عنْ عطاءِ بْن أَبي رَباحٍ قَالَ: «قَالَ لِي ابْنُ عَبَّاسٍ: أَلَا أُرِيكَ امْرَأَةً مِنْ أَهْلِ الْجَنَّةِ؟ قُلْتُ: بَلَى، قَالَ هَذِهِ الْمَرْأَةُ السَّوْدَاءُ أَتَتِ النَّبِيَّ صلى الله عليه وسلم، فَقَالَتْ: إِنِّي أُصْرَعُ، وَإِنِّي أَتَكَشَّفُ، فَادْعُ اللهَ لِي، قَالَ: إِنْ شِئْتِ صَبَرْتِ وَلَكِ الْجَنَّةُ، وَإِنْ شِئْتِ دَعَوْتُ اللهَ أَن
Гата бин Әбу Рабахтан риваять ителә:
(Бервакыт) Ибн Аббас, Аллаһ аларның икесенә дә рәхмәт итсен, миңа болай диде: «Сиңа җәннәт әһленнән бер хатын-кызны күрсәтергәме?»
Мин: «Әйе», - дидем.
Ул: «Бу кара хатын (үз вакытында) Пәйгамбәргә салләллаһү галәйһи вә сәлләм килеп, болай диде:
«Минем эпилепсия хасталыгы булган вакытларда, гаурәтем ачыла, (бу чирдән шифаландырсын дип) Аллаһка дога кыла алмассызмы?».
Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм аңа җавап итеп:
«Теләсәң, сабыр ит, һәм сиңа җәннәтне вәгъдә итәм, теләсәң, Аллаһтан сине дәвалауны сорыйм», - диде.
Ул: «Мин сабыр итәрмен», - диде, аннары (өстәп):
«Минем гаурәтем ачылып китә, Аллаһтан (эпилепсия вакытында) гаурәтем ачылмавын сорагыз әле», - диде, һәм ул Аллаһка аның өчен шундый дога кылды».
Сахих Бохари, 5652. Сахих Мөслим, 2576. Мүснәд Имам Әхмәд, 3240