәчәк һәм мин гомумән дөрес булмаган юлга басачакмын. 

Бүгенге көндә Яңа Зеландиягә китәргә уйламыйм, барып кайтырга гына була.

Без кечкенә вакытта дөрес хыяллана белмәгәнбез бугай ул. Хәзерге вакытта туган теләкләр – ул барыбер аңлы яшьтә килгән теләкләр. Кечкенә чакта без ничектер беркатлырак идек. Безнең кыйммәтләр ничектер икенче иде. Дөнья дәрәҗәсендә фикер йөртү дигән әйбер юк иде. Башка илдәге яшьләр 11нче сыйныфта үзләренең кем булырга теләгәннәрен, моның өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен төгәл беләләр һәм җиде ел укуны юкка әрәм итмиләр.

-Сез тагын кайсы өлкәдә яхшы эшләр идегез һәм нинди һөнәрне яхшы үзләштерер идегез?

-Мин чүп утый беләм. Агач кисә һәм җиләк җыя алам. Әтием өйрәтсә, бал кортларын карарга өйрәнергә телим. Дөресен генә әйткәндә, ул шул иҗат белән бәйле булыр иде мөгаен. Әмма моны уйлаганым юк әле. Бүтән эш турында уйлау хәленә барып җитмәдем әле, Аллаһка шөкер, - диде Илшат Рәхимбай.



“Мөмкинлек булганда укыйм әле”

Җырчы Илсөя Бәдретдинова һөнәр үзләштерүдән туктамый. Ул эшлисе килгән кешегә эш җитәрлек, дип саный. Җырчы авыл концертында хәтта эш юк дип, исереп яткан ир-атны да орышырга өлгерә. Илсөя Бәдретдинова нинди яңа һөнәр үзләштерә дип уйлыйсыз?

-Эшлисе килгән кешегә эш бетмәгән. Мин гомумән “Эш табып булмый”, дип, эш табалмыйча зарланып яткан кешеләргә шаккатам. Беренче белемем буенча мин өс һәм аяк киеме модельер-технологы, бераз рәсем дә ясыйм, сәнгать мәктәбен тәмамладым. Журналист булып та эшли алыр идем дип уйлыйм. Хәзер өч көн концертларда эшлим дә, бер атна ял итәм. Ул атнада “Һөнәр күп булмас”, дип, визажист белемен алам. Өйдә ятып булмый. Мөмкинлек булганда укыйм әле.

Эшлисе килгән кешегә эш бар инде ул, менә шул. Монысын тыйсалар, бүтән эш эшләрбез. Булдырам, дип, мактанып әйтәсем килми. Безнең республиканы җитәкләгән кешеләр дә – авыл балалары. Минем кайсы җирем ким? Нишләп кеше эшли алган эшне мин тотып эшли алмыйм? Мин шулай дип күзаллыйм. Үҗәтлек кирәк тә, тырышлык кирәк. Йоклап ятсаң, хөкүмәтне сүгеп ятсаң, булмый инде ул әлбәттә.

Авылларга чыккач, мин хәйран күп әйбер күрәм. Утыра анда ауган коймасы төбендә кычытканга баткан исерек - 30-35 яшьлек ыжгырып торган ат кебек ир-ат. Сүгә ул президентларны, моны сүгә, тегене сүгә, бөтенесе начар, ә ул әйбәт икән бит! Бөтен кеше начар, ул әйбәт, утырып кына тора. Мин аңа “Бүген эчкән аракың урынына берәр килограмм кадак алып, бу коймаңны күтәреп куйсаң, алай ук ямьсез булмас иде”, дим. Андый әйберне кеше үзе күрергә тиеш бит инде. Нишләп кешеләрнеке була, минеке булмый соң әле ул дип, кеше уйланырга тиеш, - диде Илсөя Бәдретдинова.



“Җырчы булу минем хыялым түгел иде”

Җырчы Римма Никитина кечкенә чактан ул полиция хезмәткәре булып эшләргә хыялланган. Бүген дә, мөмкинлеге булса, ул нәкъ менә шул өлкәгә китәр иде.

-Башка эшкә урнашыр идем. Минем гомумән полиция хезмәткәре буласым килгән иде. Мин кечкенә вакытта полиция хезмәткәре булырга хыялландым. Менә шунда эшкә кергән булыр идем. Мин полициядә эшләр өчен укырга керә алмадым, чөнки минем йөрәгем көчсез һәм мин каннан куркам. Бер клибымда мин полиция хезмәткәре формасын кидем, чөнки минем шул форманы киеп йөрисем килгән иде инде. Һөнәремне тыйсалар, теләсә кайсы эшкә китәм, кеше теләсә нинди һөнәргә яраклаша белергә тиеш. Әмма җырчы булу минем хыялым түгел иде, - диде Римма Никитина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100