Артистлар өчен Әниләр көне нинди мәгънәгә ия?

26 ноябрь 2017

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Эльвира ШАКИРОВА
Бүген Россиядә Әниләр көнен бәйрәм итәчәкләр. Татар сәнгате дөньясында танылган һәм үзләре дә әни булган шәхесләр Әниләр көнен билгеләп үтәме? Алар балаларын ничек тәрбияли, үзләре нинди тәрбия алган? Бу хакта сораштыру үткәрдек.

“Балалар белән мактанырга яратмыйм”


Зөһрә ШӘРИФУЛЛИНА (Татарстанның халык артисты, 2 малай әнисе):

Безне әткәй-әнкәй эш белән тәрбияләде. Минем әткәй Бөек Ватан сугышында катнашкан, беренче төркем инвалид иде. Эшли алмады, бер аягы, бер кулы, ярты башы юк иде. Кызганыч, әткәйне бик иртә югалттым. Сугыш яралары белән озак тора алмады, 59 яшендә китеп барды. Әни үзе генә калды, эшләргә кирәк. Бик иртә ындыр табагына эшкә чыктым, 11 яшемдә колхозда эшләдем. Безне эш, хезмәт тәрбияләде. Исән-сау үсеп җитеп, укып бетерсәм, эшли башласам, туйганчы вафли ашар идем дип хыялландым. Үз балаларыма рәхмәттән башка сүз юк. Җитәрлек ана назы эләкмәгәндер дә бәлки, чөнки гел гастрольдә булдык. Шуңа да карамастан, балалар тәртипле булды, әйбәт укыдылар, безгә кыенлык китермәделәр. Берсе - Алабугада, икенчесе Чаллыда яшәсә дә, Әниләр көнендә өемә чәчәкләр китертәләр. Бүләкләрен дә алып кайталар. Ул яктан алар бик игътибарлы. Олы улымның гаиләсе бар, ике кыз бала оныгым үсеп килә. Хәзер балаларның да, оныкларның да тәмен белергә вакыт бар, тик кызганыч, балалар үсте инде. Мин балалар белән мактанырга яратмыйм, бүгенге көндә мин алардан канәгать һәм шундый булганнары өчен аларга рәхмәт әйтәм.

“Әни буларак, үземне корырак дип уйлыйм”

Гүзәл ИДРИСОВА (җырчы, 3 малай әнисе):

Минем өчен Әниләр көне – зур бәйрәм. Ел саен ике әнине дә бәйрәм белән котлыйм, һәрвакыт эксклюзив бүләкләр бирәм. Бу юлы икесенә дә җиләк-җимештән букет әзерләргә булдым. Үземне дә менә инде 6 ел дәверендә Әниләр көне белән котлыйлар, шундый рәхәт! Әни буларак, үземне корырак дип уйлыйм. Апабыз да “син ягымлы түгел, балаларны чупы-чупы үбеп тормыйсың,” дип ачулана. Мин – бик таләпчән әни, балаларның пөхтә, чиста булуларын телим. “Малай кеше пычрак йөрсә дә ярый,” дигән сүзне яратмыйм. Олы кешене хөрмәт итүләре – минем өчен беренче урында. Авыз тутырып исәнләшә, рәхмәт әйтә белсеннәр. Минем өчен бу бик мөһим. Ярдәм кулы суза белергә тиешләр. Әйтик, җәмәгать транспортында барганда, өлкәннәргә урын бирергә кирәк булуын өйрәтергә кирәк. Бу тормышта чын ир-ат булып үссеннәр иде. Илназ белән икебезнең горурлыгыбыз булсыннар иде. Дөньяның тәмен белеп яшәсеннәр, дуслары күп булсын, бер-берсенә карата ярдәмчел булсыннар.

“Сезнең алда баш иябез, диләр”

Гүзәл СИБГАТУЛЛИНА (Г.Камал театры артисты, 2 малай әнисе):

Улларымның кешелекле һәм игелекле булып үсүләрен телим. Бу дөньяда иң мөһиме – игелекле булу. Һәм тирә-яктада та бары тик яхшы кешеләр генә барлыгын әйтәм. Безне эшчән булырга өйрәтеп, “эшләсәгез, бар да була” дип үстерделәр. Әниләр көнендә чәчәкләр, бүләкләр бирү гадәте бар бездә. Әни булган якын кешеләремне, танышларны котлап чыгам. Җитешә алсак, олы улым Арыслан белән шигырь дә өйрәнергә телибез әле. Балалар бакчасында да алар безгә һәрвакыт бәйрәм әзерли, бүләкләр ясыйлар. Әниләр көнен көтеп алабыз, шуңа күрә ул безгә кадерле. Арысланның “Священная война» җырына карата бик күп фикерләр әйтәләр, “сезнең алда баш иябез” дип язалар. Моның нигезендә ниндидер махсус тәрбия юк. Әлбәттә, без аларда патриотлык хисләре тәрбиялибез. Хәтерлим, 9 май көнне, ул чакта Арысланга 2 яшь тә тулмаган иде әле, улыма танкларны, ветераннарны күрсәтү өчен, бөтен халыкны этә-төртә шулар янына бардык. Бу пафос түгел, бу – тәрбия. Интернеттагы фикерләрне уку бик рәхәт, әлбәттә. Миңа көн саен язалар, әле бер, әле икенче җырны өйрәнергә тәкъдим итәләр. Арысланның шул кадәр зур игътибарга лаек буласын күз алдына да китермәдем. Ләкин шуны аңладым: әгәр баланың сәләте бар икән, аны үстерергә кирәк.

“Әни һәркөнне кадерле булырга тиеш”

Алия ГӘРӘЕВА (Хәния Фәрхи кызы, өч бала әнисе):

Гадәттә, Әниләр көнендә ике әнине котлыйбыз, аларга чәчәкләр һәм бүләкләр бирәбез. Күбесенчә файдалы, кирәкле әйберләр алырга тырышам. Әйтик, бер елны матур шарф, яулык бүләк иттем. Үземә балаларым үз куллары белән ясаган бүләкләр бирә. Әни кеше Әниләр көнендә генә түгел, һәркөнне кадерле булырга тиеш. Мондый бәйрәмнең булуы әйбәт. Әниләрне искә алу, игътибарны арттыру өчен кирәк ул бәйрәм. Мин балаларга кирәк вакытта кырыс һәм таләпчән. Әйтик, укуларына карата, өйдәге пөхтәлеккә, чисталыкка, тәртипкә карата. Ләкин шул ук вакытта балаларның үтенечен игътибарсыз калдырмаска тырышам, уңышлары өчен мактыйм. Үземне дә шулай тәрбияләделәр. Әти таләпчән булды, әни бик йомшак иде, беркайчан да тиргәмәде.

“Лилия кебек барысына да җитешә алмыйм”

Гөлдания ХӘЙРУЛЛИНА (Татарстанның атказанган артисты, җырчы Лилия Хәйруллинаның әнисе):

