Татарстан Казахстанда үзен ничек күрсәтә – Татарстан Республикасының Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев белән әңгәмә

8 октябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Шамил САДЫЙКОВ
Фото: Татарстан Республикасының Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге
2018 елның 21 нче маенда Денис Вәлиев Татарстан Республикасының Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле вазифасына билгеләнде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков, Казахстанга эш сәфәре кысаларында, Казахстан һәм Татарстанның хезмәттәшлек перспективалары турында Денис Вәлиев белән әңгәмә корды.
– Денис әфәнде, Казахстанга килеп эләгүегезнең башлангычы нәрсәдә?

– Белүегезчә, моннан берничә ел элек мин “Тимер Банк”та хезмәт иттем. Аннан соң мине Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына министр урынбасары итеп чакырдылар. Шул вакытта эшлекле сәфәрләр белән Кытай, Согуд Гарәбстаны, Алмания, Франция, Чехия, Япония, Европа илләренә, Казахстанга барырга туры килде. Бераз вакыт үткәч, Татарстанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле урыны бушады, һәм мин бу ачык вазифага үз кандидатурамны тәкъдим иттем. Астана шәһәре минем өчен кызыклы булып күренде. Казахстанда бөтен дөньядан, төрле илләрдән эшмәкәрләр, сәясәтчеләр килеп эшләп йөри. Бер яктан, Казахстан бүген бөтен дөньяга ачык булган бәйсез ил, икенче яктан, Татарстан өчен бик якын ил булып тора.

Бу бик җаваплы вазифа. Бу, бер караганда, рәсми, икенче караганда, иҗади эш. Монда казахлар, татарлар, бизнес белән дә бәйле проектлар гел туып тора. Һәр эшкә рәсми яктан тиешле ярдәм оештыру – катлаулы бурыч. Шул ук вакытта, тәҗрибә, яңа контактлар туплыйсың. Монда бит далаларда тик кенә утырып булмый. Бирегә Америка, Алмания, Төркия, Франция делегацияләре килеп йөри, алар Татарстан турында да хәбәрдар, Татарстан белән кызыксыналар. Мин, республика вәкиле буларак, алар белән эшне оештыра алам, бу республика өчен дә, аның белән кызыксынучылар өчен дә уңайлы.


“Без, татарлар – сезнең туганнар” дигән шигарь белән эшләргә тырышабыз

Республикабызда урнашкан ТАИФ, Татнефть, КамАЗ кебек зур ширкәтләр Казахстан белән эшлиләр. Шул ук вакытта урта, кече бизнес, яңа технологияләр белән бәйле компанияләрнең дә Казахстан белән уртак бизнес булдыру теләге бар. Алар Казахстанга керү буенча киңәш сорый, һәм без, аларга ярдәм итү өчен, контактлар тәкъдим итәбез, эшлекле очрашулар оештырабыз, кешеләр белән таныштырабыз. Мәсәлән, мин, биредә эшли башлагач, Иннополисның берничә резидентын Казахстандагы жирле муниципаль хакимиятләр белән тоташтырдым. Без Смарт-Сити акыллы шәһәр технологияләрен Иннополиста да, Казахстанда да тормышка ашыру ысулларын таптык. Бу эшне башлыйбыз. Бер яктан, яңа технологияләр, үрнәк буларак, Татарстанда да эшләргә, Казахстанда да тормышка ирешергә тиеш.

Иннополиста Россиянең югары технологияләр белән эшләүче барлык компанияләре урнаша. Бүгенге көндә тагын берничә резидент Казахстанга керергә тырыша. Уральск, Талдыкурган шәһәрләрендә яңа микрорайоннар төзегәндә, Иннополис технологияләрен кулланырга ниятлиләр. Юл картасы һәм эш планы аларда инде бар.

Моннан тыш, сентябрь аенда көймә төзелеше белән бәйле уртак проект башланды. Татарстанның әлеге юнәлештә эшләүче “Ак Барс” компаниясе Уральскиның “Зенит” компаниясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде. 8 сентябрь көнне әлеге килешүне имзалау Президент алдында башкарылды. Моңа кадәр 3-4 ай буе бу мәсьәләне хәл итүдә бернинди дә хәрәкәт күзәтелмәгән иде. Хәрби көймәләрне Казахстанга сату бик катлаулы булды, чөнки Россиядә көймә төзүче башка предприятиеләр, мәсәлән, Санкт-Петербург предприятиесе дә бик көчле.

