Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Әниләр һәм бәбиләр": Безне әле тумаган балалар берләштерде!

Татар дәүләт филармония концертлар залында җырчы әниләр «Әниләр һәм бәбиләр» концертын куйды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе проектның тарихы белән кызыксынгач, әниләрне тумаган балалар берләштергәнен ачыклады. Әтиләр дә бу проекттан читтә калмаган - аларга да юаныч табылган икән!

news_top_970_100
"Әниләр һәм бәбиләр": Безне әле тумаган балалар берләштерде!

“Әниләр һәм бәбиләр” концерт-проектының героиняләре – җырчылар Гөлназ Шәрипҗанова, Айгөл Шәйхетдинова, Лилия Муллагалиева, Зәмирә Рәҗәпова һәм Гүзәл Идрисова. Проектның идея авторы һәм башлап җибәрүчесе – Лилия Муллагалиева.


Залга өченче звоноктан соң гына керергә мөмкин булачагын хәбәр иттеләр. Шуңа да гримеркага киттем. Әмма балалары белән концертка әзерләнеп яткан җырчыларның эшләре шулкадәр тыгыз иде, сөйләшә алучылар юк. Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова “Соңрак килерсез әле, хәзер сөйләшү мөмкин түгел!”, - ди. Беренче блоктан соң кабат гримеркага килдем. Кызыклы очрак: биш җырчы йолдызның кайсысы белән беренче булып әңгәмә корырмын икән дип уйлап барсам, Гөлназ Шәрипҗанова белән сөйләшергә насыйп булды. 

"Әниләр һәм бәбиләр" тарихы

Ачык йөзле, гүзәл, мөлаем Гөлназ Шәрипҗанова кулына кечкенә баласын тоткан килеш сорауларыма җавап бирә башлады. Аннары кызын өстәлгә утыртып, аннан күзен дә алмыйча, “Татар-информ” хәбәрчесенә концертның кечкенә һәм кызыклы тарихын сөйләде.

- Безне Лилия Муллагалиева җыйды. Бу - ул башлап җибәргән проект. 2016 елда без барыбыз да - мин, Айгөл Шәйхетдинова, Лилия Муллагалиева, Зәмирә Рәҗәпова, Гүзәл Идрисова - бала көткәнбез икән. Лилия өченче баламны көтәм, башка бала алып кайтмыйм бит инде дип башлап җибәрде бу эшне. Балаларыбыз берсе артыннан берсе туды. Менә быел аларга ике яшь. Ике яшьләрен шулай билгеләп үтәсебез килде.



Бүгенге концертта безнең гаиләләр генә, әмма киләчәктә планнарыбыз зурдан, башка гаиләләрне дә бу эшкә кертеп җибәрәсебез килә.

Без бу концертыбызны Биектауда күрсәттек инде. Премьерабыз шунда булды, монысы инде иганәчебез белән дә бәйле. Безнең проектның дәрәҗәсе чынлап та көннән-көн арта. Әлеге вакытта безне төрле гаилә паркларында, башка шундый җирләрдә чыгыш ясарга чакыралар. Әниләр көненә, башка бәйрәмнәргә килегез, күрсәтегез, диләр.

Киләсе концертыбызны башка гаиләләр катнашында куярга телибез. Без инде җырчы гаиләләр, әмма безнең бу проектка башка талантка ия булган гаиләләрне дә кертеп жибәрәсебез килә. Мәсәлән, кемдер тимердән матур чәчәкләр ясый, кемдер башка ниндидер сәләткә ия. Менә шул максаттан эшлибез. Башка гаиләләрне инде социаль челтәрләрдән табарга ниятлибез. Реклама ясаячакбыз. Эшләр күп.

Шулай ук бу концерт программабыз белән башка шәһәрләргә йөрергә ниятлибез. Көздән гастрольләргә чыгып китәчәкбез, - дип сөйләде Гөлназ.

Гөлназ Шәрипҗанова иренең кулын сорарга барган!

Концертта җырчылар тормыш иптәшләре, балалары, әти-әниләре белән чыгыш ясадылар. Экраннан бу проект өчен махсус төшерелгән клиплар күрсәтелде.

Концертта билгеле булган кызыклы факт: җырчы Гөлназ Шәрипҗанова иренең кулын үзе сорарга барган икән бит. Монысы да концертта билгеле булды. Иренең әнисе “Мин барлык хайваннарымны, хуҗалыкны җыеп, Казанга бара алмыйм, үзе килсен”, дигән. Гөлназ Шәрипҗанова “Миңа кирәк, мин барам”, дигән дә, иренең кулын сорарга чыгып киткән.

Концертлар залында бер буш урын да юк иде. Тамашачылар рәхәтләнеп көлеп, кул чабып, чәчәкләр бүләк итеп, концертны ахырына кадәр карадылар. Хәтта балалары белән килүчеләр дә күп иде.

"Бэйби бум булды!"

