Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Хәдисләр > "Хәшр" сүрәсенең ахыргы өч аятен укуның фазыйләте

نْ مَعْقِلِ بْنِ يَسَارٍ، عَنِ النَّبِيِّ صلى الله عليه وسلم، قَالَ: « مَنْ قَالَ حِينَ يُصْبِحُ ‌ثَلَاثَ مَرَّاتٍ: ‌أَعُوذُ ‌بِاللَّهِ ‌السَّمِيعِ ‌العَلِيمِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ وَقَرَأَ ‌ثَلَاثَ آيَاتٍ مِنْ آخِرِ سُورَةِ الحَشْرِ وَكَّلَ اللَّهُ بِهِ سَبْعِينَ أَلْفَ مَلَكٍ يُصَلُّونَ عَلَيْهِ حَتَّى يُمْسِيَ، وَإِنْ مَاتَ فِي ذَلِكَ اليَوْمِ مَاتَ شَهِيدًا، وَمَنْ قَالَهَا حِينَ يُمْسِي كَانَ بِتِلْكَ المَنْزِلَةِ

Кем иртән торып, өч мәртәбә «Әгүзү би-л-Ләәһи-с-сәмигый-л-гәлими минә-ш-шәйтани-р-раҗиим» (Тәрҗемәсе: «Ишетүче, Белүче Аллаһка таш белән атылып куылган шайтаннан сынамын») дип әйтеп, «Хәшр» сүрәсенең ахыргы өч аятен укыса, Аллаһы Тәгалә аңа кичкә хәтле дога кылып утыручы җитмеш мең фәрештә билгеләр, бу көн эчендә вафат итсә, Шаһит буларак кабул ителер. Кич белән дә әйтелсә, бу дәрәҗәдә булыр.

Мүснәд Имам Әхмәд, 20306. Сүнән Тирмизи, 2922

https://t.me/tathadisler

Ул Аллаһ ки, Аннан башка [гыйбадәткә лаек] һичбер илаһ юк. Ул – [бер генә барлыкның да гыйлеме һәм тойгысы ирешә алмаслык] күренмәгәнне дә, [һәркем тарафыннан] күренгәнне дә [дөньяда да, Ахирәттә дә, юкны да, барны да бик яхшы] белүче. Ул – [дөньяда мөэминне, кяферне аермыйча, һәр мәхлугын соң дәрәҗәдә кызганган һәм чын мәгънәсендә нигъмәт биргән] Шәфкатьле, Рәхимле.

Ул Аллаһ ки, Аннан башка [гыйбадәткә лаек] һичбер илаһ юк. Ул – [һәрнәрсәнең] Хуҗасы, Кимчелексез, [Үзе барлыкка китергәннәргә] Иминлек һәм тынычлык бирүче, [Үзенең тугрылыклы колларына] Ышаныч һәи иминлек бирүче, Үзенә буйсындыручы, Бөек [Җиңелмәс], [Көч-куәткә ия, бар нәрсә белән дә] Идарә итүче, Чын бөеклеккә бердәнбер ия булучы. Аллаһ аларның ширек кылган нәрсәсеннән [соң дәрәҗәдә пакь һәм] ерак.

Ул Аллаһ – [һәрнәрсәне бер хикмәт белән] Барлыкка китерүче, [кимчелекләрсез] Бар итүче, [бар нәрсәгә] калып, рәвеш бирүче. Иң күркәм [мәгънәләрне белдергән] исемнәр дә – Аныкы. Күкләрдә һәм җирдә булучылар Аны [мактап] тәсбих итә. Ул Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе.

«Хәшр» сурәсе, 59:22-24

 

Барлык язмалар