Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мәскәү егетләре" Казанда: Айрат Сафин һәм DJ Радик Татарстан җырчылары булдыра алмаганны эшләп күрсәтте

14 март көнне Казанның “Пирамида”сында Мәскәү егетләре Айрат Сафин һәм DJ Радик (Радик Яруллин) кыздырды. “Без Мәскәүдә тудык, үстек, яшибез һәм рус мәктәбендә укыдык, шуңа күрә гаеп итмәссез инде, татар телебез бераз аксый”, дигән җырчыларны тамашачы татар телен яклаучылар дип саный булып чыкты.

news_top_970_100
 "Мәскәү егетләре" Казанда: Айрат Сафин һәм DJ Радик Татарстан җырчылары булдыра алмаганны эшләп күрсәтте

“Безнең “Мәскәү егетләре” дип аталуыбыз юктан түгел, без Мәскәүдә тудык, үстек, яшибез һәм рус мәктәбендә укыдык, шуңа күрә гаеп итмәссез инде, татар телебез бераз аксый”, – дип җырчылар концертны башлады. Рус сүзләре арага кереп торса да, икесе дә татарча сөйләшергә тырышты.

Егетләр үзләре җырлады да, биеде дә. Казанга кунакка “күчтәнәчләрен” дә алып килергә онытмаганнар. “Безгә кушылып җырлаучы һәм биючеләргә эксклюзив дисклар бүләк итәбез!” – дип тамашачыларны кызыксындырдылар. 

Энергияләре ташып торган егетләргә кушылып бию теләге булганнар үзләрен тыймады. Тамашачылар кушылып җырлады да, биеде дә. Ә “күчтәнәч” дигәннән, эксклюзив дисклар башлыча сәхнәгә җырчыларга бүләкләр тотып менүчеләргә тапшырылды, аларның күпчелеге кечкенә балалар иде. Хәтта DJ Радикның сурәтен тотып чыккан сабыйлар да булды.

Балалы эстафетаны яшь җырчы Аделя Фәтхуллина башлап җибәрде, ул җырчылар янына алып менгән нәни кызның бер дә сәхнәдән китәсе килмәде. Күрәсең, ул да Мәскәү егетләрен ошаткан. Рәхмәтләрен әйтергә сәхнәгә чәчәк тотып менүче тамашачыларның берсе дә буш кул белән китмәде.

Айрат Сафин белән DJ Радикның репертуары кыздыргыч, халыкны биетә алырдай җырларга бай, тик концертта алардан кала халкыбызның моңлы ретро җырлары да башкарылды. Иң элек сәхнәдән Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи тавышларын яңгыратып, аларны искә алдылар, һәм аннан соң, DJ Радикның синтезаторда уйнавына кушылып, Айрат Сафин “Кышкы романс”, “Кайту” кебек җырларны башкарды.

“7 яшьләрдән, Илһам Шакиров, Салават абый, Фирзәр Мортазин, Хәйдәр Бегичев, “Изге ай” җырларын яратып тыңлый идем, татар телен онытмаска шул ярдәм итте”, - диде Айрат Сафин. Шулай ук, туган телен белсен дип Нижгар өлкәсенең Сафаҗай авылында туган әти-әнисе балачактан  өйрәткән. “Җәй саен авылга кайтмыйча калмыйбыз”, – дип өстәде татар теленә, мохитенә тугры калган Мәскәү егете.

Айрат Сафин һәм DJ Радик әйләнә-тирәләрендә татар мохите булдыру яклы. Хәтта рус гитаристларын татар исемнәре белән атыйлар. Алар Данияр һәм Искәндәр дип йөрткән гитаристлары чынлыкта абыйлы-энеле Дмитрий белән Игорь булып чыкты.

Мәскәү егетләре концерт программаларына Татарстан гимнын да керткәннәр. Татарстанга читтән килгән үзебезнең татар җырчылары тамашачыларны бастырып республикабыз гимнын җырлаулары, минемчә, бик матур күренеш булды.

Айрат Сафин татар эстрадасының рус эстрадасыннан өстенлеге итеп татар җырларында, мотивларында күңел җылысы, мәхәббәт, игелек хисе һәм яхшы энергетика булуын күрсәтте. Ә кимчелекләре турындагы сорауга, җырчы сыйфатлы музыка, аранжировка һәм элекке кебек яхшы композиторлар җитмәвен әйтте.

Айрат Сафин башкаруында дини җырлар шактый, ул үзенең инде 10 еллап дин юлында булуын һәм намазлар укуын әйтте, репертуарында нәшидләр дә бар.

Концертны карарга шагыйрә, Айрат Сафинның “Барысы да Ходай кулында” җыры авторы Лилия Тимергалиева (Сәлахетдинова) да килгән иде. “Айрат Сафин һәм DJ Радик белән мин күптән таныш. Без Радик белән аралаша идек, ә ул бит Айратның продюсеры. Мин бу текстны нәкъ Айратка дип, аның тавышына туры китерергә тырышып язган идем, һәм Айрат аны үзенең репертуарына алды”, – диде ул.

Кияүгә чыкканнан соң тормышыгыз үзгәргәндер дигән сорауга “Аллага шөкер, менә хәзер концертларга гел бергә йөрибез, бик күңелле”, – дип җавап кайтарды шагыйрәбез.

Лилия Сәлахетдинова

Тамашачылар арасында “Татар Радиосы”ның баш мөхәррире, алып баручы Айваз Садыров та бар иде. Ул концерттан соң үз фикерләре белән бүлеште.

“Мин Радик һәм Айрат белән күптәннән таныш, таныш дип кенә әйтү аз булыр, берникадәр дустанә мөнәсәбәтләрдә без алар белән. Радик җыр текстлары буенча минем белән еш кына киңәшләшә. Алар текстларның кайберләрен үзләре яза. Мәскәү татарлары буларак, текстларында кимчелекләр булганын Радик үзе дә аңлап, минем белән киңәшләшә”, - дип сөйләде ул. 

Айваз Садыров DJ Радикны инде 17 яшьлек вакытыннан бирле шушы өлкәдә үз тырышлыгы, үз көче белән дәрәҗәгә ирешкән егет дип белүен әйтте. “Ул иң беренче татар ремикслары (музыкаль әсәрнең заманчалаштырылган яңа варианты), татар бию музыкасын, гомумән, шушы күренешне алга этәргән егет. Иң беренче шушындый сыйфатлы әйберләрне ул эшли башлады дип беләм һәм шушы вакыттан бирле күзәтәм”, – диде аның турында дусты.

“Хәтта Казанда, Татарстанда торып, тамашачыны үзенең эше белән таныштыруны бик күпләр булдыра алмый, ә бу егет Мәскәүдә торып шуны эшли”, – ди Айваз Садыров.

Аның фикеренчә DJ Радик, Айрат Сафин һәм алар форматында эшләүче артистлар Европа стилендәге музыканы тыңлап тәрбияләнгән яшьләрне татар телендәге, аларның зәвыкларына туры килә торган җыр белән җәлеп итә ала.

Тамашачылар арасында “Концерт җитмичә калды, озаграк булса иде”, – диючеләр дә булды. Бу хакта да Айваз Садыров үз фикерен белдерде. “Татарлар концертны антракт белән карарга ияләнгән, аларга 3-4 сәгатьлек концерт кирәк, ә миңа тәмле әйбер күп булмый дигән фикер ошый. Кеше тәэсирләнә һәм ахырдан нәрсәдер әз генә җитми кала, шунысы белән “тәмле” дә инде ул. Менә монда да егетләр шулайрак куйды концертны”, – диде ул.

Айрат Сафин һәм DJ Радик, “Ике йөрәк” җырына флэшмоб ясап, бию хәрәкәтләре күрсәттеләр, тамашачылар бик теләп аларга кушылды. Җырчылар әлеге җырны хәтта ике тапкыр башкардылар, концерт караучыларның җырчыларны бер дә сәхнәдән төшерәсе килмәде.

Мәскәү егетләре барлык тыңлаучыларына, концертка килеп, бергә “Пирамида” залында кыздыручыларга рәхмәтләрен белдерде. “Искиткеч энергия алып китәбез һәм тиздән яңа программа белән килүебезгә өметләнәбез!” – диде Айрат Сафин.

Радик Яруллинны таныткан җырларның берсе. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100