Мин Казахстанда Татарстан вәкиле булып эшләгән чорда, быел июнь аенда Казанга Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев та килеп китте. Мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм. Мине бу вазифага быел май аенда билгеләделәр, ә июнь уртасында Казахстан президенты Татарстанга барды. Моңа хәтле аның бездә 13 ел буе булганы юк иде. Бу визиттан соң бөтен эшләребез җитезрәк бара башлады. Мин үземне дә тонуста тотарга, казах кардәшләребезгә дә ирек бирмәскә тырышам (көлә).

Татарстан белән Казахстан арасында мөнәсәбәтләребез елдан-ел үсә. Казахстанның да икътисады көчле, Татарстанныкы да куәтле. Бу мөнәсәбәтләрне үстерү өчен системалы эш алып барасым килә. Машиналар, көймәләр төзү юнәлешләре, химия, туризм өлкәләре, сәнгать өлкәсе, гуманитар мәсьәләләр бар – болар барысы да бер дәрәҗәдә мөһим. Мин бу “шахмат фигуралары”н күздә тотарга тиешмен. Милли активистларыбызны күздә тотып, эшемне дә онытмаска тиешмен, чөнки ширкәтләребезгә мәгълүмат кирәк. Көн саен контактлар өчен форсат чыгару кирәк. Мин конкрет затлар, ширкәтләрнең вәкилләре белән очрашырга тырышам. Бу өлкәне, Казахстандагы хәлне аңларга омтылам. Аннан килеп, очрашулар оештыру белән мәшгульмен. Бу нисбәттән, миңа продюсерлык тәҗрибәм ярдәм итә, чөнки мин заманында Казанга Элтон Джон, Стингны китертүгә көч куйган кеше. Шуңа Татарстан ширкәтләренә дә продюсер күзләре белән карап, аларны Казахстан белән бәйләү бурычын күздә тотып яшим.

- Сез атап үткән проектлардан тыш, тагын нинди эшләр башкарыла?

- Авыл хуҗалыгында куллану өчен, басуларны ашлама белән тукландыра торган “МВЕН” очкычларын сатуны оештыру буенча эш алып барыла. Бу эш мин килгәнче үк башланырга тиеш булган, әмма уңышка ирешмәгән. Миңа калса, башта әлеге очкычларны кулланырга өйрәтергә кирәк. Моңарчы исә, производствоны оештыру турында гына уйлаганнар. Әмма аларны кем сатып алачак – шуны да уйларга кирәк бит. Нурсолтан Назарбаев бу проектны хәтерли. Берничә атна элек Караганда хакименә дә әйткән: берничә ел элек сез зурлап завод ачтыгыз, кая соң очкычлар, дигән.

Бу минем өчен дә бик файдалы. Мин бер ай элек тәҗрибәне өйрәнү өчен Карагандага барган идем, тагын барырга ниятлим, бу юлы инде минем үз тәкъдимем булачак. Карагандада татар җанлы рус кешесе бар – Сибгатуллин Валерий Борисович, үзе пилот, үзе энергетик. Ул пилотлар мәктәбен ачып, фермерларны әлеге очкычларда очарга өйрәтү идеясен әйтте. Фермерлар бу әйбергә ышана башлагач, бу эшебез китәр дип уйлыйбыз. Әлегә завод эшләми. 1 мең квадрат мәйданы бар – Татарстан очкычларын шунда җыячакбыз. Иң мөһиме – базарны көйләү. Советлар Союзы таркалганчы, Казахстанда 2 мең АН-2 эшләгән. Алар урынына 4 мең фермер самолеты эшли ала. Аны куллану икътисади яктан акланган. Әйтик, фермерлар өчен Т-500 самолеты бик экономияле килеп чыга. Ул бер машина кебек кенә керосин ашый, гади бензинда йөри, 100 километрга 15 литр кирәк. Әле моның өстенә кышын бу очкыч санавиация булып эшли ала. Шул ук вакытта, Казахстан киңлекләрендә транспорт буларак та хезмәт итә ала. Әйтик, бер кешегә бер шәһәрдән икенчесенә барырга кирәк булганда. Мәсәлән, Уральскидан шул ул өлкәдә урнашкан башка шәһәргә 600 км ара бар, очкыч шушы ераклыкта эшли алыр иде.

Барлыгы унлап проект буенча эш бара. Кече самолетлардан тыш, Татарстанның ЕЛАЗ тракторларын монда җыюны да ниятлибез. Чөнки локализация хәзер бик мөһим. Без аларны монда сатуны гына тәкъдим итмибез, ә бергә җыюны да тәкъдим итәбез, әйдәгез, бергә сатабыз дибез. Бу очракта казахлар икенче төрле карый. Сату белән кызыксынган кешеләрне бөтен дөньядан җәлеп итәргә була. “Без, татарлар – сезнең туганнар, бергә эшлик, бергә төзик” дигән шигарь белән эшләргә тырышабыз.

Туризм өлкәсендә әле эшләр байтак. Монда диңгез юк, әмма туризм өчен бик кызыклы берничә географик зона бар. Мәсәлән, Көнчыгыш Казахстан өлкәсендә генә 7 климатик зона бар: чүлләрдән башлап карлы тауларга кадәр. Алар Алтайга якын, инфраструктура гына җитми. Шуны булдыруда бергә эшлибез. Әйтик, КамАЗ двигателендә эшләнгән мобиль газ электр генераторлары, Татарстанда эшләнгән модульле конструкцияле йортлар бар. Ул йортларны Алматы өлкәсе өчен дә алдылар.

Казанда вертолетлар эшләнүе белән дә горурланабыз. “Ансат” вертолетлары ышанычлы, арзан. Бу мәсьәлә бик катлаулы, чөнки Русия вертолетлары хакимлек итә, алар безнең Казан вертолет заводын барыбер манчыйлар. “Ансат”ларны гына калдырырга кирәк, диләр. "Ми"ларны тегеләргә тапшырасылары килә, безгә “Ансат”ларны гына калдырырга ниятлиләр. Берничә ел элек, французларга акча биреп, Еврокоптер заводы төзеделәр. Еврокоптер заманча, ләкин кыйбатлы әйбер. Татарстанга Назарбаев килеп киткәч, “Ансат”ларны бергә җыю мәсьәләсен дә карый башладык. Әлегә бу сөйләшү бик уңышлы түгел, чөнки еврокоптерларга акча бирелгән. Алар бик кыйбат, шуңа массакүләм ихтыяҗ юк. Ә “Ансат”, аның белән чагыштырганда, бик арзан һәм массакүләм кулланыш вертолеты була ала.

- КамАЗның Казахстандагы эшчәнлеген ничек бәялисез?

- КамАЗ монда нәтиҗәле эшли. Алар биредә үзләре генә түгел, бердәм предприятие буларак эшлиләр. Казахстан Хөкүмәте белән берлектә, Күкшетауда завод булдырылган. Ул Татарстанга да, Казахстанга да файда китерә. Еш кына Казахстанның Астана, Алматы урамнарында КамАЗ йөк машиналарын күрә аласыз.

- “Татнефть” белән хезмәттәшлек дә кызыксындыра...

– “Татнефть”нең ширкәтләре Казахстанда сервис ширкәтләре буларак эшли. Әмма “Татнефть”кә үзенә монда нефть чыгару хокукы бирелмәгән иде. “Татнефть”нең бик көчле, тирән тәҗрибәләре, иске чыганакларны, скважиналарны яңадан торгызып эшләтеп җибәрү буенча белемнәре бар. Бу компетенцияләребезне без монда тәкъдим итәргә тиешбез, ләкин бу җиңел түгел.

- Югары технологияләр өлкәсендә нинди кызыклы проектлар бар?

- Татарстанда “Эйдос” компанияләре төркеме бар, алар табиблар өчен укыту роботлары чыгаралар, КамАЗда йөрергә өйрәткән симуляторларда эшлиләр. Квант механикасы белән дә шөгыльләнәләр. Бу акыллы егетләрне Казахстанда тәкъдим итәргә ниятлим. 25-26 октябрьдә Казанда мөһим җыелыш була – Россия һәм Казахстан арасында хөкүмәтара хезмәттәшлек комиссиясе эшләячәк. Шул чара кысаларында, Татарстан-Казахстан түгәрәк өстәл утырышы узачак. Уртак проектларны шунда барларбыз.

- Тагын бер кызыксындырган сорау – милли-мәдәни хезмәттәшлек. Казахстанда 200 меңнән артык татар яши. Татарлар белән бәйле нинди проектлар бар?

- Президентыбызга рәхмәт әйтергә кирәк: Казахстан белән гел элемтәдә тора ул.

Казахстанның төрле шәһәрләрендә татар милләттәшләребез Сабан туйларын үткәреп йөри. Казахстанның 16 өлкәсендә барысы да милли бәйрәмнәрне үткәрү өчен ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Татарстан делегацияләрен каршы алырга шат булып торалар. Ел саен Президентның үзенә дә чакыру килә алардан. Быел Казахстан Сабан туе 8 сентябрьдә Уральск шәһәрендә үткәрелгән иде. Бу шәһәрләрдә яшәгән татарлар, казахлар, башка милләт кешеләре бу бәйрәмнәргә йөри.

Татарстанның Мәдәният министрлыгы Казахстанда үткән һәр Сабан туена ел саен артистлар җибәрә. Бу Татарстан тарафыннан матур көчле ишарә. Әмма, иҗади нияттән татар “эстрада” артистларына өстәп, бәлки, киләсе елга яшь артистларыбызны да чакырырбыз. Бүген татар эстрадасында кызыклы матур авазлы, заманча рок, рэп төркемнәре дә бар. Татар, казах яшьләрен җәлеп итә алган яшь артистларны китерергә җыенабыз.



Үзем монда берничә ай эшләү дәверендә шуны күрәм: халкыбызның мәдәнияте Сабан туенда гына чагылыш тапмый. Язучыларыбыз, композиторларыбыз, җырчыларыбыз да еш кына Казахстан белән бәйле. Мәсәлән, Г.Тукай олы шәхес, гражданин буларак Уральскида формалашкан. Ул шунда үскән, аннары гына Казанга күченеп киткән. Татарстан Дәүләт Симфоник оркестры дирижеры, маэстро Фоат Мансуров та Казахстан кешесе. Шундый үрнәкләребез бар.

Астанада бер атаклы рәссам бар – Камил Муллашев. Ул эшләгән картиналары, һәйкәлләре бер галерея оештырырлык булган. Камил абый Габдулла Тукай турында “Уйлану” (“Раздумье”) картинасын ясаган. Муллашев бик дәрәҗәле рәссам, аны хөрмәт итеп, Нурсолтан Назарбаев аңа Астана үзәгендә җир биргән. Рәссамыбыз бу урында татар мәдәнияте мәркәзен булдыру турында уйланып йөри. Рәссамнар өчен студия, күргәзмәләр өчен заллар булачак. Аның шуны оештырып чыгасы килә, ләкин моны булдыру өчен, системалы караш кирәк. Биредәге татар, казах, рус музейлары үзара элемтәдә. Алар өчен без милли татар мәркәзе булдыра алабыз. Бу үзәк үз-үзен акласын өчен чаралар бик күп үткәрелергә тиеш, ә бу икътисади яктан катлаулы. Аңа инвестор кирәк. Рәссамыбыз Президентка мөрәҗәгать иткән инде. Президент бу мәсьәләне карарга кушкан. 8 октябрьдә, татар конгрессы белән бергә, мин бу мәсьәлә буенча тәкъдимемне җиткерергә тиеш. Бу мәсьәләне без дәүләт һәм бизнес арасындагы дәүләт-шәхси партнерлык рәвешендә генә чишә алабыз. Әмма бу бик җиңел түгел. Бөтен дөнья белән киңәшләшеп, башка илләрнең тәҗрибәләрен өйрәнеп, моны оештыра алабыз. Бу уңайдан, Россиянең “Россотрудничество” оешмасы белән дә киңәшләшергә кирәк, чөнки “Россотрудничество” ватандашларыбызга һәрдаим ярдәм итә. Татарларны алар аеруча таный, безне иң актив халык дип бәялиләр. Шуңа күрә без үзебез генә түгел, бергә киңәшләшеп эшләсәк, булдырачакбыз.

Казанда урамга Назарбаев исемен бирү аңа карата зур хөрмәт билгесе булды, ләкин, минемчә, моның белән генә туктарга тиеш түгелбез. Якын арада Казанда Татарстан һәм Казахстанның дуслыгын дәлилләгән бер символ барлыкка киләчәк. Дустыбыз, Көнчыгыш Казахстан хакиме Даниял Кинжетаевич Әхмәтов (аның да татар тамырлары бар) Казаныбыз өчен Тайказан исемле бик зур бронза казан эшләгән. Биеклеге 2 метр. Бу көннәрдә постаменты булдырылган. Шушы арада казан, Астанадан килеп, Назарбаев һәм Качалов урамнары кисешкән урындагы скверда урнаштырылырга тиеш. Берничә атнадан, скверны бизәп бетергәч, Президентларыбыз бу һәйкәлебезне ачачак. Биредә “Мәңгелек ил” дигән сквер булачак.

“Татарстандагы Казахстан консулының эшен бик хуплыйм”

Казанда да Казахстанның Генераль консулы эшли. Ул вәкиллек иртәрәк ачылды, моны Казахстан тарафыннан Казанны зур итеп тануы, зур дипломатик адымы дип санарга була. Ләкин бу катлаулы мәсьәлә, чөнки ул Россиягә бәйле. Канун буенча, бөтен дәүләтара мөнәсәбәтләр федераль органнар белән килештерелә. Бу эшләр Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы юрисдикциясендә. Мин бу консулның бездә эшләвен бик хуплыйм.

- Казахстаннан Татарстанда актив эш башлаучы компанияләр бармы икән?

- Казахстаннан Татарстанга күбесенчә авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче компанияләр килә. Казахстанда эшләнгән ит, сөт ризыклары бик тәмле, сыйфатлы. Алар Россия, Татарстан базарына да чыгарга телиләр. Мәсәлән, Президент Казахстан делегациясе белән очрашканда, гел әйтә: ат итләрегезне китерегез, бездә аларның кыйммәте югары, ди. Мин аларны Казанга юллап, сәүдә челтәрләре белән эшләргә өйрәтеп җибәрәм. Бу эшне без Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән башкарабыз.

“Гаиләм Казанда яши, мин кайтып кына йөрим”

- Казахстанда шәхси тормышыгызны ничек көйләдегез?

- Балаларым Казан мәктәпләрен тәмамлый. Хатыным Казанда бизнес белән шөгыльләнә. Мин геолог, нефтче кебек, вахтада эшләп, Казанга кайтып йөрим. Башта безнең делегация монда килә, аннары Казахстан делегациясен Казанга җибәрәбез. Бу эш миннән сәяхәт дипломатиясе таләп итә.

Астана бик матур шәһәр, ләкин һавасы бик җилле. Кыш нинди булыр – кешеләр төрлечә сөйли. Кемнәрдер нык суыта диләр. Мин моңа әзер, нәзек кеше түгел. Татар балын ашап, бу кышны монда яшәргә исәбем бар.

Фикерләр








Сәясәт

“Татар телен һәм мәдәниятен саклап калырга кирәк”. Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан сораштыру

6 ноябрь Татарстанда Конституция кабул ителгән көн. Конституция - төп закон. Бүгенге шартларда аның әһәмияте нинди? Конституциядә иң мөһим маддә дип кайсын атар идегез? Әлеге уңайдан “Интертат” фән һәм җәмәгать эшлеклеләренең фикерләрен сорашты. 

Сәясәт

Дәүләт Киңәшчесеннән "Ихлас күңелдән": Минтимер Шәймиевнең китабы тәкъдим ителде

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКО илчесе Минтимер Шәймиевның эшчәнлеге, тормышына багышланган "Ихлас күңелдән" басмасы Казан Кремлендә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. "Интертат" басманың үзенчәлеге һәм Минтимер Шәрип улы хакында дөнькүләм белгечләрнең нинди фикердә булуы хакында мәгълүматлар туплады.

Сәясәт

"Бу мәсьәләләрне безнең өчен беркем чишмәячәк". Татарстан Президенты туган телләрне укыту юнәлешендә бурычларны билгеләде

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туган телләрне укыту мәсьәләсендә мәгариф системасы алдында бурычларны билгеләде. Бу хакта ул Кукмара муниципаль районында Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсенең пленар утырышында ясаган чыгышында сөйләде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла