Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артистлар халыкны акча санауда гаепли: “Ни өчен без бушка эшләргә тиеш?”

Кайсы гына җырчының социаль челтәрдә аккаунтын ачып карама, анда артистның чит илдә ял итүен, матур йортта яшәвен, яхшы машинада йөрүен, затлы күлмәкләр киюен тасвирлаган фотоларга юлыгасың. Кайбер очракларда җырчыларның бу фотосүрәтләре очын-очка ялгап яшәүчеләрнең ачуын чыгара - бу фотолар астында калдырылган комментарийларда ачык күренә. Күпләр артистларны байлык артыннан чабучылар дип гаепли. Татар эстрадасы артистлары мондый тискәре мөнәсәбәт турында нәрсә уйлый? “Интертат” хәбәрчесе шуны белеште.

news_top_970_100
Артистлар халыкны акча санауда гаепли: “Ни өчен без бушка эшләргә тиеш?”

Хәтерләсәгез, Айгөл Бариеваның Арчада узган Сабан туенда чәкчәк муляжын тотып төшкән фотосы аның инстаграм-аккаунтына язылучылар арасында зур шау-шу куптарды. Кайберәүләр шелтә белдерде, җитди сүзләр язды. 

  • Нинди сүзләр икәнен исегезгә төшерәбез: Айгөл Бариева, көмешсу төсендәге чәк-чәк муляжы белән фотога төшеп, "Арчада зарплатаны шулай итеп бирделәр", - дип шаяртып язган иде. Әмма аның бу шаяртуы җитди язышуга әйләнде. Айгөлгә дәгъвалар белдереп язучылар пәйда булды: "Гел акчага гына эшләп йөрисез мени? Укытучылар гел бушлай эш башкаралар гомер бакый". "Айгөл ачуланмасын... Халыкның ачуы көчле: эше булса да, акчасы юк.. Тормыш кыйммәтләнә, хезмәт хакы артмый... Ә җырчыларда мактанышу китте: чит илдә ял иту, матур йортлар, тәти күлмәкләр белән. Инста дустагы җырчыларның бу мактанышуы очын очка ялгап яшәүчеләрнең ачуын чыгара да.. Әзрәк тыйнаграк һәм сабыррак булу ләзем..."

Җырчы бу дәгъваларны үзе дә җавапсыз калдырмады. "Бик җиңел артистларга яшәү! Ә безнең ял итүләр, машина һәм башкалар... Мин шуны гына әйтә алам - минем тирәдә артистлар яшәми, ләкин алар миннән күпкә яхшырак яши. Просто без гел сезнең күз алдыгызда, шуңа шулай тоела! Шуңа һәрбер эшнең үз авырлыгы, үз җиңеллеге бар! Гаеп итмичә генә матур гына рәхәтен күреп, нинди генә һөнәр иясе булсагыз да, иң мөһиме, үз эшегезне яратып башкару", - дигән иде ул.



Айгөл Бариева җырны сатып алу, аранжировка ясату, радиода һәм твда ротация, сыйфатлы клип, зал, аппаратура арендасы, реклама, транспорт, костюмнар, прическа, визаж, афишалар, билетларның күпме торуы хакында да язды.

Әмма, Айгөлнең аңлатып язуына карамастан, бәхәс куерды гына. 

"Интертат" хәбәрчесе җырчы Римма Никитинадан да бу хәлгә мөнәсәбәтен белеште. 

"Без Мәскәү артистлары кебек бер генә киемнән концерт куеп чыга алмыйбыз"

- Җырчылар булгач, без һәрвакыт халык күз алдында. Әлбәттә, иҗатка караганда аларга безнең шәхси тормыш хакында белү күпкә кызыграк. Бу очракта бернәрсә дә эшләп булмый. Күпләр безнең Instagram челтәренә язылалар, аннан соң теләсә нинди пычрак сүзләр язарга тотыналар. Үзем уңай фикерләрне дә, тискәреләрен дә укып барам. Артистлар бушка да бик күп эшли. Мәсәлән, хәйрия концертларын гына алыйк. Кешеләр нигәдер андый изге эшләрне күрми. Туй, юбилей һәм концертлар – алар безнең ипи. Ни өчен без алар өчен акча алмаска тиеш? Кеше акчасы тикшерүчеләрнең эше юк, нәрсә эшләргә белми азапланалар. Бик мөһим теманы күтәргәнсез. Күпләр ни кыланганнарын белми. Соңгы арада җырчыларга негатив таратучылар бик күп, югыйсә алар өчен эшлибез бит инде.



Ял итәргә мөмкинлекләре бар икән, рәхәтләнеп ял итсеннәр. Артистлар да кеше бит, ел буе ат кебек эшлибез. Без акчаны әрәм-шәрәм итеп йөрмибез, нәкъ башкалар кебек чамасын белеп тотабыз. Азрак акча янга калсын өчен күп әйберне социаль челтәргә реклама буларак урнаштырам. Каядыр барып бушка кием алам, тырнак, макияж ясатам. Хәзер бөтен кешедә дә кыйммәтле телефон бар, барысы да диярлек социаль челтәрдә утыра. Рәхәтләнеп реклама белән шөгыльләнсеннәр, аларга кем комачаулый соң?

Мин үземә-үзем юл салып барам, арттан төртүче бай абый-апаларым юк. Сольный концертлар белән әле күптән түгел генә йөри башладым. Кайдан нинди акча керә, иң беренче чиратта төркемдәге егет-кызларга бүлеп бирәм. Аннан соң үзегез уйлап карагыз инде, аның күпме өлеше генә миңа кала. Ул вак-төяк акчага сәхнә киемнәре тектерәм. Без Мәскәү артистлары кебек бер генә киемнән концерт куеп чыга алмыйбыз. Бер күлмәктән генә җырлап чыгып кара син, икенче көнне үк тәнкыйть утында яндырачаклар. Безнең халыкка уты, төтене, шоу-программасы кирәк.

Айга күпме акча эшләүгә килгәндә, төгәл суммасын әйтмим. Бик аз инде. Күпме җырчыларны беләм, берсе дә байлыктан күккә сикерми. Җырлап баеп булмый, кайбер артистларның үз бизнесы бар.

Раяз Фасыйхов: "Кыйммәтле машиналарда, чит илгә ялга халык баеткан артистлар йөри ич инде!"

- Нигә халык җырчыларга шундый мөнәсәбәттә? Акча күп эшләсәң - баеган, аз эшләсәң - хәерче диләр. Кыйммәтле машиналарда, чит илгә ялга шул халык баеткан артистлар йөри ич инде! Хәзер заманасы шундый. Гомумән, кеше акчасын санаганнарын яратмыйм, аңламыйм да. Бушка җырлаучылар да бар, ләкин алар кайдадыр хезмәт хакы алып эшли.



Һәр эш тә түләнергә тиеш дип уйлыйм. Кем ничек булдыра ала, шулай эшләп таба.

Үземне бай җырчылар рәтенә кертмим, акча артыннан кумыйм. Исәнлек булсын, акчаның җитәчәге юк.

Зәмирә Рәҗәпова: "Әлеге минутларда мин чит илдә ял итәм, пляжда кая карама татар телендә аралашалар, аларның берсе дә артист түгел"

- Бу гадәти реакция, моңа гәҗәпләнмим. Артист кына түгел, башка һөнәр иясе дә яхшы гына акча эшли икән, рәхәтләнеп яшәячәк. Кыйммәтле машинада йөргән, чит илләрдә ял иткән кешене һәрдаим сөйлиләр инде. “Баюлары җитте, акчада коеналар” ише сүзләрне күп ишетергә туры килә. Ләкин кемнеңдер күп, кемнеңдер акчаны аз эшләвендә артистларның гаебе юк. Һәр һөнәрнең дә, һәр артистның да үз бәясе бар. Кемдер кыйммәткә, кемдер арзанга чыгыш ясый. Шуңа күрә барысын да бер калыпка салырга ярамый. Артистларның ни гаебе бар? Көн-төн гастрольләрдә йөриләр һәм иҗатларын үстерер өчен бик зур күләмдә акча тоталар.



Теләсә нәрсә язучы кешеләргә шуны әйтәсем килә: Әфәнделәр, ханымнар! Сез эшкә йөрисез һәм хезмәт хакы аласызмы? Әлбәттә, аласыз. Артист өчен дә ул шундый ук хезмәт бит инде. Әгәр сезгә эшкә баргач чәчәк биреп кайтаралар икән, сезгә дә күңелсез булыр иде.

Бу очракта көнчелек тә, ачу килү дә бардыр инде. Көн-төн эшләп, аз акча түләсәләр кемнең дә ачуы чыгар иде. Хәзер бит урам тулы чит ил машинасы, Казан читенә чыксаң, берсеннән-берсе затлы йортлар тезелеп киткән. Аннан соң, кибеткә керсәң, су буе чират. Халык сумка тутырып азык-төлек ала, Аллаһка мең шөкер.

Әлеге минутларда мин чит илдә ял итәм, пляжда кая карама татар телендә аралашалар. Аларның берсе дә артист түгел, гап-гади кешеләр. Барысы да кешенең үз кулында.

Иркә: "Косасыны китергән, борыннарын югарыга чөйгән артистлар бар"

- Мактанып, ялагайланып утырасым килми. Мин һәрвакыт халык яклы. Арабызда төрле кешеләр яши, бик начар шартларда яшәүчеләр дә бар. Элек үзем дә андый текә машиналарга, яхшы йортларга кызыга идем. Шул чакта миңа бер алып баручы: “Иркә, гади халыкның ачуын китермик” дип әйтте. Соңыннан гына әлеге сүзләрнең асылына төшендем. Хәзер тормыш итү бик кыйммәт, аз хезмәт хакы алып яшәүче гаиләләргә бик авыр. Үземнең әти-әнием дә ай буе пенсия акчасына яши, без аларга ярдәм итәбез. Минем дә тормышым башкалардан аерылмый, булганына шөкер итеп яшибез. Яшермим, кредитларым да бар.



Үз исемемне булдырыр өчен 7-8 ел бушка эшләдем дисәм дә була. Күптән түгел генә 30 000гә җыр сатып алдым, яхшы гына бәягә клип төшердем. Җырчыларның хезмәт хакы һәрвакыт әйләнештә, иҗатка кереп бара. Чыгымнар бик күп, үз өстендә эшләп тормасаң, халык сине тиз арада онытачак.

Косасыны китергән, борыннарын югарыга чөйгән артистлар бар. Кайберәүләр артыгын кылана, чамасын белми. Минемчә, гади халыкны алай мыскылларга кирәкми. Аралаш, фотоларыңны керт, ләкин гади булып кал. Кешегә синең брендовый киемнәрең, вертолетта очуың, нинди ресторанда ашаганың кирәкми.

Елга бер мәртәбә, быел Төркиядә ял итеп кайттык. Ирем аның өчен Себердә эшләде. Өч балабыз булгач, акча шактый тотылды.

Илнат Фәрхуллин (“Казан егетләре” төркеме солисты): "Безнең тамашачылар арасында акча санап баручылар әлегә күренми"

- Безнең “Казан егетләре” төркеме һәрбер нәрсәгә уңай карарга тырыша, үзебез дә гади егетләр. Безнең тамашачылар арасында алай акча санап баручылар әлегә күренми.

Артистлар арасында үзләренең байлыгын, күпме акча эшләгәннәрен күрсәтергә теләүчеләр бар. Бу беренче чиратта гаилә һәм тәрбиядән киләдер. Безне алай үстермәделәр. Һәрберебез акчаны үзебез эшләп, кадерен белеп үскән егетләр.



Артистлар бушка эшләргә тиеш дигән сүз белән килешмибез. Безнең дә тормыш алып барасы, гаиләбезне туендырасы бар.

Төркемдә табышны тигез бүләбез, акча өчен тавышланганыбыз булмады.

Айсылу Габдинова: "Артистларны бик бай яшиләр дип әйтә алмыйм"

- Гел бушка гына эшләп булмый, чөнки яшәргә кирәк. Артистлар шундый ук кешеләр: аларга да ашарга, көн күрергә, балалар үстерергә, ял итәргә кирәк. Әлбәттә, хәйрия концертлары, милләткә ярдәм йөзеннән оештырылган чараларда бушка бик теләп катнашам.



Гомумән, артистларны бик бай яшиләр дип әйтә алмыйм. Бу бик зур ялгышу, чөнки күпләрнең кредитлары бар.

Айсылу Лерон: "Берәү дә үзенең күңелсез чагын күрсәтми"

- Җырчылар һәрвакыт күз алдында, шуңа күрә төрле фикерләр ишетәләр. Артистларны байлыклары белән мактана дип әйтә алмыйм. Социаль челтәргә бөтен кеше дә үзенең тормышындагы иң күңелле мизгелләрне кертергә тырыша. Берәү дә үзенең күңелсез чагын, начар хәлдә булганын күрсәтми.



Алинә Сафиуллина: "Кайбер артистлар булган мөлкәтләрен арттырып күрсәтергә ярата"

- Хәзер чит илдә ял итмәгән кеше юктыр ул. Безнең авылда һәр йортта иномарка, ата-аналар балаларына Казанда фатир алып бирәләр.



Аннан соң, дөрестән дә, кайбер артистлар булган мөлкәтләрен арттырып күрсәтергә ярата. Сабан туйга текә машинада килеп туктады дисеннәр өчен, кредитка машина алган кешеләрне дә беләм. Бай артистлар алар үзләрен күрсәтми, акрын гына концертлар куеп акча эшләп ята. Гадәттә, алар бер тиен акча юк дип сөйләргә тырыша.

Без матур киенеп, бизәнеп чыгыш ясарга барабыз. Андый кешеләр бай кебек күренә инде. Халык бит чыгыш ясаганнан соң артистларның нинди фатирга кайтып йоклаганың белми. 

Лилия Хәйруллина: "Инстаграмда барысы да яхшы кебек тоела"

- Һәр кешенең үз эше, һәр эшнең үз авырлыгы бар. Эш дигән төшенчә җиңеллекне аңлатмый. Сәхнә артын күрмәгән кеше аның авырлыгын белми.



Instagram – субъектив әйбер. Анда барысы да яхшы кебек тоела. Артистлар авырлыкларны җәмгыятькә чыгарырга теләми, шуңа күрә барысы да бал һәм майда йөзә димәс идем.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100