Әниләр көнендә җае туры килсә, авылга әнине котларга кайтам. Туры килмәсә, телефон аша гына котлыйм. Һәрвакыт күчтәнәчләр белән кайтам. Олы кешегә бүләктән дә бигрәк игътибар кирәк. Күчтәнәчләр белән кайтып китсәң, алар өчен иң зур бәхет шулдыр. Әни бабай белән Сарман районы Саклаубаш авылында яши, аңа 87 яшь. Барыбыз да совет заманы тәрбиясе алдык. “Ярамый” дигән сүз белән үстек. Лилияне тыеп тәрбияләдем, дип әйтә алмыйм. Бер тапкыр суккан идем, үзәгем өзелеп кызгандым. Шуннан соң сукмадым, “ярамый” сүзен дә чамасын белеп кенә әйттем. Хәзер балаларга сүз әйтмәскә кушалар. Алай да дөрес түгелдер дип уйлыйм мин. Әле тыеп та башыңа утыралар. Әмма чамасын белергә кирәк, алайса бала кимчелекле булып үсә. Күп очракта бала әти-әнисенең, өлкәннәрнең үзара мөнәсәбәтен күреп тә тәрбия ала. Лилия кечкенәдән безгә авырлык китермәде. Мәктәптә дә бик актив иде. КВН, бию, спорт ярышлары – бөтен җирдә катнашып йөрде. Мәктәптә ничәмә кеше арасыннан Президент булып сайланды. Цирк түгәрәгенә дә йөрде. “Синнән башка кеше юкмени соң анда?” – дия идем. Үзебез белән гастрольләргә алып китә идек. Шулай булса да, яхшы укыды, мәктәпне көмеш медальгә тәмамлады. Югары белем алды, хәзер читтән торып икенче югары белемгә укый. Үзенең концертларын куйды. «Сезнең исем белән халыкка таныласы килми», - дия иде. Барысына да үз тырышлыгы белән иреште. Ул Инстаграмга балаларын, шәхси тормышын куймый. Шуңа да аны сикереп йөри, өйдә тормый дип уйлыйлар. Барысын да эшли: балаларын да карый, ашарга да пешерә, спортзалга да йөри, инглиз телен дә өйрәнә, иҗат белән дә шөгыльләнә. Мин әле аның кадәр җитешә алмыйм. Мартта Лилиянең әни булганына 4 ел була, Алла теләсә. Үз балалары да ул горурланырлык булып үссен иде, амин.

Әниләр көне Россия Президенты Указы нигезендә 1988 елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бәйрәмнең максаты – хатын-кызга кадер-хөрмәт күрсәтү традицияләрен дәвам иттерү, иң кадерле кешенең тормышыбызда мөһим урын алуына басым ясау.

  Без Инстаграмда

Фикерләр








Шоу-бизнес

Ришат Төхвәтуллинның юбилей концертлары интригасы: Асаева белән Карачурина арасында сайлау, Рифат Фәттаховка җылы сүз һәм... Фирдүс Тямаевның хатыны

Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин бу арада туган көнен, юбилей концертын уздыру мәшәкатьләре белән янып йөри. Җырчының 30 яшьлек юбилей концертлары март аенда Уфа, Казан, Мәскәү шәһәрләрендә планлаштырылган. Бу уңайдан бүген җырчы “Татар-информ”да матбугат конференциясе үткәрде. Сер капчыгын чишеп үк бетермәсә дә, Ришат журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирергә тырышты. Ә сораулар концерт турында гына түгел иде...

Шоу-бизнес

Ләйсән Басыйрова "Болгар кызлары"ннан китүе турында: “Ваннада төшкән фотоларыма җитәкчебез Айгөл башта хәтта “лайк”лар да тезгән иде”

"Болгар кызлары" триосы узган гасырның 90нчы елларында татар сәхнәсендә бик популяр булган төркем иде. Еллар уза тора, төркем дә алмашына бара: яңа солистлар “пәйда була”, килә һәм китә тора. Трионың чираттагы солисты Ләйсән Басыйрова интернет киңлекләренә интим фотолар куйган өчен төркемнән куылды.“Интертат" аның белән әңгәмә корды һәм бу вакыйгага карата аның мөнәсәбәтен ачыклады.

Шоу-бизнес

"Җырлыйсы түгел, авыртудан елыйсы килә, догаларымны укып, сәхнәгә чыгып киттем"

Децл буларак таныш рэп-җырчы Кирил Толмацкийның вафаты күпләрне тетрәндерде. Хәзерге вакытта да социаль челтәрдә рэперның үлеме хакында фикер алышулар дәвам итә. Фанатлар 35 яшьлек җырчының кисәк үлеп китүен үз-үзен аямыйча, тыгыз график белән эшләүдән күрә. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла