Разил Вәлиев: Милләт язмышына кул салу – коточкыч җинаять

26 Октября 2017

Укылган: 2227 тапкыр

Фото: Салават КАМАЛЕТДИНОВ
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының  Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең Татарстан Республикасың Дәүләт Советы утырышындагы чыгышы.

Хөрмәтле Президент!

Хөрмәтле Дәүләт Советы Рәисе!

Хөрмәтле Дәүләт Киңәшчесе!

Хөрмәтле депутатлар һәм сессия эшендә катнашучылар!

Беркемгә дә сер түгел, бүген Татарстан мәктәпләре таяк тыгып болгаткан кырмыска оясына охшап калды. Сәбәбе бер генә – киләчәктә татар телендә укыту, татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү ничек булыр, гомумән, татар милләтенең язмышы кайсы якка таба борылыр? Бу мәсьәлә бүген ата-аналарны, укытучыларны, мәгариф хезмәткәрләрен генә түгел, республикада яшәүче миллионлаган кешене борчуга салды. Язучылар, мәдәният-сәнгать әһелләре даирәсендә генә түгел, кая гына барма, шунда тел мәсьәләсе турында ярсый-ярсый сөйләшәләр, безгә көне-төне шалтыраталар, хатлар язалар, имзалар җыялар, социаль челтәрләр аша мөрәҗәгать итәләр.

Югыйсә, Россия законнарында туган телләрне һәм республика дәүләт телләрен укыту мөмкинлеге турында бик ачык итеп язылган. Әмма ул законнарны гамәлгә ашыру механизмы Россия мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан төгәл һәм җентекле итеп эшләп бетерелмәгән. Шул сәбәпле мәгариф системасында телләр укыту буенча аңлашылмаучанлыклар, буталчыклар килеп чыккан...

Шул төгәлсезлек аркасында бүген меңләгән укытучыларыбызның төн йокылары качты, бер гаепсез мөгаллимнәребезнең язмышы бүген кыл өстендә, аларны эштән китәргә, дәресләрен киметергә мәҗбүр итәләр, куркыталар, яныйлар...

Шушы яшькә җитеп, минем әле милли мәгариф өлкәсендә мондый вәхшилекне, мондый башбаштаклыкны күргәнем юк иде. Шушы көнгә кадәр минем прокурорларны эшкә җигеп, иң тупас рәвештә халыкны телсез калдыру өчен аяусыз көрәш барганын ишеткәнем юк иде.

Урысның бөек мәгърифәтчесе Константин Дмитриевич Ушинский заманында: “Милли мәгариф системасы, милли мәктәбе булмаган милләтнең киләчәге юк”, – дип әйткән булган. Димәк, шулай итеп, кемнәрдер безнең халыкны киләчәксез калдырырга, үлемгә хөкем итәргә җыена микән әллә? Телсез, мәдәниятсез, сәнгатьсез бер милләтнең дә милләт була алмавы, әкренләп юкка чыгуы беркемгә дә сер түгел. Кеше гомеренә кул салу һәр җәмгыятьтә иң зур җинаять санала, ә шул ук кешеләрдән торган милләтнең язмышына кул салу – коточкыч җинаятьтер.

Ничәмә-ничә гасырлар буе канлы яулар, тарих афәтләре кичеп, патшасыз, дәүләтсез чакта да сакланып калган татар теле ни өчен әле менә бүген республикабыз аякка басып килгән чорда, юкка чыгарга тиеш? Без моның белән килешә алмыйбыз, без моның белән килешсәк, әби-бабаларыбыз, халкыбыз алдында җинаятьчеләр булыр идек.

Татар телендә иҗат иткән шигырьләре өчен 17 ел буе ГУЛАГ лагерьләрендә иза чиккән бөек татар шагыйре Хәсән Туфан иреккә чыккач, болай дип язган иде:

Гасырларны кичте, исән калды

Туган телебез булган бу алмаз.

Чабаталы чакта югалмады, –

Татарстанлы чакта югалмас.

Югалмас!

Әйе, Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән, мең еллар буена буыннан буынга күчеп, сакланып килгән иң зур рухи байлыгыбыз – туган телебезне саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру безнең изге бурычыбыз. Һәм туган телебезне, милләтбезнең рухын, җанын куркыныч астына куярга, аны кимсетергә һәм мыскылларга беркемнең хакы юк.

Мин кичә генә Дагыстан башкаласы Махачкалада нәкъ менә шушы мәгариф проблемаларына, милли мәгариф һәм телләр язмышына багышланган бөтенроссия киңәшмәсендә катнашып, чыгыш ясап кайттым. Россия Дәүләт Думасы оештырган бу киңәшмәдә катнашучы милли республика вәкилләре һәммәсе дә безнең кебек үк үз телләренең язмышлары өчен борчыла. Димәк, бу проблема бүгенге көндә бер безне генә түгел, һәммә халыкны да борчуга салган. Ә бу үтә катлаулы проблеманы куркыту-янау юлы белән түгел, ә түгәрәк өстәл янына утырып киңәш-табыш итеп бик саклык белән хәл кылырга кирәк иде.

Халык безгә бертуктаусыз мөрәҗәгать итә, сайлаучыларыбыз хәтта тел мәсьәләсендә республикада референдум үткәрүне дә таләп итәләр. Без – депутатлар, мондый шартларда авызыбызга су кабып, гаҗәпләнеп, баш чайкап кына утыра алмыйбыз.

Россия Конституция судының Татарстанның ике дәүләт телен – татар һәм рус телләрен бертигез күләмдә укыту турындагы законнары Россия Конституциясенә каршы килми, дигән карары бар. Тагын нәрсә җитми, тагын нәрсә кирәк?

Атаклы “Зәңгәр шәл” пьесасындагы зимагурларның “Чум, чум, закон безгә нипочум” дип җырлаганын хәтерлисездер. Ә безнең җәмгыять – зимагурлар җәмгыяте, безнең дәүләт – зимагурлар дәүләте түгелдер, ләбаса?

Шуңа күрә дә мин бу мәсьәләне бүгенге көн тәртибенә кертеп, аек акыл һәм сабырлык белән фикер алышырга, туган телебезне, милли мәгарифебезне саклап калу һәм аякка бастыру өчен бергәләп гамәлләр кылырга чакырам. Без күпмилләтле республикада бер-беребезне хөрмәт итеп, дусларча килешеп яшәргә тиеш. Ә бер-береңне хөрмәт итү бер-береңнең туган телен хөрмәт итүдән башлана.

Фикерләр








Сәясәт

Илдар Гыйльметдинов: Туган теле булмаган очракта, туган телләрне беркемгә дә берәү дә мәҗбүри укытырга җыенмый

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Ильдар Гыйльметдинов милли телләрне мәктәпләрдә ата-аналар теләге буенча укытуны кертүче закон проекты буенча эшләрнең бүгенге торышы, татар телен укытуның яңа юллары һәм Берәм Дәүләт имтиханын (БДИ) туган телләрдә бирү мәсьәләсенең ничек хәл ителергә мөмкин булуы турында сөйләде.

Сәясәт

"Кайсы гына илдә булсак та, Татарстан президентын һәрвакыт чит илләрнең беренче затлары каршы алды". Тимур Акулов белән соңгы интервью

Бүген Татарстан Президентының элеккеге ярдәмчесе Тимур Акулов 65 яшендә вафат булды. Әле быел апрель аенда гына Тимур Юрьевич "Татар-информ"га биргән интервьюсында узган гасырның туксанынчы елларында Татарстанның яңа шартларда чит илләр белән тышкы элемтәләре, Шәймиевнең чит илләргә визитлары, әһәмиятле очрашулары, Әфганстанга баруы турында сөйләгән иде. Аның соңгы интервьюсын сезгә тәкъдим итәбез.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла