Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Хәдисләр > Үзеңне кулда тот, кеше кулында уенчык булма, эмоцияләргә бирелмә

Гайшә (Аллаһ аннан разый булсын иде) сөйләгән: «Бервакыт Аллаһның Рәсүленә ﷺ яһүдләр килде һәм: „Әс-сәмү гәләйкә» (ягъни «сиңа үлем булсын»), дип әйттеләр.

Мин аларны каргарга керештем, ә Рәсүлебез ﷺ миңа: „Ни булды сиңа?» — дип сорады. Мин: „Әллә син аларның ни әйткәнен ишетмәдеңме?» — дип җавап бирдем.

Ул: „Ә син минем „Вә гәләйкүм» („Һәм сезгә дә») дип әйткәнемне ишетмәдеңме?» — диде». Сахих Бохари, №2935

Бу хәдистә бик күп әһәмиятле дәресләр бар:

1. Хәдис безне сабырлыкка өнди. Яһүдләрнең „Әс-сәмү гәләйкә» дип әйтүе — Аллаһның Рәсүленә ﷺ карата кимсетү һәм мыскыллау сүзләре. Әмма Рәсүлебез ﷺ аларга каты сүз белән җавап кайтармады, ә аларның сүзен үзләренә кайтарып, сабырлык күрсәтте.

2. Ул безгә провокацияләргә бирешмәскә һәм импульсив реакцияләрдән сакланырга өйрәтә, бигрәк тә башкалар безне кимсеткән чакларда.

3. Яһүдләрнең бу оятсыз сүзләренә карата Рәсүлебезнең ﷺ җавабы — зур акыллылык үрнәге. Ул конфликтка керү урынына аларга үз сүзләрен арттырмыйча кире кайтара, киеренкелекне киметә.

4. Пәйгамбәребез кимсетүгә сүз кайтармыйча башын селкетеп, алар белән килешеп утырмый. Һәрвакыттагыча иң дөрес, акыллы һәм урта юлны сайлый.

5. Әһле Китапны үзебез башлап сәламләү дөрес түгел.

https://t.me/tathadisler