Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбри Хәбриев: "Элек җебегрәк идем, минем арттан кызлар беркайчан да йөгермәде"

Әбри Хәбриев фикеренчә, егетләр кызны үзенеке итәр өчен үзләре чабарга, үзләре йөгерергә тиеш.

news_top_970_100
Әбри Хәбриев: "Элек җебегрәк идем, минем арттан кызлар беркайчан да йөгермәде"

- Балачакта кем булырга хыяллана идегез?

Ой, кем генә булырга хыялланмадым инде мин! Кечкенә вакытта безнең өчен иң зур һөнәр - шофёр иде, бөтен малайларның да шофёр буласы килә иде. Аннары милиционер бар иде, ул да дәрәҗәле санала. Аннан соң мәктәпкә укырга кергәч, приоритет үзгәрде, рәссам буласы килә башлады. Укый төшкәч, сәнгатькә тартыла башлагач, музыкант буласы килде. Еллар узган саен һөнәрләр дә үзгәрде.

- Вконтакте челтәрендэ сез караган киноларыгыздан яраткан цитаталарны язып баргансыз. Һәрчакта да шулай эшлисезме?

Мин үзем боевикларны бик карарга яратмыйм, акыллы, мәгънәле фильмнарны яратам. Ахыры кискен үзгәреп беткән, көтелмәгән азаклы фильмнар ошый. Кайвакыт киноларда гениаль фразалар була, аларны истә калдырыр өчен үземә язып барам.

Әбри Хәбринең караган фильмнарыннан күңеленә кереп калган фразалар:

"12"... 

Закон превыше всего, но как быть если милосердие превыше закона?

"В погоне за счастьем"...

... "Не слушай никого, кто скажет, будто ты чего то не можешь...

Люди ктоторые чего-то не могут будут уверять, что и у тебя не выйдет...

"Достучаться до небес"...

Пойми, на небесах только и говорят, что о море... Как оно бесконечно прекрасно, о закате который они видели, о том как солнце погружаясь в волны стало алым как кровь.... и почувствовали, что море впитало энергию светила в себя...и солнце было укрощено...и огонь уже догорал.....а ты? что ты им скажешь? Ведь ты ни разу не был на море...

"Форрест Гамп"...

 Жизнь – как коробка шоколадных конфет: никогда не знаешь, что тебе попадется.

 Я, может быть, не очень умный, но я знаю, что такое любовь.

- Иң яраткан киногыз нинди?

- Минем яраткан 3 фильмым бар. “P.S. Я люблю тебя”, “Достучаться до небес”, “Форрест Гамп”.

- Шулай ук "зубы жёлтые" дип язгансыз, тешегез чынлап та сарымы? Фотоларда ак сыман, яки инде кызык өчен шулай яздыгызмы?

- Кызык өчен генә.

- Үзегезне нинди кеше дип саныйсыз?

- Мин төрле кеше. Мин психологиядә билгеле булган 4 төрле характерда яши. Мин холерик та, сангвиник та, меланхолик та. (Әбри Хәбриев флегматикларны телгә алмады - онытманмы, әллә флегматик түгелме? - ИТ) Төрле вакытта төрле халәттә булам, шуңа күрә үземнең нинди кеше икәнлеген конкрет билгеләп әйтә алмыйм. Тиз кызучанлык та бар, ул холерик белән сангвиникка якын инде. Берәр кино карап, елап та, көлеп тә алам, монысы инде меланхолизм. Бөтенесе дә бар, бөтенесе дә яши. Шуңа күрә “Принц” фильмындагы кебек бер кешедә 14 төрле образ сөрә дисәң дә була.

- Ә якыннарыгыз өчен нинди сез?

- Белмим, аны миннән түгел, үзләреннән сорарга кирәктер инде, мине ничек күрәләрдер, анысын мин кеше өчен сөйли алмыйм. Алай туганнарым, дусларым белән сугышкан, талашкан, кычкырышканыбыз юк.

- Сез рәсем ясаучы да, көйләр язучы да, шигырь иҗат итүче дә, төзүче дә. Болар барысы да тумыштан бирелгэн сәләтме яки инде сез үзегез өйрәндегезме?

- Тумыштан кешегә билгеле бер, русча әйтмешли, “навык” дигән әйбер генә биреләдер ул. Кешенең нәрсәгәдер кул ята, нәрсәгәдер кулы ятмый. Ләкин кул ятмаган әйберне дә үзеңдә үстереп була. Иң мөһиме теләк кирәк. Бу өлкәдә эшләргә, үсәргә теләгең булса, теләсә нинди һөнәргә өйрәнеп була.

Рәсем ясарга мин балачактан яратам. Иң беренче өйрәтүчеләрем – әни белән әти. Машина ясап бирегез дип 5-6 яшемдә тинтерәткәнем әле һаман да хәтердә. Аннан соң шул машинаны үзем кабатлап ясап карый торган идем. Шуннан күрәсең, рәсем сәнгатенә ихтирам, мәхәббәт әкренләп кузгалгандыр. Мәктәптә укыганда да рәсем конкурсларында күп катнаштым, аннан соң Арчада укыганда да укытучы карандаштан ясау техникасына өйрәтте. Әйткәнемчә, кешенең үзеннән тора. Әгәр дә аның өйрәнергә теләге бар икән, өйрәнеп була.

Төзүчелеккә килсәк, әтием мәрхүм булганнан соң, 10-11 нче класста булганмын микән төгәл хәтерләмим, мунча төзи башладым. Әкренләп-әкренләп шунда өйрәндем. Балачак вакытта да күршедә җизни бар, ул алтын куллы кеше иде. Бөтен әйберне үзе ясый, үзе ремонтлый. Берәр нәрсә эшләргә булса, бер-беребезне чакырып ала идек. Кечкенә вакытта ул мине күп нәрсәгә өйрәтеп калдырды. Мин гел инструмент җыям, я АлиЭкспресстан, я төзелеш кибетләреннән алам. Берә матур, файдалы әйбер күрсәм, тормышта берә нәрсә эшләргә кирәге чыгар дип уйлыйм да алам да китәм мин аны.

Шигырьләргә килгәндә, ул шулай ук мәктәптән калган әйбердер инде. Хәзер шигырь язучылар да күп, рифмага туры китерә белсәләр, тоталар да язалар, ә күбесе тапталган тема. “Мин сине сагынмыйм, син мине..” Ләкин шул сагышны да, мәхәббәтне дә икенче төрле яктан, чагыштырулар аша күрсәтеп була бит. Менә мин күбрәк шул якка тартымрак, стандарт булмаганрак шигырьләр иҗат итәргә яратам, шуңа да сирәк язам мин.

Җырларга килгәндә дә шулай ук. Җырларны иҗат итүчеләр безнең хәзер күп, ләкин бер-берсеннән аерылып торганнары сирәк. Шуңа, җырларны да мин бик озак, уйлап язам. Кайвакыт мизгелендә килә көе, кайвакыт еллар буе уйлыйм. Менә “Урталайга бүлдем” җырын мин ике ел буе яздым. Ике ел көйләп йөрдем.

- Хатыныгыз белән кайда ничек таныштыгыз? Аны сезнең тиң яр икәнен ничек аңладыгыз?

- Гөлчәчәк белән без 2005 нче елда, аның авылы - Балтач районы Кунырда таныштык. Ул минем әнинең туган авылы, анда бик еш кайтам, ярты балачагым шунда узды. Дискотека иде, чакырдым да биергә Айфараның “Ак каен”ына, шунда танышып киттек. Тиң ярмы икәнен шул очрашу дәверендә аңлыйсыңдыр инде ул, бер-береңне әкрен-әкрен беләсең, аңлыйсың. Менә билгеле бер вакытта, шушы урында син минем тиң ярым дигән фикергә килү, минемчә, дөрес түгелдер. Кеше бит бер-берсен тора-бара аңлый, тора-бара бер-берсенә ияләнә, бер-берсенең холкына күнегә, тәрбияли, үзгәртә. Безнең аралар гел шулай бара инде. 

Күп кенә начар гадәтләремне бетерергә, үзгәртергә ярдәм итте. Мин аны бераз гына тәрбияләдем, ул мине тәрбияләде. Менә шулай бер-беребезне тәрбияләп яшибез инде.

- Ә нинди начар гадәтләрегезне тәрбияләде соң?

- А-ай, алар бик күп бит. Менә тиз кызучанлыкны бераз гына бастырды. Хәзер объективрак карыйм. Башта анализ ясыйм, аннан соң гына психланасы булса, психланам, психланасы булмаса, тыныч булырга тырышам. Ул гадәтләр бар инде, саный башласаң, хәйранга җыела. Һәрбер кеше үзгәрә, һәркем үзгәрергә сәләтле, иң мөһиме - һәр нәрсә үзеңнән тора. Әгәр кеше үзен яхшы якка үзгәртергә тели икән, аның өчен бөтен ишекләр дә ачык.

- Үзегез белән булган иң кызык хәлне сөйләп китегез әле.

- Дөресен әйткәндә көн саен нәрсәдер булып тора. Менә минем иң истә калган вакыйгалар берничәү.

Иң беренчесе, мин мәктәпкә ике мәртәбә укырга кердем. Әнием башлангыч класс укытучысы иде, аның классына эләктем. 6 яшьлек вакытта мин аны укытучы дип түгел, әни буларак кабул иттем. Дәрес вакытында рәхәтләнеп класс буйлап йөрим, шкафлар актарып, уенчыклар белән уйныйм. Шулай рәхәтләнеп көн күрдем дә, әни түзмәде - бер атнадан соң мине садикка озатты. Бераз акыл өстәлгәч, мәктәпкә керерсең, диде. 

Аннаң соң җиде яшемдә икенче тапкыр мәктәпкә бардым, анда башка укытучыга эләктем, аны әни түгел, укытучы апа буларак кабул итә башладым.

Тагын бер вакыйга. Балалар бакчасында, 5-6 яшьләр тирәсе булгандыр, хәтерләмим. Без садикны "бастык". Мин әле “криминальный” кеше. Көн уртасында, бөтен халык урамда, асфальт җәя. Без туганым белән бер нәрсә булмагандай рәхәтләнеп садикның запас ишегеннән кердек тә, пакетка уенчыкларны тутырып чыгып качтык. Ике кулда да икешәр пакет уенчык, аларны без бакчадагы зур яшел табак белән каплап куйдык. Аннан соң бер атнага “домашний арест” булды. Беркая чыгармадылар, ни уйнарга, ни садикка җибәрмәделәр, эләкте инде, үзенә күрә кеше әйберенә тияргә ярамый дигән тормыш тәрбиясе булгандыр. Моннан бирле кеше әйберенә кагылганым булмады минем.

- Укыган вакытта колхоздан бәрәңге урладык дип тә язгансыз. Тагын урламаска гарантия бармы?

- Урлау дип, урлау түгел инде ул. Без бәрәңгене көндез яшереп калдыра идек тә, һәрбер егет берешәр чиләк, аннан соң шуларны кич белән алып кайтып сата идек. Минемчә, әллә ничә гектарлы басудан бер-ике капчык бәрәңге югалу зур урлауга кермидер. Бер авылда менә бер әбинең базын тутырып бирдек, обед вакытында кайтып килә идек тә, басу якында гына иде, бер атна дигәндә базны тутырдык та куйдык.

- Әйтегез әле,ни өчен Әбри сез? Берәр нәрсә аңлатамы, әллә рифма өчен генә Әбри Хәбриме?

- Без Арчада укыганда музыка буенча күп нәрсәне белдек. Дүртенче-бишенче курсларда группадаш егетем Марат белән без зур чараларда – Яңа ел, Гашыйклар көне, 8 нче март һ.б. дискотека уздыра идек. Диджейларның псевдонимлары бар бит, без дә уйлаштык та, псевдоним алырга булдык. Мин үземнем фамилиямне кыскарттым да, Әбри калдырдым. 

Соңыннан диплом язасылар булгач, дискотекаларны бик үк ясап булмады. Аннары мин Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кредем, анда да әкренләп сәхнәдә эшли башладык. 2006 нчы елның язында 1 нче курсны бетергәч, радиода эшли башладым. Радиода псевдоним кирәк бит инде, яки үз исемеңне калдырасың. Шуннан соң Әбри искә төште. Әбри булыйм әле дим. Нәрсәгә Әбри диләр. Сәхнәдә кайчанда булса тагын бер Данияр барлыкка килә бит, ә Әбри берәү генә булачак, шуңа күрә үзенең уникальлеге, бердәнберлеге белән истә калачак.

Радиода беренче эш көнегезне хәтерлисезме? Нинди нәтиҗә ясадыгыз?

- Беренче эш төне дөресрәге. Иң беренче мин төнге эфирга Булат Бәйрәмов белән чыктым. Ул миңа башта эшчәнлекне аңлатты, нәрсәне ничек эшлисен, ничек смслар укыйсын. Әле дә хәтерлим, Булат кем булып чыгасың дип сорады. Мин әйтәм Әбри. Әбрәкәйгә охшаган, ди. Әбрәкәй – бәдрәф бит инде. Мин әйтәм, ияләнерләр әле һәм, Аллага шөкер, ияләнделәр. 

Алай катлаулы дип әйтә алмыйм, чөнки Булат белән бергә сөйләштек. Ул вакытта мине компьютерга китермәгәннәр иде. Июль башларында бөтенесе туйларга, бәйрәмнәргә таралышып беттеләр, мине чакырып алдылар. Ул вакытта бездә Зөлфәт Зиннуров эшли иде. Зөлфәт ярты сәгать эчендә өстән-өстән генә аңлатып чыкты, мин ярты сәгать буе аха, аха дип утырдым. Иң катлаулы, иң зур тәҗрибә алган көн шушы иде. Кичке сәгать алтыдан төнге уникегә кадәр берүзем эшләдем мин. Андагы нервлар беткәнемне, андагы калтыранганнарымны, тирләгәннәремне үзем генә беләм.

- Кыенсынып, оялып тормыйсыз. Шушы сыйфатларны булдыру өчен нишләргә кирәк?

- Үзеңне тәрбияләргә, мораль яктан үзеңне үзгәртергә кирәк. Я булдырасың, я юк инде. Зур киртәләр аша үз-үзеңне җиңеп чыгу кирәк. Бары тик шул гына. Дерелдәп булса да беренче тапкыр чыгыш ясарга, икенчесендә исә җайлырак булачак. Һәр чыгыш ясаган саен, сәхнәгә карата мәхәббәт көчле булса, чыгыш ясау, курку, оялу хисләре бетә. Бары тик үзеңне психологик яктан җиңеп чыгарга кирәк, бернинди күнегүләр, тренинглар да булышмыйчак. Мин булдырам, мин эшлим, әйдә, әйдә дигән сүзләр һәрчак башта булырга тиеш.

- Сез Әгерҗе районы Иж-Бубыйда узучы Бубый укуларында булганыгыз бар. Шуңа бәйле рәвештә Буби мәдрәсәсе тарихы сездә кызыксыну уяттымы?

- Әлбәттә уятты. Математика, физика кебек төгәл фәннәрне татар дөньясына кертүчеләр иң беренче чиратта шушы кешеләр икәнлеген шунда гына белдем. Бу бик зур, игътибарга лаеклы вакыйга дип кабул итәргә кирәк, чөнки бу кешеләр булмаса безне аңгыра халык дип йөртерләр иде. Былтыр Иж-Бубый укулары булды, быел Мөхлисә Бубыйның 150 еллык юбилеена багышлап конкурс уздырдылар. Чакырган саен катнашу, булышу теләге зур. Алар турында китаплар да укып утырдым, аларның нинди кыенлыклар, нинди авырлыклар аша шушы дәрәҗәгә барып җитүләре турында белдем. Алар бик кызык, тарихи шәхесләр. Минемчә, мәктәпләрдә тарих дәресләрендә нәкъ менә бу кешеләрнең безнең мәгърифәт өлкәсенә керткән өлешләре турында сөйләнергә тиештер, чөнки мин алар турында мәктәптә сөйләгәннәрен хәтерләмим. Мәктәп программасында Бубыйларга карата ниндидер игътибар булырга тиеш дип беләм.

- Юмор сезгә тормышта ярдәм итәме?

- Ярдәм итәдер, кем белгән инде аны. Кеше белән аралашкан вакытта, синең яныңда чит кешеләр булганда, аларның игътибарын җәлеп итәр өчен, бәлки үзеңне аларның аурасына кертеп җибәрер өчен юмор булыша да инде ул. Мәҗлесләр алып барганда шулай ук импровизация, юмор кешеләрнең нинди икәнен аңларга, аларга ничек килергә кирәклегенә зур гына ярдәм итә торган алым. Чөнки кайбер кеше тыштан елмаеп торса да, эчтән бик кырыс булырга мөмкин, шуңа күрә башта җиңелчә генә шаярып аласың. Әгәр ул сиңа елмаеп җавап бирә икән аңлыйсың, юк икән, димәк бу кеше янында үзеңне тынычрак тотарга кирәк дигән фикергә киләсең. 

Һәрбер яңа таныш, компания шушы юмор аша якыная. Шулай ук дуслар, туганнар белән аралашканда, бәйрәмнәрдә шаяртып алу бик тә мөһим. Аның әһәмияте бик зур. Тормышта авырлыкларсыз, кыенлыкларсыз булмый. Менә шушы авырлыкларны да юмор тизрәк онытырга ярдәм итә. 

Һәм елмайган кешегә һәрвакыт елмаеп карыйлар.

- Сезнең кумир бармы? Юрий Гальцев белән сезне охшаган диючеләр юкмы?

- Гальцев белән юк (көлә), охшаган диючеләр юк. Кумир юктыр. Бардыр яраткан артистлар, актерлар, кумир буларак кешемне әйтә алмыйм. Кечкенә вакытта безнең өчен кумирлар боевиклар иде .Джеки Чан, Брюс Ли, Жан-Клод Ван Дамм, Арнольд Шварценеггер. Алар безнең балачагыбызны ясаган кешеләр. Боевикларны карап, үзебезне дә алар шикелле хис итеп, алар кебек булырга тырышып үстек. 

Аннары тора-бара дөньяны күбрәк белә башлыйсың, икенчерәк аңлый башлыйсың, аларның эшчәнлегенә сокланган кешеләр артканнан арта гына бара. Ул шулай ук төрле өлкәдә булырга мөмкин. Минем өчен сокландыргыч кешеләр күп. Әйе, кешенең бер як сәләте көчле булырга мөмкин, ләкин ул кешелеклелек ягыннан җирәндергеч булырга мөмкин. Шуңа күрә билгеле бер кумир бар дип әйтү ул дөрес тә, кирәк тә түгелдер. Һәрбер танылган кешедән, сәләтле шәхестән әз-әзләп үзеңне үстерә торган сыйфатларны җыярга кирәк.

- Инстаграм аккаунтында псих дип язгансыз. Псих булганда нишлисез?

- Чыгарымнан чыгарсалар, мин бик явыз кеше, мин бик начар кеше. Шуңа күрә минем тирәдә йөрмәскә кирәк. Сүгеп тә атарга, өч хәрефкә җибәрергә дә мөмкинмен. Аңа да карамастан, үземне контрольдә тотарга өйрәнәм.

- Җитди Әбри юморист Әбридән нәрсәсе белән аерыла?

- Мин сәхнәдә генә юморист. Тормышта мин бөтенләй икенче кеше. Сәхнәдә эшләгән вакытта төрле эксперементлар ясап карадык. Халыкның билгеле бер өлеше яратып кабул итте, икенчесе юмормыни инде бу дип гаҗәпсенде. Мине күп кеше мәгънәсез, дивана, җиңел акыллы кеше дип уйлый. Әгәрдә сәхнәдәге эшчәнлегем нәтиҗәсендә үземнем образым аша шундый фикер тудыра алганмын икән, димәк, дөресен эшләгәнмен, мин моңа бик объектив карыйм. Ә аңлый торган кеше аңлый ул, аңламый торган кешегә 10 көн, 1 ел буе аңлатсаң да аңламый. “Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керми” диләр бит. 

Ә тормышта, әлбәттә, мин андый түгел. Мин өстән уйлый торган, һәр эшкә җаваплы карый торган кеше, төгәллекне яратам, җиренә җитештереп эшләнгән булсын дип тырышам. Сәхнәдә дә әкренләп җитдилекне күрсәтә башладым. Шигырьләремне сөйлим, мәгънәсез кеше түгел икәнемне исбатлау процессын башладым. Быел күпләрдән җылы сүзләр ишеттем, күрәсең быелгы программаны халык якын иткән.

- Бер клибыгызны карап, сезне "җебегэн, ир түгел" дип язганнар. Сез "бу образ гына" дип җавап кайтаргансыз. Ә тормышта сез нинди идегез? Кызлар артыннан йөрдегезме, яки алар сезнең арттан йөрдеме?

- Әйткәнемчә инде, шундый образ тудыра алганмын икән бу бары тик минем адреска зур плюс кына. Тормышта мин берничә тапкыр үзгәрдем. Элек җебегрәк идем, әйе. Минем арттан кызлар беркайчан да йөгермәделәр, мин кызлар арасында әллә нинди популяр кеше итеп үземне санамадым, популяр булмадым да. Үзебез йөгердек, үзебез чаптык, үзебез тырыштык. Егетләр кызны үзенеке итәр өчен үзеләре чабарга, үзләре йөгерергә тиеш. 

Күп очракта кызлар мине үзләре ташлап китте. Егетләрнең дә, кызларның да төрлесе-төрле. Кемдер оялчан, кемдер актив, аның өчен кешене гаепләп булмый. Һәрбер кеше үзенчә яралган.

- Концертларда сез "крутой кеше" ролен башкарасыз, ни өчен "ботаник" ролен сайламыйсыз? Нигә гел шул рольне сайлыйсыз?

- Монда инде образга бәйләнү урынлы түгелдер дип уйлыйм. Ул 90 нчы еллардагы гопота, гопник образы. Фәрит бит андый крутойларны уйный алмый, шуңа аңа ботаник туры килде инде. Контраст булсын өчен мин үземә шушы “пацан” образын алдым.

- Социаль челтәрләрдә оятсыз "Шүрәле" шигыре йөри. Аны сөйлүченең тавышын сезнекенә охшаталар икән. Моңа сезнең катышыгыз бармы һәм гомумән әгәр ишеткән булсагыз, ул шигырьгә карашыгыз нинди?

- Әйе бу шигырьне ишеткәнем бар. Минем бу шигырьгә бернинди катнашым да юк. Кем эшләгәндер, кайда эшләнгәндер - анысы миңа билгесез. Урысларда “матершинные стихи” дигән нәрсәләр бар. Безнең татарның менталитетына, әлбәттә, бу әйбер хас түгел, бу безгә туры килә торган әйбер түгел, ләкин миңа калса, үзең өчен тыңлап алырга кызык әйбердер. Мин андый нәрсәләргә нейтраль карыйм. Һәрбер әйбергә нейтраль карыйм. Начар әйбер дип тәнкыйтьләргә минем хакым юк, һәрбер барлыкка килгән яңалыкка адекват карыйм.

Әбри Хәбринең шигырьләре:

Син еракта инде. Кул җитмәслек
Офыклар да миңа якынрак.
Сагынудан язын кошлар кайта,
Ә минеке ныграк, катырак!

Син еракта инде. Сиңа барган
Эзләремне үлән каплады.
Ә кайчандыр шул сукмактан шашып
Икәүләшеп бергә атладык.

Син еракта инде. Араларда
Көнчеләрнең гайбәт сүзләре.
Хәтеремдә бары уелып калды
Мөлдерәмә тулы күзләрең.

Син еракта инде. Күрешмибез.
Кабатланмый уртак сүзләр дә.
Сөюемне ныклап учка кысып,
Кала бары, кала түзәргә...

Син еракта.
Әйе...
Бик еракта!
Янәшәдә генә йөрсәң дә...

30.03.2019.

Тамызыгыз җанга тынлык,
Күп сорамыйм - тамчылап...
Изегез әрнүләремне,
Йодрыклап һәм камчылап!

Сөлек булып, суырыгыз
Күңелдән караларны!
Эретеп ябыштырыгыз
Йөрәктә яраларны!

Тарттырыплар тигезләгез
Сыкранган җыерчыкны!
Таптый-таптый сүндерегез
Эчтә янган учакны!
Кыйный-кыйный чыгарыгыз
Әҗәлнең куеныннан!

Алдалаплар туктатыгыз
Мәрхәмәтсез уеннан!
Изүләргә тәнем әзер,
Сак карагыз Җаныма!

Терелер өчен бирегез
Тамчылап тынлык аңа...

21.12.17.

Туктау... Соңгы нокта! Ишек ябык!!!
Бикле йозак. Бикле! Ачкычсыз...
Сәгате дә йөрми, вакыт теле
Хәрәкәтсез, шомлы һәм җансыз...
*
Бар булган уй, фикер, истәлекләр
Йомарланган йөрәк-йомгакка.
Сүтеп карасаң да, тырышсаң да,
Юл салынмас эзсез сукмакка!
*
Ишек арты... барлык серләр шунда!
Җәлеп итә! Тарта!! Чакыра!!!
Шакып карыйм, тик дәшмиләр генә.
Бер тавыш юк! Тынлык җан кора!
*
Ачкыч алып, узып, җавап тапсам,
Булыр микән кайту теләге?!...
Юк! Кирәкмәс! Монда калып торыйм!
Үз йозагым котә элмәген!
*
Бик элергә өлгермәгәнмен...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100