Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айрат Ильясов: “Җырчы җырларга гына тиеш. Сөйләргә алып баручылар бар"

“Эссе” төркемен хәтерлисезме? Татар дискотекаларына йөрүчеләр аларның чыгышларын зарыгып көтә иде. "Алсуга кирәк, Ләйсәнгә кирәк, сиңа кирәк түгел", - дип җырлаган егетләрнең берсе - Айрат Ильясов "Татар-информ" журналисты белән ачылып сөйләште. 

news_top_970_100
Айрат Ильясов: “Җырчы җырларга гына тиеш. Сөйләргә алып баручылар бар"

Бер биш-алты ел элек “Эссе” төркеме таркалды, ләкин Айрат белән Нияз әле һаман да дуслар. “Ульяновск шәһәрендә дискотека үтәргә тиеш иде. Ниндидер сәбәпләр аркасында Ринат Рәхматуллин әлеге дискотекада чыгыш ясый алмагач, безне чакырдылар. Билетлар сатылып беткән, диделәр. Без килдек тә егерме кеше алдында чыгыш ясадык. Без чыгыш ясаганга шулай аз булган микән...Аңламыйча калган идек”, - дип искә алды Айрат Ильясов. Шул дискотекадан Казанга кайтканда, егетләр башка бергә эшләмәскә дигән карарга килә. Һәм “Эссе” төркеме таркала. 

“Күбрәк эшләргә кирәк булгандыр”

- Айрат, “Эссе” төркеме ничек барлыкка килде?

- Утырып, менә төркем булдырыйк әле дип сөйләшмәдек. Төркем үзеннән-үзе барлыкка килде. Нияз белән икәүләп Гөлнара Тимерҗанова группасында эшли идек. “Кыз бала” җырын җырлап карарга булдык. Җырны яздыргач, Нияз аны радиога илтте. Нияздан: “Кем җырлый соң моны?” – дип сораганнар. Ниязның башына иң беренче нәрсә килгән, шуны әйткән. Шулай итеп “Эссе” төркеме булдык.

- Төркем популяр булып китә алдымы?

- Минемчә, әйе. Әгәр дә җырчы яисә төркем тамашаны тәмамлый икән, димәк, ул популяр. Без эшләгәндә гел дискотекаларда соңгы булып чыгыш ясый идек. Билгеле, һәр җырчы, һәр төркем популяр булу максаты белән барлыкка килә. Үзебезнең максатыбызга ирештек дип уйлыйм.

- Сез популяр булганда, җан атучы кызлар күп идеме?

- Булгандыр инде, ләкин кызларның башын әйләндереп йөрдек дип әйтә алмыйм. Ниязның да, минем дә җитди мөнәсәбәтләре бар иде. Хәзер инде ул вакытта йөргән кызлар безнең хатыннар.

- Танылу җырчыга кайчан килә?

- Һәр кешедә төрлечә. Менә, Әнвәр Нургалиевны гына алыйк. Унбиш ел Башкортстанда җырлады, менә әле бу арада гына Татарстанда танылды. Аны бит төгәл әйтеп булмый.

- “Йолдыз чире” сезгә кагылдымы?

- Минем Рәмис исемле курсташым бар иде. Мин аңа: “Әгәр дә “йолдызлансам”, мине шул ук вакытта урыныма утырт”, - дип әйтә идем. “Йолдыз чире” белән авырдым дип әйтә алмыйм.

- Таркалуыгызның сәбәбе нидә икән?

- Без, чама белән әйткәндә, сигез еш эшләдек. Шул сигез ел эчендә нәрсә генә үзгәрмәде: икебез дә өйләндек, балалар туды. Күбрәк акча кирәк була башлады, ә җырларны безгә Нияз яза иде. Ул башка кешеләргә сата башлады. Соңгы дискотекабызга баргач, кешеләрнең безне карарга килмәвен аңлап, башка бергә эшләмәскә булдык. Бәлки безгә туктап калмыйча, алга таба тагы да күбрәк эшләргә кирәк булгандыр, белмим.

- “Эссе” төркеме булып акча эшләп булды?

- Умырып эшләдек дип әйтә алмыйм. Контрактта булгач, төрле шартлар да бар иде. “Череп” баеп, фатирлар алып булмады, кыскасы.

“100 процент беркемгә дә ошап бетеп булмый”

- Сез бүген баймы?

- Бай дип әйтә алмыйм. Булганы җитә. Әлегә өй салмадым, ләкин планда бар. Фатирда ремонт ясадык, шуңа күрә акчаны бераз кысып тотарга кирәк. Фатирыбыз ипотекада. Бар да кешеләрчә.

- Сез кем соң: алып баручымы, җырчымы?

- Алып баручы булу миңа күбрәк ошый. Алып баручы булып эшләүне күпләр җиңел дип кузаллый. Бу бер дә алай түгел. Әле иң кызыгы – сәхнә артында нәрсә сөйләргә икәнен уйлыйсың да, сәхнәгә чыккач, “Исемдә калганнар” сәхифәсе башлана. Ә иң ошаганы – алып баручы буларак син үзеңнең фикереңне тамашачыга җиткерә аласың.

- Кем булып эшләү авыррак: җырчымы, алып баручымы?

- Алып баручының эше артыграк, авыррак, ул беленми генә. Концертларга иң беренче булып килеп утырасың, иң соңгы булып кайтып китәсең. Җырчы җырлый да кайтып китә. Иң мөһиме - тамашачы җырчыга алкышлый, ә алып баручыга түгел. Әлеге сорауның матди ягы да бар. Җырчыларга безгә караганда күбрәк түлиләр.

- Бу арада җырчылар да сөйли башлады.

- Минемчә, җырчы җырларга гына тиеш. Сөйләргә алып баручы бар бит. Алайса кайвакыт тузга язмаган сүзләр, анекдотлар сөйли башлыйлар.

- Туйлап алып барасыз. Кешеләр  белән ничек уртак тел табасыз?

- Алай авыр кешеләр белән эшләгәнем юк. Әлбәттә, һәр кеше үзгә. Кемгәдер бу әйбер кирәкми, кемдер аны, киресенчә, сорый. Миңа иң ошамаганы - кәләшләрнең берничә тапкыр очрашырга теләве. Башта үзләре белән очрашабыз, соңыннан әти-әниләре белән, ә аннан соң әби-бабайлар һәм башкалар... Өч тапкыр шул ук әйберне сөйләргә кирәк, ә ул минем шәхси вакытым. Коллегаларым арасында: “Ике тапкыр күрешәм дә, өченче тапкыр акча алам”, - диючеләр бар. Бу очракта күпләр өченче тапкыр күрешүдән баш тарта.

- Сезне алып баручы итеп сайлаганнарны туйның программасы да кызыксындыра. Аларга барысын да сөйләп бирәсезме?

- Әйе, дөрес әйтәсең, барысын да сөйләп бирергә кирәк. Ләкин туйның ничек узасын мин дә, пар үзе дә төгәл әйтә алмый. Күп очракта туй барышында импровизация дигән алым белән эшләргә туры килә. Мин беләм: туй башында әти-әниләргә сүз бирелә, ахырда торт. Бетте! Ә менә калганын беркем дә әйтеп бирә алмый.

- Кеше хәленә кереп, бәягезне төшергәнегез бармы? (Айрат бәясен миңа әйтте, ләкин монда язмаска кушты. Бәясен артык кыйммәт димәс идем).

- Төшергәнем бар, ләкин адекват итеп сөйләшә белгән кешеләргә генә ясыйм. Һәм, билгеле, әйтик, илле меңнән ун меңгә төшермим. Бер 5-7 меңгә төшереп була.

- Авыр туйлар буламы?

- Әйе, булгалый. Алып баручы уйнарга чакыра икән, чыгарга кирәк. Ә алар утыра. Иң кызыгы – һәр пар үзләренең туганнарын иң шаян дип уйлый әле. “Безнең туганнар уйнамыйча шаяртмыйча калмаслар”, - диләр. Кайбер туйлардан сыгылган лимон булып кайтам, ә кайберләреннән соң: “Вәт, ичмасам, туй булды бу!” – димен.

- Сездән канәгать калмаган кешеләр бармы?

- Миңа килеп әйткәннәре булмады. 100 процент беркемгә дә ошап бетеп булмый. Беренчесенә музыка ошамый, икенчесе мине тиз сөйли, дияргә мөмкин, ә өченчесе, киресенчә, әкрен сөйли ул, дияр.

“Миңа Ләйсән белән эшләве авыр”

- Йөргән кызларыгыз күп булдымы?

- Юк, бер-ике кыз белән генә йөреп алдым. Хәзер өйләнгән баш белән бу хакта сөйләшеп утыру дөрес түгелдер.

- Хатыгыз Ләйсән Сөнәгәтова да үз вакытында популяр җырчы, актриса иде. Хәзер ул өйдә утырамы?

- Ул Казан шәһәр филармониясендә эшли. Бүген декретта утыра. Без аның белән өч кыз үстерәбез.

- Аның “Эзләмә” дигән клибын хәтерлим. Өс киеме бигрәк ачык иде. Сез аның шулай киенеп йөрүенә каршы түгел идегезме?

- Юк, каршы түгел идем. Очраша башлаганнан бирле аның артист икәнен аңлый идем. Ул да мине аңлады. Ачу да килгән чаклар булгандыр да, искә төшерә алмыйм.

- Ничек таныштыгыз? Шунда ук гашыйк булдыгызмы?

- Ошаган иде, әйе. Ул вакытны Дәүләт ансамблендә эшли идем. Ләйсән дә безгә эшкә килде. Ләйсәннең безгә килүен белмәгән идем. Коллегаларымның берсе: “Безгә Ләйсән исемле бер кыз килгән. Беркемне дә үзе янына китерми”, - дип әйтте. Мин: “Менә күрерсез, минеке булачак ул”, - дидем. Мин аны ул вакытны белми идем әле. Бер мәлне килеп керде бит бу. Шундый ябык иде, кап-кара чәч... Гашыйк булдым, яшермим. Шуннан соң танышып киттек, шул елны бергә Яңа елны каршы алдык.

- Сез нишләп парлап эшләмисез?

- Чын дөресен әйткәндә, миңа Ләйсән белән эшләве авыр бирелә. Мин өйрәткәнне яратмыйм. Әгәр дә миңа эш вакытында нәрсә һәм ничек буласын аңлатып торсалар, минем ачуым килә. Бер-ике тапкыр Ләйсән белән туйда бергә эшләгән идек. Ой, башланды “нишләп бу төштә болай иттең?”, “бу күлмәгең чыккан”, “аңа шулай дип әйтәләрмени” һәм башкалар. Шул көнне аның белән эшләвем соңгысы иде. Мин хатын белән эшләмим, мин аның белән яшим генә.

- Беренче тапкыр әти булгач, нинди хисләр кичергән идегез?

- Беренче кызыбыз туганда, миңа 23 иде. Әти булырга әзер түгел идем дип әйтә алмыйм. Шулай да чама белән әйткәндә бер ел дәвамында кызымның чыннан да үземнең балам булуына төшенә алмадым. Эштән кайтып, йоклый идем дә, иртән эшкә китә идем.

Бер очрак сөйлим хәзер. Берсендә Ләйсәнгә каядыр китәргә кирәк булды. Бала белән өйдә үзем генә калдым. Без икәү туп белән уйный башладык. Хәзер кызым миңа туп алып килде дә, мин тупны аңа кире аттым. Ул тупны тагын миңа алып килде дә күзләремә туры карап: "Мә", - диде. Менә шушы мизгелне генә аның үземнең балам икәнен аңладым. Кочаклап үбүемне әле һаман да хәтерлим. 

- Нинди әти сез?

- Йомшак әти мин, ләкин балалар үскән саен шушы йомшаклык катылана бара. Олысына унбер тула, үзенә нәрсә кирәген белми, шуңа күрә бераз гына катырак та булырга туры килә.

- Өйдә татарча аралашасызмы?

- Балалар белән татарча сөйләшергә тырышам. Кайвакыт: “Мин сезне аңламыйм”, - дим дә, сөйләшүдән туктыйм. Гаиләдә татарча сөйләшергә кирәк – мин моны аңлыйм. Элек рус егетләре белән сөйләшкәндә, алар белән чиста сөйләшә алмый идем. Имеш, рус телен белсәң, син текә. Башта рус телен белмәвемнән көлүчеләр дә бар иде.

- Балаларны ничек тәрбиялисез?

- Дөрес тәрбиянең нинди булырга тиеш икәнен беркем белмидер. Әлбәттә, мәсәлән, урларга ярамый, кунакка баргач, исәнләшергә кирәк. Кемдер өчен минем бала тәрбиясез булып күренергә мөмкин.

- Сез балаларыгызга кычкырасызмы?

- Кычкырам, соңыннан гафу үтенәм. Без үскәндә безнең белән озак сөйләшеп тормыйлар иде. Каеш, кычыткан гел әзер торалар иде. Мин кыз балаларны каеш белән яра алмыйм бит инде, шуңа күрә сүз белән тәрбиялим.

- Кызларыгызга исемнәрне ничек сайладыгыз?

- Беренчесе – Ралина. Аңа Ләйсән кушты. Икенчесе – Ильвина. Иптәш малай белән бала тудыру йортына барганда, мин әйтәм: “Әйдә исем сайлыйк”, - дим. Ильвинада тукталдык. Ләйсән янына барып җиткәч, ул әйтә: “Әйдә баш сез әйтегез, соңыннан мин күрсәтәм”, - ди. Икебез дә Ильвинаны сайлаганбыз. Өченче кызыбызга Аделина исемен кушарбыз дип бер дә уйламаган идем, чөнки ике гаилә дустымның кызлары Аделина исемле. Алардан көлеп йөргән идем: “Бүтән исем табып булмадыгыз мени?” – дип. Ләйсән, өченче кызыбызны тапкач, төштә аны Аделина дип күргән.

- Кеше сүзе арагызга керәме?

- Аны кертмәскә тырышырга кирәк. Сөйләгәннәр сөйләсеннәр, аларның эшләре. Әй, тикшергән булалар инде. Кем кем белән нәрсә эшләгән, тегесе, монысы. Нәрсәгә кирәк ул?! Әгәр дә йоклыйлар икән, йокласыннар инде. Алар бит безгә кагылмый. Җырчыларга теләсә нәрсә язучыларны аңламыйм. Сәдәфенә кадәр тикшерәләр, мин сиңа әйтим!

- Сүгенәсезме, Айрат абый?

- Кирәк чакта, сүгенә алам. Бөтен фикереңне әйтеп бетерә алмыйсың икән, шуны өстәп куясың да, бөтенесе нәрсә әйтергә теләгәнеңне аңлый. Минемчә, сүгенмәүче кешеләр сирәктер.

- Эчәсезме?

- Чамасын белеп эчә алам, ләкин урамда түгел һәм бөтен кеше белән дә түгел. Эчеп, дорфаланучылар белән утырмыйм. Эчкәч, мин юмарт булам. Мин эчәм дә, егетләр белән бераз сөйләшеп утырам да йокларга ятам.

- Ләйсән белән еш талашасызмы?

- Талашабыз дип әйтә алмыйм. Ә бәхәсләшүләр була. Хатын-кызга бит игьтибар кирәк, ә мин артист. Төнлә чыктың да киттең. Шулай да эшләмичә дә булмый бит, акча кирәк. Ләйсән аңлый инде ул, рәхмәт аңа. Мин үзем, гомумән, талашуларны яратмыйм. Тыныч яшәргә кирәк. Талашып, бәхәсләшеп яшәүнең рәхәте юк аның. Тормышыбызны авыр, диләр. Аны авыр дип уйласаң, шулай була да. Бары тик матурлык кына күрә белергә кирәк.

Айраттан: “Ләйсәнне бәхетле итә алдыгызмы?” – дип сорагач: “Үзеннән сора”, - диде. “Өйдә ремонт ясагач, бәхетледер. Алга таба карарбыз”, - дип шаяртты ул. Гомумән, Ләйсән турында сорасам, гел үзеннән сора, дип кенә җавап кайтарды. Ләйсән Сөнәгатова кире сәхнәгә кайтырмы? Җырлармы, актриса буларак киноларда төшәрме? Теге “Эзләмә” җырының клибындагы кебек чишенерме? Сорауларым күп иде. Үзе белән сөйләшеп аласы булыр. 

Айрат белән әңгәмәдән тагын бер әйбер аңладым: акчасыз утырган чакта хатының яныңда кала икән, димәк, ул сине ярата. Бәхетле булыгыз, Айрат һәм Ләйсән! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100