Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбри концерты

Әбри Хәбриевнең концертыннан репортажга нинди генә башисем куйсак та, кулайсыз кебек тоелды. Концертта булган кешеләр, шул атмосферада булу сәбәпле, юморчының иҗатын аңлый торгандыр. Ә аның концертында булмаган өчен бу шаяртулар "билдән түбән" дип бәяләнер кебек тоелды. Шуңа да Әбри концертын башисемсез генә тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Әбри концерты

“Ул туганда, мондый бала буламыни, диеп бөтен роддом көлгән; ул көтүгә чыккач, сигез сыер үлгән”. Нәкъ менә әлеге сүзләр белән Әбри Хәбриевның концерты башланды. Концерт ике өлештән торды. Минемчә, тамашачыларга икенче бүлектәге Әбри күбрәк ошагандыр. Әлеге бүлектә тамашачы елап та алды. Ярый, анысы турында соңрак, әйдәгез беренче бүлеккә күз салыйк әле.

“Пацаннар”дагы Әбри банк ачкан

Беренче бүлектә тамашачыга инде күптәннән таныш булган дуэт – “пацаннар” дуэтының дәвамын күрсәттеләр. Фәрит Галиев һаман “ботан”, ягъни укымышлы егет ролендә булса, Әбри әшәке бер маньяк ролендә иде. Шаяртулары, гадәттәгечә, җырларга салынган иде. Менә, мәсәлән, бер өзеге: “Тау башына салынгандыр безнең авыл, авылыбызда яшәп кенә черде бавыр”. 

"Маньяк" элек кешеләрне талаган бандит булса, хәзер, шәхси эшмәкәргә әйләнгән. Таланганнарны процентларга утырта. "Маньяк" банк та ачкан. Банкның атамасы гына ошап бетмәде.Әбри башта “Е” хәрефен кычкырп әйтте дә, калган өлешен тиз генә әйтеп куйды. Фәрит исә сүзне тутырып ук әйтте. Кыскасы, сүгенү сүзе иде ул. Аны кулланмыйча да исем уйлап табарга була иде дип уйлыйм. Тамашачылар арасында 18 яше булмаганнар да бар иде.

Маньяк официаль рәвештә эшләсә дә, битасын ташламаган. Ул аны хобби буларак куллана икән. Укымышлы егет кичләрен тегә, ә маньяк бәйли икән: "күпердән бәйлим дә атам, бәйлим дә атам", ди. 

Әбри өстәмә эштә эшләү - "подработка" темасына да шаяртып алды. “Әкрен генә сиздермичә, мин төн җиткәнен көтәм. Бөтен кеше йоклап беткәч, мин тәгәрмәчләр сүтәм”, - дип җырлады "Маньяк".

Бу айларда бик актуаль булган пенсия темасына да шаяртып алдылар. Сүзләре болайрак иде: “Насыйп ит безне Ходаем, пенсия бәхетенә. Йөзгә кадәр яшик, дуслар, дәүләт бездән көлмәсен! Медведевлар пенсияне елый-елый түләсен”. Тамашачыга әлеге юллар, әлбәттә, ошады.

Бер-берсенә туры килгән ир белән хатын турында гадәттә чиләгенә күрә капкачы дип әйтелсә, “ботан” белән аның сөеклесен Әбри камырына күрә уклавы дип тапты. Әбри үзенең дустына кызлар белән ничек танышырга икәнен өйрәтте. Моның өчен тамашачылар арасыннан Римма исемле кызны чакырып чыгардылар. 

"Башта кызларга күз кысарга кирәк. Соңыннан "һава аркылы үбү" ярдәмендә кызның игътибарын җәлеп итәргә кирәк икән. Янына килеп, комплимент ясыйсың да, очрашып йөрергә тәкъдим итәсең. Егетләр, шушы кагыйдәләрне исегездә тотсагыз, күңелегезгә охшаган кыз сезнеке булачак!"

Мастер-класс уңышлы булды дип уйлыйм. Залда утырган өйләнмәгән егетләргә Әбри биргән дәресләр ярдәм итәр.

“Пацаннар”ның өченче чыгышы менә шулайрак үтте. Алар үзгәрмәгән дигән фикер калды. Һаман шул ук стиль – Әбри үзенең дусты “ботан”нан көлә. Шаярулары да шулай ук оятсыз булып калган.

Әбри Хәбриев үзе иҗат иткән шигырьләрен халыкка тәкъдим итте

Концертының икенче бүлегендә Әбри Салават Фәтхетдинов, Леонтьев, Радик Юльякшин, Ришат Төхвәтуллин, Фирдүс Тямаев һәм Рафаэль Латыйповка пародия күрсәтте. Легенда шундый әлеге җырчылар кеше яшәмәгән утрауга эләгә, бергәләп кайту юлын эзли башлыйлар. Леонтьев Салаватка багышлап җыр җырлый: "Ой, мой, милый, милый Фәтхетдин, Фәтхетдин”.

Салаватны әлеге төркемнең “начальнигы” итеп сайлыйлар. Әбри Салаватны сүгендермичә калмады. 

Рафаэль Латыйповны повар итеп билгеләделәр. Ул, җырлый-җырлый, пешерергә тотынды. “Әче, әче дияләр, дә, ашың әче дияләр. Ашларым эче булса да, “добавка”ны көтәләр”, - дип җырлады ул.

Ришат Төхвәтуллин исә аучы булды: “Тыңлачы, Зәкиич, урманда рәхәт ич. Агачтан агачка сикерәм иртә-кич”, - дип моңланды ул. Мәгълүм булганча, Ришатның беркемнекенә дә охшамаган ап-ак микрофоны бар. Әбринең кулында да Ришатныкына охшаган микрофон иде. Әллә Әбри махсус ясаткан, әллә Ришат биреп торган?! Монысы билгеле түгел, иң мөһиме: бу җырны башкарганда, Әбринең тавышы Ришатныкы нык охшаган иде.

Кызганыч, тик Әбри нигәдер әлеге тарихның азагын сөйләп бетермәде. Элвин Грейның салына утырып, кайтыр юлга чыгуын гына белдерде. “Ахры чиктә ни булган, кайтканнармы өенә? Маҗараларны калдырам башка вакыт сөйләргә”, - дип тәмамлады ул үзенең пародиясен.

Алдагы чыгышларында Әбри үзгәрәк булды: Фәнис абый Яруллин сүзләренә иҗат ителгән “Бүләк итче миңа бер көнең” җырын башкарды. Әле шигырьләр иҗат итүен дә әйтте. Бер-икесен тамашачыга бүләк итте. Әбрине мондый хәләттә күрүгә тиз күнегеп булмый. Шигырьнең берсенең өзеген укып карагызчы:

"Тәүлегең - байлык,
Вакыт исәпсез...
Бүгенге көн - бар!
Иртә - хәбәрсез!

Бүгенгә син бар,
Иртәгә эзсез..."

Әтисенең якты истәлегенә “Тарта иде әткәй тәмәке” җырын башкарды Әбри. Әлеге җыр дәвамында үзе дә елап алды, халыкны да елатты.

Әбри алга таба да “сольный” концертлар куярга тели. Әлеге тәүге концентында бер буш урын да юк иде дип белдерә алам. Халыкның кызыксынуы, тамаша кылырга килүе – артист өчен беренче күрсәткечләрнең берсе дип алсак, концертны уңышлы үтте дип әйтергә була. Әбри мәзәкләренә сүгенү сүзләрен кыстырмаса, бозык темаларга шаяртмаса, тагы да яхшырак булыр!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100