Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл укытучыларына - бер миллион, күп балалыларга - кимрәк салым, мохтаҗларга - эшләү мөмкинлеге: Путин Федераль Җыенга нинди бурычлар йөкләде

Бүген Россия Президенты Владимир Путин 15нче тапкыр Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясады. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы ил башлыгының төп йөкләмәләрен һәм өндәүләрен туплады.

news_top_970_100
Авыл укытучыларына - бер миллион, күп балалыларга - кимрәк салым, мохтаҗларга - эшләү мөмкинлеге: Путин Федераль Җыенга нинди бурычлар йөкләде

Күбрәк бала – кимрәк чыгым

Россия Президенты Владимир Путин гаиләдә балалар саны күбрәк булган саен, салымнар кимрәк булырга тиеш дип саный. Путин балалы гаиләләргә салым йөкләмәсен киметергә тәкъдим итте.

Моннан тыш, ул инвалид балалар өчен пособиены 10 меңгә җиткерергә кирәк дип әйтте. Әлегә кадәр 5 мең булган сумма 1 июньнән 10 мең сум булачак.

Шулай ук ике балалы гаиләләр өчен түләүләрне ике яшәү минимумы күләменә җиткерү тәкъдим ителде. Әлеге льгота белән илдәге гаиләләрнең 70 проценты файдалана алачак.

"Төп бурыч - халыкны саклау, гаиләләргә ярдәм итү", - диде Владимир Путин.

Ул гаилә кыйммәтләрен ныгыту өчен барысын да эшләячәкбез диде.

"Россия хәзер бик авыр демографик вакытларны кичерә. Балалар туу кими. Без моны кабул итәргә тиеш дигән сүз түгел", - диде Президент.

Ил башлыгы бала туу гаиләнең финанс хәлен начарлатырга тиеш түгел дигән фикердә. Шул максаттан, торак өчен булган салымнарны да киметү кирәк, ди Президент.

Күп балалы гаиләләр һәр бала өчен фатирның 5 квадрат метрына салым түләмәячәк. Мисал өчен, гаиләдә 3 бала икән, фатирның 15 квадрат метры өчен гаилә салым түләмәячәк. Шәхси йортларда бу күрсәткеч 7 квадрат метр тәшкил итәчәк.

Россия Президенты Владимир Путин күп балалы гаиләләргә ипотека өчен 450 мең сум бүлеп бирергә кирәклеген дә әйтте.

Әлеге сумманы өченче һәм аннан да күбрәк бала туган очракта компенсациялиләр. Россия Президенты федераль бюджетны яңадан карарга һәм дәүләт ярдәмен быелның 1 гыйнварыннан санарга йөкләмә бирде.

Ана капиталын да кушып санаганда, гаиләләргә торак сатып алу өчен бу яхшы ук ярдәм булачак, дип бәяләде Президент.

Хәзерге вакытта гаиләдә икенче һәм аннан да күбрәк балалар туган очракта, ипотека ташлама белән бирелә. Хәзер ул 6 процент тәшкил итә һәм 3-5 елга исәпләнә. "Әмма бу мөмкинлектән берничә мең гаилә генә файдаланган. Димәк, нәрсәдер туры килеп бетми. Ташламаны ипотеканың тулы периоды өчен тәкъдим итәргә кирәк", - диде Владимир Путин.

Керемнәре кимү сәбәпле, түләү мөмкинлеге булмаучы гражданнар өчен ипотека каникуллары кертү кирәк, диде Владимир Путин. Моның өчен ул законнарны яңадан карарга кирәклеген белдерде.

Россия Президенты Владимир Путин 2021 елга кадәр илдә 270 мең ясле урыны булдырырга да йөкләмә бирде. Шуның 90 меңен быел булдыру бурычы куелды.

"Дәүләт балалар бакчалары белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итте, аларга чират юк. Яслеләрне тәртипкә китерергә вакыт җитте", - диде Президент.

2021 елга кадәр алдагы өч елда әлеге максатларга 147 млрд сум акча бүленәчәк.

Хәерчелеккә дучар булганнарга ярдәм итәчәкләр

Катлаулы тормыш хәленнән чыгу өчен, биш ел эчендә якынча 9 млн кеше социаль контракт рәвешендәге дәүләт ярдәмен алачак, диде бүген Путин.

Владимир Путин 2000 елда илнең 40 миллионнан артык гражданы хәерчелек чигендә булганлыгын искә төшерде. Хәзер - якынча 19 млн кеше, әмма бу да бик күп.

«Дәүләт кешеләргә катлаулы тормыш хәлләреннән чыгарга ярдәм итәргә тиеш. Социаль контракт ярдәм механизмы булырга мөмкин. Дәүләт гражданнарга эшкә урнашырга һәм квалификацияләрен күтәрергә ярдәм итә, гаиләгә финанс чаралары бирә. Сүз уңаеннан, бик яхшы чаралар — сүз дистәләрчә мең сумнар, ярдәмче хуҗалык яки үз эшен оештыру турында бара», — дип аңлатты дәүләт башлыгы.

«Биш ел эчендә мондый ярдәмнән 9 миллионнан артык кеше файдалана алачак. Киләсе елдан ук төбәкләр белән уртак финанслау шартларында социаль контракт практикасын актив гамәлгә ашыра торган субъектларга ярдәм күрсәтүне Хөкүмәткә йөклим», - диде Россия Президенты.

Пенсия яшәү минимумыннан артса да, өстәмә түләү булачак

Владимир Путин агымдагы ел башында яңа пенсия системасына күчкәндә индексацияләрдән мәхрүм калган пенсионерларга түләүләрне һәм социаль өстәмәләрне яңадан исәпләргә кушты.

Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, хәзерге вакытта пенсиясе яшәү минимумыннан түбән булса, пенсионерлар өстәмә акча ала. Пенсия арткан очракта өстәмә түләү кими яки бөтенләй түләнми. Бу гаделсезлекне кичекмәстән бетерергә кирәк, диде Россия Президенты.

«Инде агымдагы елдан пенсияләрне һәм айлык акчалата түләүләрне индексацияләү һәр очракта да, пенсионерның яшәү минимумыннан артырга тиеш, ул ел саен билгеләнә. Ягъни дәүләт башта пенсияне яшәү минимумына кадәр җиткерергә тиеш, ә шуннан соң пенсияләрнең үзләрен һәм айлык акчалата түләүләрне индексацияләргә тиеш», — дип аңлатты дәүләт башлыгы.

Ул 2019 елдан башлап тиешле түләүләр яңадан исәпләнәчәк, дип өстәп әйтте. Нәтиҗәдә, гражданнарга алынмаган акча кире кайтарылачак.

Социаль өстәмә түләү күләме пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсеннән исәпләнә — 2019 елда тулаем ил буенча ул 8,8 мең сумнан бераз артыграк.

Ипотека 8 проценттан артмаска тиеш

Россия Президенты Владимир Путин, торакны сатып алу мөмкинлеген арттыру өчен, ипотека ставкаларын киметергә, 8 проценттан да арттырмаска кушты. Бу турыда дәүләт башлыгы Федераль Җыенга юлламасында хәбәр итте.

«Хөкүмәт белән Үзәк банкка ипотека буенча ставкаларны 9 процентка кадәр, ә аннары 8 процентка һәм аннан да түбәнрәккә төшерергә кирәк», – диде Владимир Путин.

Ипотека буенча ставкаларны төшерергә кирәклеге турында узган атнада Татарстанда узган Россия Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышында фикер алышканнар иде. Биредә сүз Россиядә торак тапшыру күләме елына 120 миллион квадрат метрга кадәр арттыру турындагы май указы үтәлеше турында да барды.

«Торак сатып алуның төп механизмы – ул ипотека. Процент ставкасы күтәрелде, ул ихтыяҗга тискәре йогынты ясарга мөмкин», – дигән иде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларга.

Социаль юнәлешле төзелеш объектларына НДС булмаячак

Россия Президенты Владимир Путин социаль объектларны тапшырганда төзүчеләрдән табышка салым һәм өстәмә бәя өчен салым (НДС) түләтмәскә кирәк дип саный.

«Бүген төзелеш компанияләре дәүләткә яки муниципалитетларга социаль объектлар тапшырганда, табыш һәм өстәмә бәя өчен салым түләргә мәҗбүр. Төзүчеләрне, шул исәптән төзелеш өлкәсендәге яңалыкларны да күз алдында тотып, моңардан азат итәргә кирәк», - дип белдерде ул.

Мондый чаралар «торак янында гаилә өчен кирәкле — поликлиника да, мәктәпләр дә, спорт мәйданчыклары да булганда шәһәр һәм бистәләрнең комплекслы үсешенә стимул бирә», - дип өстәде дәүләт башлыгы.

2019 елның 1 июленнән башлап, төзелешне финанслау өчен гражданнарның акчаларын җәлеп итүче Россиянең барлык төзүчеләре эскроу-счетлардан файдаланырга тиеш була. Шулай итеп, төзүчеләр өлеш кертеп фатир алучыларның акчаларыннан бары тик төзелеш тәмамланганнан соң гына файдалана алачак.

Авыл укытучыларына миллион сум биреләчәк

Россия Президенты Владимир Путин, 2020 елдан башлап, укытучылар өчен “Земский учитель “программасын гамәлгә кертергә тәкъдим итте. Әлеге программа буенча авылларга һәм кече шәһәрләргә күчкән укытучыларга 1 млн сум күләмендә акча биреләчәк.

“Кадрлар - мөһим мәсьәлә. 2020 елдан "Земский учитель" программасын башлап җибәрергә тәкъдим итәм. Аның буенча авылларга һәм кече шәһәрләргә күчеп килүче педагогларга бер тапкыр 1 млн сум күләмендә акча биреләчәк”, — диде Владимир Путин.

Элегрәк дәүләт башлыгы медицинада кадрларга кытлык булмасын өчен «Земский доктор» программасында катнашучыларга яшь чикләүләрен бетерергә кирәклеге турында белдергән иде.

"Земский доктор " программасында катнашучыларга яшь чикләүләрен бетерергә тәкъдим итәм. 50 яшьтән өлкәнрәк белгечләр авыл җиренә яки кече шәһәргә эшкә күчкәндә, шулай ук бер тапкыр түләнә торган акчаны алырлык булсын. Табибларга - миллион сум, фельдшерларга - 500 мең сум”, - дигән иде Путин.

Чүп өчен түләү артмаячак

Россия Президенты Владимир Путин чүплекләрне тәртипкә китерергә һәм чүп ташыган өчен түләүләрне арттырмаска өндәде.

Унбишенче тапкыр Федераль Җыен каршында чыгыш ясаганда, Президент экология мәсьәләләренә аерым тукталды.

"Әгәр дә барысы да чүп ташыган өчен түләүләр артуга килеп тоташа икән - бу эш түгел. Кешеләр нәрсә өчен күп акчалар түләвен һәм нинди үзгәрешләр булуын күрергә тиеш", - диде ул.

Чүплекләрне тәртипкә китерү мәсьәләсен контрольдә тотуны Владимир Путин Халык фронтына йөкләде һәм алдагы ике елда Россия шәһәрләрендә 30 эре чүплек юкка чыгарылырга тиешлеген белдерде.

Онкология авырулары белән яңача көрәшкә 1 триллион сум биреләчәк

Россия Президенты Владимир Путин киләсе алты елда онкология авырулары белән көрәшү программасын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә тәкъдим итте. Аңа алты трлн сум акча бүлеп биреләчәк.

«Якындагы 6 ел эчендә әлеге максатларга 1 трлн сум чамасы акча юнәлтәчәкбез. Сүз үз вакытында нәтиҗәле һәм үтемле дәвалау оештыру, кешеләргә ярдәм итеп, күп очракта авыруны чигерергә мөмкинлек бирә торган алдынгы технологияләр кертү турында бара», — диде Россия Президенты.

Ул иртә диагностиканың әһәмиятен искәртте, кабул итү вакытын һәм урынын үзе сайлап ала торган шартлар булдырырга тәкъдим итте. «Кешегә кабул итүгә дистанцион рәвештә язылу мөмкинлеге бирергә, поликлиникага бару өчен уңайлы вакыт сайларга, кичке сәгатьләрне һәм ялларны да кертеп, өстәмә формальлекләрдән башка күзәтү үтү мөмкинлеген карарга кирәк», - диде ул.

Татарстан 2024 ел ахырына кадәр «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 129 млрд сум алачак. Бу хакта элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Борис Менделевич сөйләгән иде.

Программа кысаларында Татарстан Республикасында Әлмәт һәм Чаллыда ике яңа онкология үзәге төзелү көтелә, аларны төзүгә 35 млрд сумнан артык акча бүлеп бирү күздә тотыла. Хәзерге вакытта Чаллыда онкология үзәген проектлау бара, бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

«БСМП районында урын билгеләнгән, анда тагын бер бина барлыкка килергә тиеш. Бердәм комплекс булдыру мөһим. Хәзер онкология үзәген проектлау бара. Барысы да ачыклангач һәм финанслау чыганагы билгеләнгәч, без аны тәкъдим итәбез», - диде мэр.

Моннан тыш, Путин илдәге барлык поликлиникаларда чиратларны өч тапкыр киметергә кушты. Ул Россиянең барлык медицина учреждениеләрендә «Сакчыл поликлиника» проектын кертергә йөкләде.

«Хәзер төбәкләрдә «Сакчыл поликлиника» проекты гамәлгә ашырыла. Нәтиҗәдә теркәү бүлеге һәм табиб кабинеты янында көтү вакыты уртача 3-4 тапкыр кыскара. Мин андый поликлиникаларда булдым. Алар бик яхшы эшли. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр, балалы ата-аналар өчен яхшы шартлар булдырыла», — диде Владимир Путин.

Әлеге проект Татарстанда бары тик Әлмәттә генә кулланыла.

Проектның максаты - поликлиникаларда чиратларны киметү, анализларны әзерләүне тизләтү, терапевтка язылуны җиңеләйтү. Шул ук вакытта өстәмә ресурслар да җәлеп итәргә кирәкми.

Мәктәпләрдә тиз интернет булачак

2021 елга кадәр Россиянең барлык мәктәпләре дә югары тизлекле интернет белән тәэмин ителергә тиеш, диде Путин.

"2021 ел азагында Россиянең барлык мәктәпләре дә челтәргә чыгу мөмкинлегенә ия булудан тыш, югары тизлекле интернетлы булырга тиеш. Хәзер тизлекнең 50 яисә 100 Мбит/с булуы кирәк. Ягъни ул кимендә 400 тапкырга артырга тиеш", - диде Владимир Путин.

"Тизлекне арттыру балаларга танылган укытучыларның дәресләрен һәм лекцияләрен тыңларга мөмкинлек ачарга, Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге яшьтәшләре белән күмәк онлайн-проектларны тормышка ашырырга булышачак", - диде Президент.

Владимир Путин белем бирүнең эчтәлеге үзгәрергә тиешлеген дә ассызыклады. Ил башлыгы фикеренчә, белем бирү программаларында һәм стандартларында илнең фәнни-техник үсешенең өстенлекләрен чагылдырырга, ә федераль дәреслекләр исемлегенә иң яхшы басмаларны кертергә кирәк.

Җиһазларга 6 триллион сум тотылачак

Илкүләм проектлар кысаларында җиһазлар алу өчен якынча 6 трлн сум акча тоту планлаштырыла, диде Юлламасында Путин.

"Илкүләм проектлар кысаларында гына да, медицина, төзелеш өлкәсе өчен приборлар, телекоммуникация чаралары, ТКХ һәм транспорт системалары өчен 6 трлн сумлык җиһазлар алу планлаштырыла. Бу ресурслар Россиядә эшләргә тиеш", - диде Президент.

Аның сүзләренчә, Россидә сәнәгать һәм югары технологияле продукциягә бик зур ихтыяҗ формалаша. "Бу, бернинди арттыруларсыз, Россия бизнесы, машина, станоклар, микроэлектроника, IT-индустрия һ.б. юнәлешләрнең сыйфатлы үсеше өчен тарихи мөмкинлекләр", - дип билгеләп үтте Владимир Путин.

Шул ук вакытта ул үзебездәге җитештерүчеләргә таянырга һәм аларга ярдәм итәргә кирәклеген ассызыклады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100