Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Хәдисләр > Яшәгән шәһәреңдә чума авыруы чыкса, нишләргә?

عَنْ عَائِشَةَ رضي الله عنها زَوْجِ النَّبِيِّ صلى الله عليه وسلم قَالَتْ «سَأَلْتُ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه وسلم عَنِ الطَّاعُونِ فَأَخْبَرَنِي أَنَّهُ عَذَابٌ يَبْعَثُهُ اللهُ عَلَى مَنْ يَشَاءُ وَأَنَّ اللهَ جَعَلَهُ رَحْمَةً لِلْمُؤْمِنِينَ لَيْسَ مِنْ أَحَدٍ يَقَعُ الطَّاعُونُ فَيَمْكُثُ فِي بَلَدِهِ ‌صَابِرًا ‌مُحْتَسِبًا ‌يَعْلَمُ أَنَّهُ

Гайшә анабыз, Аллаһ аннан разый булсын, беркөнне Аллаһның Расүленә салләллаһу галәйһи вә сәлләм чума (йогышлы чир) турында сорау биргәндә, аңа:

«Чума (йогышлы чир) — ул Аллаһы Тәгалә теләгән кешеләргә җәза булып килә торган газап. Ләкин Аллаһ аны мөселманнар өчен рәхмәт итеп ясады. Шул сәбәпле, әгәр бер кеше, үзенең чума чыккан шәһәрендә сабыр итеп, Аллаһның әҗеренә өметләнеп, һәм үзенә бары тик Аллаһ билгеләгән нәрсә генә ирешәчәк икәненә ышанып, шунда калса, аңа шәһит әҗере язылачак», дип әйткән.

Сахих Бохари, 3474

https://t.me/tathadisler