"Татар-информ" хәбәрчесе проектның тагын бер героинясе - җырчы Гүзәл Идрисова белән әңгәмә корды. Гүзәл Идрисова сүзләренчә, әлеге проект башланып киткән елны бэйби бум булган.

- Без - кызлар, төрле концертларда күрештек, сөйләштек һәм бөтенебез дә авырлы икәнебезне белдек. Ул елны авырлы әниләр бик күп иде. Бэйби бум булды! Шуннан Лилия Муллагалиева белән тагын да якынрак аралашып киттек. Хәзер бит инде барыбыз да йөкле булгач, уртак темалар да күбәя. 

Бераздан Лилия "Мин "Бәби көтәбез әле" дигән җыр яздым, шуңа клип төшермәкче булам. Әйдәгез, клипта төшәсегез килмиме", дип тәкъдим итте дә инде, без - мин, Зәмирә, Гөлназ, Айгөл, ризалаштык. Шуннан башланып китте инде эшләр. Ватсапта группабыз төзелде. Шуннан тагын да якынрак, тыгызрак аралаша башладык. Лилиянең шул "Бәби көтәбез әле" җырына бик матур клип төшердек. Тагын бер өлешен инде бәбиләгәч төшердек. Ахырдан инде бу клипны бәбиләр белән бергә төшереп бетердек, нокта куйдык. Әмма бу аралашу безгә җитмәде. Күңел гел нәрсәдер көтә иде.

 

"Безне әле тумаган балалар берләштерде!"

- Мин кызларга "Әйдәгез, минем җырыма бергә чыгыш ясамыйбызмы, ярдәм дә булыр", дип Илназ белән куйган концертыбызда чыгыш ясарга тәкъдим иткән идем. Кызлар ризалашты. "Пирамида"да булган иде ул концерт. Минем "Бишек" җырын сәхнәгә коляскалар белән чыгып башкардык. Биш әни! Мин баламны бишеккә яткырып җырлап тордым, калган кызлар инде коляскалар белән чыгып, бию куйдылар. Үзебезнең 6 айлык балаларыбызны сәхнәгә алып чыктык. Халык бу номерыбызны бик җылы кабул иткән иде.

Концерттан соң җылы бәяләмәләр булды. "Концертта шундый җылы номер күрсәттеләр. Күзләргә яшьләр килде. Без сезне курчак тотып чыккансыз дип торабыз. Ә сез үзегезнең балаларыгызны, чын балаларны алып чыккансыз икән. Чын балалар булгач, күңелләр тагын да күтәрелеп китте", диделәр.

Шуннан соң без уйлана башладык.  "Бәби көтәбез әле" җырына икенче серия итеп тагын бер җыр яздырып карамыйбызмы, клип төшермибезме, дидек. Шундый идеяләр белән янып йөргәч, Эльвира Сафина безгә икенче серия итеп тагын бер текст язып бирде. Ул җыр "Бәхетле бул, бәбкәем", дип аталды. Илназ көен иҗат итте. Нәтиҗәдә, шушы икенче җыр барлыкка килде дә, без - биш әни, шуның белән Зәмирә Рәҗәпова оештырган "Тамада шоу"да чыгыш ясадык. Шунда чыгыш ясаганнан соң, шул җырга тагын барыбыз бергә клип төшердек. Шуннан ничектер үзеннән-үзе китте дә, бергәләшеп концерт куярга булдык.

Бу идея белән янабыз инде! Менә хәзер Казанда куйганнан соң Яр Чаллыда, зур шәһәрләрдә концертларыбызны куясы килә. Шәһәрләр буенча йөрү планнарыбыз бар.

Биш гаиләгә 21 кеше без. Менә шулай башланып китте инде ул. Безне әле тумаган балалар берләштерде! Казанда куйган концертыбызда йөздән артык кеше катнашты. Сәхнәдә чыгыш ясаучылар да, төтен җибәрүчеләр дә, шарлар алып килгән кешеләр дә, тәнәфес вакытында балаларга анимация программасын күрсәтүчеләр дә... Шуларның бөтенесен кушсан, йөздән артык кеше килеп чыга. Без эшебезне башкарып чыга алдык дип уйлыйбыз. Безнең максат - гаилә дуслыгын күрсәтү, гаилә мөнәсәбәтләрен күрсәтү.

"Безнең әтиләр һәрвакыт безнең белән!"

- Нишләп "Әниләр һәм бәбиләр" дигән исемдә әти сүзе юк, әтиләрнең катнашы юк диючеләр бар. Әмма әтиләр шулай ук кемнеңдер балалары бит алар. Шундый гомуми фикердән чыккан исем бу безнең. Һәм бу исем кешеләрнең күңелләрендә һәм уйларында күптәннән бар инде. Шундый электән килгән исем. Шуңа әтиләрсез генә итеп калдырдык. Әмма безнең әтиләр һәрвакыт безнең белән! Аларсыз булмый!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100