Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Казахстанда тугандаш Татарстанга аеруча караш". Нурсолтан Назарбаев 13 елдан соң кабат Казанга килде

Кичә Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев Казанда булды. Аның Татарстанга 13 ел килгәне юк иде.

news_top_970_100
"Казахстанда тугандаш Татарстанга аеруча караш". Нурсолтан Назарбаев 13 елдан соң кабат Казанга килде

"Казахларның татарлар белән тарихи тамырлары уртак"

Казахстан Президенты Татарстанда беренче рәсми сүзен татарча сәләмләүдән башлады: "Хәерле көн, кадерле дуслар!"  "Казахстанда тугандаш Татарстанга аеруча караш, бу безнең татарлар белән тарихи тамырлар, традицияләр уртак булуы белән бәйле. Безгә аралашуда тәрҗемәче кирәкми. Безне гомумтөрки мирас берләштерә", - диде Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев Казан федераль университетында Казахстаннан килгән студентлар һәм университет җитәкчелеге белән очрашуы вакытында.  Казахстан башлыгы уртак тамырларның Төрки каганат, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларына барып тоташуын искәртте. 19 гасыр азагы - 20 гасыр башында Татарстанда казах газеталары һәм журналлары, китаплары нәшер ителүен, татар язучылары, галимнәренең казахлар тормышы турында әдәби әсәрләр язуда актив катнашканын билгеләп үтте. "Октябрь революциясенә кадәр, Казанда казах телендә 434 китап чыгарылган. Аларның тиражы 2 млн данәгә кадәр җиткән", - диде ул. 

Нурсолтан Назарбаев опера җырчысы Ришат Абдуллин, маэстро Фоат Мансуров һәм башка шәхесләрнең иҗатында Казахстанның тәэсире турында әйтте. Ул Казахстанда Габдулла Тукай иҗатына багышланган музей да булганын искә төшерде. "Безнең халыклар арасында тарихи багланышлар Казахстан һәм Татарстанның тыгыз хезмәттәшлегенә ныклы җирлек булды. Казахстанда 250 мең кешелек татар диаспорасы моңа өлешен кертә", - диде ул.

"Астана, Алма-Ата һәм Казан арасында икътисади багланышлар киңәя"

Казахстан Президенты Астана, Алма-Ата һәм Казанның партнер шәһәрләр булуын искәртте. "Сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр игътибарга лаек, алар киңәя. Без машина төзү, нефть химиясе өлкәсендә проектларны гамәлгә ашырабыз", - диде ул. Чагыштыру өчен, 1992 ел, СССР таркалган вакытларны искә төшерде. "Кибет киштәләре буш, халыкка эш хакы, пенсия түләргә акча юк иде. 25 ел узды, бу вакыт эчендә икътисад 20 тапкыр көчәйде. Бу елларда күпне кичерергә туры килде. Икътисадны торгызу саллы көч сорады", - дип искә алды Казахстан Президенты.

Нурсолтан Назарбаев Казахстан һәм Татарстан арасында фән өлкәсендә актив элемтәләр урнашканын билгеләп узды. "Казахстанның Татарстанның 14 вузы белән партнерлык мөнәсәбәтләре гамәлдә. Цифрлаштыру һәм фәнни революция дәверендә без икътисад һәм җәмгыятьнең кардиналь үзгәреше шаһитлары. Безнең илләр мондый яңалыкларга адекват җавап бирергә тиеш", - диде ул.

"Казан - Европаның иң яхшы шәһәрләренең берсе"

“Мин Казанда 13 ел булмадым. Шәһәр бик нык үзгәргән. Ул Европаның иң яхшы шәһәрләренең берсе кебек. Минем Астана бар, Европаның теләсә кайсы шәһәренә барсам да, тизрәк кайтасым килә. Миңа анда бар да иске кебек тоела. Бездә барысы да ялтырый. Россиянең иң яхшы шәһәрләренең берсе Казан да шулай ялтырый”, - диде Назарбаев.

Казахстан Президенты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Казанның Россиянең чын спорт башкаласы булуын билгеләп үтте.

"Татарстан - Россиянең иң уңышлы төбәкләренең берсе"

“Россия Федерациясе – ул аның төбәкләре. Татарстан бүген Россиянең үсеш алган һәм уңышлы төбәкләренең берсе. Икътисад, инновацияләр, мәгариф һәм башка мәсьәләләр буенча да алдынгы. Санкцияләр аркасында сезнең икътисад үсә. Сез ел саен үсешкә ирешәсез. Россиянең бөтен төбәге дә хәзер алай булдыра алмый. Россия белән уртак үзара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан әйдәп баручы урыннарның берсен били”, - дип билгеләп үтте Казахстан Президенты.

"Казахстанда өч тел укытыла - казах, рус, инглиз телләре"

“Безнең илдә кеше капиталын үстерү, зыялы милләт формалаштыру юнәлешендә зур эш башкарыла”, - диде Казахстан җитәкчесеКазан федераль университетында очрашуда . Нурсолтан Назарбаев фикеренчә, белемгә юл бүген бик мөһим. “Һәр казах мәгарифнең иң фундаменталь фактор булуын аңларга тиеш дип саныйбыз. Казахстанда мәгариф системасының барлык баскычларында өч тел – казах, рус, инглиз телләре укытыла" Бу хакта Назарбаев әйтте.Мәгариф системасының барлык дәрәҗәләрендә өч тел өйрәнәләр. Барлык мәктәпләрдә казах, рус һәм мәҗбүри инглиз теле укытыла”, - диде ул.

Казахстан Президенты IT-технологияләргә зур өстенлек бирелүен билгеләп узды. “Илнең барлык гомуми белем бирү мәктәпләрендә IT-технологияләрне кертү дәүләт сәясәтендә башкарыла торган эш. Төбәкләрдә 20 интеллектуаль мәктәп төзелде, анда илнең иң талантлы балалары эләгә”, - диде.

Нурсолтан Назарбаев, инновацион үсеш ихтыяҗларын исәпкә алып, техник белем инфраструктурасы камилләштерелгәнен әйтте. “Дәүләт кешегә производствода беренче һөнәрне бушлай бирергә карар итте. Гомумән, өч төр квалификация алу турында сүз бара. Бездә эшсез йөреп тә булмый, чөнки кешеләр җитми, безгә билгеле бер профессия кешеләре җитеп бетми”, - диде Президент.

Нурсолтан Назарбаев югары белем өлкәсендә дөньяви дәрәҗәдәге университетларга зур өметләр баглавын әйтте. “Университетларда эшләү өчен, дөньяның иң яхшы университетларыннан мөгаллимнәр чакырыла”, - диде һәм аларда белем алу өчен Россиядән дә студентларны чакырды.

"Болгар Ислам Академиясендә Казахстан вәкилләре дә белем алачак"

Нурсолтан Назарбаев Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча республика фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев белән очрашты һәм Болгар ислам академиясе белән хезмәттәшлек турында кызыксынды. Ул Академиядә укуга Казахстан ислам нәзарәте вәкилләре дә җибәреләчәген әйтте.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100