Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Болгар радиосы” милли музыкаль премиясе: Салават катнашмый, Илсөя Бәдретдинованың җыры төшеп калган, ак костюм кию тыела һәм башкалар

Җыр-моңны үлчәүгә салып булмый, шуңа күрә халык фикеренә таянып, “Болгар радиосы” иң популяр җырларны барлый. 8 декабрьдә Казанның “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Быел оештыручылар тамашада кунакларны ниләр белән шаккаттырмакчы булалар? “Интертат” матбугат очрашуында яңгыраган сигез төп фактны тәкъдим итә.

news_top_970_100
“Болгар радиосы” милли музыкаль премиясе: Салават катнашмый, Илсөя Бәдретдинованың җыры төшеп калган, ак костюм кию тыела һәм башкалар

Салават бөтен бүләкләрне инде алып бетергән, шуңа күрә чакырылмаган

1. Быел “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясенә 33 кеше лаек булыр дип көтелә. Елдагыча, артистлар “Тамашачы мәхәббәте”, “Елның гаилә дуэты”, Иң моңлы җырчы”, “Иң максатчан җырчы”, “Күпкырлы җырчы”, “Ел ачышы” һәм башка номинацияләрдә бүләкләнә. 

Әмма иң мөһим һәм әһәмиятле номанация – “Татар эстрадасы легендасы”. Оештыручылар хәбәр итүенчә, бу исемне тамашачылар аеруча көтеп ала икән. Гадәттә, халык әлеге номанициядә татар эстрадасы мэтры Салават Фәтхетдиновны күрергә ияләнгән. Тик тантанада җырчы чыгыш ясамаячак, номинантлар исемлегендә ул бөтенләй юк. “Салават Фәтхетдинов бөтен бүләкләр һәм дәрәҗәле исемнәрне алып бетерде инде. Быел ул тантанада чыгыш ясамый. Уйлап бетерербез, бәлки киләчәктә аңа “Татар эстрадасы легендасы” исемен тапшырырбыз да әле”, - дип белдерде “Болгар радиосы”ның баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов

Узган ел иң өлкән номинант - Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева “Легендар җырчы” исеменә лаек булды. Тантанада татар җыр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрне дә билгеләп узачаклар. “Татар җыр сәнгатен Татарстанда читтә таныту” номинациясенә Россиянең атказанган, Татарстанның халык җырчысы Альберт Асадуллин лаек булган.



Илназ Баһ халык яратыр дип өметләнә

2. Кемгә нәрсә, ә җырчы Илназ Баһ “Халык мәхәббәте” номинациясен яулау турында хыяллана. “Мактап утыру гына түгел, мин һәрвакыт “Болгар” радиосын тыңлыйм. Анда яңалыклар, кызыклы тапшырулар күп. Быел мин “Халык мәхәббәте” номинациясенә өметләнәм. Тантанада “Бер күрешү-үзе бер гомер” җырын башкарачакмын, халык бу җырымны якын иткән”, - диде ул, сабый баладай куанып.



"Алтын йолдыз" сыны Һиндстаннан кайтарылган

3. Номинантлар нинди принцип буенча сайлана дигәндә, аларның һәр җыры тамашачы күзеннән үтә. “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе лауреатлары, беренче чиратта, “Кайнар хит” проекты аша тамашачы тавыш бирү нәтиҗәсендә сайлап алына. Шулай ук ел дәвамында “Болгар радиосын”да еш соралган һәм тамашачы күңеленә якын булган җырлар “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләнә. 

Быел әлеге сынны җырчы Ильмира Нәгыймова алачак. “Җиңү көтелмәгән булды, әмма өметләнгән идем. Тапшырулар карарга вакытым юк, чөнки һәрдаим гастрольләрдә йөрибез. Бу шатлыклы хәбәрне тамашачылар җиткерде. Минем өчен бик зур дәрәҗә, шулкадәр шатландым. Әлеге тантанада мин беренче тапкыр, тормыш иптәшем Руслан Кираметдинов икенче мәртәбә катнаша. Хәзерге вакытта бию хәрәкәтләре, сәхнә костюмнары әзерлибез”, - дип сөйләде Илмира. 

“Алтын йолдыз” сыны дизайның ТНВ каналының иҗади төркеме уйлап тапкан, әлеге сын мәрмәр таштан күтәрелүче үсентене гәүдәләндерә. Оештыручылар хәбәр итүенчә, аннан халык мәхәббәтен яулаячак җыр үсеп чыга. Әлеге сыннын нигезендә торучы яшел мәрмәр Һиндстаннан кайтарылган икән. Алтын таҗлы йолдызның уртасы Урал бәллүр кристалы белән бизәлгән.

 


Илсөя Бәдретдинова: "Кызык иттеләр мине!"
4. Быелгы номинантлар арасында җырчы Илсөя Бәдретдинова бар, тавыш бирү хакында ул да үз фикерен әйтте. “Бу матур тантанада беренче тапкыр гына катнашуым түгел. Җырларымны иҗат итүгә, беренче чиратта “Болгар” радиосына алып киләм. Кайбер очракта бик кискен сүзләр дә ишетергә туры килә. “Бу мондый, монысы тегенди”, - дип әйткәннәре бар. Музыкаль премия тапшыру тантанасында “Түзәрлек булсаң гына” дип аталган җырым исемлеккә кермәде, әлеге җырны башкарырмын дип чын күңелдән өметләнгән идем. 

Әмма барып чыкмады, ул җырым төшеп калган. Кызык иттеләр мине. “Илсөя, тукта әле. Монда бит халык фикерен исәпкә алабыз, җырларны алар сайлый”, - дип әйттеләр. Мин бөтенләй уйламаган җыр исемлеккә кергән. Ачыктан-ачык сөйләшик әле, чөнки күп сүзләр ишетергә туры килә. “Радиога җырларын кем күбрәк ротациягә бирә, шул артист премия ала”, - диючеләр бар. Дөрес түгел. Номинантларны гадел юл белән билгелиләр, җырларны халык сайлый. Тантананың төп үзенчәлеге – артистлар һәм тамашачы арасында киртәләр булмау. Бу тантана халык өчен һәм халыкча”, - диде ул. 



Серле хатын-кыз алып баручы

5. Премия тапшыру тантанасының алып баручылары - өчәү. Быелгы тамашаны радионың баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов белән Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин алып барачак. Оештыручылар әйтүенчә, алар белән бергә гүзәл зат та булачак. Аның кем икәне – әлегә сер. Тантананың сценарий авторы һәм сәхнәгә куючы режиссеры - Илфак Хафизов. “Быелгы тантана “Җыр канатландыра!” девизы астында узачак. Җырның тәэсир итү көчен, тылсымын һәм хис-кичерешләрне радио дулкыннары аша түгел, сәхнә аша җиткерергә тырышачакбыз. Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелен яулаган җырларны барлау”, - диде ул.

Концертка ак костюмнан килү тыела!

6. “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясендә катнашучылар сәхнә костюмнарын махсус дизайнерлар белән әзерли. Хатын-кызлар өчен кием мәсьәләсе тагын да четерекле, шуңа күрә Илсөя Бәдретдинованың башына уй төшкән. Әле бит җырчылар бер-берсен уздырып киенергә, кабатланмас образда булырга тиеш. “Чыгыш ясау өчен күлмәк әзерләгән идем инде, башканы кияргә куштылар”, - диде ул. Аны җырчы Илназ Баһ “юатырга” тырышты. “Мин дә әллә ничә төрле костюм киеп карадым. Әле берсе, әле икенчесе туры килми шунда”, - диде ул. 

Илфар Кәримов әйтүенчә, бу очракта оештыручылар артистларның мәнфәгатьләрен кайгыртып эшли һәм алар өчен тырыша. Телевизор экраннарында сәхнә костюмнары башка төрле күренә, дип саный ул. “Бөтен кеше дә билет алып концертка килә алмый. Бу бәйрәмне телевизор караучылар өчен дә әзерлибез. Телевидениянең үз кануннары, кагыйдәләре бар бит. Мәсәлән, ак костюмнан чыккан җырчы матур күренми. Без бит артистларның мәнфәгатьләрен кайгыртып эшлибез, алар өчен тырышабыз. Ак киемнән чыгасыз икән йөзегез күренми, бары тик ялтырап кына торачак. Кара төстән киенеп чыгалар икән “кара тап” булып күренәчәкләр. Бу мәсьәләне телевидение режиссерлары хәл итә”, - диде. 



Җырчылар белән селфи төшәргә мөмкин булачак

7. Мәгълүм булганча, театр – элгечтән үк башлана. Шуның өчен бу тантана да ишек төбеннән үк башланачак. “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасына килүчеләрне уникаль утлы-шоу һәм аниматорлар чыгышы көтә. “Пирамида” фойесында җырчылар белән селфи төшергә, күзгә-күз карашып аралашырга мөмкин булачак. Шулай ук “Мирас” ансамбленең чыгышы да каралган. Тәнәфес вакытында тамашачылар баянга кушылып җырлый да алачак икән.



Концертның максаты - милләтне саклау

8. Матбугат очрашуында миллилек мәсьәләсе дә күтәрелде. Композитор Эльмир Низамов милли музыканы үстерүдә “Болгар радиосы”ның зур өлеш кертүен билгеләп узды. “Милли музыка дөньясы бик зур дөнья, аның төрле юнәлешләре бар. Премия тапшыру тантанасы артистның дәрәҗәсен һәм иҗатын үстерергә кирәк. Тәнкыйть кешене үстерми, ә мактау үстерә. Җыр сәнгатен үстерүдә “Болгар радиосы” зур өлеш кертә. Шул рәвешле милләтне, татар телен саклап калырга була. “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясе тантанасы шуңа бер адым булып тора”, - диде ул. 

Илфар Кәримов та “Болгар радиосы” миллилекне саклый дип саный. “Мин Милли музыкаль премия тантанасыннан “милли” сүзен алып атуга каршы. “Болгар радиосы” уналты ел дәвамында татар телендә сөйли, шуңа күрә милли сүзе урынлы. Тантанада һәрбер җыр татар телендә башкарылачак. Бүгенге заманда татар, милләт, милли сүзен югарылыкка күтәрергә кирәк. Хәзер без бөтен әйберне алып атабыз икән, ул дөрес булмый”, - диде ул. 

Җырчы Илсөя Бәдретдинова фикеренчә, миллилек – ул түбәтәй, читек, калфак, гармун гына түгел. “Иске фикер белән утырсак, алга китеш булмаячак. Безнең яшьләребез чит ил һәм рус җырчыларын тыңлаячак. Татар эстрадасында яңалык, сайлау мөмкинчелеге бар. Хәзер бүтән форматта клиплар төшерелә, җырлар иҗат ителә”, - диде җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100