Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Булат Нигъмәтуллинга “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде

“Торналар”, “Якын дустың барын онытма” җырлары белән татар эстрадасында танылган артист Булат Нигъмәтуллинга “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде. Дәүләт бүләге тантаналы рәвештә ТР Мәдәният министрлыгында тапшырылды.

news_top_970_100
Булат Нигъмәтуллинга “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде
“Дәрәҗәле исем бирү турындагы Указ быелның март аенда чыгарылган иде. Кичә аны ТР премьер-министры Васил Шәйхразиев белән ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин тапшырды. Сәхнәдә иҗат итүемә – 15 ел. Бу вакыт эчендә бик күп эш башкарылды. Еллар дәвамында башкарылган хезмәтне күргәч, бәяләгәч, димәк, юкка гына йөрмәгәнбез. Исем алу – ул популярлык белән бәйле түгел, ул – лаеклы рәвештә алынган дәүләт бүләге”, - дип сөйләде Интертатка Булат Нигъмәтуллин.

Булаттан “Исемне алдыңмы, әллә бирделәрме?” – дип сораучылар булган. “Бирделәр, ә мин алдым”, - дип җавап биргән җырчы. “Яшьрәк чакта бу хакта уйламыйсың, олыгая баргач, күңел белән көтәсең. Үз вакыты җиткәч, бүләкләделәр менә. Мин бик шат һәм барысына да рәхмәтле!” – дип белдерде Булат.

Булатны дәрәҗәле исемгә лаек булуы белән чын күңелдән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез! Сүз уңаеннан, тиздән Булат Нигъмәтуллинның өр-яңа клибы дөнья күрәчәк. Моннан тыш, җырчы яңа җырлар туплау өстендә эшли.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100