Мөхтәрәм дин кардәшләр!

Сезгә Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсирен тәкъдим иттек.

Әлеге хезмәт тел белгечләре, имамнар һәм мәдрәсә укытучыларының берләшеп башкарган җиде еллык хезмәт нәтиҗәсе.

Изге китапка тәфсир әзерләгәндә имам Әл Мәхәлли һәм Әс Суютыйның «Тәфсир Әл-Җәләләйн», шәех Мәхмүд Әл- Уфиның «Коръән Мәҗид» хезмәтләренә таянылды. Шулай ук эш барышында Ногмани, Мөхәммәт Садыйк бине Шаһ Әхмәт Иманколый Казаниның «Тәсһилүл–бәйән», Шәйхелислам бине Әсәдулла Хәмидинең «Әл Иткан» тәфсирләренә, шулай ук, төрле гасырларда яшәгән Әт-Тәбәри, Әл-Матуриди, Ибне Кәсир, Әл-Куртуби, Ән- Нәфәси, Алуси кебек авторларның дан казанган тәфсирләренә дә мөрәҗәгать ителде.

Коръән тәфсиренең татарчага тәрҗемәсен Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге эш төркеме башкарды.

Китап шәкелендә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» китап нәшрияты бастырып чыгарды, аудио-вариантын Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте «Хозур» оешмасының структур өлеше булган «Азан» дини радиосы эшләде.

Татарча Коръән тәфсире Утыз Имәни исемендәге һәм Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» премияләре лауреаты, «Татар халкына күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале һәм «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе иясе Илдар Кыямов тавышы белән яздырылды.

Коръәни Кәрим – әдәби һәйкәл түгел. Ул – мөселманнар өчен яшәү кануны, Коръән – Аллаһның каләме, сүзе димәктер. Ул камил, әмма аның коллары камиллеккә омтылып яшәүчеләр генә. Безнең иң төп бурычыбыз – Коръән аятьләрендәге сүзләрнең тәрҗемәләрен мөмкин булган кадәрле саклап, катлаулырак булган аятьләргә аңлатмалар биреп, татар телле мөселманнар өчен аңлаешлы, гади телдә тәфсир төзү иде.

Аллаһы Тәгалә ошбу хезмәтебезне бездән кабул итеп, укучыларга, тыңлаучыларга файдалы кылса иде. Раббыбыздан хаталарыбызны кичерүен һәм барчаларыбызны да динне, аның китабын аңлаган мөселманнардан кылуын сорыйбыз. Әәмин!

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире