Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева элек үзе җырлаган "Саф хисләр" төркеменең җырчылары белән очрашкан

"Әле һаман да сабантуйлар дулкыныннан чыга алмыйча, хисләнеп йөрим. Быел сабантуйда үземнең яшьлек дусларымны очраттым" дип сөйләде Алсу Фазлыева Интертатка.

news_top_970_100
Алсу Фазлыева элек үзе җырлаган "Саф хисләр" төркеменең җырчылары белән очрашкан

Хәтерләсәгез, Алсу элек "Саф хисләр" төркемендә җырлый иде. Быел очраклы рәвештә бер авыл сабантуенда шул кызларны очраткан. "Студент елларыма кайтып килгәндәй булдым. Яшьлекне искә төшереп, җырлап та алдык әле" дип сөйләде ул.

- Таныдылармы соң?

- Таныдылар. Әлеге төркем исегездәме, безнең нинди җырларны хәтерлисез?- дип сораган идек, барысы бер авыздан "Кыр казлары" дип кычкырды. Шул җырны бер әзерлексез сабантуйда җырладык. Әлеге җыр аша бик күпләр ул елларга кайтып килгәндәй булганнардыр. Безне онытмаулары, җырларны хәтерләүләренә аеруча сөендек.

- Кызлар төркемнән нигә китте?

- "Саф хисләр" төркемен 2003 елны Арча педагогика көллиятендә укыган вакытта оештырдык. Баштарак хыялларыбыз зурдан иде. Укуны тәмамлап, Казанга барып таныласы һәм иҗатыбызны дәвам иттерәсе килде. Арча көллиятен тәмамлагач, алга таба укуны дәвам иттерү нияте белән Казанга килдек. Ләкин өчебез арасыннан бары мин генә көндезге бүлеккә укырга керә алдым. Шуннан соң кызларым авылга кайтып китәргә мәҗбүр булдылар. Озак та үтмәде, бер-бер артлы кияүгә чыгып киттеләр. Шулай итеп алар авылда калды. Хәзер малайлар, кызлар үстереп яталар.

- Кызлар кияүгә чыккач төркем таралды, хыяллар чәлпәрәмә килде. Үпкәләдеңме аларга?

- Ничек үпкәлисең инде! Яхшы егетләргә чыккач, киресенчә бик шатландым. Аллага шөкер, тормышлары бик яхшы, чын күңелдән алар өчен сөенеп туя алмыйм. Бәхетле генә булсыннар!

- Алга таба иҗат юлын ничек дәвам иттердең?

- Яңа кызлар җыйдым. Беренче состав белән ике ел эшләдек, аннары эшне яңа кызлар белән дәвам иттердек. Барыбер төркемнең гомере озын булмады, 2010 елны бөтенләйгә таралыштык.

- Сәбәбе?            

- Һәммәбез дә кияүгә чыгып, тормышлы булдык.

- Тормыш юлыңда Азат очрамаган булса, бүген син кем булыр идең?

- Әйтә алмыйм. Җырчы булмасам да, иҗат белән бәйле берәр эштә эшләр идем. Бәлки җыр укытучысы, ә бәлки концертлар оештыручы була алыр идем. Чөнки мин оештыру эшләрен бик яратып эшлим һәм бу минем яхшы килеп чыга.

Ә сез "Саф хисләр" төркеменең кайсы җырларын хәтерлисез?


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100